поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.11.2013 Мәгариф

Укытучымны яратмыйм!..

Әгәр бала укытучысы белән уртак тел тапмаса, ул үзен мәктәптә начар хис итә, борчыла башлый. Нечкә күңелле балалар, укытучысы беренче тапкыр тавышын күтәргәч үк, үз эченә йомылырга мөмкин. Бу очракта өйдәгеләр игътибарсыз калса, бала укытучыны бөтенләй сөйми башлый, кагыйдәләргә буйсынудан баш тарта.

Башка мәктәпкә күчтек

Бала белән укытучы каршылыгы мәктәп системасы барлыкка килү белән туган. Гыйбрәтле тарихлар җитәрлек. Казандагы мәктәпләрнең берсен тәмамлап, хәзер шактый гына уңышлы бара торган шәхси эш хуҗасы Динарның беренче сыйныфка барган елы бик авыр булып истә калган. Гаиләдәге борчулар күңелдә тирән эз калдырган, әнисе Фирдия ханым әле бүген дә дулкынлануын яшерә алмый.

Үзе математика факультетын тәмамлаган яшь әни улын зур өметләр баглап беренче сыйныфка бирә. Тик яңа гына парта артына утырган сабыйның көндәлегенә укытучы көн саен тәртип өчен берничә “икеле” билгесе куеп кайтара. Тәртип өчен билгене предметка куя. Әни кеше моңа бик гарьләнә.

- Сентябрь ахырларында дәресләрдән соң баланы мәктәптән алырга бардым. Динар чыкмый да чыкмый. Сыйныфка менеп карасам, укытучы белән икесе утыралар. Динарны дәрестән соң алып калган. “Мин бит математиканы беләм, миңа икеле куймагыз”, - дип әйтергә көче җиткән улымның, - дип сөйли Фирдия ханым. Баласын кызганган әни кеше директорда да аңлау тапмый. - Октябрь урталарында, баланы алып, башка мәктәпкә киттем. Турыдан-туры директорга кердем, тест үткәрүләрен үтендем. Баланың әзерлеген югары бәяләгән директор да, беренче сыйныф укытучысы да, безнең хәлне аңлап, үз мәктәпләренә алырга булдылар. Ходай миңа шул вакытта дөрес юл күрсәткән. Бүген дә 29 нчы мәктәпкә күчкәнебезгә сөенәм. Улым бик яхшы укыды. Үзем дә мәктәп тормышы белән яшәдем. Буш вакытымны сыйныф эшләренә багышладым, барысыннан да хәбәрдар булырга тырыштым. Кырык эшемне кырык якка ташлап булса да, укытучылар, мәктәп җитәкчелеге сораган эшләргә катнаштым.

Фирдия ханым баласы белән укытучы арасында җәнҗал килеп чыккан гаиләләрнең хәлен тирәннән аңлап, мондый киңәш бирә:

- Балагызның тормышыннан читләшмәгез. Әлбәттә, безнең кебек мәктәп алмаштыру – чик ысул. Тик шулай да, балагызның рухын сындырмагыз, ә бәлки тиз арада ярдәм итегез. Гомумән, мәктәп тормышын эчтән белеп тору хәерле. Даими рәвештә мәктәптә булып, дәресләргә кереп утырып, баланың иптәшләре белән аралашып тору зур борчулар килеп чыгудан саклап калыр.

Казандагы 149нчы мәктәп директоры, Россия Мәгарифенең мактаулы хезмәткәре, 2013 елда “Татарстанның иң яхшы мәктәп директоры” гранты иясе Фирдәвес ВАФИНА:

“Бала укытучы белән уртак тел тапмаса, җәмгыятьтә дә үз урынын табу кыен булачак”

- Бала белән укытучы арасында каршылык туса, бала иң элек әнисенә кайтып зарлана. Телефоннан министрлыкка, югары даирәләргә шалтырата башлаганчы, әти-әниләрнең укытучы янына килүе – иң дөрес юл. Шелтә белән, “разборкага” түгел, укытучы белән борчуларны уртага салып сөйләшер өчен килсен ул.

Гаиләдә мәктәп турында бары позитив әңгәмәләр генә алып бару урынлы. Әти-әнинең ролен төшереп, кимсетеп әйтүем түгел, шулай да, кызганычка каршы, бүген гаиләдә укытучыны начар яктан еш искә алалар. Бу исә үз чиратында балада да мәктәпкә карата тискәре фикер тудыра.

Икенче яктан, бала белән конфликтта катнашучы укытучы да, үзенең педагог һәм психолог буларак осталыгын кулланып, проблеманы чишү ягын уйларга тиеш. Мисал өчен, укытучылар әти-әниләрнең җыелышка сирәк йөрүен, теләп килмәвен искәртә. Ә бит җыелыш саен һәрбер баланың яхшы якларын ассызыклап узган очракта, әти-әниләр аңа бик теләп киләчәк. Һәркем үз баласы турында яхшы фикер ишетәсе килә, бу – табигый хәл.

Укытучы белән бала арасындагы проблеманы ике яклы гына хәл итә алмаган очракта, директорга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Мин әти-әниләр белән сөйләшкәндә, һәрвакыт укытучыны яклап чыгам. Ә укытучы белән шәхси әңгәмә вакытында исә, проблеманың асылына төшенеп, шактый кырыс кисәтүләр ясарга да мөмкин.

Шуны ассызыклап әйтергә кирәк, балаларның фантазиясе бик көчле. Ул акланыр өчен, әллә ниләр уйлап чыгара ала. Әти-әни исә, үз баласын яхшы беләбез, дип укытучыга гаеп тагарга омтыла. Балага ышанып, мәктәп белән конфликт китереп чыгару беркемгә дә файдага түгел. Бала укытучылар белән уртак тел тапмаса, аңа җәмгыятьтә дә үз урынын табу кыен булачак.

Инде чынлап та, укытучының бала белән дорфа булуы, җикеренүе исбатланса, әлбәттә, мондый кешенең урыны мәктәптә түгел. Мин, җитәкче буларак, моны гарантияли алам.

Бала үзенең хокукларын гына түгел, бурычларын да белеп үссен өчен, без, өлкәннәр, барысын да эшләргә тиеш. Укытучы балага зур байлык – белем бирә. Әлбәттә, гаилә бу процесска хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә бурычлы.

Гөлнара Ибраһимова, гаилә психологы:

“Җаваплылыкны акыллырак як үз өстенә ала”

Әти-әниләр дә укытучының дәрәҗәсен югары сакларга, аңа ярашырга тиеш. Өйдә укытучының авторитетын тудырган очракта гына баланың мәктәп тормышы көйләнәчәк. Ул укытучысы кебек яхшы булырга тырышачак.

Әлбәттә, мондый очракларда ике як та гаепле. Укучы белән укытучы арасындагы каршылык – өлкәннәр белән бала арасындагы каршылык ул. Гадәттә, җаваплылыкны акыллырак як үз өстенә ала. Бер сүз белән әйткәндә, барысын да укучыга аударып калдыру, гомумән, дөрес түгел.

Минем күзәтүләрем буенча, укучыларның предметка, фәнгә мөнәсәбәте укытучыга карата хисләре белән билгеләнә. Укытучы ошаса – дәресе дә ошый. Әгәр укытучы белән җылы хисләр булганда, предмет ошамаса да, укучы дәресләргә әзерләнеп йөри. Чөнки бала укытучысының карашын саклап каласы килә, җылы мөнәсәбәтләрне бозарга теләми.

Укытучы белән конфликт чыгып, баланы башка сыйныфка, башка мәктәпкә күчергән очраклар да булды. Күп очракта бала ачылып китә, күчү бары файдага гына була.
 


Ләйсән ХАФИЗОВА
Гаилә һәм мәктәп
№ |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»