• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 24.07 Ришат Тухватуллин. Жэйге очрашулар. Майдан Сабантуй. 19.00
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июль
  • Айрат Ильясов - шоумен
  • Чулпан Закирова - биюче
  • Гали Ильясов - җырчы
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
  • Үзебезнең умарталыктан яхшы сыйфатлы яңа бал сатыла. Казан буенча китереп бирү дә каралган. 3л - 1600сум. Теләүчеләр булса, 89625497103 телефонына шалтыратыгыз.
  • КАЗАНДА ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ. 89196271171
  • Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында йорт сатыла.Кыйммәт түгел. 89393718109
 
 

 
Архив
 

               

05.11.2013 Җәмгыять

"Кирәк!" диюче дә, "әйе!" диюче дә калмады (ВЛКСМның 95 еллыгы уңаеннан)

Татарстанның сәүдә-промышленность палатасы рәисе Шамил Агеев белән эшлекле очрашуга барган җирдән... сюрпризга эләктем. Очрашу азагында Шамил: «Сәгать биштә оргкомитет утырышына киләсеңме?» – дип сорап куйды. «Нинди оргкомитет ул тагын?» «Элеккеге комсомол лидерлары. ВЛКСМның 95 еллыгын бәйрәм итү буенча».

Бернишләр хәл юк, кичен сәүдә-промышленность палатасының бизнес-клубына килергә туры килде, чөнки яшьлектә үзем дә комсомолда «буталып» алган кеше мин. Секретарь кыздан сорыйм: «Әле кем дә булса килдеме?» «О, әйе! Герасимов, Петрушин, Илгиз Шамилевич Рахманкулов биредә». Кабинетка керәм һәм ... беркемне танымыйм... Болар югыйсә 70-80 нче елларның комсомол функционерлары, фотосурәтләре һәрдаим газета битләрендә, телевизорда, төрле тан-таналы чараларда күренгәләп торган кешеләр.

– Исәнмесез, иптәшләр-әфәнделәр! Сезнең кайсыгыз кем була инде?

– Мин – Герасимов!

– Карале, агай-эне, шаяртма. Мин нәрсә, Герасимовны белмимме әллә? Ә сез кем буласыз?

– Петрушин.

– Син дә артист ахрысы. Ә Рахманкулов кайда?

– Мин Рахманкулов, – диде креслода утыручы чандыр-коры сөякле абзый.

– Ышанмыйм! – дидем мин аңа каршы, артистланып.

Чыннан да, Илгиз Шамилевичны – Татарстан комсомолының мәһабәт кыяфәтле, үзен бик ышанычлы тотучы ул вакыттагы башлыгын мин танымадым. Комсомолда карьерасы төгәлләнгәннән соң ул экология министры булды, докторлык диссертациясе яклады – минем аның турыда бөтен белгәнем шул иде. Соңгы утыз елда юллар аның белән бер тапкыр да кисешмәде. Юк, бүгенге техник фәннәр докторы, гыйльми совет әгъзасы... (Илгиз, башка регалияләреңне һәм эш урыныңны үзең өстәп бетерерсең)... мин күргән кешегә бөтенләй дә охшамаган.

Соңрак килеп кергән Андрей Ершовны гына (шулай ук фән докторы, профессор, институт ректоры) шунда ук танып алдым, соңгы елларда берничә мәртәбә очрашкалаган идек.

Кыскасы, элеккеге комсомол башлыклары һәм функционерлары, түгәрәк өстәл артына җыелып, ВЛКСМның 95 еллыгын «Корстон»да 25 октябрьдә бәйрәм итү турында сөйләшә башладылар. Бәйрәмгә 600 кеше чакырылачак, алар арасында космонавтлар, танылган сәясәтчеләр, эшкуарлар, атаклы хоккейчылар, шул еллардагы «йолдыз» җырчылар да булачак икән. Мәскәүдән һәм чит илләрдән кадерле кунаклар да чакырылган. Ә башта арадан киткәннәрнең каберләрен зиярәт кылып, чәчәкләр куярга кирәк... Бер сүз белән әйткәндә, гадәти оештыру эшләре, ягъни «черновая работа» – бүген моның белән элеккеге җитәкчеләр үзләре шөгыльләнә...

Дөресен әйткәндә, мин үземне биредә «артык кашык» сыманрак тойдым, чөнки Татарстан өлкә комитетында комсомол функционеры роленә мин студент вакытымда ялгыш кына эләгеп һәм моның «минем эш» түгеллеген бик тиз аңлап, ел ярымнан китеп тә барган идем. Һәм шуннан соң комсомол белән мине берни дә бәйләмәде. Бүген элеккеге ВЛКСМ, ДОСААФ, КПСС, ВЦСПС ише аббревиатуралар узган гасырның анахронизмнары (ягъни, искелек калдыгы) булып яңгырый. Кемгә кирәк ул бүген? Мәгънәсе бармы? Мин аңлыйм, әле тормышта үз урынын тапмаган «пике жилетлар» бергә җыелып, элекке вакытларны сагынышып утырсалар. Ә бит болар барысы да нәрсәгә дә булса ирешкән абруйлы шәхесләр. Шулай булгач, элеккегене сагынудан башка тагын нәрсә этәрә аларны бу эшкә? Әлеге сорауга җавапны мин иртән Интернеттан таптым.

Анда егерме ел элек кагылу-сугылуда булып алган Борис Ельцинның күренекле урыс философы Александр Зиновьев белән булган дискуссиясенең стенограммасы куелган булып чыкты. Әлеге сүз «сугышы»ннан соң, Борис Ельцин бүтән беркайчан да үзеннән акыллырак оппонентлар белән бәхәскә керергә батырчылык итми башлады. Ельцин, президентлыгы башланган чорда, «нигезенә кадәр җимерербез» дигән лозунгның нәрсә икәнен аңлап бетерә алмый иде әле. Ә күренекле философ салкын акылы белән Русияне киләчәктә нәрсә көткәнен бөтен ваклыкларына кадәр күргән һәм моны әйтеп тә биргән.

«Перестройка»ны (ягъни, үзгәртеп коруны) Зиновьев кабул итә алмаган, аны «катастройка» дип атаган. СССРның тормышы эш урыннарындагы коммунистик ячейкалар – партия, комсомол, профсоюз ячейкалары тирәсендә оештырылган, аларны бетерсәгез – система гына түгел, ә җәмгыять җимерелеп төшәчәк, дигән ул. «Метили в коммунизм, а попали в Россию!» – дигән Зиновьев. Алачык җимерегеннән күккә ашкан бина төзеп булмый. Тагы да начаррак алачык кына төзеячәксез, дип фикер йөрткән Ельцин реформалары турында күренекле акыл иясе.

Сүз уңаеннан, элеккеге совет-партия функционеры Ислам Кәримов, бәйсез Үзбәкстан президенты булып алгач, куәтле идеологиядән башка халыкны буйсындырып тотып булмаячагына бик тиз төшенде. Шул нисбәттән Әмир Тимур (Тамерлан) турында «үзбәк дәүләтчелеген төзүче» дигән шәп миф уйлап чыгарылды. Әлеге басып алучы һәм дәүләт эшлеклесенә куелган һәйкәлләр дөнья пролетариаты юлбашчысына куелган һәйкәлләрнең данын басып китте, чөнки пролетариат юлбашчысы үзбәк йөрәгенә һәм аңына берние белән дә якын түгел иде. Назарбаев та Казахстанда нәкъ шул юлдан китте, монголлар гомумән дә бөтенесеннән арттырып җибәрделәр – Чыңгызхан һәйкәленә тәңрегә табынган кебек табыналар бүген. Ә украиннар, тарих нафталинын кагып төшереп, «апостол самостийности Мазепа»ны калканга күтәрделәр.

Сүз дә юк, Советлар Союзы тоталитар система иде, әмма комсомолның юнәлеш бирүче роле, әһәмияте бүгенге көн биеклегеннән торып караганда бәя биреп бетергесез. Чирәм җирләрне күтәрү, студент отрядлары, бөтенсоюз яшьләр төзелешләре, БАМ, яшьләрнең фәнни-техник үзәкләре, студентлар һәм бард җырлары хәрәкәте, вокаль-инструменталь ансамбльләрне популярлаштыру – ис китәрлек бит. Комсомол җырларының тулы бер плеядасы булган композиторлар һәм шагыйрьләр әле бүген дә совет цивилизациясенең «алтын гасыры» булып кала. Боларның барысын да сызып ташларгамы? Ә алар урынына нәрсә тәкъдим итәсез: «Бутылку клинского пивасика в руки и не думай ни о чем! Оттягивайся круглосуточно!» – шунымы?

Бар яктан да комсомолны узып китәрдәй нәрсә, ни кызганыч, төзелмәде. Нәтиҗәдә, без бүген, үзегез беләсез, кайда... Зиновьев алдан күргән хәлләрдән гайре башка төрле нәтиҗә була да алмый иде.

Яхшы, серле «оргкомитет»ның СССР вакытындагы яшьләр оешмалары һәм хәрәкәтләренең файдасыз нәрсә булмаганын искә төшерү өчен җыелуын аңладык төсле. Ә минем әле үземнең бер соравым калды: егетләр, ә сезгә шәхсән нигә кирәк соң бу матавык? Сезнең бала-чага, оныкларыгыз, дача-бакча-макчаларыгыз, «җылы компанияләрегез», ниһаять, «хобби» кушаматлы берәр шөгылегез юкмыни соң? Нигә кирәк бу сезгә?! Бәхеткә каршы, монысына да җавап тиз табылды...

Әгәр дә сез яшьлегегездән баш тартасыз икән, димәк, сез үз-үзегездән – яшьлекнең кадерле елларында үзегезгә газиз, тормышыгызның бер кисәге булган нәрсәләрдән баш тартасыз! Хәтта болар ил дөрес юнәлештән бармаган вакытта булган булса да.

Утырыш азагында Илгиз Рахманкулов: «Яшьләр һәм спорт министрлыгы! 25 октябрьгә үз өстегезгә нәрсә аласыз?.. Яхшы, шулай дип язып куябыз. Андрей, син ничек ярдәм итә аласың? Ярый, хет машина синнән! Вахит, син нәрсә эшли аласың?» – дип сораша башлады. Мин үземне артык, бу эшләргә катышы юк кеше кебегрәк сизсәм дә, яшьлек рефлексыдыр инде, үзем дә сизмәстән: «Мин,Илгиз Шамилевич, ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган китап өчен Юрий Наживин турында очерк язам!» – дип рапорт бирдем (моңа кадәр «син» дип сөйләшкән кешегә субординация буенча исеме һәм атасының исеме белән дәшүемне дә сизми калдым). «Ярый, шулай дип язабыз!»

Эчтән генә елмаеп куйдым. Ничек иде әле ул елларда? «Партия сказала: надо, комсомол ответил: есть!» Ягъни, партия кирәк дип әйткәч, комсомол әйе дими генә карасын!..  


Вахит ШӘРИПОВ
Татарстан яшьләре
№ 48 |
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№11 (858664) / 06.11.2013 23:18:21

мин
Карпов исемендәге химия заводы Менделеевский шәһәре эчедә урнашкан. Корпуслары һаман да шул, Бондюг чагыннан ук. Аллаһыга шөкер, яхшы гына эшли. Ә "Менделеевскаммоний" заводы Менделеевский шәһәреннән 15-20 км чамасы читтә, Ижау-Алалабуга юлының көнбатыш ягында төзелә. Совет чорында төзелә башлап ташланган "Новоменделеевск химия заводы" белән рәттән.
Менә, кайчан язарлар икән дигәнне язган {да №9}))) Яңа заводлар төзелмәсә: Төземиләр, эшләмиләр, төзелсә... {да №9}ны укы.)))

№10 (858661) / 06.11.2013 23:10:33

Түбән Кама чиста диләр...
Мин менә шуны ачтым:
Хәтта аксак тараканнар
Түбән Камадан качты!

№9 (858657) / 06.11.2013 22:58:00

соры корт тубэн-кама болай да агуланган шэхэр,урман кису дигэннэн,куаклык киселде анда,онкология буенча тубэн-кама беренче урыннарны тота,житэкчелэрнен узбашларына тошмэсэ,алар гади халыкнын проблемаларына токереп карарлар.

№8 (858656) / 06.11.2013 22:57:51

Менделеевскидагы химзавод Бондюг чагыннан ук.Комсомол беркемне дә югалтмас,юкка чыгармас өчен күпме эшләде,моңа тарих үз бәясен бирер әле.Соры, үзең дә комсомол булгансыңдыр әле,чөнки комсомол булмау-хурлык саналган заман кешесе бит син.Хәзер кыланып совет заманын сүгеп яткан булалар,эшләгән кешегә хөрмәт булган чорда яшәгәнбез.Без чагыштыра алабыз,хәзерге яшьләрнең андый мөмкинлеге юк,киләчәккә ышанычы да юк.

№7 (858650) / 06.11.2013 22:43:43

Камсамул

ТАНЭКО химия заводлары комплексы һәм "ТАЭФ" заводлары төзелгән урында урман иде. Алабугадагы заводларны, членРКП(б) һәм Член ВЛКСМ нар төзелгән корпусларны сүтеп сатканнан калган фундамент калдыкларын демонтировать итеп төзеделәр. Хәзер, Аллага шөкер, яңа заводлар төзлеше, элек төзелеш булмаган җирләрдә бара.))) Әәәә, "Менделеевскаммоний" заводы, сәвит чорында төзелә башлап ташланган завод белән рәттән, ләкин ул җирлектә түгел.)))

№6 (858648) / 06.11.2013 22:24:42

Сорыкорт! Син санаган әйберләр берсе дә буш яланда салынмады, бары тик булганнарына евроремонт сыман гына эшләнде.

№5 (858645) / 06.11.2013 21:52:58

...Түбән Камада төзелә торган (өлешчә эксплуатацияләнә башлаган) ТАНЭКО химия заводлары комплексы үзенең куәтләре буенча, "нижнекамскнефтехим" берләшмәсеннән күпкә узып китә, "ТАЭФ" ның икенче чираты төзелә башлады, Алабугада 7 яңа завод эшли башлады, доньядагы иң зур "Менделеевскаммоний" заводы күзгә күрнеп күтәрелә...
Барысы да алай сез әйткәнчә үк начар түгел инде, анысы...

№4 (858643) / 06.11.2013 21:40:09

Мин дә өстим әле. Теге вакыттагы генральный секретарьлар Камаз, нефтехим, оргсинтез һ.б.ларны кызыл тасма кисеп ачып йөрде, хәзергеләр шикелле колхозы-мәктәбе таратылган, беткән авылларга барып, фанер тактадан эшләнгән ФАПлар ачып йөрмәделәр. Хәзер бер авылга полиция хезмәткәренә йорт төзеп бирсәләр, аны ачарга да Мәскәү министрын көтеп яталар.

№3 (858536) / 06.11.2013 08:27:21

Ялгышасың,кем меллә Насредин энем.
Ул елларда,"райкомнар, обкомнар, парткомнар" җитәкчелегендә тупланган СССР байлыгын,бүгенге рәсәй мальчиш-кибалчишлары 30 ел буена таратып бетерә алмыйлар! Эш сөймәүчеләр шулкадәрле байлык җыя алмаслар иде...

Фән,ЖД,ГЭС,ТЭЦ,АЭС,нефть-газ ятмалары,военная техника - барысы да СССР вакытында разработаны и разведаны!!
30ел буена,спорт корылмаларыннан башка,нәрсәләр төзи алдыгыз?
Заводларны таркаттыгыз - производство эшләми. А\х таркалды. КРСларда терлек калмады - бетердегез.

Шушы 30-35 елда күзгә күренгән нәрсә төзи алдыгыз? Юк төзи алмадыгыз һәм алмаячаксыз!!!

ГАЗ,Ижмаш,ВАЗ һ.б. таркалды. Үз кулларыннан килмәгәч, Иномарка җыя башладылар(!). Безнең заманда ВАЗ ходовой товар иде.
ВАЗның ген.директоры чит ил кешесе!!! Сез әйткән "эш сөймәүче карьеристлар" эшләгән кадәр дә эшли алмый бугенге офиста утыручы мененжерлар. Стыд и позор!

Сатып алган диплом,уч.степеннарның файдасы бары үезнә зарплпта,карера өчен генә.

Кемнәр кареристлар соң? Безме,сезме? Уйлап әй сүзеңне,Хуҗа!

"Ата малы" озакка бармас,иртәгедән үзегезгә эшләп ашый башларга туры киләчәк!

№2 (858534) / 06.11.2013 07:13:15

Әйе шул, ул елларны райкомнар, обкомнар, парткомнар, профсоююзлар бөтен эш сөймәүче карьеристлар оясына әйләнгән иде, ярый әле куып тараттылар.

№1 (858527) / 06.11.2013 00:51:18

Кызганычка каршы,"Татарстан яшьлере" яшьлеген сагынучы эби-бабайлар газетасына айланеп бетте. Сан саен очсызлы ипи, колбаса, газлы су турында сагынып-хыялланып язалар.Бугенге проблемалар турында лам-мим, уз доньясы белан яши алар

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar