05.11.2013 Җәмгыять
Җир белән күк арасында (ФОТО)
Татарстандагы Фәнни шәһәрчектә яшәүче 700дән артык кеше хокукый каршылык корбаннары булды. Казанда теркәлсәләр дә, чынбарлыкта алар Биектау кешеләре санала, ә йортлары исә федераль территориядә урнашкан.
Боларның барысы да күп кенә аңлашылмаучылыкларга сәбәп була – мисал өчен, Фәнни шәһәрчектә яшәүчеләр Казан хастаханәләрендә дәвалана, ә алар янына “ашыгыч ярдәм” машинасы Биектау районыннан килә.
268 фатирлы дүрт күпкатлы йорттан гыйбарәт Фәнни шәһәрчек моннан 40 ел элек Бөтенсоюз ветеринария фәнни-тикшеренү институты хезмәткәрләре өчен төзелә, соңрак аны Федераль токсикология, радиация һәм биологик куркынычсызлык үзәге итеп үзгәртәләр. Территориаль яктан институт үзе һәм торак комплекс Биектау районында, Биектау районы үзәге белән Дәрвишләр бистәсе арасында урнашкан, ә адресы түбәндәгечә – Казан шәһәре, Фәнни шәһәрчек урамы. Шул рәвешчә, шәһәрчек юридик яктан - Казанның Совет районында, ә чынлыкта – Биектау районында, өстәвенә федераль территориядә урнашкан.
- 1961 елда безнең институтны төзү өчен Биектау районында авыл хуҗалыгы билгеләнүендәге җир бүлеп бирәләр. Аннары ул федераль милеккә тапшырыла, - дип исә ала Фәнни шәһәрчектә яшәүче, Бөтенсоюз ветеринария фәнни-тикшеренү институты ветераны Валерий Курашов. – Шулай булгач институт һәм безнең йортлар урнашкан җир федераль территория санала, әлегә аны районга берәү дә кайтарып бирмәде.
Фәнни шәһәрчекнең аңлаешсыз статусы күп кенә мәгънәсезлекләрнең сәбәбе булган. Анда яшәүчеләр Казан депутатларын сайлый, шәһәрдә пенсия һәм пособие ала, андагы хастаханәләрдә дәвалана. Ә “ашыгыч ярдәм” машинасы алар янына Биектау районыннан килә. Полиция белән эшләр бөтенләй абсурдка барып җитә.
- Әгәр фатирда бер-бер хәл булса, Казан полициясен чакыртабыз, чөнки безнең адрес Казанныкы. Әгәр инде ишегалдында берәр нәрсә булса – Биектау районы полицейскийларын чакыртырга туры килә, чөнки бу аларның территориясе, - дип сөйли биредә яшәүчеләр. Сүз уңаенда, административ-территориаль яктан аныклык булмаганга, эшкуарлар Фәнни шәһәрчектә кибетләр ачарга җөрьәт итми. Кешеләр хәтта ипи алу өчен дә автобуста Дәрвишләр бистәсенә барырга мәҗбүр. Вак-төяк уңайсызлыкларга коммуналь проблемалар да өстәлә.
- Безнең йортларда капиталь ремонт бер тапкыр да үткәрелмәде. Йортларны муниципаль капиталь ремонт программасына кертсеннәр өчен, институт аларны рәсми рәвештә үз балансыннан алып, шәһәргә тапшырырга тиеш. Әмма институт бу эшне суза, - ди пенсионер Александра Никифорова.
Биредә бер мөһим якка игътибар итәргә кирәк: советлардан соңгы чорда Фәнни шәһәрчек сизелерлек яңарыш кичергән. 2013 елның июнь аена торакның 90 процентка якыны шәхси милектә исәпләнгән, шул ук вакытта хәзерге фатир хуҗаларының күпчелегенең институтка бер катнашы да юк. Капиталь ремонт турында хыялланучы милекчеләр һәм торак фонды белән җиңел генә аерылышырга теләмәгән фәнни учреждение арасындагы каршылык проблеманы тагын да катлауландыра.
Шулай да шәһәрчектә яшәүчеләр алга таба да барлык кыенлыларга да түзәргә әзер булуларын әйтә. Әмма Биектау авыл җирлеге администрациясенең Фәнни шәһәрчек территориясендә яңа исемдәге яңа торак пункт оештыру турындагы башлангычы аларны бердәм рәвештә үзләренең статусын яклап чыгарга мәҗбүр иткән. Әлеге уңайдан инде ике тапкыр үткәрелгән ачык тыңлауларда шәһәрчектә яшәүчеләр авыл администрациясенең башлангычын кире каккан һәм хәзер алар барлык инстанцияләргә шикаятьләр яудыра.
- Без элек тә казанлылар идек һәм шулай булып калачакбыз да. Ни өчен әле хәзер кинәт кенә безне авыл кешеләренә әйләндерергә булдылар? – ди Александра Никифорова. Ул миңа 2005 елның мартында ул чактагы шәһәр башлыгы Камил Исхаков тарафыннан расланган Казан урамнарының атамалары реестрыннан архив өземтәсен күрсәтте. Рәсми документ нигезендә, Фәнни шәһәрчек урамы исемлектә 9011нче номер белән күрсәтелгән. Моннан тыш, 2007 елның маенда Казан башкарма комитеты карары белән әлеге урамдагы дүрт йорт та муниципаль милектәге торак биналар исемлегенә кертелгән.
- Авыл җирлеге безне нәрсәгә нигезләнеп үз составына кертергә тели, өстәвенә әле исемне дә алыштыруны таләп итә? – дип аптырый шәһәрчектә яшәүче Валентина Потапова. – Әгәр безне авылга кертсәләр, биредә яшәүчеләргә барлык документларын алыштырырга, фатирларны хосусыйлаштыруны яңадан рәсмиләштерергә туры киләчәк. Моның өчен күпме вакыт әрәм итәргә, акча түгәргә, нервы туздырырга кирәк!
Биектау районы җитәкчелегенең моңа үз мөнәсәбәте.
- Кешеләр безнең территориядә яши. Аларның җыелган проблемаларын кемдер хәл итәргә тиеш бит, – дип фикер йөртә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәветдинова.
Казанның Совет районы хакимияте матбугат хезмәтендә әлеге уңайдан аңлатмалар бирүне сорагач, Фәнни шәһәрчек тирәсендә “аңлашылмый торган вәзгыять” урнашты дию белән чикләнделәр.
Татарстан юстиция министры Мидхәт Корманов, үз чиратында, моны “хокукый башбаштаклык” дип бәяли:
- Фәнни шәһәрчек чынлыкта булса да, Россия картасында ул юк. Хәзерге вакытта без документларны өйрәнәбез. Ниһаять, әлеге торак пунктның кая каравын билгеләүдә хокукый алымнар табарбыз, дип уйлыйм.
Искәртеп узабыз, Корманов быелның гыйнварында Фәнни шәһәрчектә яшәүчеләрнең күпсанлы мөрәҗәгатьләреннән соң ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә төзелгән эшче төркемгә керә. Төркемгә якларның “үзара килешүе буенча” шәһәрчекнең кая каравы турындагы мәсьәләне хәл итү бурычы йөкләнгән.
Шул ук вакытта республика Юстиция министрлыгында болай дип фаразлыйлар:
- Бу мәсьәлә шундый катлаулы ки, аны суд кына хәл итә алачак.
1
2
3