поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.02.2009 Мәдәният

ТЕАТРГА КЕМНӘР КИЛӘ?

"Премьерабызга киләсезме?". "«Татар җыры» белән бер үк көнгә туры килә икән бит. (Әңгәмә декабрь аенда булды. – Р.М.) Мин анда чакырулы идем...". "Их, шундый көн килер: театрларда премьера белән бер көнгә туры килсә, халык эстрада концертларына бармыйча, безгә килә башлар әле...". "Бирсен Ходай," – дидем мин, яңа танышларымның бәхетле йөзләренә карап.

Алар – дүртәү: Лия Вилданова, Резеда Сәләхова, Артем Пискунов, Илфак Хафизов. 2008 елда Казан театр училищесының татар бүлеген тугыз егет һәм кыз тәмамлаган. Дөрес, укырга кергәндә алар 18 булганнар. К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының баш режиссеры, Казан театр училищесындагы татар группасының курс җитәкчесе Рәшит Заһидуллин аларның дүртесен театрга сайлап алган.

 

Илфак – Мөслим районының Түбән Табын авылы егете – коеп куйган лирик герой, мәхәббәт геройларын башкару өчен төс-кыяфәт, буй-сын килгән, шигырьләр яза, җырлый, хыяллана белә, үзе шулкадәр җитди итеп сөйләшә. Кыскасы, кызлар, гашыйк булыгыз, менә сезгә – герой.

 

Артем да Мөслим районыннан. Ул Яңа Усы дигән керәшен авылында туып үскән. Артем берни дә эшләмичә һәм сөйләшмичә басып кына торса да кәефне күтәрәдер кебек. Ул җирән чәчле, телгә оста, тиктормас, шаян егет. «Мин лирик актер түгел инде, – ди ул елмаеп, аннары өстәп куя: – әлбәттә, һәрбер актерның хыялында Гамлет яши, әмма...» Артем тел белән әйтеп бетерә алмаган сүзләрен гитара кылларын чиртеп иясенә җиткерә ала. Кыскасы, тамашачының көлдереп эчен дә катыра алачак, миңа калса, характерлы җитди рольләрне дә булдыра алачак. Хәер, нәрсәдер юрарга әлегә иртәрәк. Егетләрнең эшкә килгәннәренә берничә ай гына. Барысы да алда.

 

Әйдәгез, кызлар белән дә танышыйк. Резеда Сәләхова белән Лия Вилданова – Казан кызлары. Ни гаҗәп, сөйләмнәрендә икесенең берсендә дә шәһәр кызларына хас булган акцент юк. Ә бит ул акцент бер ябышса, чыгарып атам димә. Күрәсең, икесен дә өйдә тел мәсьәләсе каты куелган милли җанлы ата-ана тәрбияләгән.

 

Лия балачактан ук артист булырга хыялланып үскән. Югары белем алу өчен инглиз теле белгечлеген сайлаган. Укыганда ук театр репертуарындагы кайбер спектакльләрдә уйнап беренче чыныгуларын да алган.

 

Резеда балачактан артист булырмын дип хыялланырга да базмаган. Әмма язмыш, күрәсең, аны үзе җитәкләп училищега китергән дә, курс җитәкчесе Рәшит Муллагалиевич һәм куратор Рәүф Салихович «кулларына» тапшырган.

 

Хәзер бу матур, чая, янып-ялкынланып торган ике кыз һәм ике егет, дипломлы артистлар буларак, беренче рольләрен тамашачыга тәкъдим иттеләр. Декабрь азагында Тинчурин театры Туфан Миңнуллинның моннан 30 ел элек язылган «Яшьлегем-юләрлегем» пьесасын сәхнәгә чыгарды. Төп рольләрдә – язмабызның бүгенге геройлары. Беренче карашка җилбәзәк булып тоелган, тормышта уйнап яшәүче Гөлнара ролендә – Резеда, җитди Лилия ролендә – Лия, мәхәббәтен бүлгәли белми торган аз сүзле Рәшит ролендә – Илфак, кызларга ышанычын югалткан, әмма тормыш ямен югалтмаган Илгизәр ролендә – Артем. «Рольләребез үзебезгә бик туры килә», – диләр алар дүртесе бертавыштан.    

 

Татар театрында ир-атның «дефицит товар» булуы эшлим дигән егетләргә зур мөмкинлекләр ача. Хыял кораблары «матди кыенлыклар» дигән кыяга бәрелеп челпәрәмә килмәсә, Ходай биргән талантыңны файдаланып, эшлә дә эшлә, тамашачының яраткан артисты бул! Ә менә, сер түгел, хатын-кызга бераз авыррак. Әлбәттә, матурлык – ярты бәхет, ди халык. Ә артистка булам дигән хатын-кызга бәхете тулы булсын өчен нәрсә кирәк? Мөгаен, теләсә кайсы артисттан йолдыз ясарга хәленнән килгән режиссердыр. Әгәр, чыннан да, шулай икән, кызлар «уңдылар». Рәшит Муллагалиевич мондый эшлим дип янып торган кызларны гына түгел, «аюны да биетә ала».

 

«Без Ләлә Миңнуллина, Илгизәр Хәсәнов, Миләүшә Нәҗмиева кебек артистлар белән бер сәхнәдә уйныйбыз. Спектакльдә вакыйга 1978 елда бара. Ул вакытта без тумаган да бит әле. Ул чорны аңларга, ул чактагы яшьләрнең үз-үзен тотышын, киемнәрен, бизәнү әйберләрен күзалларга Ләлә апа безгә бик булышты», – дип сөйли кызлар беравыздан.

 

– Без бит әти-әниләребезнең яшьлеген уйныйбыз, – дип сүзгә кушыла Илфак.

 

– Ул чакта яшьләр оптимистрак булганнар бугай, – ди Лия.

 

– Хәзер яшьләр үзләрен бик иркен тоталар. Ул чакта башкачарак – тәртиплерәк булганнар, – ди Резеда.

 

– Алар якты киләчәккә ышанганнар. Хәзер нәрсәгә омтылырга?! Хәзер – кризис, – дип сүзне юморга әйләндерә Артем һәм өстәп куя: – Мин ул чорда ике-өч көн яшәп карар идем.

 

– Аннары?

 

– Аннары үз чорыбызга – үз театрыбызга кайтыр идем.

 

– Кызлар, үзегезне гастрольләр артисткаларның шәхси тормышына зыян китерә дип куркытып та куйганнар икән. Курыкмадыгызмы?

 

– Юк, – ди Резеда. – Курыкмадык. Героем әйтмешли, «Насыйбым чыгар әле». – Аннары чыңгылдап көлә дә өстәп куя: – Әтием дә берәр егет белән йөргәнемне күрсә: «Юләрме әллә ул егет? Ничек синең белән йөри ул», ди...

 

– Кызлар, егетләр, бик зур хыяллар белән укып чыктыгыз инде, әйеме? Ә беренче хезмәт хакыгызны алгач кәефегез төшмәдеме?

 

Әңгәмәдәшләрем барысы да беравыздан «Юк» диделәр.

 

Әйе, алар әле хыял илендә, Отеллолар, Джульетталар дөньясында яшиләр. Аларга әле нибарысы 19-20 яшь. Алар моннан 100 ел элек беренче татар артистлары башлаган татар театрының варислары. Алар – моннан 75 ел элек фидакарь артистларыбыз авыллар-шәһәрләр, республикалар-өлкәләр буйлап йөреп халыкны сәнгатькә якынайткан Күчмә театрның – бүгенге Тинчурин театрының дәвамчылары. Алар милли сәнгатебезнең киләчәге.

 


Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Сәхнә
№ 1 | январь 2009
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»