поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.11.2013 Җәмгыять

Павел Воля – Әлшәй кияве?.. (Ләйсән Үтәшеваның әби-бабасы белән ӘҢГӘМӘ)

Танылган Россия шоумены Павел Воля белән якташыбыз Ләйсән Үтәшеваның туе хакындагы хәбәр интернет челтәрендә 1 апрель көнне пәйда булды. Ышаныргамы, юкмы? “Камеди клаб” резиденты Павел Воля чынлап та Әлшәй киявеме?!

Журналист кызыксынуым бу икеләнүгә нокта куярга өндәде һәм бүген мин нәфис гимнастика буенча 6 тапкыр дөнья чемпионы Ләйсән Үтәшеваның картәтисе белән картәнисендә кунакта. Зөбәрҗәт Сәгәрьяр кызы белән Солтангәрәй Әделгәрәй улы Кирәевлар Әлшәй район үзәге Раевкада гомер кичерәләр. Икесе дә 1936нчы елгылар. Зөбәрҗәт әби инде күптәннән хуҗабикә, ә Солтангәрәй бабай әле дә булса район администрациясендә эшләп йөри. Ул 15 ел буена Ветераннар Советын җитәкли. Искитмәле пар. Ишектән керү белән, якты йөзләрен, җылы чәйләрен кызганмадылар. Матур гаиләне районда бар да ихтирам итә, чөнки аларның талантлы оныклары һәр Башкортстан кешесендә горурлану хисе тудыра.

– Солтангәрәй бабай, Павел Воля чынлап та сезнең кияүме?

– Әйе. Ул Ләйсән артыннан 5 ел йөргән. Узган елның сентябрендә ЗАГСта язылыштылар. Ләйсән әнисенең үлемен авыр кичерде, шуңа да тормышына үзгәрешләр кертми мөмкин түгел иде. Киявебез оныгыбызны бик ихтирам итә, Ләйсәннең алдында биеп кенә тора.

– Ялгышмасам, сез Ләйсәннең әнисе ягыннан картәти-картәниләре? Япь-яшь кызыгызның үлеме сезне шок хәленә калдыргандыр?

– Әлбәттә! Һәрвакыт елмаеп кына торган Зөлфиябез 47 яшендә арабыздан китеп барды. Алай булырга тиеш түгел иде, чөнки безнең нәселдә күпләр бер гасыр яшәгәннән соң гына дөнья куя. Узган елның мартында Ләйсән белән ресторанда утырганнар. “Әнинең кулын тотсам, шыбыр су, шулкадәр тирләгән иде”, – ди Ләйсән. Башы авырткач, ашыгыч ярдәм машинасы чакыртканнар. Кан басымы күтәрелгән дип, валидол биргәннәр дә, Зөлфиянең хәле берникадәр яхшырган. Әмма өйгә кайткач хәле тагын начарайган. Бер авыз сүз әйтә алмаган. Ләйсән ашыгыч ярдәмгә шалтыраткан, әмма буш машина юк, дигәннәр. Кабаттан шалтыраткан: “Әнием үлә бит, ярдәм итегез инде!” – дигән үтенеченә чын мәгънәсендә йөрәксез табиблар: “Барысыныкы да үлә, бер сезнеке генә түгел”, – дип җавап кайтарган. Тормышның иң ачы һәм иң авыр кайгысы булды бу. Бала кайгылары күрергә язмасын икән! Әлбәттә, әнисенең үлемендә Ләйсән үзен гаепләде. Чөнки ул һәрвакыт аның янында иде: самолеттан – самолетка, чыгышы кайсы гына илдә булмасын – шунда... Ул бит беркайчан да сәламәтлегенә зарланмады. Әгәр дә авырткан булса, шифаханә, диңгездә ял итеп, дәваланган булыр иде.

Миңа калса, Ләйсән бу авыр кайгыны Пашасыз кичерә алмаган булыр иде. Пашаның мәхәббәте белән кайгыртучанлыгы бик ярдәм итте. Хәзер бөтен игътибарлары балага юнәлгән. 5 айлык оныгыбызны сөеп туеп булмый. Аллага шөкер, сау-сәламәт бала, исеме – Роберт. Интернациональ исем сайларга тырыштылар. Ул бик тыныч бала. Күз тимәсен, еламый да, кайчан карама – елмаеп ята.

– Интернеттагы мәгълүматларга ышанганда, Ләйсән баласын Америкада тапкан икән.

– Әйе, Майамида. Анда медицина алга киткәне күпләребезгә мәгълүм. “Мин бала тапканда табибларның бөтен игътибары миңа юнәлтелгән иде. Әлеге дәваханәдә әллә мин берүзем генә бала табам микән, дигән уйлар да килде башка. Баксаң, шул сәгатьтә ун хатын-кыз әни булган икән”, - дип сөйли Ләйсән. 4 килограммнан артык баланы Россиядә бәлки үзеннән дә таптырмаслар иде, ә анда рәхәтләнеп үзе тапкан! Әгәр дә, узган елның мартында да әнисе белән Америкада булган булсалар, Зөлфиябез исән дә булыр иде. Чөнки анда ашыгыч ярдәм машинасын чакыруың булсын, ике минут эчендә табиблар психологлар белән бергәләп килеп җитәләр.

– Киявегезнең Әлшәйгә кайтканы бармы?

– Бар, берничә тапкыр кайттылар инде. Туй алдыннан кода-кодагый-лар белән кул сорарга килделәр. Кияү шәһәр баласы булса да, эшкә бик нык. Ул бит Мәскәүгә күченеп килгән елларны да төзүче булып эшләгән. Безнең Ләйсән дә бик уңган. Кайтып, ишек тупсасыннан атлап керүгә үк эшкә тотыналар. Бакча эшләрен дә карыйлар, өйне дә ремонтлыйлар, коймаларга кадәр буяп китәләр. Кода-кодагыйларыбыз бик уңган ул үстергәннәр. Телевизордан караганда бик ябык күренгән Паша тормышта терәк булырдай, эш сөючән кеше. Телевизордагы чыгышларын бик яратып карыйм. Шаяра белгән кешене мин акыллы кешеләр рәтенә кертәм. Аннары, ул бит белеме буенча да филолог, укытучы. Пензада яшәгән елларында ул балалар укыткан. Укытучы кеше начар буламыни? “Кияү” дип эндәшәбез аңа, ул да безгә ягымлы итеп “картәти”, “картәни”, ди. Татарча-башкортчаны да өйрәнеп килә. “Чәй эчәсе килә”, “Рәхмәт”, “Кунакка килегез” ише сүзләрне белә, сөйләгәнне дә яхшы аңлый. Тырыш бала ул, 5-10 елдан саф башкорт кебек сөйләшер әле!

– Үзегез дә аларга кунакка йөрисездер?

– Әйе, картәнисе узган атнаны гына кайтып төште. 2 ай онык янында торып кайтты. Зөбәрҗәтне Ләйсән ял иттергән, бер эшкә дә якын китермәгән. Еш йөрибез: кайчан самолет, кайчан поезд белән. Уфа – Мәскәү арасын якын күрәбез. Мәскәүдән ерак түгел генә үз йортларында ямьле итеп яшәп яталар. Килгән саен зур хөрмәт белән каршы алалар. Буш фатирлары бар, безне шунда күчендермәкчеләр. Ю-ю-юк, карт көнебездә яшәү урынын алыштырмыйбыз инде. Сагындыра!.. Зөбәрҗәт күрше-тирәләрне, йортны гына түгел, хәтта ишегалдындагы этне дә сагынып кайтты.

– Ләйсән Раевкада туган, мәктәпне дә анда тәмамладымы?

– Юк, 5 яшендә әти-әнисе белән Волгоградка күченеп киттеләр. Аның зур спортка килүе барыбыз өчен дә көтелмәгән хәл булды. Инде 12 яшендә ул Мәскәүдә шөгыльләнә башлады, ә 14 яшендә спорт мастеры булды. Унсигезе тулганчы Дөнья чемпионатларында катнаша башлады. Аның һәр чыгышы безнең өчен дулкынландыргыч иде. Сәламәтлеге дә борчыды: берничә тапкыр аягы җәрәхәтләнде, соңыннан сөяге сынган килеш чыгыш ясап йөрүе ачыкланды. Иң куандырганы – ул нәфсесен тыя белде. Вакытында спорттан китте һәм хәзер яраткан, тыныч эшләре белән шөгыльләнә.

– Күрәм, сез дә спортка битараф түгел, идәнегездә герләр ята.

– Әйе, көн дә иртән йөгерәм, 50 приседание ясыйм, 5 килограммлы гантельләр, 16 килограммлы гер күтәрәм. Пресс мускулларын ныгытам. Менә, эчем таш кебек! Узган җәйне районда алтмыш яшьтән өстәгеләр өчен велоярыш уздырдылар. Иске велосипедым белән шунда катнашып беренче урын алдым. Спортны бик яратам, шуңа да кан басымым күтәрелмидер, күрәсең, һәрвакыт нормада.

Телефоныгыз шәп! “Айфон” – балаларыгыз бүләгеме?

– Әйе, бу телефонны Ләйсән биреп җибәрде. Оныкның фотосурәтләрен җибәреп торалар, шуларны ачып карыйбыз. Бик кыйммәтле телефон икән ул, безнең өчен алып мәшәкатьләнмәсәләр дә була иде...

– Оныгыгыз белән горурлану хисе йөзегезгә чыккан...

– Горурланмыйча! Иң рәхәте: “Әнә, Ләйсән Үтәшеваның картәтисе”, – кебек сүзләрне ишетү. 


Зәйнәп СОЛОШИНА
Акчарлак
№ |
Акчарлак печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»