• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 24.07 Ришат Тухватуллин. Жэйге очрашулар. Майдан Сабантуй. 19.00
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июль
  • Айрат Ильясов - шоумен
  • Чулпан Закирова - биюче
  • Гали Ильясов - җырчы
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
  • Үзебезнең умарталыктан яхшы сыйфатлы яңа бал сатыла. Казан буенча китереп бирү дә каралган. 3л - 1600сум. Теләүчеләр булса, 89625497103 телефонына шалтыратыгыз.
  • КАЗАНДА ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ. 89196271171
  • Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында йорт сатыла.Кыйммәт түгел. 89393718109
 
 

 
Архив
 

               

04.11.2013 Җәмгыять

Белем Әлифбадан башлана

20 октябрьдә Әлифба китабы авторы якташыбыз Сәләй Гатат улы ВАГЫЙЗОВның тууына 105 яшь тулды

Менә бу Әлифбаны миңа Сәләй абый 1999 елда Арчада Әлифба музее ачу тантанасында бүләк иткән иде. Без, Камышлы районы делегациясе, аның музеенда беренче кунаклар да булган идек бит әле. Бу минем Сәләй Гататович белән беренче һәм соңгы очрашуым да булган икән.

Шушы кыска очрашу күңелемдә мәңгелек тирән эз калдырып китте. Мин шушы гади авыл малаеның зур гыйлем иясе булып җитешүенә сокланып туя алмадым. Ә үзе балалар кебек самими, ачык күңелле кеше булып чыкты.

- Туган яктан - Байтуганнан, делегация килә дигәч, мин төне буе күземне йоммадым. Авылым урамнарын, биек тауларын, чишмәләрен исемә төшереп яттым. Байтуганнан да гүзәл як бармы икән дөньяда! Һавасы гына да ни тора бит аның! - дип сөйләгәнен хәтерлим.

Сәләй Гатат улына бүләккә алып килгән “Мәчет янында” картинасында авыл укытучысы В.И. Никонов Сәләй абыйның балачагы үткән өен дә тасвирлаган иде. Моны күреп галимнең күзләренә яшьләр тулды.

Әйе, шундый гүзәл җирдә тамган аның кендек каны. 1908 елда туып, әле ярты яшь кенә тулган баланың әтисен, башка кеше белән бутап, базарда кыйнап үтерәләр. Әнисе Гайниҗамал улын алып китәргә җыенгач, Усманда яшәүче әтисенең әнисе Шәмсехәят апа: “Улымның бердәнбер улы шәригать буенча миңа калырга тиеш”, - дип Сөләйманны алып кала.

Бичара хатынның ниләр кичергәнен Аллаһы Тәгалә үзе генә белгәндер. Тик Сөләйман гына урамда очраткан кара шәл бөркәнгән хатынның үзен күкрәгенә кочып елаганын ничек тә аңлый алмый.

Шәмсехәят апаның да бала карарлык хәле булмый, һәм ул аны асрамага бирә. Балалары булмаган Гататдин һәм Гайшә Вагыйзовлар Сөләйманны алып үз фамилияләренә күчерәләр һәм аның үзенең Хәлиуллин фамилиясе тиздән онытыла, ә исемен Сәләй дип йөртә башлыйлар.

Акыллы, зирәк, сәләтле малайны бу гаиләдә бик яраталар. Кечкенәдән нечкә күңелле, белемгә омтылучан Сәләй хикәяләр, шигырьләр язарга ярата. Аның бөтен язмалары да хәзер Арча музеенда саклана, дип сөйләде шушы музейның директоры Сания Камалетдинова.

Сәләй Вагыйзов коммунистик яшьләр мәктәбендә укый, стенгазета мөхәррире буларак мәкаләләр яза, аның шигырьләре “Урта Идел” газетасында басылып тора. Шул елларда ук аның шигырьләр җыентыгы да дөнья күрә. Биредә аның “Шаула, арыш” дип аталган шигырен язасым килә. Анда егетнең туган ягына, туган авылына булган чиксез мәхәббәте чагыла.

Мин кайтамын сөйгән
колхозыма,
Күм син мине, арыш!
Күмсен дулкыннар!
Һәр атлаган саен
Яшь йөрәккә,
Көч тә, дәрт тә бирсен бу
кырлар.
Авылым минем! Синең
кырларыңда,
Урманыңда яшим, мин яшим.
Игеннәрең, кош-кортларың
белән
Рәхәтләним, дәшим,
сөйләшим.
Урманнар да, таулар да,
сулар да,
Бар да бар, үзебезнеке.
Шаула, арыш – безнең
хезмәт даны,
Син безнеке – илебезнеке.

Искиткеч хәл, 30 ел буе туган авылында булмаган шәхес белән сөйләшкәндә, аның авыл тыкрыклары атамаларын, авылдашларының исемнәрен онытмавы сокландырды. Һәрберсе турында сорашып, хәлен белергә тырышты ул.

...Мәктәптә укуын тәмамлаган егет Богырыслан педагогия училищесына кереп укый башлый. Закиров фамилияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы шигъри җанлы укучыны тиз күреп ала һәм аңа Оренбург татар-башкорт агропедагогия институтының татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга керергә киңәш итә. Әмма егет Казан пединститутының филология факультетын сайлый һәм аны “бишле” билгеләренә генә тәмамлап чыга. Анда укыган еллары тормышындагы иң бәхетле чоры була аның, чөнки Сәләй биредә гомерлек юлдашы Рәмзияне очрата. Кызның тирән зәңгәр күзләрен беренче күрүдә үк ул аның тугры булачагын аңлый. Арада матур, кайнар мәхәббәт кабына. Яшьләр өйләнешәләр һәм, институтны тәмамлагач, Арчага барып төпләнәләр.

Соңрак Сәләй ага үги әнисен дә алып килә. Кызлары Римма белән уллары Камил тупырдашып үсеп килгәндә Бөек Ватан сугышы башланып китә. Гаилә башлыгын сугышка алалар, һәм ул Харьков янындагы сугышларның берсендә әсирлеккә төшә. Ә сугыш тәмамланып, тоткынлыктан азат ителгәч, аны “әсирлеккә бирелгән өчен” дип, инде безнекеләр сөргенгә озаталар. Рәмзия Вәлитованы, ире янына барып йөргән өчен, эштән чыгаралар...

Менә шундый авыр башлана аларның тормышы. Ә шулай да, бөтен кыенлыкларны җиңеп, бер йөрәк, бер сулыш булып 70 ел бергә яшәгәннәр алар. Бергәләп Әлифба китабын да, милли мәктәпләр өчен 48 методик китап та язганнар. Хәзер балалар безнең илдә генә түгел, чит илләрдә дә аларның методик әсбапларын кулланып, туган телебезне өйрәнәләр.

Сәләй Гатат улы Вагыйзов - Татарстанның атказанган укытучысы, РСФСР халык мәгарифе отличнигы, татарлар арасында беренче булып Ушинский медаленә лаек булган кеше. Рәмзия Гыйлаҗ кызы Вәлитова да - Татарстанның атказанган укытучысы, икесе дә Каюм Насыйри исемендәге диплом ияләре.

Камышлы районының Байтуган авылы илебезгә шундый гадел, зур шәхесне бүләк иткән. Аның исемен хәзер чит илләрдә дә беләләр, аларның музеена Төркиядән, Финляндиядән, Германиядән һәм тагын бик күп илләрдән милләттәшләребез килеп, аларның рухына дога кылып, тормышлары белән танышып китәләр.

Без дә, танылган якташыбызның авылдашлары, аның исемен мәңгеләштерү өстендә эшлибез. Сәләй Вагыйзов яшәгән йорт район администрациясе ярдәме белән сатып алынды һәм анда авыл музеен оештыру эшләре алып барыла. Сентябрь урталарында безнең авылга Сәләй абыйның малае Камил Вагыйзов кайткан иде. Ул әтисенең нигезендә булды, аны белгән кешеләр белән очрашты һәм мәчеткә садакалар биреп китте. Ул музейга беренче экспонатларны: Сәләй Гатат улының шәхси әйберләрен – туу турында таныклыгын, плащын, күзлеген, түбәтәен алып кайтып бирде. Язучы Айдар Хәлим дә булачак музейга китапларын җибәргән. Сәләй ага белән күп еллар бергә эшләгән Арча педагогия колледжы директоры Илнур Сәгъдиев та күп ярдәм итә. Ул Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировта да, Татарстан хөкүмәтендә дә булып, Вагыйзовның туган авылында музей ачу проблемасын күтәргән. Алар Самара губернаторы Николай Меркушкин белән бергәләп бу мәсьәләне чишәргә вәгъдә иткәннәр. Күптән түгел губерна Думасы депутаты итеп сайланган Владимир Субботин да мәсьәләгә битараф калмады, ярдәм итәргә алынды. Сәләй Гатат улының укучысы, популяр җырлар авторы Флера Тарханова да безнең районга килеп, мәктәпләрдә һәм мәдәният йортларында кичәләр уздырырга җыена. Без - аның якташлары да шушы эшкә үз өлешебезне кертсәк, бик зур савап булыр иде.

Әлифба кебек белем бакчасын булдырган бу матур пар - Сәләй ага - 96, Рәмзия ханым 88 яшькә җитеп вафат булдылар. Шушы изге җаннарның исемнәре тарихта калсын өчен, без, алар язган Әлифбадан туган телдә тәүге сүзләрне укып белгән якташлар, бу музейны ачу өчен бар көчебезне дә куярга тиешбез. Ул безнең Камышлы районы өчен бүген зур вакыйга булса, киләчәк буыннарның хәзинәсенә әвереләчәк.

Бәйрәмнәрнең бүген
бәйрәмнәредер бу,
Дөньялыкның ашы,
ахирәтнең башы.
Әлифбаны язу –
җәннәтләргә лаек –
Ул бит белемнәрнең тәүге
бисмилласы.

Рус Байтуганы,
Камышлы районы.
 


Нурания АБЗАЛОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№14 (858760) / 07.11.2013 22:31:13

Мин укыган Әлифба күпкә картрак иде Һәм башка дәреслекләрдән озынрак иде. Нигә шулай чыгарганнардыр, Һич аңламыйм. Ул чакта бит әле портфельләр дә күбебездә булмады - букча белән йөрдек.
Менә бер мыскыллы анекдот та хәтердә әле:
Чаянда чыккан иде ул.
- Бу кеше китап язган.
- Нинди?
- Әлифба.
-?!

№13 (858436) / 05.11.2013 14:35:05

Сукыр тавыкка бар да бодай.
Уфтәлмәлүгкә күнренеп ал әле, күзеңә әллә ниләр күренә башлаган бит.
Әллә инде синең бу көзге обострениеме шундый?

№12 (858415) / 05.11.2013 11:49:52

№ 8 № 10-га №11 Комплекс неполнесенности башкаларда түгел, именно менә синдә генә күрнә шул. Бер акыллы фикер яза алганың юк, ихтибарга лаек фикер язучы булды исә, шартлый язып бәйләнә башлыйсың. Күрәсең, көнчеллектән ни әйткәнеңе колагың ишетми, ни язганыгыңы күзең күрми башлаган.

№11 (858412) / 05.11.2013 10:47:23

Каян алдың аны дивана миндә ниндидер көнчеллек бар дип?
Мин кемгәдер көнләшә аламмы соң инде?
Киресе, үскәнем, калганнары миннән көнләшә, көнләште һәм дә гомер буе.
Комплекс неполнесенностидан җәфа чиккән җыен булыр-булмас җан иясе теңкәгә тияргә маташа маташуын, тик хәлләреннән генә килми.

№10 (858410) / 05.11.2013 09:51:24

Былбыл да, ханым да, бөрчә дә, Соры корт та үз уйларын бик матур излагать иткәннәр. Бераздан №8 (858402) / 04.11.2013 22:24:09, сиңа да алар кебек культурно гына аралашырга өйрәнсәң, көнчеллек өчен урын калмас, сине дә адекват кабул итә башларлар иде.

№9 (858408) / 05.11.2013 07:07:38

Искиткеч Әлифба иде ул.Андагы рәсемнәр,шигырьләр әле дә хәтердә.

Звонок булды физкультурага
Чаналар тартып без киттек тауга...Һ.б.ларны 40 ка җитсәм дә онытмыйм.

№8 (858402) / 04.11.2013 22:24:09

Эволюсия җәмәгат!
Бөҗәкләрнең бөҗәкләренә кадәр әлифба укый башлады бит. Бераздан бөҗәкләр эволюсия баскычында кешене узып китәрләр ул, безгә ярыкларда, ыштан җөйләрендә качып йөрергә генә калыр инде!

№7 (858400) / 04.11.2013 20:19:26

Кызганыч, бу без укып үскән Әлифба адәм көлкесе. Сурәтләре бик начар, урыс сүзләре күп, вобщем, НАЧАР! Чүплеккә бәрәсе инде. Әмма дә ләкин, монда тагы телнең грамматикасы проблемасы чыга! Ә грамматика кошмар! Тәки шуны КЕШЕЧӘ эшләп чыга алмыйлар!

№6 (858397) / 04.11.2013 19:57:53

Кешедән көлә башлаганчы, башта хәзерге "әлифба"ларны кулыңа алып кара! соңыннан ничек сайрарсың микән. Безнең балалар укыган әлифбаны- әлифба димәсәң хәтере калыр.

№5 (858396) / 04.11.2013 19:55:34

мин шушындый балаларым укыган әлифбаны сандыкта саклыйм, оныкларга файдасы тияр укырга өйрәнгәндә. Узебез дә шундый әлифбадан хәреф танырга өйрәндек.

№4 (858394) / 04.11.2013 19:46:44

Бөрчә син әлифбаны да укыдыңмыни ул хәтта?
Ошамаган бер дә.

№3 (858392) / 04.11.2013 19:17:44

Үзебез укырга өйрәнгән чын ӘЛИФБА китабының сүрәтен күргәчтә балачакка кайтып килгәндәй булдым.

№2 (858390) / 04.11.2013 18:41:07

Үзебезнең татар телендәге ӘЛИФБАдан соң, икенче яртыеллыкта куллана башлаган букварь бик мескен булып тоелган иде.))) Шул чактагы, ТАТАР ТЕЛЕ урыс теленнән өстенрәк дигән уй һаман да үзгәрмичә күңелдә саклана.)))

№1 (858389) / 04.11.2013 18:35:03

....
“Әлифба”лар...Күпме алар “Әлифба” мүзеенда!
Мин дә саклыйм “Әлифба”мны кадерләп үз өемдә.

Кулга алсам “Әлифба”мны, хәтирәләр кузгала;
Үземдер күк тышлыктагы алъяпкычлы кыз бала.

Хәтеремдә әни белән алдан күреп хәстәрне,
Тутырган кич портфелемә китап, ручка, дәфтәрне.

Иртүк торып киенгәнем ,беренче барам ,диеп,
Чыгып чабу ,ахырдан шул матур алъяпкыч киеп.

Балачакның иң-иң якты хәтирәсе -ул иртә!
Вәлитовлар “Әлифба”сы –шул көнне истә йөртә..

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar