поиск новостей
Көн мәзәге
  • Nokia телефоны календаренә ышансаң, ахырзаман 2087 елны булачак.

Бүген кемнәр туган
  • 12 Октябрь
  • • Искәндәр Биктаһиров (1951-2023) - җырчы
  • • Равия Абдуллина - галим
  • • Тәлгать Таҗетдин - дин әһеле
  • • Фидан Гафаров (1947-2025) - җырчы
  • • Илдус Илдарханов - журналист
  • • Гарифҗан Мөхәммәтшин - шагыйрь
  • • Дмитрий Второв - журналист
  • • Наил Мәһдиев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
04.02.2009 Могҗиза

КАЗАН УРАМНАРЫНДА НЛО КАРГА ТҮГӘРӘКЛӘР СЫЗА? (ФОТО)

Казанның Даурский урамындагы 20нче йорт ишегалдында кар өстендә түгәрәк сырлар барлыкка килгән. Бу эзләр Казан фотографы Шамил Абдюшев төшергән фотолардан яхшы күренә.

 

 

 

 

 

Сырларны карга якын-тирәдә яшәүче бала-чага сызганмы, әллә инде бу берәр аномаль хәлме? 20нче йортта яшәүче Валентина ханым Павлова ишегалдында шундый ук сырларны үзенең тәрәзәсеннән 2007 елның ноябрендә дә күргән. Ул чакта да урамда үскән каен төбеннән кар өстендә тип-тигез итеп түгәрәкләр сызылган булган. Үткән шимбәдә исә ул гадәттәгечә эте Даринаны ияртеп, урамга һава суларга чыккач янә шушы сырларга юлыккан.

 

  

Әлеге сызыкларның килеп чыгышын метро төзелешенә бәйләп, туфракта тирбәнүләр, тетрәүләр барлыкка килгәндер дип уйлаучылар бар. Әйтик, Даурский урамы яныннан метроның “Әмәт” станциясе җир асты юлы уза. Тик 1990 елда, әле ул чакта метро төзелеше турында сүз дә булмаганда, Казанның 9нчы шәһәр хастаханәсе бакчасында да карда шундый ук сызыкларны күрү очраклары теркәлгән.

 

 

 

  

 

 

Сәер күренешнең сәбәбе ишегалдында үскән әлеге дә баягы каен агачында түгелме икән? Моңа каршы “Казан-Космопоиск” төбәк төркеме белгече, уфолог Мария Петрова “Вечерняя Казань” газетына сөйләгәнчә, 2007 елда шундый ук түгәрәк эзләр Екатеринбург шәһәрендә күзәтелгән. Андагы урында, мәсәлән, бернинди, шул исәптән каен агачы да үсмәгән. Мондый түгәрәк сызыклар соңгы елларда Россиядә бик еш күренә башлады, ди Мария Петрова. “Бәлки бала-чага кроссовка киеп, карга сызыклар сызгандыр. Кроссовкадан бит табан эзе калмый диярлек”, - ди ул. Шуңа да карамастан, уфологлар кардагы түгәрәкләрне НЛО галәмәте түгеме икән дигән уйны да кире какмый.

 
Шамил Абдюшев фотолары

Айгөл ИСХАКОВА
Интертат.ру
№ --- | 03.02.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы