01.11.2013 Җәмгыять
Адәм баласына авыру юкка гына бирелми
“Миндә табиб булу теләге шулкадәр көчле булды. Беренче уем кешеләргә ярдәм итү, аларның сәламәтлеген кайгырту иде. Шул ният белән Казанга укырга кердем.
Булачак ирем Равил белән шунда таныштык та инде, – ди Фәния Җәләлиева. – Хәрби табиблар булып эшли башладык.Казахстан, Ленинградта, Коми республикасында, Новосибирскида эшләргә туры килде. Шул вакытта туган як сагындырды. Казанга кайту теләге белән яна башладым. Ирем белән киңәштек тә кайтырга булдык. Монда кайткач, хокук саклау системасында табиблык эшен дәвам иттердек. Ул вакытка ике кызыбыз бар иде инде. Алар да тегендә-монда йөрүдән тәмам арып беттеләр. Без 1995 елда Казанда здравпункт ачып, эш башлап җибәрдек. Менә шул вакытта хәлсезләнә баруымны сиздем“.
Фәния ханым хезмәттәшенә, син эшли тор, мин тиз генә тикшерелеп киләм әле, ди дә анализлар тапшырырга китеп бара. Әмма шул көннән башлап, яраткан эшенә чыга алмаячагын ул чакта күз алдына да китерми әле. Анда яман шеш барлыгы ачыклана. Тиз арада хастаханәгә ятарга кирәклеген әйтәләр. Ризалаша. Авыруы чыннан да катлаулы була аның, инде метастазалар да китә башлаган була.
– Бәргәләнмәдем, ни язган шул булыр дип, үземне тынычландырырга тырыштым. Әнием Фаһилә өйрәткән зикерләрне кат-кат әйтеп йөри башладым. Ул вакытта намаз укый белми идем әле, догалар гына өйрәнгән идем. Тормышыбыз да авыр бара иде. Яңа гына фатирлы булган чагыбыз. Дарулар юк, аны алырга акча да табып булмый иде, – ди ул.
Бервакыт ире, янына килеп: “Фәния, синең чиреңә каршы дару бар. Әмма бәясе бик кыйммәт. Фатирны залогка салып, шуны алыйммы?” – дип сорый. Фәния ханым: “Сабыр ит, уйланам әле“, – дип җавап бирә. Шунда башына бер уй килә. “Әгәр дә миңа яшәргә язган икән, яшәрмен, китәргә икән – балаларымны фатирсыз итмәм”, – дип уйлый ул. “Аллага һәм табибларга тапшырдым да дарудан баш тартырга булдым, әмма гел теләктә тордым. Табиблар алар – Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәүчеләр. Коръәндә, бер авыруны да аңа шифасын кылмыйча бар кылмадык, диелә. Догаларым кабул булып, метастазаны туктату насыйп булды. Ашказанымны бөтенләй алып ташладылар. Хастаханәдән чыккач, химия терапиясе алдым. Бу хакта бик күп укыдым”, – ди Фәния ханым.
Бүген яман шеш диагнозы күпләр өчен үлем белән бер кебек яңгырый. Әмма Фәния Җәләлиева мондый диагнозга тарыганнарга беркайчан да бер генә юлны сайламаска киңәш итә.
– Кемдер гел табибларга гына йөри, ә кайберәүләр дингә кереп китә, икенче берәүләр исә күрәзәчеләрне, имче-томчыларны эзләргә керешә. Аллаһы Тәгалә белән табибларга ышанырга кирәк. Кеше организмы химия алганда нык хәлсезләнә. Шуңа күрә бу хәлдән чыккач, иммунитетны кайгыртырга кирәк. Җиләк-җимеш ашарга, витаминнар җыярга, беренче чәчәкләр, үләннәр белән чәй ясап эчәргә киңәш итәм. Гел чиреңне уйлап, башкаларны борчып торырга кирәк түгел. Үзеңне, күңелеңне тыңларга өйрәнү дә мөһим. Химия, нурланыш алгач, кеше организмын чистартырга тиеш. Яз көне әрекмәннең яфрагын кулланырга, көзен тамырларыннан төнәтмә ясап эчәргә.Химия терапиясен бергә узган чакта танышым нык хәлсезләнде. Нигә шундый син, дип сорыйм. Баксаң, терапияне үтеп бетү белән ай дәвамында канлы үлән (чистотел) төнәтмәсе эчкән икән. Бер чиктән икенче чиккә ташлану шулай ук яхшыга илтми. Шулай итеп, кеше, белмичә, үзен газаплый, гүргә кертә, – ди ул.
Ул үз тормышында булган тагын бер хәлне искә төшереп үтте. Моннан 6-7 еллар элек анемия белән авырый. Гемоглобины 80нән ары күтәрелми. Ниләр генә эшләп карамый ул чакта. Туганнары да: “Организмның бер ноктасы булырга тиештер бит инде, аны табарга кирәк”, – дип борчылалар.
– Таптым мин ул ноктаны, туган авылымда мәдрәсә эшләтеп җибәрдек. Саф һава, күңел күтәренкелеге... Белгән гыйлемемне башкаларга өйрәтә башладым һәм җиңеллек тойдым. Шуннан соң хәлем яхшырып китте, – ди Фәния. – Кешенең язмышы ана карынында чакта ук билгеле була. Әмма аны ни рәвешле үтүең Аллаһы Тәгаләдән тора. Син Аңа якынрак булган саен, сынаулар да җиңелрәк узыла. Табибларны тыңлап, күңелеңне чистартып яшәргә кирәк. Пәйгамбәребез дә (с.г.в.), табиблар яшәгән шәһәрдә яшәгез, дип тикмәгә генә әйтмәгән. Кешегә чир тиктомалдан гына бирелми. Димәк, тормышта нәрсәнедер дөрес эшләмәгәнсең. Тәүбә итәргә, Аллаһны искә төшерергә, яхшылык эшләргә, чит кешеләргә дә үзеңә булышкан төсле ярдәм итеп яшәргә кирәк.
Хәзерге вакытта Фәния абыстай дин белемнәрен укыта, мәдрәсәләрдә сабак бирә. Төпле киңәшләрен бирер өчен табиб һөнәре дә ярдәмгә килә аңа. “Табиблар күп, әмма динне белгәннәре сирәк, – ди ул. – Соңгы вакытта: “Миндә – депрессия”, –диючеләр күбәйде. Андыйларга 500 тапкыр Әлхәмдүлилләһ дип тәсбих тартырга кушам мин“, – ди Фәния Җәләлиева.