01.11.2013 Җәмгыять
4 ноябрь ватанпәрвәрлек хисе уятамы? (Сораштыру)
4 ноябрь рәсми рәвештә Халыклар бердәмлеге көне буларак бәйрәм ителә. Бу 1612 елда сәүдәгәр Минин белән хәрби җитәкче Пожарский ополчениесенең Мәскәүдән Польша интервентларын куып чыгарып, болгавыр чорга нокта куйган көне. Вакыйга шунысы белән үзенчәлекле: барлык милләт, катлаулар, авыл һәм шәһәр халкы берләшеп, дәүләт хәл итәсе мәсьәләне үз кулына алган.
Әмма Россия халкы арасында бу көнне бәйрәм дип санаучылар аз икән. Superjob.ru порталы уздырган сораштыруда катнашканнарның күбесе: “Бу – гадәти ял көне”, – дип җавап биргән. Сораштырылганнарның 19 проценты “Бу нинди көн?“ дигән сорауга җавап бирә алмаган. Халыклар бердәмлеге көне дип аталса да, бу көнне рус маршлары үткәрү гадәте дә бар. Бәйрәмне болай билгеләп үтү дөресме? Сездә бу көн ватанпәрвәрлек хисе уятамы?
Василий НОСОВ, “Татарстанның рус милли-мәдәни берләшмәсе” идарәсе рәисе:
– Бу көн артык ватанпәрвәрлек хисе уята дип әйтә алмыйм. Әлеге вакыйга бездән шактый ерак, ул 1612 елда булган. Анда безнең ерак бабаларыбыз катнашкан, нәрсә кичергән алар, вакыйгалар ничек барган – боларны белмибез. Шуңа күрә хисләребез елдан-ел сүлпәнәя бара. 1941-1945 ел вакыйгалары безгә турыдан-туры кагылган, шаһитлар да исән-сау әле. Бер-ике гасырдан безнең оныкларыбыз өчен бу да тоныкланачак. Аннары бер бәйрәм икенчесе белән алмашынды бит: 4 ноябрь, 7 ноябрь. Кеше шуңа бутала. Бу көнне искә алып, билгеләп үтәргә җыенабыз. 1 ноябрьдә Түбән Камада, шәһәрнең милли-мәдәни берләшмәләре катнашында, 4 ноябрьдә Зур концерт залында бәйрәм чаралары узачак. Шәхсән үзем бу көнне марш белән түгел, концерт, бәйрәм чаралары белән билгеләп үтүне өстен күрәм. Марш кебек чараларда иҗтимагый фикернең асылы чагылыш таба дип уйламыйм.
Искәндәр Гыйләҗев, КФУның татар тарихы кафедрасы мөдире, тарих фәннәре докторы:
– Дөресен генә әйткәндә, бүген безнең илгә, Россиягә, Татарстанга ватанпәрвәрлек тәрбияли торган чаралар, даталар, исемнәр җитеп бетми. Әлбәттә, мин хөкүмәтнең ниятен, максатын аңлыйм. Без тарихны, шәхесләрне, вакыйгаларны белмибез, тарих белән горурлана алмыйбыз, кызганыч. Безнең өчен тарих ул әкият кенә булып тоела. Шуңа күрә мондый көн кирәк, бу омтылыш бик дөрес. Әмма бездә тарихи пропаганда җитеп бетми. Халыкның күпчелеге бу датаны белми. Шәхсән үземдә бу көн бернинди хис тә уятмый. Маршларга килгәндә, радикаль милләтчелек мине һәрвакыт сагайта. Һәр кешедә табигый сәламәт милли хис булырга тиеш. Ләкин “без менә шундый, сездән өстенрәк” дип күрсәтүне хупламыйм, аңа борчылып карыйм. Ул бит башка халыкларны кисәтү, куркыту дип кабул ителә.
Айдар ХӘЛИМ, язучы:
– Бу – ясалма бәйрәм. Аның кирәге юк. Минем өчен аның бернинди әһәмияте дә юк. Россиянең бөтен халыкларның үзенчәлеген бетереп, илне бар иткән халыкларның телләрен корытуы, барысын да рус халкы итәргә тырышуы, үз телебездә белем алуны тыюы аша бу көнне рус маршлары белән бәйрәм итү – гөнаһ. Бу – Аллаһка каршы бару. Россиягә тиз арада империядән, коллыктан котылырга һәм республика формасына кайтырга кирәк. Мин бу көнне бәйрәм дип санамый, ул миндә гарьлек кенә уята.
Кадрия ФӘЙРУШИНА, аспирант:
– Бу көн миндә бернинди дә хисләр уятмый. Гадәти ял көне дип кенә кабул итәм. Ватанпәрвәрлек тәрбияләүне берничә бәйрәм көне кертеп кенә хәл итәп булмый. Тәрбия ул даими процесс булырга, балалар бакчасы, мәктәптән башланырга тиеш. Халыклар бердәмлеге көнендә рус маршы үткәрү дә миңа сәеррәк тоела. 1612 елда булган вакыйгага русларның гына түгел, башка халыкларның дә өлеше кергән. Ник башкаларны шулай кимсетергә?