• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 24.07 Ришат Тухватуллин. Жэйге очрашулар. Майдан Сабантуй. 19.00
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июль
  • Айрат Ильясов - шоумен
  • Чулпан Закирова - биюче
  • Гали Ильясов - җырчы
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
  • Үзебезнең умарталыктан яхшы сыйфатлы яңа бал сатыла. Казан буенча китереп бирү дә каралган. 3л - 1600сум. Теләүчеләр булса, 89625497103 телефонына шалтыратыгыз.
  • КАЗАНДА ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ. 89196271171
  • Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында йорт сатыла.Кыйммәт түгел. 89393718109
 
 

 
Архив
 

               

31.10.2013 Җәмгыять

Татарстанда министр улы зур күләмдә ришвәт алуда шикләнелә (ВИДЕО)

Татарстан юстиция министры улы Илдар Корманов "Леруа Мерлен"нан ришвәт алуда шикләнелә. Әлеге кибетнең шәһәр үзәгендә, парк буласы урында төзелүенә президент Миңнеханов та ризасызлык белдергән иде.

Татарстан юстиция министры Мидхәт Корманов улы Илдарның ришвәт алуда шикләнелүен чәршәмбе көнне Татарстан баш прокуроры Илдус Нәфыйков белдерде. Аның сүзләренчә, Илдар "Леруа Мерлен"га канунны читләтеп кенә ут-су, коммуникацияләр үткәрүдә ярдәм итәргә алынган һәм моның өчен 47 миллион сум таләп иткән. Ул вакытта кече Корманов Татарстан энергетика министрлыгының юридик бүлеген җитәкләгән һәм коммуникацияләр үткәрү эшен тизләтү өчен инвесторларны "СЭМ" ширкәте белән элемтә урнаштыруга ярдәм иткән. Ә бу ширкәттә аның якын туганнары - әнисе, министр җәмәгате Луиза Корманова һәм кайнатасы Равил Әхмәтҗанов җитәкчелек итә булып чыга.

Йорт һәм төзелеш кирәк-яраклар белән сату итүче "Леруа Мерлен" дигән француз ширкәте Русиядә 2004 елдан бирле эшли. Казанда аның бинасының шәһәр үзәгендә төзелүе ел башында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановта канәгатьсезлек уяткан иде.

Универсиада корылмалары төзелеше белән танышып йөргәндә хәтта ул әлеге бинаны аннан алып атуны да таләп итте. Башта анда парк ясау каралган булган. Җыелышларның берсендә Татарстан җитәкчесе "без зур базарларны шәһәр читенә чыгарырга тырышабыз, ә монда яшеллек өчен урынны тагын зур бер кибеткә биргәннәр" дип тәнкыйтьләде.

Шуннан соң күп тә үтмәде, Казанга "Леруа Мерлен-Көнчыгыш" җәмгыятенең җитәкчесе Пьер-Мари Жанти килеп җитте һәм Миңнехановның үзе белән очрашты. 19 июнь көнне Чистай һәм Әмирхан урамнары чатында урнашкан сәүдә үзәге уңышлы гына эшли дә башлады. Бер атна узыр-узмас әлеге кибетне Миңнеханов үзе дә барып карады.

Менә хәзер әлеге сәүдә үзәге белән бәйле тагын шау-шу купты. Татарстан баш прокуроры әлеге эшне тикшерү өчен материалларны тәфтиш комитетына җибәрүләрен әйтте. Прокуратура бу нигездә җинаять эше ачылуын таләп итә.

Әле бүген генә президент каршындагы коррупциягә каршы комитет утырышында Русия президенты Владимир Путин ришвәт алу өлкәсендәге кануннарның камил булмавын әйткән иде.

"Ришвәт алучыларның бары 8% гына ирегеннән мәхрүм ителгән, ә күпләргә штрафлар салынган һәм алар аны түләп котылганнар", диде ул.

Соңгы хәбәрләргә караганда, министр Кормановның улы һәм җәмәгате инде тоткарланган.  


Ландыш ХАРРАСОВА
Азатлык
№ | 30.10.2013
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№33 (858361) / 04.11.2013 15:17:03

бэлкем монда мвд начальнигынын роле уйнагандыр,тоже яна начальник

№32 (858359) / 04.11.2013 15:13:16

Беренче жомлэн ышандырмый КЕм БУ.Кайбер нэрсэлэ ул килгэнче ук чыкты.

№31 (858356) / 04.11.2013 15:09:52

Әгәр республиканың баш прокуроры Илдус Нәфыйков билгеләнмәгән булса бу хәл халыкка мәглүм булмас иде..
Татарстанда чүпне өйдән чыгарырга бик тырышмыйлар бит, башка төбәкләр алдында татарстан дәүләтенең абруена суга дип..

№30 (858319) / 04.11.2013 12:27:17

Бернэрсэ дэ булганы юк, булмаслыгын халык яхшы белэ. Кибеттэн бер кисэк сабын урласан гына утырталар бездэ.
Тик караклык хэзер бездэ гаеп эш булудан туктады. Киресенчэ урламаган,алдамаган кеше бездэ мэхлук булып санала башлады.
Халык уз геройларын узе тудыра,хэм шул тормышка бик лаек алайса.Бер дэ гажэплэнэсе,хэм нидэндер зарланасы тугел.Пенсиягезне урлаулардан да,бакчадагы кишерегезне утаудан да зарланмагыз.Узегез ясаган мохиттэ яшисез.

№29 (858318) / 04.11.2013 12:15:01

Корман малаена нэрсэ булыр дисез?берни дэ булмас,вамин эше шикелле бетэр,икенче мэртэбэ болай элэкмэс инде,менэ бу урларга баш кирэк дип атала инде,башы булмаганнар урлаган саен тотылалар,башлылар бер элэгэлэр дэ бутэн элэккэннэре юк,бу аларнын урлаудан туктадылар дигэн суз тугел,акыллырак урлый башладылар дигэн суз.

№28 (858316) / 04.11.2013 12:06:01

Синдәй башлылар урлаша башласа(прямом смысле аңлап )аллам сакласын. Син күршенекен дә,атаң-анаңныкын да урлый башлаячаксың. ))))
Шул хэтле акыллы булгач,нигэ ачылды сон алайса бу хикмэтлэр?
Хэм бу караклар,синен ата-анан пенсиясен урлаучылар рэтендэ тугел мени?
Кемнэрдер хэзер гадэтлэнгэнгэ курэ урлыйлар.Курше-куршенекен урлау синенчэ криминал, э власть ярдэмендэ урлау караклык дип аталмый.
Каян белэсен,бэлки мин намуслы булганга урлашмыймдыр? Телэгэн кеше,момкинлеген таба ул. Бигрэк тэ кул чабып хуплап утыручы зимагурлар булганда!

Урлар очен, баштан бигрэк намуссыз булуын житэ.Э башы булса Корман малае тотылмас иде.

№27 (858313) / 04.11.2013 11:02:23

дорес зимагур,урларга да баш кирэк.

№26 (858310) / 04.11.2013 10:21:07

Урлар өчен дә баш кирәк!!!
Синдәй башлылар урлаша башласа(прямом смысле аңлап )аллам сакласын. Син күршенекен дә,атаң-анаңныкын да урлый башлаячаксың. Урлар өчен дә акыллы баш кирәк. Синең баш "урлар" өчен яраксыззз! Утыр шыпырт кына компьютер төбендә....күтеңне басып.Кулыңнан килмәгән эшкә тотынма...

№25 (858295) / 03.11.2013 23:35:05

эйдэ карт зимагур,урлыйк сон! Кем каян булдыра ала,купме урлый ала!
Эштэ алырга беткэч урамныкын,урамда бетсэ курше тирэнекен, аннан ата-ананыкын, баланыкын!
Бай булсын татар! Без эз урлыйбыз эле!

№24 (858228) / 03.11.2013 17:16:43

Моҗет ялгышамдыр,Юстиция мин-восы булган бердән бер республика - Татарстан!
Бу бер махсус эшләнгән эш булырга охшый. Әйтерләр, нигә кирәк бу вәзирлек,бетрәбез диәрләр. Соңарак Республика атамасы да бетәчәк...

Рәсәй законнарын тикшереп,аларның китек җирләрен табып,Татарстан законнарын алга сөрүче,дума белән бергә,шушы министерство түгелме.
Уйларга башыгыз булса уйлап карагыз башта...
Кем тегермәненә" су ташыйсыз"?

Бар рәсәй урлашканда Мидхәт малаена ярамасмы ни?

Милләт дисез. Үзегез рәсәй казнасыннан акча алганга(?!),Сөенбикәне саткан шикелле, сатарга уйлыйсыз.
Миңа калса,татарлар болай да аз урлыйлар казна акчасын,мәскәүлеләр белән чагыштырганда.

Баесын татар,баесын Татарстан!

Менә шундый уйлар килә карт башыма. Муҗет ялгышамдыр?


Әхмәдулла,откатны татарлар уйлап тапмады,мәскәүдән килә булыр,эзләнеп карагыз. Бүлешергә кирәк диләр .Шуңа алгандыр...

№22 (858184) / 02.11.2013 23:29:53

Французы очень адекватные руководители,Алла ярдэм бирсен аларга)

№21 (858183) / 02.11.2013 23:25:28

Эйе,доньякулэм танылган ритейл. Ашан, декатлон, леруа мерлен - барысынын да хужасы бер.

№20 (858174) / 02.11.2013 22:05:09

Леруа Мерлен шулкадәр дөньякүләм танылган брендмыни ??

Ниндидер "Җанти килеп китте"(!)дип язганнар
Аны шундук Р.Н. белән очраштырганнар(!)

и вопрос решён

№19 (858173) / 02.11.2013 22:00:31

урларга бит тоже опыт кирэк,син бар урла оч тиен,берничэ елга тормэгэ тыгып куялар,урла берничэ дистэ милион,милиард 100процент сина ин зур жэза шартлы рэвештэ ярты ел,или ботенлэй бернэрсэ булмый

№18 (858172) / 02.11.2013 21:48:33

БИИК дөрес,кеше урлаганда урла,кеше урламаса да урла.Вәт булырсың кеше.

№17 (858170) / 02.11.2013 21:42:32

Кая барып бэрелсэн дэ прилипаллар.Газ,эдектричество.жир.регистрация h/б бик куп хокумэт идэрэлэредэ.Асылда уз эшлэре белэн шогеллэнергэ тиешле адамнэрнен сойлэшэсе дэ килми.эллэ зарплаталары бик аз эллэ аптырашып беткэннэр,арганнар диим ме. Алай дисэн hэммсендэ машина узлэрен генэ тугел эти энилэрен балаларын да жэяу йортмилэр.

№16 (858144) / 02.11.2013 16:48:42

ботен житэкче дэ куз буяу белэн генэ шогыллэнэ. Э халыкка

№15 (858120) / 02.11.2013 07:41:08

ип. Сталин теге елларда ук әйтте:

сын за отца,отец за сына не в ответе дип.

№14 (858116) / 02.11.2013 05:57:19

Шуннан соң күп тә үтмәде, Казанга "Леруа Мерлен-Көнчыгыш" җәмгыятенең җитәкчесе Пьер-Мари Жанти килеп җитте һәм Миңнехановның үзе белән очрашты. 19 июнь көнне Чистай һәм Әмирхан урамнары чатында урнашкан сәүдә үзәге уңышлы гына эшли дә башлады. Бер атна узыр-узмас әлеге кибетне Миңнеханов үзе дә барып карады.

№13 (858111) / 02.11.2013 00:19:16

Корманов чит илдә ял итә ди. Ялы ял булмады инде болай булгач. Әй, әлләни кайгырмыйдыр әле, урлашмаган кеше булдыксыз кешегә чутлана бит хәзер.

№12 (858088) / 01.11.2013 20:01:40
№11 (858083) / 01.11.2013 19:39:32

шаккатырсын бу Гаделгэ,бигрэк гадел яза.

№10 (858081) / 01.11.2013 19:36:32

И Гадел,сойлэп тэ куйгансын.
Курманов малаеннан тотынунын узенэ курэ бер хикмэте бар инде анын.Эллэ калганнар сорамыйлар,алмыйлар,-дип белэсенме?

№9 (858078) / 01.11.2013 18:59:50

Калганнарга урнэк булсын. Комсызлыкнын чиге юк. Булган тэхеттэн комсызларча кулланучылар булганга курэ эдэмнэрнен ышанычы бетэ бара.Гадел турэлэребез булган кебек кулларын харэмгэ тирэнгэрэк батырырга телэучелэре дэ юк тугел Харэм бэрэкэтле тормышка илтми шул!Донъя да ук тэммугъ утын татырга туры килэ.Юкка гына борынгылар-кунел тынычлыгы hэм бэрэкэтле маллы булуны хуп курмэгэннэрдер.Эшлэп алган мал гына бэрэкатъле hэм кадерле була.

№8 (858031) / 01.11.2013 04:28:11

"Казан нуры" мәчете артында бу кибет. Ф. Әмирхан, 3. Чистай урамы белән кисешкән урында.

№7 (858007) / 31.10.2013 21:45:27

без правовой илдэ яшибез,закон бар кеше очен дэ бер

№6 (858006) / 31.10.2013 21:41:08

Президентыбыз аерым контрольдә тотачакмын дигән ич .Булышыр,аллабирса,ташламас Кормаевларны авыр хәлдә...

№5 (858002) / 31.10.2013 21:18:50

Бер генә регионда да юстиция министрлыгы юк, Татарстанда гына чиновниклар арттыралар

№4 (857970) / 31.10.2013 19:08:10

Шул кирәк... Татр өчен бармакка бармакта сукмаучылар... Татарча да язмаганнар, җәлләмибез дә...

№3 (857944) / 31.10.2013 14:55:01

Татнефт аренасы каршында

№2 (857941) / 31.10.2013 14:41:13

Бу кибет кайсы урамда урнашкан соң?

№1 (857939) / 31.10.2013 14:35:01

яңа прокурор кәттә тотынды...
нәтиҗәсе нинди булыр? күрербез...

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar