поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
31.10.2013 Мәдәният

Беренче нәүбәттә – кино

Хакыйкать кырыс һәм гади. Универсиада автобуслары «Пирамида» каршына күпме һәм нинди дәрәҗәле кунак ташымасын, яхшы фильмнар тәкъдим ителмичә, Казан кинофестивале дөнья киноиндустриясендә тиешле урынын алмаячак.

Тугызынчы фестивальдә исә игътибарны җәлеп итәрлек кино – булды. Шуңа күрә дә фестивальдә акчаның нәрсәгә тотылганы, кемнең нинди ызгыш куптарганы һәм ябылу тантанасында кайсы кунакның нинди җыр җырлап тамашачыны шаккатырганына тукталмыйча, күбрәк кино турында сөйлисе килә.

Фестивальнең концепциясенә кагылышлы елдан-елга дәвам иткән аңлашылмаучанлыкны булдырмас өчендер, оештыручылар быел тәкъдим ителгән һәр фильмның нинди яклары белән форматка туры килүен ассызыклап үтәргә тырышты. Дөресен әйтергә кирәк, фестивальнең исеменнән «мөселман» сүзен алып ташласалар, аның үзенчәлеге һәм дөнья киноиндустриясе өчен булган кызыклыгы эреп юкка чыгачак. Ләкин фестивальне дини калыпларга кертү дә дөрес булмас иде: ул үзен беркайчан да дини чара буларак тәкъдим итмәде. Төп мәгънәви басым фестивальнең исеменә түгел, ә шигаренә – мәдәниятара диалог коруга ясала. Моны кабул итәргә кирәк.

Шулай да фестиваль программасына кергән кайбер фильмнар, гәрчә конкурска кермәсәләр дә, ниндидер икеләнү хисен уятты. Сүзем режиссёр Алексей Барыкинның «Заступница» фильмы турында. Документаль тасма Казан Изге ана иконасының тарихы һәм илаһи көче турында. Татарстаннан тәкъдим ителгән фильм булса да, аның фестивальдә катнашуы берникадәр сәер тоелды. Бәлки мондый киноның программага эләгү факты үзе мәдәниятара диалог кору дип саналадыр?

Тулаем алганда, конкурстан тыш программа бик тә үзенчәлекле һәм күңелгә ятышлы булды. Фестивальнең жюри әгъзасы, кино тәнкыйтьчесе һәм культуролог Вера Лангерова матбугат конференциясендә «Фестиваль – үз кинопродукциягезнең продакшны өчен зур мөмкинлек», – дип ассызыклаган иде. Бу сүзләр быелгы фестивальгә аеруча туры килде. Татарстанда эшләнелгән фильмнар программасыннан тыш фестивальдә «Яшь Татарстан киносы көне» оештырылган иде. Кыска метражлы бу фильмнар арасыннан Алисә Галиеваның «Нить», Гөлнара Әхмәтованың «Четвёртый стул», Илшат Рәхимбайның «Гастарбайтер» картиналарын билгеләп үтәсе килә. «Нить» – язмышлары бергә үрелергә тиеш кешеләр арасындагы күзгә күренмәс бәйләнеш турындагы клип форматында эшләнгән фильм-метафора. Очраклы кеше, үзе дә сизмәстән, сине яклаучы фәрештә булырга мөмкин – шәп сценарий (Тонино Гуэрра әсәре буенча) һәм актёрларның шундый ук шәп уенына көйләнгән «Четвёртый стул» фильмы әнә шул турыда. «Гастарбайтер» фильмы идеясе белән үзенчәлекле, ул бүгенге заман кешесенә хас проблеманы җиткерә. Без җитди карар кабул итүдән, үзгәрешләрдән куркабыз, нәтиҗәдә тормышыбызны башка берәү – «гастарбайтер» – яши. Әлеге фильмда төп рольләрне Г.Камал театры артистлары Люция Хәмитова һәм Ләйсән Фәйзуллина башкара. Театр артисты кинода төшкәндә интонация һәм хәрәкәтләрнең театральләшү куркынычы бар. Монда театральлекнең эзе дә булмады.

Конкурстан тыш программаның зур кызыксыну белән көтелгән һәм шуңа да иң истә калган картинасы, һичшиксез, «Хайтарма» булды. 1944 елда Кырым татарларын халык дошманнары дип туган җирләреннән сөрәләр. Режиссёр Әхтәм Сәитаблаевның «Хайтарма» фильмы шул депортация вакыйгаларын сурәтли. Әле фестиваль башланганчы ук сайлап алу комиссиясе рәисе Сергей Лаврентьев әлеге фильмны мәгънәви басымы ягыннан Стивен Спилбергның «Список Шиндлера»фильмына тиңләгән иде. Картина авторлары берәүгә дә яла якмый, бу фильмда, гомумән, «алар» һәм «безнекеләр» юк. Онытырга ярамаган әйберләр, онытырга ярамаган вакыйгалар бар. Бу фаҗига – илебез тарихындагы кара тап. Киләчәк буыннар иминлеге хакына мондый ялгышларны мәңге хәтердән чыгармаска кирәк. Бу теманың сәнгатьтә чагылганы юк иде әле. «Хайтарма» фильмының дәрәҗәсе шуның белән дә арта һәм шуңа да аның конкурска эләкмәве үкенеч. Әйе, төп номинациядә ул бәлки җиңмәс тә иде, чөнки актёрлар уенында, диалоглар төзелешендә бәйләнерлек урыннар бар. Ләкин халыкны өйләреннән куып чыгарып, вагоннарга төягән күренешләрне искә алыгыз (ә бу күренешләрдә актёрлар түгел – үз теләген белдереп, җирле халык катнашкан), алар өчен генә дә фильм махсус приз алырга бик мөмкин иде. Мәсәлән, Мөфтиләр шурасы «Звучит азан под небом Белоруси» (режиссёры – Сергей Лукьянчиков) фильмына үз бүләген тапшырды. Бары тик идеясе өчен. Ә дөресен әйтсәк, бу документаль фильм сәнгати ягыннан бик көчсез, кинога караганда ул күбрәк артык озын телевизион сюжетка охшаган. Боларны исәпкә алганда «Хайтарма» авторлары өчен йөрәк әрнеп куя.

Инде конкурс программасына күчәргә вакыттыр. Иң яхшы анимация фильмы дип «Деревня «Масулех» дигән Иран мультфильмы (режиссёры – Бахрам Азими) табылды. Ә менә Татарстан анимацион киносы ассоциациясенең махсус бүләгенә милли анимация традицияләрен үстергәне өчен «Алдар и Серый волк» мультфильмы (режиссёры – Рим Шәрәфетдинов, Башкортстан) лаек булды. Шунысы күңелгә хуш килде – режиссёр мультфильмнарда (бигрәк тә сюжеты куышлы уеныннан гыйбарәт булганнарда) еш кулланыла торган калыпларны кабатламый, үз стилен булдырырга тырыша. Ләкин «Алдар и Серый волк»та тискәре тенденциягә иярү дә бар. Персонажлар ике телне катыштырып сөйләшәләр. Бу фильмны зуррак аудитория аңласын дип түгел, ә көлдерү ысулы буларак эшләнелә. Ләкин татар-башкорт акценты белән әйтелгән рус сүзләрен комедик элемент итеп бирү – бик примитив алым. Һәм бу очраклылык түгел, ә нәкъ менә тенденция, аның киң таралган өлкәсе – юмористик телевизион тапшырулар.

«Иң яхшы кыска метрлы документаль фильм» статуэткасын «Тающий остров» (режиссёры – Фәриз Әхмәтов, Әзәрбайҗан) картинасы авторларына тапшырдылар. Фильмда көннән-көн, шикәр кебек эреп, су астына китә барган утрау тарихы ачыла. Элек ул ярымутрау булган, шәһәргә илтүче юлларны диңгез йоткач, җирле халык күченеп китә. Бүген утрауда бары ике гаилә – рус һәм әзәрбайҗан гаиләсе яши. Утсыз, сусыз, җылысыз яшәсәләр дә, алар моннан күченеп китмәячәк, монда яшәүләре белән бәхетле алар. Утрау су астына китә башлагач, беренче эш итеп, зиратны эчкәрәк күчерә башлыйлар. Өлгермиләр, әлбәттә: диңгез җитезрәк. Бу утрауда табигый, цивилизация рәхәтләренә кадәрге тормыш кына түгел, ә кешелекнең чын кыйммәтләре, әхлагы сакланган.

Документаль ленталар арасыннан тагын бер эшне атап үтми булмый – ул Татьяна Малованың (Россия) «Рудольф Нуриев. Мятежный демон» фильмы. Картина тулы метрда тәкъдим ителә һәм танылган биюченең биографиясе турында мәгълүмат бирә. Мәгълүмат бирә, ләкин күңелне дулкынландырмый. Рудольф Нуриев турындагы фильм башка жанрда булырга тиеш төсле. Ул фильм биюченең үзе кебек грандиоз һәм шаккаттыргыч булсын иде. Бәлки бу эшне берникадәр фантазиягә бирелеп, яки заманча байопик ясап башкарыргадыр. Кыскасы, Нуриев турында уен фильмы күрәсе килә. «Мятежный демон» авторларының үзләрендә дә мондый теләк бар, быелгы Канн фестивалендә «Рудольф Нуриев. Начало» дигән исем белән булачак фильмның презентациясе дә үтә. Сүз уңаеннан, Голливудта да Нуриев турында фильм төшерергә исәплиләр. Картина Колам МакКэнның «Танцовщик» дигән китабы буенча экранлаштырылачак.

Кыска метрлы уен фильмнары программасы бик сөендерде. Россиядән тәкъдим ителгән ике картина да истә калырлык яхшы иделәр. Беренчесе – Роальд Дальның «Четвёртый комод Чиппендейла» хикәясенә нигезләнеп төшерелгән «Чиппендейл» фильмы. Антиквариат кибетен тотучы Михаил (Виктор Сухоруков) ерак татар авылында Томас Чиппендейл исемле танылган оста ясаган комодка тап була. Кыйммәтле җиһазны үзенеке итәргә, гөнаһ шомлыгы белән, Михаилга үз саранлыгы комачаулый. Фильмның режиссёры, сценарий авторы һәм монтажёры – Камилә Сафина, Ижауда туып үскән татар кызы. Уналты минутлык фильмында ул тамашачыны көлдерергә дә, көендерергә дә өлгерә. Экрандагы комодның чыннан да тузанын өреп кенә торырлык антиквариат икәненә ышанып, аны утын урынына ярган моментта йөрәк туктап кала сыман. Фильмга үзенә күрә бер ямь өстәгән искиткеч музыкаль бизәлешне дә искә аласы килә. Фин татарларының «Башкарма» төркеме башкаруындагы популяр татар халык көйләре фильмга, һичшиксез, милли колорит кертә. «Чиппендейл» фильмы фестивальдә Россотрудничество призы белән бүләкләнә.

Татарстан Президентының «Гуманизм өчен» махсус бүләгенә лаек булган «Конец игры» (Россия, Татарстан) фильмы испан телендә иҗат иткән Аргентина язучысы Хулио Кортасар хикәясе нигезендә эшләнелә. Режиссёр Максим Швачко һәм сценарий авторы Илгиз Зәйниев вакыйгаларны татар җирлегенә, татар мохитенә күчерәләр. Фильм хыял, мәхәббәт һәм яшь йөрәккә генә хас тәвәккәлек турында. Шунысы игътибарга лаек: фильмны режиссёр Фәрит Бикчәнтәевләрнең нигезендә төшерәләр. Максим Швачко үзе дә –Бикчәнтәевләргә туган тиешле кеше. Актёрлар составында Наилә Гәрәева, Йосыф Бикчәнтәев һәм сокландыргыч талантка ия яшь актриса Елизавета Швачко барлыгын да исәпкә алсак, бу картинаны чын мәгънәсендә гаилә фильмы дип әйтеп була. Бәлки шуңа да аңа гаҗәеп җылылык иңгәндер.

Фестивальнең төп бүләге – «Иң яхшы тулы метрлы уен фильмы» исемен Срдан Голубовичның «Круги» картинасы алды. Фильм Сербия, Германия, Франция, Хорватия, Словения илләре берлегендә иҗат ителә. Вакыйгалар 1990 еллар башында Югославиядә барган конфликт вакытында башланып китә. Теманың авырлыгына карамастан, фильмның сюжеты бик мавыктыргыч. Мантыйкый бәйләнешне ычкындырмаска тырышып, үзеңне киеренке бер рухта тотасың. Фильм эчтәлеген сөйләп биреп булмаслык картиналардан тора, чөнки монтаж хронологик тәртип буенча ясалмаган. Сюжетның киеренкелеге дә шуның белән аңлатыла. Кем гаепле, җәза бирергә кайсыбыз хаклы, җинаятьне кичереп буламы – фильмда әнә шул сораулар күтәрелә. Картинаның исеме метафора буларак кулланыла. Күренешләрнең берсендә герой «Суга таш атсаң, дулкын барлыкка килгәндәй, һәр гамәлнең дә эзе кала» ди. Бу фикерне дәвам итсәң, картинаның төп идеясе ачыла – күңелне телгәләгән вакыйга ераклашкан саен, судагы дулкыннар юкка чыккан сыман, рәнҗү хисе дә тына, вакыт ачуны да, үч алу теләген дә җиңә.

Үзбәк режиссёры Әюп Шәһәбетдинов төшергән «Паризод» фильмы фестивальдә берничек тә билгеләнеп үтмәгәне кызганыч. Пәри затына тиң чибәр һәм мәрхәмәтле кызның язмышы турында бәян иткән бу матур парча, мәсәлән, «иң яхшы сценарий» номинациясендә җиңәргә лаек иде.

Оператор эшенә карата фестивальнең карашы үзгәрмәгән булып чыкты. Тугызынчы фестивальнең «Иң яхшы оператор эше» номинациясендә Максим Панфиловның «Иван сын Амира» (Россия) картинасы җиңде. Үзбәкстанга карата олы мәхәббәт белән эшләнелгән бу фильм сурәте һәм төсе буенча былтыргы фестивальнең җиңүчесе һәм оператор эше өчен лауреат исеме алган «Крупица сахара» фильмын хәтерләтә. Төп рольне башкаручы Дмитрий Дюжев «Иван сын Амира» фильмын тәкъдим иткәндә, мәркәзебез кунакларының яхшы традициясе буенча, Казан турында фильм төшерүе хакында әйтте. Дюжевның режиссёр буларак дебюты «Сердце Казани» дип аталачак. Кем белә, бәлки киләсе фествальдә ул фильмны күреп тә булыр.

Киләсе елгы фестивальнең тагын бер катнашучысы булырга мөмкин фильм – Салават Юзеевның «Курбан-роман»ы. Фильм Илдар Әбүзәров әсәре буенча экранизацияләнә. Инстаграм фотографияләрен хәтерләткән трейлерын күрсәтеп, «Курбан-роман»ны фестиваль тамашачыларына инде тәкъдим иттеләр.

Казан фестивалендә тамашачылар игътибарына кытлык булмады: заллар шыгрым тулы иде. Фестивальнең жюри рәисе Карен Шахназаров та «Кино бары тик тамашачы булганда гына туа», – дип, Казан тамашачысын мактады. Ләкин, игътибар итсәк, залда күбесенчә «льготалы категория» – студентлар һәм әбиләр. Һәм, дөресен әйткәндә, күбесе нәрсә карарга килгәнен дә белми, бушлай кинога кызыга. Ә төгәл бер фильмны карарга дип махсус килгән тамашачыга еш кына урын калмый. Шуны истә тотып, оештыручылар абонемент системасын кертү турында да сүз кузгатты. Ләкин болар барысы да әле фаразлар гына, ә хәзергә, тугызынчы фестивальнең «тәмен» озаккарак сузырга тырышып, юбилей фестивален көтеп калабыз.
 


Рания ЮНЫСОВА
Сәхнә
№ 10 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»