поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.10.2013 Авыл

Җир кадере – бер тиен

Россия үзенең җирләре белән бай, диләр. Тик бездә аннан тиешенчә файдаланмыйлар гына. Аеруча авыл хуҗалыгы максатларында бул­ган җирләр аяныч хәлдә. Эшкәртелмәгән басу-кыр­лар­да чүп үлән генә үсеп калмый, урман хасил була. Уңды­рышлы җирләрне уңдырыш­сызга чыгарып, бистәләр барлыкка килә. Россия өчен мондый хәлләр ят күренеш түгел. Бу – кемнәр өчендер акча эшләү юлы.

Баксаң, алга киткән чит илләрдә бөтенләй икенче күренеш икән. Анда һәр мәй­дан максатчан файдаланыла. Фермер Илдар Ситдыйков, җиләк үстерү серләрен бе­лергә теләп, күптән түгел Голландия белән Италиягә барып кайтты. Эшчәнлекләре белән танышып йөргәндә, чүп үлән үсеп утыручы ташландык җирләр күрмәгән. Бу хакта аларның үзләреннән дә сораган. “Бездәге кебек меңләгән гектар кишәрлек алып, берни эшләмичә, җир­дән “көлеп“ яшәмиләр. Маңгай тирен тамызып, җирдә акча эшлиләр, – ди фермер. – Тагын шуңа игътибар иттем: җитәкче­ләр­нең һәрберсе эш киеменнән, башкалар белән рәттән эшли”.

Анда җирне эшкәртмәсәң, салым суммасын берничә тапкыр арттырып түләтәләр икән. Шуңа күрә биләмәсе булганнар аны буш тотмый, нәрсә булса да үстерә. Эш­ләргә мөмкинлеге булмаганнар, бурычларга батмас өчен, җирне тизрәк башкаларга бирергә тырыша.
Россиядә исә авыл хуҗа­лыгы җирләрен күпләп үзлә­ренә алалар да, эш­кәр­тел­мә­гән җирнең файда ките­рәсен көтеп яшиләр. Ахыр чиктә андый урыннарда авыл хуҗа­лы­гы продукциясе үсәсе урынга, мәһабәт йортлар баш калкыта.

Ни кызганыч, безнең рес­публикада да тиешле максатларда файдаланмый торган җирләр бар. Аларны Россельхознадзор белән Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча (Росреестр) идарәләре даими тикшереп тота. Алар хилафлыкларны бетертү мак­сатыннан гаепле затларны җаваплылыкка тартырга тырыша. Россельхознадзор бу нияттән махсус белеш­мәлек тә эшләгән. Анда җирне тиешле максатларда файдаланмаган, уңды­рыш­лы­лы­гын югалткан очракта нинди җәзалар күрелүе тәф­силләп язылган. “Без урыннарга чыгып, җир­ләрне тикшереп, хаталарны ачыкларга тырышабыз, аны төзәтү өчен вакыт бирәбез”, – ди Рос­сель­хоз­надзорның җир кү­зәт­челеге бүлеген вакытлыча җитәкләүче Рөстәм Гыйбадуллин. Кайвакыт ида­рә белән Росреестр уртак рейд­ларга да чыга. Бергә эш­ләү нәтиҗәлерәк, ди алар.

Росреестрдан алынган мәгълүматлардан күрен­гән­чә, ел дәвамында республикада 54,5 мең гектар җирнең тиешле максатларда файдаланылмавы ачыкланган. Шу­ның 23,18 мең гектары юридик зат­ларга һәм крестьян-фер­мерлык хуҗалыкларына туры килә. 5,83 мең гектары – физик затлар карамагында. Дәү­ләт­неке булган 10,08 мең гектар кишәрлектә дә авыл ху­җалыгы продукциясе үсми. Буш ятучы җирләр күбесенчә Алабуга, Лаеш районнарында. Нурлат, Чирмешән, Сарман, Зәй, Спас, Аксубайда да эшкәртелми торган биләмә­ләрнең шактый икәнен бел­дерә Росреестр.
Җирне эшкәрткәнче, аннан ничек итеп башкача табыш алып булганлыгын без­нең илдә яхшы беләләр. Иген үстереп газапланганчы, ярак­сызга чыгарып, коммерциячел максатта файдалан­саң, аның бәясе бермә-бер арта. “Кайбер инвесторлар җирне авыл хуҗалыгы максатында түгел, менә шул капитал кертү ниятеннән ала. Мондый оч­рак­лар аеруча Казанга якын районнарда кү­зәтелә”, – ди Росреестрның дәүләт җир күзәтчелеге, җир кишәрлек­ләрен үлчәү һәм җир­ләрне мониторинглау бүлеге җитәк­чесе Илнур Галиев. Кайбер җирләрнең эш­кәртелмәвен хуҗаларының финанс мөм­кинлеге булмауда да күрә ул.

Законнарга күз салсак, авыл хуҗалыгы категория­се­нә кергән җирләрне эшкәрт­мәгән өчен гражданнарга 2 меңнән алып 5 мең сумга кадәр штраф каралган. Вазыйфаи затларга – 4-6 мең, юридик затларга 80-100 мең­гә кадәр штраф салынырга мөм­­кин. Бу зур сумма түгел, билгеле. Җир турындагы законнарда кишәр­лекне – 3 һәм аннан да күбрәк ел дәвамында эшкәртмиләр икән, аны кире алу мөм­кинлеге әйтелә. Тик белгеч­ләр биләмә хуҗа­ларын мондый кырыс җәзага тарту авыр икәнлеген әйтә. Моны судлар аша дәлилләргә кирәк. Нә­тиҗәдә хуҗа кишәр­лекнең эш­­кәртелүен судта расларга мөмкин. Шул ук вакытта хө­кем каршына басмас өчен, җирен башка кешегә арендага би­рер­гә, сатарга да ихтимал. Ахыр чиктә җирдән ”көл­гән” кеше өстеннән җавап­лылык алына. Яңа хуҗа җирне 3 ел дәвамында эшкәртмәсә дә, тик­шерүче оешмалар күп­ме генә тырышмасын, аннан билә­мәне кире ала алмый. Җир турындагы законнарга үзгә­решләр кертелгән очракта гына, мондый башбаш­так­лык­ларга юл куелмавын әйтә белгечләр.

Фермер Илдар Ситдыйковны да бу хәлләр борчый. “Чит илләрдә авыл хуҗалыгы җирләре кыйммәт йөри. Шу­ңа да алар аны тиешенчә файдаланырга тырыша. Таләп­ләрне бездә дә үзгәртергә, законга үзгәрешләр кертергә кирәк”, - ди ул. Шулай ук ул гамәлдә булган җирләрне тагын бер кат күздән кичереп, Россельхознадзор һәм Росреестр белән берлектә эш­ләүче авыл хуҗалыгы идарәсе карамагында булган “Хуҗа­сыз җирләр” фонды булдырырга дигән фикерне бел­дерә. “Җирдә эшләргә теләге булган фермер, агрохолдинглар бар икән, шушы фонд аша аларга уңайлы булган җир тәкъдим ителсен, - ди үзе дә җиләк-җимеш үстерү өчен сугарулы кишәрлекләр эзләп йөргән Илдар. – Бу фонд эшләргә теләге булучыларга ярдәм кулы суза торган оешма булсын иде. Алар шулай ук җирлектә булган авыл ху­җалыгы җирләрен алыш-биреш китермәүгә юл куймаска тиеш”. Илдар фикеренчә, аграр кишәрлекләрне эш­кәрт­мәгән очракта, штрафлар урынына салымны гамәлдә­гедән 5-10 тапкыр арттырырга кирәк.

Авыл хуҗалыгы җир­лә­рен­нән максатчан файдаланмаучыларга кырыс җәзалар булдырырга кирәклеген инде күптәннән әйтәләр. Әмма кайчан булыр!?  


Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ 178 | 30.10.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»