30.10.2013 Мәдәният
«Мәйдан» яңа мәйданга чыга?
Быел ике еллыгын билгеләп узган «Мәйдан» телеканалын яраттык бит, әйеме? Аеруча өйдә утыручы әниләр, олы яшьтәге апа-абыйлар өчен бик хуш булды ул – өйдәге эш-мәшәкатең белән мәшгульсең, «Мәйдан» исә, күңелеңне күреп, җырларын әйләндерә тора. Бик күпләр күп каналлы «телевидение пакетлары»на күчкәч, район һәм авыл халкы өчен дә әйләнә башлады ул – «Мәйдан» хәзер шуңа киң географиясе белән дә мактана ала.
Карап-күреп торгач, аның кимчелек-җитешсезлекләре дә күзгә чагыла үзе. Рус телле каналлардан күрмәкчеме, җырларның авторлары турында мәгълүмат бирмәүләре ошамый, тапшырулар күләмен һәм сыйфатын яхшырак итеп күрәсе килә, креатив яшьләр дә кирәк төсле...
«Мәйдан»ның баш мөхәррире, тапшырулар авторы Айгөл НӘБИУЛЛИНА белән күрешеп сөйләшү дә шул нисбәттән туды. Каһвә өстәле артында гәпне шуңа да телеканалның яңалыкларыннан башладык.
– Яңалыклар, дигәннән, аларның иң саллысы «Turkvizyon-2013»кә әзерлегебездер, – дип башлады сүзен Айгөл. – Төркиядән әлеге музыкаль конкурска катнашырга тиешле җырчыны Татарстан күләмендә сайлап алу нәкъ менә «Мәйдан» телеканалы аша оештырыла, без – әлеге конкурсның рәсми вәкиле. Анда 21 ил катнашачак. Хәзер, Салават Миңнехановның «Татар-стар» проекты кысаларында, без сайлап алу турлары үткәрәбез. Анда җиңеп чыккан бердәнбер җырчы гына Төркиягә конкурска бару хокукын алачак. Конкурсның таләпләре катлаулы түгел: татар телендә моңа кадәр беркайда да яңгырамаган яңа җыр башкарылырга тиеш, 18 яшьтән башлап, бөтен кеше, шул исәптән атказанган исеме булган җырчылар да катнаша ала. Хәтта Төркиядән дә, катнашырга теләк белдереп, язмаларын җибәрүчеләр булды. 21 ноябрьдә Казанда ярымфинал уза – Төркиядән, Мәскәүдән жюри әгъзалары килеп, җиңүчене билгеләргә тиеш.
– Кызык, ә нишләп нәкъ менә «Мәйдан» каналы аша уздырыла ул?
– «Мәйдан» эшли башлаган елларда ук төрки халыклар иҗаты бүлеген ачу теләге белән йөрдек. Безгә чит төбәкләрдә, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез үзләренең шактый гына иҗат җимешләрен җибәрә килде, аларның күбесе белән эфир аша таныштык та. Аралашып яшәүне шуңа максат итеп куйган да идек. Телеканалыбызның директоры Дамир Дәүләтшин Төркиядә булып кайтты, аннан соң алардан әлеге тәкъдим яңгырады да.
– «Мәйдан»га ике яшь булды – бу яшьтә ныклап торып аякта басып торасызмы инде?
– Без елдан-ел тотрыклылана барабыз. Максатлар зур, әмма, үзегез беләсез, күп нәрсә финанс ягына барып терәлә. Үзебезнең табыш белән яшибез, артык җәелеп китәргә әлегә мөмкинлек юк. Тапшырулар хәзер дә сигез сәгатьтән сигез сәгатькә алышына. Ул бөтен музыкаль каналларда да шулай. Шимбә көннәрендә спектакльләр күрсәтә башладык, җомга-якшәмбе көннәрендә концертлар бирәбез. Гел эстрада белән генә мавыкмыйбыз кебек – классик, оркестр, джазга да урын түрдән. Шулар янәшәсендә үзешчән иҗатчыларга да игътибарыбыз җитәрлектер, дип әйтәсем килә.
– Алар бушка түгелдер?
– Бер генә җырчыдан да хокуклары белән җыр кабул иткәнебез юк. 1000 сум взнос алабыз, бу – бөтен җырчылар, шул исәптән һәвәскәрләр өчен дә бер үк бәя. Ул акча да җырны эфирга әзерләү өчен генә алына.
– Айгөл, теләсә нәрсә диегез, әмма барыбер «любимчиклар»ыгыз юк түгел инде...
– Бардыр, юк, дип кистереп әйтәсем килми. Ничек инде Филүс Каһиров кебекләрне яратмыйсың да, җәүһәр югарылыгындагы җырчыларны өстен куймыйсың ди...
– Бу инде, бизнес белән янәшәдә тәрбияви эффект та булырга тиеш, дигән максаттан да киләдер?
– Баш мөхәррир буларак, мин бөтенләй заманчалык яклы түгел, ә үзебезнең җәүһәрләрне күбрәк яңгырату тарафдары. Драйв өчен генә бүгенге кайбер яшь җырчыларны әйләндерәсем килми. Безнең төп аудитория, әлбәттә, урта буын. Әмма яшьләр дә читтә кала дип әйтмәс идем. Әле бу көннәрдә генә, бер егет, шалтыратып, ник гел шырдый-бырдый җыр куя башладыгыз, дип, канәгатьсезлеген белдерде. Янәсе, өлкән буын җырчыларны бүген аз әйләндердегез. Эфирның тәрбияви эффекты да булырга тиеш. Яшьләр, бүгенге заманча җырлар янәшәсендә, өлкән буын сәнгать әһелләрен, танылган җәүһәрләребезне тыңлый. Алар икесе ике тапшыруда яңгыраса, безнең аудитория аерылыр иде, ә болай алар бербөтен булып барып ирешә.
– Тапшыруларның саны аз, аның куәсе канәгатьләндерми, диясем килә, Айгөл.
– Беләсезме, музыкаль канал өчен тапшырулар артык күп булырга да тиеш түгел. Безнең атнада ике генә тапшыру булмаган көнебез бар. Әмма сезнең белән килешми дә булдыра алмыйм, тапшырулар нисбәтеннән аудитория белән тыгыз элемтә булдыру өчен әле эшлисе тармакларыбыз җитәрлек. Бу инде кабат финанс ягына барып тоташа. Яңа проектлар эшлибез үзе. Шушы көннәрдә «Филармония дулкынында» дип аталучы яңа тапшыруым чыгачак. Ул сәнгатьнең классик юнәлешен чагылдыруны максат итеп куя. Тагын бер яңалыгыбыз – студия әзер булуга, туры эфирда ток-шоу формасындагы яңа тапшыру әзерләргә җыенабыз.
– Тагын бер сөаль: җыр, башкаручыны күрсәткәндә, авторлар турында белешмә биреп булмыймы?
– Ул әлегә кул җитмәгән зур эшебез булып тора. Әле генә безгә китерелгән җырларның авторларын күрсәтүдән генә башлый алмыйбыз бит эшне, фондтагы 4 меңнән артык һәр җырны эшкәртеп, авторлары белән титрлар әзерләргә тиешбез. Моның өчен аерым бер кеше, таләпләргә җавап бирүче аерым компьютер, вакыт кирәк. Әмма бу шулай кала дигән сүз түгел, без әлеге җитешсезлекне күз уңына алдык инде, ул үзгәрәчәк. Көннән-көн яңарышка атлыйбыз, үзгәрәбез. Дөрес, камиллекнең генә чиге юк.