поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.10.2013 Тарих

Казан аксөякләре сәяси көрәшенең историографиядә һәм рус чыганакларында чагылышы

Мәскәү-Казан мөнәсәбәтләрен өйрәнүнең бай историографик традицияләре бар. Бу мәсьәләгә XVI-XVII гасырларда яшәгән авторлар да һәм аннан соңгы чорларда эзләнүләр алып барган галимнәр дә игътибар иткән. Тикшеренүчеләр үзләренең хезмәтләрендә Казан ханлыгы аксөякләренең әлеге, әйтергә кирәк, катлаулы төсмер алган мөнәсәбәтләргә катнашы барлыкны искәртәләр.

Казан аксөякләренең позициясе каршылыклы хисләр уята, бу халәт барыннан да бигрәк ханбикә Нурсолтанның: «Казан җирләре – яман», – дигән сүзләрендә чагылыш та­ба. Мондый тискәре бәяләмәнең сәбәбе нәрсәдә? Казан аксөякләренең эшчәнлек үзенчәлекләре нидән гый­барәт? Гомумән, болар турында нәр­сәләр беләбез? Мәкаләбезне шушы һәм башка сорауларга багышладык.

Историография


Күпчелек авторлар өчен рус-Казан мөнәсәбәтләре тарихы Казан аксөякләре арасындагы эчке көрәш барышы белән аерылгысыз бәйләнгән. Н.М.Карамзин: «Казан килешмәүчәнлек театрына һәм түрәләр фетнәсе урынына әйләнде», – дип белдерә [Карамзин, 1989, стб.114]. «Казан фетнәсе» турында С.М.Соловьёв та яза, ул ханлыкның эчке тормышына катнашырга җөрьәт иткән җитди геополитик шартларны да күреп ала [Соловьёв, 1989, с.68]. Әмма бу хезмәтләрдә рус-Казан мөнәсәбәтләре Россия тарихының тоташ картинасында берничә элемент буларак кына күренә. Идел буе тарихына махсус мөрәҗәгать иткән азсанлы тикшеренүчеләрнең берсе Г.И.Перетяткович булды. Аның хезмәте үз заманы өчен, һичшиксез, яңалык булган, автор бер төркем чыганакларны анализлау белән чикләнеп калмый, аларның берсен – төп, ә калганнарын ярдәмче итеп тә калдырмый. Ул, киресенчә, үзенең тикшеренүләрен нарратив һәм рәсми язышу документлары комплексын өйрәнү нигезендә башкарырга омтылган. Нәтиҗәдә, Г.И.Перетяткович мордвалар, Нугай Урдасы, Әстерхан, Казан ханлыклары тарихы һәм көнкүреше турында бай эчтәлекле хезмәтләр язып калдырган. Рус тарихчыларыннан беренчеләрдән буларак, ул Алтын Урда таркалганнан соңгы чордагы элитаны, аеруча Казан аксөякләрен, өйрәнүне башлап җибәрә. Әлбәттә, аның кайбер аңлатмалары һәм фаразлары хәзер бары тик историографик яктан гына кызыклы, әмма алар аннан соңгы историографиягә сизелерлек йогынты ясаган. Мондый идеяләргә, һичшиксез, аның Казан аксөякләренең эчке көрәш үзенчәлекләре турындагы күзаллауларын кертергә мөмкин. Аерым алганда, авторның Казан ханы хакимияте «күпсанлы югары дворяннар тарафыннан нык чикләнгән булган» дигән күзәтүе аерым әһәмияткә ия [Перетяткович, 1877, с.126]. Нәкъ менә шуның өчен дә эчке көрәш гадәти, «түрәләрнең үзара килешмәүчәнлеге һәм фетнәләре» генә булмыйча, киңрәк мәгънә ала. Тарихчы элита вәкилләренең бәхәсләрендә башлангыч нокта итеп чиктәш илләрнең, аксөякләрнең «үз мәнфәгатьләрен ге­нә кайгыртуларына» этәргеч биреп, Ка­занның эчке эшләренә тыкшынуын саный [Перетяткович, 1877, с.129]. Әле­ге концепциягә нигезләнеп, автор Казанда нугай, мәскәү, шәйбани һәм кырым фиркаләрен аерып чыгара. «Фиркаләр» XV гасыр азагында, Ибраһим хан уллары Илһам һәм Мөхәммәдәминнең үзара көрәше барышында оеша башлый. Илһамга – ну­гайлар, ә Мөхәммәдәмингә Мәскәү яр­дәм күрсәтә – шулай итеп нугай һәм мәскәү «фиркаләре» барлыкка килә [Перетяткович, 1877, с.151]. Шәй­баниләр фиркасе оешуны автор 1490 нчы елларга нисбәтли [Перетяткович, 1877, с.153-154]. Күрәсең, мәскәү һәм кырым фиркаләре бергә эш йөрткән, соңрак юллар аерылган – Г.И.Перетятковичның фикер сөрешен шулай аңларга мөмкин. Һәрхәлдә, автор түбәндәгеләрне яза: «Латыйф вафат булгач, Казанга мөнәсәбәтле Кырым һәм русларның гомуми мәнфәгатьләре чәлпәрәмә килә, һәрбер фирка үз мәнфәгатьләрен аерым кайгырта башлый» [Перетяткович, 1877, с.159]. Нәкъ менә шушы ике фирканең үзара көрәше күпчелек очракта ханлыкның сәяси тормышын хасил итә дә инде [Перетяткович, 1877, с.130]. Шунысы кызык: автор, тарихтагы бу ике фактордан кала, нугай фиркасенең ханлык яшәгән чорда үз куәтен саклавы турында да яза. Ул үзенең йогынтысын Казан ханнары һәм нугай аксөякләре арасында, мөгаен, бер никах белән генә чикләмәгәндер [Перетяткович, 1877, с.152-153, 166, 171, 172]. Асылда Г.И.Перетяткович төрле фиркаләр арасында кырыс көрәш барган Казан ханлыгының «политология»сен иҗат итә. Әмма «фиркаләр» төшенчәсе астында галим нәрсәне аңлаган соң? Кызганыч ки, автор бу сорауга турыдан-туры җавап бирми, әмма кайбер фикерләре буенча без түбәндәге фаразны әйтә алабыз. Беренчедән, фиркаләр нәсел-нәсәби көрәшләр белән бәйле булганнар. Әйтик, шәйбаниләр фиркасе – себер Чыңгызыйлары дәгъвасына ярдәм итүчеләр, кырым фиркасе исә – Гәрәйләргә [Перетяткович, 1877, с.130, 159 һ.б.]. Икенчедән, шунысы кызык: фирка куәтенә җәйләү урыннарының якынлыгы һәм күрше илләрдән кешеләр килүе кебек факторлар да тәэсир иткән. Г.И.Перетяткович «нугай фиркасе»нең куәтен Казанга нугайларның җәйләү урыннары якынлыгы [Перетяткович, 1877, с.171], ә «кырым фиркасе»нең көчәюе «килгән кырымлылар»га бәйле булу белән аңлата [Перетяткович, 1877, с.166]. Ягъни шунысы ачык күренә: галим «фиркаләр» төшенчәсе астында төрле аксөякләр төркемнәренең, әйтергә кирәк, казанлыларның гына тү­гел, ә килгәннәрнең дә ханга йогынты ясар өчен көрәшүләрен күз алдында тоткан. Нәкъ менә шуның өчен дә нугай фиркасенең кайгыртучанлыгы еш кына никах сәясәтеннән ары китмәгән. Әмма шунысын искәртергә кирәк: Г.И.Перетятковичның «фиркаләр хакимияте» турындагы фикерләре фәнни тәгълимат нигезендә оешкан, ул Казан аксөякләренең персональ составына кагылмый диярлек, эшчәнлекләренә дә анализ ясамый. Шуның өчен аның концепциясе саф теоретик һәм гипотетик төсмергә ия. Әмма, шуңа да карамастан, Казан ханлыгындагы сәяси көрәштә «фиркаләр концепциясе» аннан соңгы историографияләрдә шактый киң таралыш алган.

Г.И.Перетятковичның теориясе М.Г.Худяков тикшеренүләрендә үстерелә. Ул Казан ханлыгында фиркаләр барлыкка килүне, XV гасырның 60 нчы елларында ук башланды, дип, шактый элгәрге вакытка күчерә. Галим фикердәге аерымлыкларны шәхси каршылыкларда күрә [Худяков, 1991, с.37-38]. XV гасырның азагыннан башлап сәяси бүленеш тирәнәя һәм аның «үзәге» сәүдәдә икәнлеге ачык күренә. Шулай итеп «сәүдә капиталы»ның рус базары белән тыгыз бәйле булган өлеше – рус, ә Урта Азия базары белән бәйле булганы шәрык фиркасен тәшкил иткән [Худяков, 1991, с.45-46]. М.Г.Худяковның үзенә кадәр яшәгән тарихчының «фирка концепциясе»ндәге фиркаләр санын дүрттән икегә киметеп, аларның мәнфәгатьләрен сәүдә юнәлешләре бе­лән аңлатып, М.Н.Покровский концепциясе рухында модернизацияләгәне ачык күренә. М.Г.Худяков хезмәтеннән соң Казанның тышкы сәясәтен өйрәнүче тарихчылар ике фиркане генә телгә алалар, әмма «фиркаләр аерымлыгының» сәүдәгә бәйлелеген танымыйлар [Смирнов, 1948, с.19]. И.И.Смирнов Василий III нең көнчыгыш сәясәте турында 1948 елда басылган хезмәтендә Казан аксөякләренең сәяси көрәшләрен тасвирлауга аеруча игътибар итә. Автор хикәяләвендә бу көрәш шактый каршылыклы тоела. Бер яктан, галим аны «феодаль ыругларның хакимият өчен көрәше, феодаль ызгыш-талашларның типик чагылышы», дип билгели [Смирнов, 1948, с.19], икенче яктан, «Рус дәүләте белән блок» төркемен һәм «Казанга Россия белән көрәштә, шулай ук Идел буенда сәяси гегемониягә омтылган Казан ханлыгына позициясен ныгытуда көчле ярдәм» күрсәтергә мөмкин булган Кырым һәм Төркиягә йөз тоткан төркемне аерып чыгара [Смирнов, 1948, с.18]. И.И.Смирнов бу «фиркаләрнең» социаль тамырларын да ачыкларга омтылып карый. Аныңча, башта алар ачыктан-ачык күренми, әмма 1540 елларның азагыннан алып «Казан сәяси төркемнәренең табигате үзгәрүне тоемларга мөмкин». Шунысы кызык: автор фикеренчә, бу вакытта «түбән казанлылар» – ул киң катлам шәһәр халкын шулай атый – Мәскәү белән килешүне яклап чыкканнар [Смирнов, 1948, с.19]. И.И.Смирновның тагын бер кызыклы күзәтүе бу вакыйгаларда шириннәрнең роленә кагыла. Ул Мәскәүгә йөз тоткан бу затлы нәсел төркеме вәкилләренең Рус дәүләте, Казан һәм Кырым ханлыклары мөнәсәбәтләрендә аерым урыны турында яза [Смирнов, 1948, с.33-34]. Әйтергә кирәк, И.И.Смирновның күп кенә күзәтүләре документлар белән җитәрлек дәрәҗәдә ныгытылмаган һәм шул сәбәпле тәнкыйтькә урын калдыра. Шунысы мөһим: автор Казандагы сәяси көрәшнең катлаулылыгын аңлап яза, әмма мәкалә кысаларында аны җентекләп тикшереп бетерми.

1952 елда И.И.Смирновның кайбер карашларын К.В.Базилевич тән­кыйть­ли. Галим Казанда 1496 елда Кырым ханлыгына һәм Төркиягә йөз тоткан төркем булу турындагы карашны чынбарлыкка туры килми дип бәяли. Аның фикеренчә, бу вакытта «төрле феодаль аксөякләр төркемнәре арасында берсе Мәскәүгә, икенчесе аңа дошмани булган татар урдасына йөз тоткан сәяси көрәш күзәтелми». Тикшеренүче 1496 елгы вакыйгаларны феодаль-династик характерда булган дип аңлата [Базилевич, 2001, с.352-353]. Әмма хакыйкать өчен шунысын да искәртергә кирәк: бу очракта тәнкыйть урынлы түгел, чөнки И.И.Смирнов, Мамыкның Казан хакимиятенә килү тарихын тикшергәндә, моны шулай ук сарай интригалары белән аңлата [Смирнов, 1948, с.20-21]. Әмма коллегасы белән бәхәсләшеп, К.В.Базилевич 1505 елда Казанда хакимият алышыну тарихына мөрәҗәгать итә, ул елларда модада булган Көнчыгыш Европадагы зур халыкара уен турындагы теориягә игътибар бирә, әлеге вакыйгаларда Нугай Урдасының гына түгел, ә Бөек Литва кенәзлеге, шулай ук Төркиянең дипломатик комбинациясен дә күрә [Базилевич, 2001, с.480-482].

Рус-Казан мөнәсәбәтләрен өйрәнүне С.О.Шмидт дәвам итә. Ул да «мәскәү» һәм «шәрык» фиркаләре (соңгысының синонимы буларак «кырым» сүзен куллана) турында яза [Шмидт, 1954, с.225, 235]. Галим, фиркаләр «аерымлануы нигезенә сәүдә мөнәсәбәтләрен түгел («Покровский мәктәбе» юкка чыгарылганнан соң, бу – табигый күренеш), ә сәяси принципны сала. С.О.Шмидт Россиянең Көнчыгыштагы дошманнары белән рәхимсез сугышлары турында яза, аныңча, Казан ханлыгы «...Рус дәүләтенә дошман булган көчләрне үзендә туплаган үзенчәлекле бер фокус булып торган» [Шмидт, 1954, с.216, 217, 255, 257].

C.Х.Алишев Казан феодалларының үза­ра хакимият өчен көрәше ике төр­кемнең («мәскәү» һәм «шәрык яны кырым») тышкы сәяси эшчәнлекләрендә дә чагылыш таба дип карый [Алишев, 1990, с.52-53]. Соңрак автор бу мәсьәләдә үзенең карашларын, Казан аксөякләренең ике кисәккә – «мәскәү» һәм «шәрык» фиркаләренә – бүленешен саклаган хәлдә, Казан ханлыгы сәясәтенә нугайларның көчле йогынтысы булуын күрсәтеп үстерә [Алишев, 1995, с.53]. Биредә шунысы кызык: шәркый фирка автор өчен – «Кырымнан килгән феодаллар һәм нугайлар фиркасе» [Алишев, 1995, с.59]. Шулай итеп, галим фиркаләрне килгән элемент белән өлешчә бәйли, бу, һичшиксез, Г.И.Перетяткович карашларына кире кайту була.

Казанда «фиркаләр көрәшен» өйрә­нүдә тагын бер кызыклы момент – Казан аксөякләре сәяси симпатияләренең «Касыйм ханлыгында мөһим роль уйнаган туганнары» белән бәйләнеше турындагы Д.М.Исхаков фикере [Присоединение, 2003, с.60]. Әмма әлеге күзәтү Смирнов гипотезасы белән аваздаш [Смирнов, 1948, с.33-34].

Шул рәвешле, историографиядә, Казан ханлыгы сәяси тарихы кысаларында, «фирка» төшенчәсен билгеләүдә үсеш-үзгәреш күзәтелә. Г.И.Перетяткович өчен «фирка» сарайда барган көрәш кы­саларында хакимияткә ирешер өчен берләшкән аксөякләр төркемнәре булса, ХХ йөз башында инде (күп тарихчылар өчен) «фирка» – аксөякләрнең сәяси һәм икътисади идеяләр тирәсендә аермачык берләшүе. Шуның белән бергә, Казан ханлыгындагы сәяси көрәштә Г.И.Перетяткович тарафыннан тудырылган «фирка теориясе» бүгенгә кадәр үзенең йогынтысын саклаган, дип ышанып әйтергә мөмкин, әмма гипотезаның күзгә бәрелеп торган йомшак яклары да бар. Иң мөһиме шуннан гыйбарәт: бу теорияне тудыручы да, аңа иярүчеләр дә беркайчан да «фирка»ләрдә булганнарның исемлеген һәм эшчәнлекләрен анализламаганнар. Болар барысы да Г.И.Перетяткович теориясен тәнкыйтьләргә юл ача, фиркаләр чыннан да булганмы-юкмы икәнлеген ачыклау максатыннан, шулай ук сәяси көрәштә Казан элитасының роле нинди булганын аңлау өчен, чыганакларны яңадан анализлауны таләп итә.

Чыганаклар


Рус-Казан мөнәсәбәтләре төрле чы­ганакларда – нарратив, рәсми эш кә­газьләре, рус һәм көнчыгыш чыганак­ларында, Европа дипломатлары һәм сәүдәгәрләренең язмаларында – чагылыш тапкан. Әмма чыганакларның сакланышы бик начар. Казан документлары тулысынча янып бетә, илчеләрнең Россия белән Казан ханлыгы бәйләнешләре турындагы китаплары югалган. Бу шартларда бердәнбер мәгълүмат чыганагы булып рус елъязмалары гына кала диярлек. Бердәнбер, әмма алар ышанычлымы соң? Шик-шөбһә, табигый, нигезсез барлыкка килми, әмма тикшеренүчеләр алардан озак вакытлар актив файдалана килде. Күптән түгел генә елъязмаларның вакыйгаларны ни дәрәҗәдә дөрес чагылдыруы мәсьәләсен Б.Р.Рәхимҗанов кузгатты [Рахимзянов, 2005, с.248-251]. Авторның нәтиҗәләре шатландырырлык түгел: «Елъязмалар... татар ханлыклары белән мөнәсәбәтне еш кына бозып тасвирлыйлар, шуның өстенә алар конъюнктур характерда» һәм, аңлашыла ки, аларны бик сак файдаланырга кирәк [Рахимзянов, 2005, с.250-251]. Күзәтү күп яктан дөрес, тик ул елъязмалар чыганак буларак тулысынча файдасыз дигәнне аңлатамы? Нарратив чыганакларны өйрәнүчеләрнең «текстлар ялган», дип раслаулары күптәннән мәгълүм. Әйтергә кирәк, бу фикер нарратив чыгакларны өйрәнү өчен яңа методика һәм алымнар кирәклеген ассызыклый. Безнең очракта беренчел мәгълүматның бозып күрсәтелү характерын аңлау таләп ителә, башкача әйткәндә, «язманың» характерын аңлау, ә аннары аның «нуленче дәрәҗәсен», ягъни идеологик эчтәлектән азат булган өлешен ачыклау кирәк булып чыга. «Сәяси язма»ны бәяләгәндә, мөһим момент булып (ә XVI гасырның елъязмалары шушы типка карый) «...бер алымда фактлар чынбарлыгын максатлар идеальлеге белән берләштерү» кирәклеге тора [Барт, 2008, с.63]. Гади генә итеп әйткәндә, иң әүвәл елъязмачының нәрсәне нигезләргә теләгәнлеген, аның текстны ничек төзегәнлеген аңларга, ә аннары ул файдаланган фактларны аерып алырга кирәк. Шуннан соң гына алга таба файдаланырга мөмкин булган, чагыштырмача «чиста продукт» табыла.

Бу теоретик фикерләүләрдән соң (шактый бәхәсле дип уйлыйм), конкрет материалларга мөрәҗәгать итик. Елъязмачылар дәүләтнең Көнчыгыш сәясәте концепциясен «эшләгәндә», Мәскәүдә Алтын Урда таркалганнан соңгы дөньяны рус тарихына җиңү контекстында кертер өчен дәлилләр эзлиләр. Мөгаен, шул эзләнүләр сәбәпле, XV йөз – XVI гасыр башында «Всеволод ясагы» дигән теория барлыкка килә, аның буенча кенәз Всеволод Юрьевич «... татарлардан салым алган, һәм барлык Рус һәм Идел буйлап диңгезгә кадәр җирләр белән идарә иткән» [ПСРЛ, т.22, с.388; УЛС, с.44]. Рәсми елъязмалар Идел буе болгарларының Руська бәйлелеге вакытын (ясак түләп тора башлавын) борынгырак вакытка күчереп тәкъдим итә, аны кенәз Владимир Святославич идарәсенә нисбәтли һәм хәтта легендар кенәз Кий белән бәйли. Өстәвенә, митрополит Даниил җыентыгында Идел буе болгарлары казанлылар белән тәңгәлләштерелә [Pelenski, 1974, p.97-103; Клосс, 1980, с.101; Ерусалимский, 2006, с.317]. Шулай да бу теория тәмамланган төсмер алмый, барыннан да бигрәк, аны дипломатик процессларда файдалану чикләнгән була.

1520 елдан рус сәяси нарратив чыганакларында Урта Идел буе баштан ук рус идарәчеләре кулында булган дигән фикер оеша. Бу фикер рәсми елъязмаларда да үткәрелә. Алай гына да түгел, әлеге концепция Нугай Урдасына карата да кулланыла башлый. Рәсми елъязмалар өчен гомуми чыганак булып 1541 елгы «Летописец» хезмәт иткән [Морозов, 2005, с.35]. Бу өлкәгә караган әсәрләр өчен («Воск­ресенская летопись», «Летописец начала царства», «Никоновская летопись», «Львовская летопись») Россия дәүләтенең көнчыгыш сәясәтенә бәйле мәгълүматларны тапшыруның билгеле бер структурасы хас. Әлеге структура рус-нугай мөнәсәбәтләренә багышланган текстларда ачык күренә. Аларны анализлаганда, безнең тарафтан шартлы рәвештә ике формуляр аерып чыгарылды. 1 нче формуляр (алга таба – 1 ф.) түбәндәгечә төзелгән кыска хәбәрләрдән тора: «(дата) бөек кенәзгә (исеме) Нугай илчеләре (кемнән, кемнәр), бөек кенәз ярлыкласын өчен (нәрсә белән) баш иеп, үтенеч белән килделәр». 2 нче формуляр тексты зурлыгы белән аерылып тора, өстәвенә ул 1 ф.ны саклый, ә аннары миссия турында җентекләбрәк сөйли. Рус-Казан мөнәсәбәтләре турындагы елъязма текстлары да якынча шундый ук схема буенча төзелгән.

Елъязма мәкаләләренең илче китап­ларыннан аермалы үзенчәлеге дип аларның махсус юнәлтелгән булуын танырга кирәк. Елъязмаларга рус-нугай мөнәсәбәтләрен вассал белән сюзерен (эре феодал) мөнәсәбәте рәвешендә бирү хас. Нугай илчеләре рус патшасына «бөек кенәз ярлыкасын һәм үз дәүләтендә сәүдә белән йөрергә рөхсәт итсен өчен» яки «бөек кенәз ярлыкасын, үзенең дуслыгын сакласын», дип баш ия. Шундый ук идеягә Рус дәүләте белән Казан ханлыгы мөнәсәбәтләрен бәян иткән елъязмалар да буйсындырылган.

Рус-Казан мөнәсәбәтләре турындагы елъязмаларның төзелешендә мөһим момент булып аларда, башлыча, түбәндәге очраклар сайлап алыну – казанлыларның үзләренә «патша» сораулары һ.б. тора. Нәтиҗәдә, мөхәррирнең төзәтүләре нәтиҗәсендә, Россия һәм Казан ханлыгының дипломатик контактлары тәхеткә варис сайлау мәсьәләсе белән чикләнә [Моисеев, 2010, с.395-397].

Бу күзәтүләр рәсми рус елъязмачыларының Казан белән мөнәсәбәтләр турындагы «сәяси язмалары» үзенчәлекләрен ышанычлы рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. Әмма «идеал текст» төзегәндә, аны шактый тотрыклы нигезгә кору мөһим булган. Шуның өчен: «Фактлар кайдан алынды?» – дигән сорауны кую мөһим. Мондый чыганаклар булып фәкать дипломатик язышу материаллары гына тора алуы мәгълүм. Әйтик, Никон елъязмасы кебек компендиумнарны төзегәндә, елъязмачылар, беренче чиратта, дипломатик язышу документларыннан «Өземтәләр» тибындагы арадашчы чыганаклардан файдаланган. Бу төр чыганаклар өчен тасвирлауны унификацияләү, илчеләрнең, махсус җибәрелгән кешеләрнең, атчабарларның исемнәрен төгәл атау хас [Моисеев, 2010, с.397-398]. Бу безгә Казан аксөякләренең сәяси көрәшләрен өйрәнгәндә билгеле бер дәрәҗәдә ярдәм итә. Эш шунда ки, рус-Казан мөнәсәбәтләренең «идеал тарихын» тудырганда, рәсми елъязмалар Мәскәү белән дипломатик мөнәсәбәтләрдә Казан элитасы вәкилләре катнашуын, тәхеттән төшерелгән һәм тәхеткә утыртылган ханнарны җентекләп теркәп калдырганнар. Болар барысы да безгә әлеге процессларга тартып кертелгән шәхесләр даирәсен ачыкларга мөмкинлек бирә. Елъязма текстларын анализлау 50ләп Казан аксөяге турында шактый ышанычлы итеп сүз алып барырга мөмкинлек ача. Табигый ки, бу – «диңгездәге тамчы» гына, әмма безнең очракта мәгълүматларның җитәрлек дәрәҗәдә ышанычлы булуы мөһим, нәкъ менә алар, югарыда язылганча, «язманың нуленче дәрәҗәсен» тәшкил итәләр дә инде. Болар – идеологик текстны төзү өчен чынбарлыкта булган кирәкле фактлар.

Елъязмалардагы мәгълүматларны тулыландыручы икенче тип чыганаклар булып дипломатик язышу китаплары тора. Казан ханлыгы белән элемтәләр турындагы китаплар сакланмаганын исәпкә алсаң, Казан белән бәйле берникадәр материаллар сакланган нугай илчеләре китаплары әһәмияткә ия булып чыга.

Рус чыганакларыннан кала, кайбер Казан материаллары да сакланган. Бу мәкаләдә, беренче чиратта, «Зафәрнамәи вилаяти Казан» әсәрендәге мәгълүматларны файдаланачакбыз, чөнки анда безнең эзләнүләребез өчен мөһим фактлар сакланган. Башка Казан чыганаклары (шәҗәрәләр, ярлыклар) аерым игътибар таләп итә, ләкин аларны анализлау безнең тар бер проблемага багышланган мәкалә кысаларыннан читтә тора. 

Казан аксөякләренең көрәше

Казан аксөякләре арасында каршылыклар XV гасырның 80 нче елларында Илһам ханның Мөхәммәдәмин белән көрәше вакытында аеруча ачык күренә. Билгеле булганча, соңгысы Мәскәүдән хәрби яклау таба һәм 1487 елда хан тәхетенә утыртыла. Илһам тарафдарларының бер өлеше репрессияләргә дучар ителә, әмма аларның кайберләре качып котыла. Рус-нугай дипломатик язышуларыннан безгә аларның исемнәре билгеле: Гали-Газый, Бигеш, Үтәш һәм Касыйм сәет. Алар нугай далаларына кача, Себер ханы Ибәк белән күченеп йөри. Рус хакимияте аларны үзенә хезмәткә чакыра һәм, әйтергә кирәк, болар Рус дәүләтенә күчеп китәргә каршы булмый. Әлбәттә, эшчәнлекләре турындагы мәгълүматлар бик аз, әмма Мәскәү белән аларның бер каршылыгын искәртергә була – бу үз ханнарына тугры вассаллар каршылыгы, әмма ниндидер күрше бер ханның сәяси агентлары уены түгел.

Историографиядә зур игътибар 1496 елгы вакыйгаларга бирелгән. Әйтик, С.М.Соловьёв әлеге түнтәрелешне Мөхәммәдәмин тарафыннан «...аларның [Казан феодалларының] хатыннарын көчләү һәм гыйффәтсезләү» белән бәйли [Соловьёв, 1989, с.69]. Г.И.Перетяткович монда «Урак җитәкчелегендәге шәйбани татарлар фиркасе» үз ролен уйнаган дип саный. Аның фикерен А.А.Зимин да хуплый [Перетяткович, 1877, с.130; Зимин, 1982, с.108]. М.Г.Худяков бу вакыйгаларда төп роль «шәхси мотивларга бәйле» дип саный [Худяков, 1991, с.54-55]. К.В.Базилевич Ибәк һәм Мамыкның нугайлар белән тыгыз мө­нәсәбәте булганлыгын искәртә, әмма Казанда ул вакытта сәяси көрәш барганлыкны инкарь итә. Аның фикеренчә, «...Мөхәммәдәмин белән көрәш феодальдинастик төсмер алган» [Базилевич, с.353]. С.Х.Алишев һәм Х.Б.Салиева бу вакыйгаларда «нугай фиркасе» йогынтысын күрә [Алишев, 1995, с.45-46; Салиева, 2004, с.22]. В.В.Трепавлов Мамыкның Казанга явын, Төмән йортыннан мәхрүм ителгәч, Ямгырчы тарафыннан Казан ханлыгы тәхетенә лаеклы алмаш буларак тәкъдим ителүе белән бәйли. Тикшеренүче фикеренчә, Ибәк һәм Ямгырчы артына яшеренеп, Казан бәкләре дә тәхет чуалышларында шактый мөһим роль уйнаган [Трепавлов, 2002, с.118, 137]. Шулай итеп, Россия тарихчылары, бу сюжетны тикшереп, нинди дә булса бердәм фикергә килә алмады. Аларга шул чордагы бер минутлык вазгыятьне яки «шәйбаниләр фиркасе»нең ролен тасвирлау мөһимрәк булган. Болар барысы да мәсьәләне яңадан тикшерүне таләп итә. Беренчедән, шәйбани татарлары фиркасе билгеле бер сәяси максатларга ирешүне күздә тоткан нинидедер бердәмлек рәвешендә булмаган, ул вакытта, гомумән, бер фирка да оешып җитмәгән. 1495 елда Себер шәйбаниләре үзләренең төп йортларыннан мәхрүм калалар һәм, әлбәттә, Казан ханлыгында аларның мәнфәгатьләрен яклаучы фирка туа алмас иде. Казан бәкләренең Мамык шәхесенә карата кызыксынулары аның шәйбани түгел, ә Чыңгызый чыгышлы булуы белән аңлатыла. Моны, аларны Мөхәммәдәмин канәгатьләндермәвен игътибарга алсаң, җиңел кабул итәргә мөмкин. Казан тәхетенә икенче дәгъвачы – Габделлатыйф – Россиядә яши. Илһам һәм аның ир туганнары Карголомда тоткын итеп тотыла. Кырым ханы Миңлегәрәй үзенең хатыны Нурсолтанның балалары Мөхәммәдәмин һәм Габделлатыйфка ярдәм иткән. Шул рәвешле, Олуг Мөхәммәд угыллары теге яки бу сәбәпләр аркасында Казан аксөякләрен канәгатьләндермәгән. Шуңа күрә Казан тәхетенә кандидат булып Әхмәд хан угыллары һәм Себер шәйбаниләре генә кала. Дәште Кыпчактагы гомуми сәяси торышка нисбәтле, аларга Олы Урда ханы Әхмәд варислары да ошамый. Икенче яктан, Себер шәйбаниләре тәхеткә идеал кандидат була: йорттан мәхрүм ителү сәбәпле, аларның үз мәнфәгатьләрен яклавы шикле. Шул сәбәпле, Казан аксөякләренең Мамык шәхесе белән кызыксынуы аңлашыла. Аңа карата шундый ук кызыксыну, мөгаен, нугайларда һәм, аеруча, Ямгырчыда булгандыр. Мәгълүм ки, нугай аксөякләренә үз хакимиятен ныгыту өчен Чыңгызый хан кирәк, ә андый ханнар, гадәттә, «куллары» бәйле халәттә була [Трепавлов, 2002, с.101-103]. В.В.Трепавлов искәртүенчә, Ямгырчы Мамыкны «нугай тәхетенә» утырта. Моннан соң, үз хакимиятен ныгыткач (бу вакыйгаларга кадәр, 1491-1492 еллар чигендә, Урдада Муса һәм аның арасында көрәш бара), Нугай йорты ресурсларын «Казан проблемасын» хәл итүгә юнәлтергә мөмкинлек туа. 1496 елда Мамыкның Казанга явы нугайлар тарафыннан башкарылуы бернинди шикшөбһә тудыра алмый. «Иоасафов елъязмасы»ның 1496 елдагы вакыйгалар турындагы мәкаләсендә Мамык «күп куәтле» шәйбаниләр патшасы буларак карала [ИЛ, с.131], әмма, мәгълүм булганча, бу вакытта Себер йорты аңа нисбәтле түгел, аңлашыла ки, чыганактагы «күп куәте» төшенчәсе башка чыганаклардан алынган булырга тиеш. В.Н.Татищев, елъязмалардагы хәбәрләргә таянып, бу мәгълүматны «нугай һәм Казан кенәзләренең күп куәте белән», дип шәрехли [Татищев, 1996, с.86]. 1475-1606 һәм 1493-1611 елгы разряд китаплары Мамыкны нугай патшасы дип атый [РГАДА, ф.181, оп.1, д.17, л.10 об.], әмма В.В.Трепавлов хаклы рәвештә әйткәнчә, Себер ханы «...Себер йорты халкы һәм ресурслары белән үзе теләгәнчә идарә итә алса», шәйбаниләргә номиналь буйсынган нугайлар белән хәл башкача булган: биләр үзләренең ханнарына сәяси стратегияләрен тәкрарлаганнар [Трепавлов, 1997, с.183]. Ибәк вакытында да шулай, Мамык чорында да, әле тагын да көчәймәгән булса, шулай калган. Шунысы ачык: гаскәр нугайларныкы булган һәм карарларны да нугай аксөякләре кабул иткән. Ямгырчы – бу вакытта Нугай Урдасының әйдаманы. Мөхәммәдәминне тәхеттән төшерүенең сәбәпләре дә бар, бу үзенең кияве Илһам ханны 1487 елда тәхеттән төшергәне өчен үч кайтару булыр иде. Ямгырчының 1496 ел вакыйгаларындагы роле турында ачыграк итеп 1497 елның мартында Мәскәүгә китерелгән Мусаның грамотасы нигезендә хөкем йөртергә мөмкин. Әлеге документта вакыйгалар түбәндәге эзлеклелектә бәян ителә. Башта Муса «үзенең агаларына ачуланып, Төрекмәнгә китә», «агалары» кире кайтырга үтенәләр. Урдада аны җитди үзгәрешләр көтә: «Ямгырчы патша Казанга киткән», әмма Муса патшага «Иван кенәз өчен» баш ия һәм гаскәрне кире кайтарта. Моннан соң яу кабатлана, Муса язганча: «Һәм элекке кебек Казан кенәзләре белән кушылалар, патшаны алып Казанга һөҗүмгә китәләр». Муса, моңа җавап итеп, углын 2 мең кеше белән «йортны таларга» яуга җибәрә. Бу грамота, атчабарларның Нугай Урдасыннан уртача 3-4 ай килүләрен исәпкә алганда, 1496 елның ноябрь-декабрь айларыннан да иртәрәк язылмагандыр. Әлеге дата Мусаның Урта Азиядән Урдага кайту вакытын ачыкларга да мөмкинлек бирә. Тексттан күренгәнчә, вакыйга 1496 елның май аенда (апрель аеннан иртәрәк түгел) булган, нәкъ менә шушы вакытта Ямгырчы һәм Мамык Казанга һөҗүм башлый, бу яулар аларның казанлы фетнәчеләр илә Урдага кире кайтуы белән төгәлләнә. Моннан тыш, һөҗүм 1496 елның сентябрендә яңадан оештырыла (вакыты грамотаның язылу датасына якын). Мусаның җавап гамәле башка чыганакларда яктыртылмый, гомумән, бу вакыттагы Казан ханлыгы тарихы документларда начар чагылыш тапкан. Шул рәвешле, Ямгырчы һәм Казан бәкләре әлеге вакыйгаларның үзәгендә торган, Мамык күпмедер дәрәҗәдә аларга бәйле фигура гына. Рус чыганаклары Мамык тарафдарлары булган Казан бәкләренең исемнәрен теркәп калдырган: Киләхмәт (Кәлимәт), Урак, Садыйр, Агыш (Агиш) [ПСРЛ, т.8, с.231].

Шунысы кызык: елъязмалар фетнә башлыгы итеп Киләхмәтне (Кәлимәт) күрәләр, әмма шулвакытта Уракның югары статуска ия булуы ачык. Шулай итеп, Воскресенская елъязмасындагы Мамыкның ир туганы Агалак солтанның уңышсыз һөҗүменә багышланган мәкаләдә Урак «Казан кенәзләренең кенәзе» буларак телгә алына [ПСРЛ, т.8, с.237], аңлашыла ки, бу – бәкләр бәге титулына калька. Гомумән алганда, 1496 елгы вакыйгаларны түбәндәге рәвештә кабат тергезергә мөмкин. Ханлыктагы югары даирәләрнең, Мөхәммәдәмингә каршы чыгып та, Мәскәүгә аның өстеннән шикаятьләр бирмичә һәм яңа хан җибәрүләрен үтенеп мөрәҗәгать итмичә, төньяк-көнбатыш күршесе химаясеннән котылырга омтылуы ачык күренә. Өстәвенә, Казан бәкләре ханлыгы булмаган ханны чакырып, аның өстеннән тулы буйсындыру-йогынты булдырырга һәм теләсә кайсы чиктәш дәүләт ярдәмендә ханлыкның суверенитетын тәэмин итәргә өметләнгәннәр. Әмма, мәгълүм булганча, бу ният барып чыкмый, һәм Киләхмәт (Кәлимәт) үзе ярдәм иткән ханга каршы оппозицияне җитәкли. Шулай итеп, 1496 елда хан алыштыру «рус» һәм «шәйбаниләр» фиркасе арасындагы көрәш нәтиҗәсе түгел, ә Мөхәммәдәмин һәм Казан аксөякләренең эчке каршылыклары нәтиҗәсендә килеп чыккан. И.И.Смирнов белән К.В.Базилевич бу вакыйгаларда фиркаләр көрәше эзләрен тапмаулары белән хаклы [Смирнов, 1948, с.19; Базилевич, 2001, с.352-353], әмма шул ук вакытта аларның хан алыштыруны «феодаль-династик» дип тасвирлаулары белән килешергә ярамый. Бу карашны кабул итү мөмкин түгел, чөнки килеп туган вазгыятьнең үзенчәлеге шуннан гыйбарәт: төбәктә теләсә кайсы сәяси көрәш «династик төсмер» алырга мәҗбүр. Ямгырчы да, Казан бәкләре дә 1480 еллардан башлап вакыйгалар барышына нык кына тыкшына башлаган «рус факторын» исәпкә алмый калмаган. Барыннан да бигрәк Россиянең позициясе 1496 елның маенда ачык күренә. Хан сорап, Россиядән башка тарафларга (биредә тәхеткә дәгъвалаучы башкалар да, мәсәлән, Габделлатыйф була) мөрәҗәгать итү, Мөхәммәдәмингә Казанда каршы торучыларның позицияләре Россиягә дә каршы булганлыкны җитәрлек дәрәҗәдә ача. Фетнәчеләр башлыгы Киләхмәтне (Кәлимәт) нугайлар белән союздан күңеле кайту һәм алар карамагындагы шәйбаниләрдән канәгатьсезлек кичерү Россия яклы позициягә китерә. Мамыкны куып җибәргәч, ул Иван IIIтән, фәкать Мөхәммәдәмин булмасын, дигән бердәнбер шарт куеп, хан сорый. Бу шарт үтәлә: Казанга яңа гына Кырымнан кайткан Габделлатыйф бине Ибраһимны җибәрәләр [ПСРЛ, т.12, с.235].

1505 елда Казан ханлыгына Мәскәү карамагыннан котылу насыйп була. Бу кискен үзгәрештә нугайлар актив катнаша. «Казан тарихы» авторының версиясе буенча, Мөхәммәдәминнең бөек кенәзгә хыянәтендә төп рольне хатыны Каракош уйнаган. Нәкъ менә ул ханны Иван IIIтән читләшергә котырта [КИ, с.280]. «Казан тарихы» авторы фикеренчә, моңа, турыдан-туры булмаса да, Ямгырчының үз кызы – Каракош – язмышы өчен борчылуы дәлил булып тора. Бу 1504 елның сен­тябрендә нугай илчелеге грамоталарында искәртелә [Посольская, 1984, с.52].

К.В.Базилевич, бу тарихи сюжетны тикшереп, Нугай Урдасы Казандагы кискен үзгәрешләрдә хәлиткеч роль уйнаган дигән төпле фикергә килә. Ул Каракошның бу вакыйгалардагы ролен киметә, гомумән алганда, нугайларның Мәскәүгә каршы торуларын Ямгырчы һәм аның нәсел-нәсәбе белән бәйли [Базилевич, 2001, с.480]. Тикшеренүче фикеренчә, нугайлар Мәскәү белән Олы Урда арасында көрәш барган елларда «Әхмәд балаларына» ярдәм иткәннәр. Бары тик Шәех Әхмәд җиңелгәннән соң гына нугайларның Россия белән арасы тынычлык сәясәтенә таба борыла. Гомумән, К.В.Базилевич 1505 елгы вакыйгаларда Нугай Урдасы белән электән барган дипломатик комбинациянең генә түгел, ә Бөек Литва кенәзлегенең һәм хәтта Төркиянең дә катнашы бар дип уйлаган [Базилевич, 2001, с.480-482]. Нугай Урдасының Россиягә дошманлыгы һәм нугайларның Олы Урдага ярдәм итүе турындагы тезис берничә сәбәп аркасында бернинди тәнкыйтьне күтәрми. Җаек буена күченеп киткәнче үк, нугайлар Олы Урда белән дошманнарча мөнәсәбәттә булганнар. 1420 елның азагыннан башлап 1430 елның азагына кадәрге дәвердә, Вәкъкас би вакытында, нугайлар Олы Урдалыларны Идел белән Җаек елгалары арасындагы җәйләүләрдән кысрыклап чыгара башлый [Трепавлов, 2002, с.127]. Олы Урданың мангытлары арасында (Нугай Урдасындагы төп этник төркемнең кардәшләре) нугайлар озак вакытка явызлык символына әверелә [Сикалиев, 1994, с.51]. 1481 елда нугайлар Әхмәд хан җәйләвенә һөҗүм итәләр һәм ханны үтерәләр. «Казан тарихы» авторы фикеренчә, бу вакыйгалар «Мәскәү гаскәре белән каршы торудан» соң булган [КИ, с.262], ягъни нугайлар 1480 елгы вакыйгалардан соң Олы урдалыларның авыр хәленнән файдаланганнар. Аннан соңгы вакыйгалар да нугайлар җитәкчелегендә «Әхмәд балаларына» карата ниндидер яхшы мөгамәлә булган дип уйларга урын калдырмый. Олы Урда белән көрәш рус дәүләте белән Нугай Урдасы арасында якынаю ноктасы булып, рус-нугай мөнәсәбәтләре урнаша башлауны тәэмин итә. Бары тик эчке сәяси көрәштә булган җитди өзлегү генә Мусаны урдалылар белән якынаю чарасын эзләүгә этәрә. Мәгълүм документлар буенча, Ямгырчы да Олы Урдага каршы булган. Гомумән алганда, нугайларны «Әхмәд балаларының» союзниклары дип санавы авыр. «Казан тарихы»ның авторы фикеренчә, нәкъ менә нугайларның һөҗүмнәре сәбәпле, Олы Урда бушап кала: аларны җәйләүләреннән кысрык­лап чыгаралар һәм җирләрне яулап алалар [КИ, с.270].

Нугайлар белән Россиянең конфликтлары Казан ханлыгының килә­чәгенә кагылышлы төрлечә күзаллаулар җирлегендә барлыкка килә. Биредә Ямгырчының роле аеруча нык сизелә. Ул 1487 елда тәхеттән төшерелгән Ил­һам ханга ярдәм итә, 1496 елда Казан тәхетенә Мамыкны утырта, 1500 елда Муса белән бергәләп Казанны камый. Әмма болар артына тышкы сәясәтнең озак вакытка исәпләнгән фундаменталь программасы яшерелмәгән. Ямгырчының төп максаты Казанны билгеле бер күзәтү астына алуга ирешү була, шуңа күрә Мөхәммәдәмингә кызын кияүгә биреп, тынычсыз нугай һөҗүмнәрен туктата. Бу вакыйгаларда төрек факторы, гомумән, юк. Хәзерге заман белгечләренең күзәтүләренә караганда, XV йөз – XVI гасыр башында Россия һәм Госманлы дәүләте бер-берсен танып белү, мәгълүмат туплау дәверендә генә була, шунлыктан ике яклы мөнәсәбәтләрдә катнашучыларның кайсысына да булса каршы актив сәясәт алып барыр өчен, әлегә шартлар тумаган [Зайцев, 2002, с.74-78; Мейер, 2003, с.95, 107].

Гомумән алганда, 1505 елда Казандагы түнтәрелеш Россия, Нугай Урдасы һәм Казан ханлыгы катнашында Идел буе төбәгендәге халыкара мөнәсәбәтләр үсеше нәтиҗәсе булган. Түнтәрелешнең төп максаты – ханлыкның бәйсезлегенә ирешү. Ягъни монда да Казан аксөякләренең «фиркаләр»е көрәше турында сөйләргә нигез юк.

Гомумән, XVI гасырның 30 нчы елларына кадәр Казан «фиркаләре» турында сөйләве кыен. Бу вакытта, күрәсең, Казан аксөякләре төркемнәре геополитик мәнфәгатьләр буенча оешмаган. 1531 елгы Казан түнтәрелеше турындагы елъязма мәгълүматы тышкы сәяси аерымлануның характерын ача. Сафагәрәй бу елның язында, рус дипломатиясе вәкиле Иван Полевны үтерергә һәм тынычлык турындагы рус-Казан килешүләрен таркатырга омтыла. Моңа җавап итеп, Гәүһәршад ханәкә, Кече Гали морза һәм Ширин Булат бәк җитәкчелегендәге Казан аксөякләре илчене үтерүгә каршы чыга. Хан тәхеттән төшерелә һәм Казаннан куыла, ә аның берничә киңәшчесе (алар арасында Раст бәк, Гали Шөкер углы) үтерелә. Аларны үтерүнең сәбәбен рус елъязмалары түбәндәгечә хәбәр итә: «патшага явызлык кылырга уйладылар» [ПСРЛ, т.13, с.56-57; т.20, с.410]. Әлбәттә, Казан аксөякләрен Россия «кочагына», аңа симпатиядән бигрәк, озак сугыш алып барырга теләмәү этәргән. Ягъни без бу вакытта Мәскәү һәм Кырым тарафдарларыннан бигрәк, сугыш һәм тынычлык фиркаләрен («карчыгалар» һәм «күгәрченнәр») күзәтәбез.

Мәскәү тарафыннан куелган яңа хан Җангали хөкүмәтенә Булат бәк һәм Табай бәк керә [ПСРЛ, т.13, с. 69]. Табай бәк 1529 елның җәендә Мәскәүдә тынычлык турында килешергә һәм мөнәсәбәтләрне җайга салырга килгән Казан илчелеген җитәкли [ПСРЛ, т.13, с.46; т.20, с.406; т.8, с.272]. Ул 1530 елның июнендә, Казан камалышта булган авыр көннәрдә, каланы тупка тотуны туктату һәм килешү төзү турында сөйләшүләр алып баручы комиссиянең башында тора [ПСРЛ, т.13, с.47; т.20, с.406]. 1531 елда Табай Мәскәүгә тынычлык турында килешү өчен килгән илчелекне җитәкли, әмма Сафагәрәй килешү процессын тоткарлый. Ханның үз-үзен тотышы бәкне тирән кайгыга сала һәм кыен хәлгә куя. Табай бәк белән дипломатик сөйләшүләр алып баручы русларга Сафагәрәй хан «безне (илчеләрне) онытты, безнең болай эшләвебезне теләмәде» («нас забыл, а того не похотел, на чём мы зделали»), дип белдерә. Табай бу хәлне ханны кырымлылар, нугайлар һәм «андагы явыз кешеләр» чолгап алган булу белән аңлата. Илче сүзен болай дип төгәлли: «...аңамы соң Казанда патша булырга яки патша Казанга башка ханны җибәрсен» («…тому ли быть царю на Казани или иного государь царя пожалует на Казань пошлёт») [ПСРЛ, т.13, с.55]. Шулай итеп, Табай бәкнең позициясе үтәкүренмәлегә әйләнә.

Сафагәрәй Казан аксөякләре тарафыннан Россия белән тынычлык килешүе төзүгә юнәлтелгән планны җимерә. Нәкъ менә шул Табайны һәм аның фикердәшләрен Сафагәрәйдән читләштерә. Табай бәкне без Рус дәүләте белән килешү тарафдары буларак кабул итәбез, шуның өчен аның руслар билгеләп куйган Җангали хан хөкүмәтенә керүенә гаҗәпләнәсе юк. 1535 елның 25 сентябрендә булган түнтәрелештә Җангали үтерелгәннән соң, тәхеткә Сафәгәрәй утыртыла, Табай бәк Нугай Урдасына Сафагәрәйнең хатыны, Мамай кызы артыннан чыгып китә. Бәк, бу миссияне башкарганнан соң, Казанга кайтмый. Никон елъязмасында аның турында дипломатлар хисабыннын алынганга охшаган бер ремарка бар: «ә тегенең исендә дә юк, бу эш ничек була» [ПСРЛ, т.13, с.105, стб.1]. Соңрак рус-нугай дипломатик язышуларында Табай бәкнең 1548 елда Россиядә булганлыгы теркәлеп калган [ПКСРНО, с.320, 324].

Карачы Ширин Булат бәкнең эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Ул 1519 елның башында ук Казан тәхетенә Шаһгалине бирүләрен сораган илчелек составында була [ПСРЛ, т.8, с.206]. Аннары елъязмалар аның исемен 1530 елга кадәр, ягъни ул Казанны тупка тотуны туктату һәм килешү төзү турындагы сөйләшүләр алып бару комиссиясенә кертелгәнче, телгә алмыйлар [ПСРЛ, т.13, с.47; т.20, с.406]. Ул 1531 елда Мәскәү белән Сафагәрәйне тәхеттән төшерү турында яшерен сөйләшүләр алып бара, нәтиҗәдә, түнтәрелешне җитәкли. Карачы Ширин Булат бәк 1533 елда Казан хөкүмәтенең башында тора [ПСРЛ, т.13, с.56-57, 69]. Беренче карашка, ул историографиядә күп язылган «рус фиркасе» тарафдары сыман. Әмма 1535 елда Карачы Ширин Булат бәк Җангалинең үлеменә китергән түнтәрелештә катнашып кына калмый [ПСРЛ, т.13, с.88], ул, Сафагәрәйне чакырып, грамота җибәрү инициаторы була һәм аны тирә-якка сиздерми генә Казанга китертә [ПКСРНО, с.293]. Әмма карачы бәкнең «кырым романы» озакка сузылмаган. Ул 1541 елдан Сафагәрәйне төшерү турында сөйләшүләр башлап, яңадан Мәскәү белән уен башлый [ПСРЛ, т.13, с.99], ә 1542 елның мартында Мәскәүгә тынычлык турында килешү төзү өчен илчеләр җибәрә [ПСРЛ, т.13, с.142].

Китерелгән мәгълүматлар безне 1530 елларда – 1540 еллар башында Казанда төгәл геополитик мәнфәгатьләрне берләштергән «фиркаләр» булган, дигән фикергә шикләнеп карарга мәҗбүр итә. Аларның соңрак барлыкка килмәгәнме икәнлеген ачыклар өчен, 1540 еллар вакыйгаларын һәм аксөякләрнең эшчәнлекләрен карыйк.

1542-1545 елгы вакыйгалар Казан ханлыгы эчендәге каршылыкларның тирәнәюенә китергән. Монда 1545 елның язында рус гаскәрләренең Казан җирләренә явы мөһим роль уйнаган. Ханлыкка җитди зыян салына, Сафагәрәй хан уңышсызлыкка кискен җавап кайтара. Хан бу вакыйгаларга җирле аксөякләр гаепле дип фаразлый: «Алар бөек кенәзнең гаскәриләрен алып килделәр», – ди һәм аларга каршы репрессияләр башлый. Шуның нәтиҗәсе буларак, аксөякләр Россиягә һәм башка күрше илләргә күченәләр [ПСРЛ, т.13, с.146-147]. Бу вазгыятьне рус елъязмачылары бертөрле генә бәяли: «Казан тормышында шуннан каршылыклар башланды» [ПСРЛ, т.13, с.147]. Бу шәрехләү, безнең фикеребезчә, Казан халкының төрле якка таркалуын күрсәтә. Нәкъ менә шушы вакыттан инде Казан аксөякләре «фиркаләр»ен ачык күрергә мөмкин.

Сафагәрәй ханның репрессияләре фетнәгә китерә, нәтиҗәдә, хан янәдән тәхетен югалта. Мәскәүгә ханны төшерү турында сөйләшер өчен, Боерган сәет, Кадыш бәк һәм Нарык улы Чурадан торган илчелек җибәрелә [ПСРЛ, т.13, с.148]. Алар, мөгаен, Сафагәрәйгә каршы фирка җитәкчеләре булганнардыр. Тәхеттән төшерелгән хан җиңелүе белән килешми. Тиздән аңа Йосыф мирза ярдәме белән яңадан хакимияткә кайту насыйп була. Нәкъ менә рус-нугай дипломатик язышулары безгә 1545 елның азагы – 1546 ел вакыйгалары турында өстәмә мәгълүмат бирә. Әйтик, Йосыфның 1549 елның июлендә Мәскәүгә барып җиткән хаты Россиягә качкан казанлыларның исемлеген тулыландырырга мөмкинлек тудыра. Эмигрантлар арасыннан Кол-Чура, Борнаш, Тәңреколый, Ислам, Галикәй морза, Хөсәен бәк, Килде морза, Шаһ-Чура, Табай бәк, Азбирде (Хаҗи-Бирде) углан исемнәре атала [ПКСРНО, с.294, 320]. Болардан тыш казанлыларның бер өлеше Нугай Урдасына кача. Алар арасыннан Боерган сәед, Иләмән бәк, Габдулла бахшый, Хөсрәү бәк телгә алына [ПКСРНО, с.294, 297]. Өстәвенә Йосыф грамотасының тексты качакларның саны моның белән генә чикләнмәгән, дип гөманларга мөмкинлек бирә. Әйтик, Йосыф бергәләшеп Казанга һөҗүм итү планын тәкъдим иткәндә, санап кителгәннәрдән кала, тагын ниндидер «Казан кенәзләре» турында яза [ПКСРНО, c.294]. Дипломатик язмалар 1546-1549 еллар белән турыдан-туры бәйле кызыклы мәгълүматларны саклаган. Иван IV нең грамотасында Хөсрәү бәккә түбәндәгеләр хәбәр ителә: Казанда булган кырымлылар аны шуның өчен үтерергә теләгәннәр, чөнки ул «безгә (бөек кенәзгә – авт.) хезмәт итәргә өйрәнде». Шуннан соң Хөсрәү шәһәрдән китә, кешеләрне җыя һәм Казанга һөҗүм итә, кырымлылар белән сугыша, аннары Нугай Урдасына юнәлә [ПКСРНО, с.301-302].

Тасвирланган вакыйга, мөгаен, Сафагәрәйнең вакытсыз үлеменнән соң булган. Бу үлем варис мәсьәләсе күтәрелүгә сәбәп тудыра. Кече яшьтәге Үтәмешгәрәй кандидатурасы башта Сафагәрәйнең якыннары тарафыннан каралмый. Йосыф язуынча, «...Казанда яшәүче бәкләр» Кырымга «патша сорап» илчеләр җибәрә һәм нугайлар тарафыннан кулга алына. Соңрак Казаннан тагын бер илчелек җибәрелә. Кыскасы, нугайлар ул вакытта Кырым белән элемтә юлларын өзәләр [ПКСРНО, c.295-296]. Кырым солтанын чакыру тәкъдиме белән Ширин Мамай бәк, Раст улы Җанбарыс мирза чыга [Зайцев, 2004, с.159, 165-166]. Күренә ки, Хөсрәү бәк шушы планга каршы килгән. Шул рәвешле, аның Казанны ташлап китүен без 1549 елның кыш-яз айларына нисбәтле, дип әйтә алабыз. Шул ук елның августында ул Нугай Урдасында була.

Гомумән алганда, түбәндәгеләрне билгеләп үтәргә мөмкин: шул ук 1546 елда тәхетне кабат кулына төшергән Са­фагәрәй Казан аксөякләренә кар­шы репрессияләр үткәрә. Эзәрлекләүләрнең угы Нарык улы Чурага һәм аның якыннарына юнәлтелә. Нарык улы Чура үзе, түнтәрелештә катнашучы Кадыш бәк кебек үк, җәзалап үтерелә. Болар барысы да Мәскәү белән тыныч мөнәсәбәтләр яклы булган «Чура төркеме»нең Казан сәясәтенә йогынтысы юкка чыгуга китерә. Нәкъ менә 1549 елда историография «кырым фиркасе» дип әйткән күренешнең инде тулысынча формалашуы турында сөйләргә мөмкин.

Сафагәрәй вафатыннан соң, Казан ханлыгында төп фигура булып калган Раст улы Җанбарыс мирза «кырым фиркасе»нең әйдаманы булган. Ул барлык идарәне үз кулына туплый. Шәрифи Хаҗитархани язганча, ул «...шәһәр бәге, Болгар вилаяте хакиме, ..., солтанның өлкәләр буенча эшләр идарәчесе, хан казнасын яулап алучы...» [Хаджитархани, 1995, c.90]. Ширин Булат бәк улы үзенең атасы хакимиятенә варис була һәм шулай ук «кырым фиркасе» идеалларын яклый. Алардан кала, бу вакытка Казанга килеп урнашкан кырымлылар да мөһим роль уйный. Араларында танылган Кузычак углан һәм Ак-Мөхәммәд углан булуы мәгълүм.

Нәкъ менә 1549 елда рус фиркасе дә актив формалаша башлый. Мәскәү дипломатлары Нугай Урдасына, казанлы эмигрантларны Россиягә чакырып, «хәтәр грамоталар» юллыйлар. Әлеге документларга нигезләнеп, без кайберәүләренең елъязмаларда чагылыш тапмаган эшчәнлекләрен берникадәр тергезә алабыз. Әйтик, елъязмачыларның күзеннән югалган Табай бәк 1548 елда Россиядә була [ПКСРНО, с.320, 324], ахыр чиктә Гыйльман бәк белән Хөсрәү бәк тә шунда китә, Боерган сәет нугай даласыннан Бохарага юнәлә [ПКСРНО, с.323].

1545-1549 елда Казан аксөякләренең капма-каршы якка аерылулары «рус» һәм «кырым» фиркаләре формалашуга китерә. «Рус фиркасе» – шактый шартлы төшенчә. Асылда, бу – Мәскәүдә кулга алынган һәм кире кайту хокукы өчен көрәшкән «эмигрантлар клубы». Аларның идеяләре – Россия дәүләте белән килешү. Бу вакыттагы «кырым фиркасе»ндә читтән килгән элемент йогынтысы си­зелә һәм әлеге факт берничә тапкыр историографияләрдә дә искәртелә. Бу аксөякләр төркеме Кырым ханлыгы яклы була һәм Мәскәү белән араны өзүгә йөз тота. «Кырымлылар»ның уңышы озакка сузылмый. 1549, 1550 еллардагы Мәскәүдән Казанга яу белән килгән гаскәрне җиңүдән соң, «кырым фиркасе»н юкка чыгуга китергән җиңелүләр башлана. 1552 елда Чапкын мирза тарафыннан оештырылган соңгы фетнә безгә фиркаләрнең берсе белән дә бәйләнмәгән булып күренә. Ул ватанпәрвәрлек һәм шәхси амбицияләрнең берләшүе нәтиҗәсе төсен ала.

Шул рәвешле, безнең тикшерүебез түбәндәге нәтиҗәләрне ясарга мөмкинлек бирә. Казан аксөякләренең геополитик ориентацияләре турында сөйләве кыен. Безнең уебызча, әлеге көрәшнең нигезендә төрле аксөяк төркемнәренең ханга, аның тышкы сәясәтенә йогынты ясарга омтылышы яткан. 1530-1540 елларда Казанда өч көчле төркем оешуын билгеләп үтик. Беренчесенең башында аристократия башлыгы булган карачы Ширин бәк торган. Башка төркемнәр – «нарыклар» (җитәкчеләре Чура) һәм «растлар» (оештыручысы Раст бәк). Күрәсең, нәкъ менә шушы төркемнәр эченнән геополитик юнәлешне табарга мөмкин. Растлар Кырым ханлыгы белән ачыграк бәйләнгәннәр, ә нарыклар барлык очракларда да, һәрхәлдә 1545 елдан башлап, Россия белән бәйле. Сафагәрәй ханның репрессияләре нарыкларның, һәм, гомумән, Казан аксөякләренең ролен юкка чыгара. Казан ханлыгының соңгы елларына инде Шаһгали хан растларның йогынтысын бетерә [ПСРЛ, т.13, с.172].

Шунысын искәртергә кирәк: бу «партеногенез» процессы озакка сузылган. Әйтик, 1530 еллар – 1540 ел­лар башына нисбәтле тынычлык һәм сугыш яклы фиркаләр аерымланып күренә. Вакыйгалар ханлык эчендәге каршылыкларның тирәнәюенә китерә. 1545 елдан Казан элитасының үзара килешмәгән, дошманлашкан төркемнәргә аерылулары ачык билгеләнә. 1549 елга рус һәм кырым фиркаләре оешуын ышанычлы рәвештә дәлилләргә мөмкин.

Китерелгән күзәтүләр шуны күрсәтә: Г.И.Перетяткович тарафыннан нигез салынган фиркаләр турындагы концепция 1540 елга кадәр рус чыганаклары белән расланмый. Шул ук вакытта әлеге тәгълимат Казан ханлыгы һәм рус-Казан мөнәсәбәтләрен аңлату омтылышы булып бәяләнә ала. Әлеге гипотеза уңышлы булып чыга ки, аны алдагы еллар историографиясе бик теләп кабул итә.

Чыганаклар һәм әдәбият исемлеге


1. Азовцев, 2002 – Азовцев А.В. Личные имена Рязанского уезда конца XVI в. (По материалам писцовых книг) // Рязанская Старина. – №1. – М., 2003. – С.14-48.
2. Алишев, 1990 – Алишев С.Х. Исторические судьбы народов среднего Поволжья. XVI – начало XIX вв. – М., 1990.
3. Алишев, 1995 – Алишев С.Х. Казань и Москва: Межгосударственные отношения в XV-XVI вв. – Казань, 1995.
4. Базилевич, 2001 – Базилевич К.В. Внешняя политика Русского централизованного государства. Вторая половина XV века. – М., 2001.
5. Барт, 2008 – Барт Р. Нулевая степень письма. – М., 2008.
6. Ерусалимский, 2006 – Ерусалимский К.Ю. Исторические exempla Посольского приказа // Труды кафедры истории России с древнейших времён до XX века. – СПб., 2006. – С.307–328.

Максим Моисеев, тарих фәннәре кандидаты, М.А.Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт гуманитар университетының өлкән укытучысы.




Русларның Казанны алулары Казан тарихыннан миниатюра ХVII гасыр


Максим МОИСЕЕВ
Безнең мирас
№ 10 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»