поиск новостей
  • 25.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры. 13:00
  • 25.03 "Ак чәчәкләр кебек.." Кариев театры.18:00
  • 26.03 "Полиционер". Тинчурин театры. 17:00
  • 26.03 "Микулай" Кариев театры. 18:00
  • 28.03 "Хан кызы Турандык". Тинчурин театры. 18:30
  • 28.03 "Камыр батыр" Кариев театры 13:00
  • 29.03 "Төш". Тинчурин театры. 18:30
  • 29.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры. 18:30
  • 30.03 "Сүнгән йолдызлар". Тинчурин театры. 18:30
  • 30.03 "Нигез ташлары" Кариев театры. 18:00
  • 31.03 "Кияү урлау". Тинчурин театры. 18:30
  • 01.04 "Беренче мәхәббәт". Тинчурин театры. 17:00
  • 02.04 "Туй алдыннан". К.Тинчурин театры. 17:00
  • 04.04 "Хан кызы Турандык" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.04-05.03 "Шах...Мат!" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 06.04 "Мәхәббәт баскычы" К. Тинчурин театры. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Март
  • Илһам Шәриф - җырчы
  • Мөнир Якупов - җырчы
  • Әхмәт Рәшит (1936-2020) - шагыйрь
  • Гөлсем Камская (1901-1975) - актриса
  • Динә Гарипова - җырчы
  • Дмитрий Квартальнов - хоккейчы, тренер
  • Абдулла Әхмәт (1905-1976) - язучы
  • Таһир Нәбиуллин - язучы
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Продаю УАЗ 3303 грузовой бортовой 1987 года.с ПТС. В Сабинском районе.Цена 160000 руб. Тел. 89196996256.
  • Актаныш.Прадаётся стиральная машшина Candy, в хорошим рабочем состоянии,в эксплуататции 4 года. Цена 20тыс.торг. званки 89274735613 или в личку.
  • Продается 1комнатная квартира в Вахитовском районе(напротив Чеховского рынка)26,6кв метров.89274198744
  • Ибраhимов проспектында,9 этажлы йорт,6нчы каттагы,1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ,телефон 89178733899.
  • Бер булмэле квартира яки гостинка сатучы юкмы тел 89196432874
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйнең 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 12000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
  • Хатын кыз киемнэре сатып алам. Эчке кием. 46-48 размер. Ватсапка язфгыз. 89375249498
  • Исәнмесез, Казанда снимать итү өчен общагадан бүлмә эзлим (только хозяиннан) 89274823084
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
Архив
 
28.10.2013 Мәдәният

Камал театры Чаллыга гастрольгә китә

9 - 13 декабрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең “Камаз” мәдәният сараенда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры гастрольләре. Гастроль спектакльләренә билетларны беренче тапкыр Камал театры сайты аша он-лайн сатып алырга мөмкин. Театр сайтының “Билет алырга” бүлекчәсендә билетлар инде бүгеннән үк сатуда.

Гастроль афишасында 3 спектакль тәкъдим ителә. Барысы да - премьералар.

9 һәм 10 декабрь 19.00 – Зөлфәт Хәкимнең «Искән җилләр көенә» спектакле. Режиссеры - Лилия Әхмәтова.

106 сезон премьерасы. Рамай исемле бер яшь егет хакында Зөлфәт Хәким пьесасы буенча романтик комедия. Мәхәббәт ничек туа? Чын хисләрне табу мөмкинме? Бу сорауларга тормыш бары үзе җавап бирә. Өметсез мәхәббәт хисен кичергән Рамай үзенең чын ир-егет булуын исбатлар өчен армиягә китеп бара. Армиянең дә әле ниндиенә – һава десанты гаскәрләренә! Дөресен генә әйткәндә, штабта писарь булып хезмәт итә ул. Шулай булса да, көннәрдән бер көнне Рамайны да парашют белән сикерергә җибәрәләр... Искән җилләр егетне кайларга очыртып китәр икән?..

11 һәм 12 декабрь 19.00 – Илгиз Зәйниевның «Мәхәббәт FM» премьерасы.

Әлеге эстрада-джаз комедиядә вакыйгалар “Мәхәббәт FM” дип аталган Казандагы бер уйдырма радиода бара. Иләс Миләсов (Эмиль Талипов) һәм Чулпан (Гөлчәчәк Гайфетдинова) - хезмәттәшләр. Егет - ди-джей, кыз – тавыш режиссеры. Алар бер-берләрен яратсалар да, хисләрен тануга озын-озак киртәләр аша киләләр. Спектакльдә башка геройлар да үзләренчә мәхәббәтләрен эзли. Кайда һәм ничек табарлар?..

Гастрольләр 13 декабрь көнне 19.00 сәгатьтә Туфан Миңнуллинның Фәрит Бикчәнтәев куелышында «Мулла» спектакле белән тәмамлана.

«Мулла» - күренекле драматург Туфан Миңнуллинның иң соңгы әсәрләреннән берсе. Спектакльнең премьерасы 2012 елның 7 ноябрендә узды. Бетү алдында торган татар авылына имансызлык куркынычы яный. Катлаулы язмышка ия булган, шәһәрдән кайткан яшь кенә мулла авылны бу һаләкәттән коткарып калырмы? Авыл халкын туры юлга бастырып, иманга китерә алырмы? Спектакль бу сорауны бик катгый куйса да, бер яклы гына җавап бирми һәм тамашачының үзен дә уйланырга мәҗбүр итә.

Искәртеп үтәбез: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Яр Чаллы шәһәренә гастрольләре 9 -13 декабрь көннәрендә “Камаз” мәдәният сараенда үтәчәк. 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar