|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.10.2013 Спорт
Россия беренчелегендә өченчеЯшь буынны дөрес тәрбияләү – иң актуаль проблема. Бала мәктәптә вакытта укытучылар күз алдында, ә мәктәптән соң, әти-әниләре эштә чакта үзе үзенә хуҗа. Шуны истә тотып, моннан өч ел элек Түбән Новгород өлкәсе Сергач районы Грибан авылының мәдәният йортында билбаулар белән көрәш түгәрәге эшли башлады. Атнага берничә тапкыр Грибан, Камка, Шөбиле авыллары егетләре шунда җыелып көрәш алымнарын өйрәнәләр, осталыкларын үстерәләр. Һәм, әйтергә кирәк, югары дәрәҗәле ярышларда призлы урыннар яулап, районның абруен күтәрәләр. Өч ел эчендә район, өлкә, хәтта Бөтенроссия чемпионатларында да призерларыбыз байтак булды.
Камил ШӘЙМӘРДАНОВ |
Иң күп укылган
|