27.10.2013 Җәмгыять
Рүзәл Мөхәммәтшин “Кадерле кадр” сәхифәсендә
Анда шагыйрьләргә хас нечкә күңел дә, балалык та, кирәк чакта чәчрәп чыгарлык вәкарь дә җитәрлек. Рүзәл Мөхәммәтшин – безнең көннәрнең инде шактый танылган шагыйре. Аның шигырьләре аерым җыентык булып та басылган, көйгә дә салынган.
Камал театрының Карло Гоцци әсәре буенча куелган «Хан кызы Турандык» спектакле дә Рүзәл теле белән «сөйли». Ә инде 24 яшендә «Ак бүре» операсының либреттосын язуы, атаклы дирижёр Сладковский белән бер командада эшләү бәхетенә ирешүе – әйләнмәс башны әйләндерерлек вакыйга.
1. «Рүзәл дип әти атаган мине. Бергә укыган дусты хөрмәтенә. Безнең якта сирәк очраганга, туган-тумача озак вакыт: «Баласын таптылар, исем таба алмадылар», – дип тә йөргән әле. Күрәсең, әнинең дә аңарчы мондый исем ишеткәне булмагандыр, фотография артына урысчалап: «Рузальгә алты ай ярым» дип язып куйган».
2. «Мәктәпкә укырга кергәнче урамда үстем мин. Балалар бакчасына йөрмәдем. Иртә белән чыгып китә идем дә, кояш баеганда гына кайтып керә идем – көн тауда, наратлыкта, буада, инеш буенда, Нократ болынында уза. Болай да бигүк кара булмаган чәчем җәен тәмам янып чыга – агара иде. Фотографиядә – шул ак башлы чагым».
3. «Өченче сыйныф. Беренче сыйныфларның Әлифба бәйрәмендә (танымаучылар өчен – мин уртада, Әлифба «ролендә») шигырь сөйлим».
4. «Мактау тактасына эләр өчен башлангыч мәктәптә (туган авылымда башлангыч мәктәп кенә эшли) өч ел буе портрет сорадылар миннән. Туксанынчы еллар – үтә фәкыйрьлек, халыкка хезмәт хакы түләмиләр, фотоаппарат бик сирәк кешедә генә бар. Ниһаять, дигәндәй, чыгарылыш алдыннан ялгызым сурәткә төшү бәхетенә ирештем. Әмма үзегез күрәсез – фотография бигүк уңышлы чыкмады. Кыскасы, ул мактау тактасына эләкмәдем мин».
5. «Тугызынчы сыйныфларда тәүге кат рок-музыка ишеттем дә таң калдым, әсәрләндем, үтереп гитарада уйнарга өйрәнәсем килә башлады. Тик безнең кечкенә генә авылда, музыка мәктәбе, димим – уен коралы да юк, түгәрәк тә... Шушы хыялны йөрәгемнең иң тирән куышында өч ел буе саклап йөрттем. Педагогика университетының Чаллы филиалына укырга кереп, тулай торак бусагасы аша бүлмәгә узуга – ни күрим! – тумбочкага гитара сөялгән. Гитарачы егет – Данил – һич иренмичә үзе белгән барысына да өйрәтте мине. Мин аңа әле дә рәхмәтле».
6. «Туган авылым бик гүзәл урында урнашкан минем – таулары да бар аның, урманы да, һәм, иң зур горурлыгыбыз, куанычыбыз – кул сузымында гына Нократы да бар. Татар Толлысы Алтын Урда чорының ахыргы елларында нигезләнгән дип санала, ни гаҗәп – хәтта Казан ханлыгы алынып, татарларны су юлыннан фәләнчә чакрымга куганда да, авылым халкы урыныннан кымшанып та карамый. Елга буе – яшьләрнең, өлкәннәрнең яраткан ял итү урыны, менә без дә – абый-эне-апа-сеңелләр – шунда төштек әле».
7. «Күңелгә сары май булып ята торган фотография: Резеда Гобәева, Эльвира Һадиева, Илгиз Зәйниев, Йолдыз Миңнуллина, Рөстәм Галиуллин белән бергә «Идел» журналы тышлыгы өчен Габдулла Тукай музеена барып сурәткә төштек».
8. «Без университетны тәмамлаган елны моңарчы ике төстә генә булган таныклык өч төстә иде: зәңгәр – иң күбе, алсу – унлап кызда һәм... көрән – миндә генә».
9. «2012 елның 8 сентябре. Хәләл җефетем Миләүшә белән бисмиллә әйтеп яңа тормышка аяк басабыз».
10. «Ул да минем кебек дөньяга артын күрсәтеп, минем кебек май аенда, минем кебек Елан елында туды. Улым! Мәңгелек татар милләте хөрмәтенә Идел дип атадым. Әйткәннәре юк, әмма, нишләптер, туган-тумача: «Баласын таптылар, исем таба алмадылар», – дип уйлыйдыр кебек...».
11. «Гөмбә җыярга яратам мин. Шуңа күрә ялга да һәрвакыт көз көне чыгам. Гөмбәләр дә кешеләргә охшаган: менә берсе, карап торышка, кәпрәеп тора, үзе юан, майлы. «Их, нинди шәп бу!» дип орынасың – эче тулы черек һәм корт икән. Икенчесе кәкрәйгән, боеккан була, юан күршесе янында мескен рәвештә башын игән, өстен чирәм каплаган, ә орынасың – чип-чиста...»
Миңа иң ошаган сыйфаты – ачыклыгы Рүзәлнең. Киңәшкә дә, тәнкыйтькә дә, мактауларга да ачык ул. Кайбер кискен сүзләре дә, яшьлеге һәм хәйләсезлеге белән гаделсезлекләргә каршы ясаган чыгышлары да әлегә кадәр бер зыян да салмады әле аңа. Бәлки бу чынлап та безнең талантлылар сүзенә, ничек әйтелүенә карамастан, колак сала торган заманга җитүебез хакында сөйлидер...
Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА
Сәхнә
№ 10 |