26.10.2013 Фаҗига
Ике гаилә язмышын хәл иткән янгын
Быелның 4 июлендә Гадел Кутуй урамында урнашкан 68/1 нче йортта чыккан янгын турында зур шау-шу булмады. Әмма анда зыян күргән гаиләләр, газиз балаларын югалткан әти-әниләр әле дә тилмерә.
Без түзәргә тиеш
“Бу йортта минем кызым, киявем, оныгым яши иде. Алар анда кеше бүлмәсендә торды. Кызым Лилия белән киявем Искәндәр бер-берсен шулкадәр хөрмәт итеп, яратып яшәде. Очраклы гына танышып китсәләр дә, шактый очрашып йөрделәр. Искәндәр Лилиянең йөрәген бик тиз яулады. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укып йөргәндә дус кызларына: “Искәндәр әйбәт ир булыр иде ул”, – дия торган булган. Шулай итеп, алар өйләнешеп куйды. Мин дә шушы йортта, күрше подъездда гына яшим. Балалар икесе дә дин юлында, мөселман кануннары белән яшәде. Бергә яшәүләренә сигез ел булуга карамастан, балалары булмады. Быел көтеп алынган оныгым дөньяга килде. Лилия минем бердәнбер кызым иде, – дип искә ала Халидә Галиева. – Менә 4 айдан артык үземә мең төрле сорау биреп яшим. Һаман да аптырашта мин. Янгын башлангач, баламны коткарыйм дип, Лилия сабыен күтәреп урамга чыкмакчы булган. Әмма баласы кулыннан төшеп киткән. Кызын эзли-эзли үзе пешеп беткән. Бу янгын бик тиз булды. Мин чыкканда киявемне тәрәзәдән төшерәләр иде. Кызымны да, киявемне дә урамга чыгарып салдылар. Ә мин оныгымны эзлим. Шунда берәү: “Аны кемдер күтәреп йөри иде”, – дип тынычландырды. Соңыннан гына җирдә яткан мәетен күргәч, ата-анасы пешеп беткән килеш, ничек бала исән калсын инде, дигән уй башыма барып җитте. “Ашыгыч ярдәм” көтә-көтә кызым 40 минут ыңгырашып ятты. Балакайларымның хәле авыр иде. Ә табиблар икенче йорт янына килгән.
Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне шунда кадәр илтергә кирәк булды. Мине табибларның битарафлыгы шаккатырды. Оныгыбызны җирләргә кайтып киттек. Кечкенә Мәрьямгә 2 ай иде. Килүебезгә Лилия янына реанимациягә керттеләр. Хәле бик начар иде, озак тормасын аңладым. Йә Аллам, ничек язган, шулай булсын, китсәң, балаң белән бергә булырсың, кызым, дип хушлашып чыктым. Берничә сәгатьтән Лилия дә үлде. Исән калган булса, баласы пешеп үлгәнне белсә, яши алмас иде, дип тә уйлыйм. Бу вакыта Искәндәр дә хастаханәдә иде. Аның эчке органнары пешкән. Искәндәр сөйләшеп ятты. “Лилия ничек? Ашыймы?” – дип сорый иде. Баланы авылга алып киттеләр, дигәннәр аңа. Лилиянең өчесенә Искәндәр дә үлде. Шулай итеп, 32 яшьлек киявем, 28 яшьлек кызым, 2 айлык оныгымны югалттык. Димәк, шулай язган булган. Бернишләп тә булмый, без түзәргә тиеш”, – ди Халидә ханым.
Оныгы төшләренә еш керә икән. “Әле Корбан бәйрәме алдыннан сабыемны төштә күрдем. Күзләрен тутырып карый балакаем. Кил әле, бер сөйим үзеңне, дип кочаклап алдым”, – ди Халидә апа. Бүген ул башындагы мең соравына җавап таба алмыйча интегә.
– Авыр, бик тә авыр миңа, аңлатырлык сүзләр таба алмыйм. Янгын чыккач килеп тикшереп тә йөрүче булмады, кешеләрдән дә сораштырмадылар. Шулай итеп, үтте дә онытылып калды. Ә бит йөрәк ярасы онытырлык түгел. Авыр вакытымда терәк булган өчен әниемә, туганнарыма, ЖБИ-3 коллективына рәхмәтлемен, – ди ул.
Диананы эше көтә
Шушы янгында Лилия һәм Искәндәр Әбҗәлевләрнең күршеләре Диана белән Ленар да зыян күрә. “Ул көнне туганымның улы Ленар белән кызымны икесен генә калдырдык та бакчага киттек. Әлеге йортта 1990 елдан бирле торабыз. Башта малосемейка иде, аннан соң шәһәргә тапшырдылар да, фатирга әйләнде. Янгын чыккач, кызым белән энем урамга чыгып котылмакчы була. Аска йөгереп төшәләр дә кире өскә менәләр. Без өченче катта тора идек. Стеналар, фатир ишекләре янды дип искә ала кызым. Диананың сумкасыннан кирәкле документлары, эш ачкычлары төшеп китә. Ул аларны эзләгәндә бик каты пешә. Ике кулы, ике аягы зыян күрә”, – дип сөйли Диананың әнисе Резедә ханым.
“Ирем Илһам белән тиз арада бакчадан кайтырга туры килде. Күршебез шалтыртып: “Кайтыгыз әле, кайтырга кирәк”, – дип кенә әйтте. Дианага шалтыратам – телефоны дәшми, энем дә алмый. Соңыннан ул алды да: “Без янабыз, алма апа”, – диде. Ничек кайтып җиткәнне хәтерләмим. Кызым аңсыз иде. Яшәренә өмет булмаса да, Аллага шөкер, хәле яхшыра инде. Ул бит безнең бердәнбер кызыбыз”, – ди Резедә ханым.
Диананы “Ашыгыч ярдәм” машинасы алып китә. Әмма кабул итү бүлегендә озак яткыралар. Төнге икедә генә хастаханәгә салалар. Кызым ярдәм сорап табибларга мөрәҗәгать иткән. “Шортикларымны кисегез, кулымдагы йөзекләремне салдырыгыз”, – дигәнен ишетмәгәннәр. Кызым шундый каты шешенгән иде. Авырлыгы 150 килога җитте. Энем дә шешенде. Киленебез үз баласын үзе танымады. Аңын югалтып егылган иде. Диананың күзләре ачылмады. Башта моңа бик борчылган идем, аның керфекләре генә янган, күзенә дә, йөзенә дә зыян килмәгән. Энем дәваланып аякка басты инде, ә менә Диана гына рәтләнеп китә алмый. Гемоглобины түбән. Ашаган ризыгы юк. Су гына эчеп тора. Кайчак үзе сораган ризыкларны капкалап куя ансы. 4 ай эчендә 19 наркоз кичерде, 9 тапкыр тиресен күчереп куйдылар”, – ди Резедә Салихова.
Диана башта күкрәк турындагы авыртуга зарланды. Флюорография үткәргәч, үпкәләре сау-сәламәт икәне күренде. Аннан соң гына аңладык – Диана урамга чыгам дигәндә егылган, күкрәк өлеше белән бәрелгән булган. Хәзерге вакытта сидек, кан анализлары яхшырды. Тамагына ныклап ашаса, бар да яхшы булыр иде”, – ди ул.
Әнисе гел янында икән. Башка кешене кертмиләр. Әтисе белән дә күптән түгел күрешкән. Моннан бер ай элек наушник аша әтисенә шалтыраткан. Кызының тавышын ишеткән әтисе елап ук җибәргән. Бу көнне иң бәхетле көне итеп саный, ди Резедә ханым.
Дианага 22 яшь. Ул Совет районында урнашкан 20 нче гимназиядә сәркатип булып эшләгән. “Шундый акыллы кыз бала. Мөлаем, изге күңелле, кешелекле ул. Бар эше тәртиптә, нинди эш кушсаң да, җиренә җиткезеп эшли иде”, – ди укытучылар коллективы. Бүген дә Диананы эш урынында көтеп торалар. “Исән-сау терелеп аякка гына бассын, көчле рухлы булсын”, – дип тели алар.
Диана белән телефон аша аралашырга туры килде. “Мин авыр вакытымда дусларым күп икәнгә ышандым. Минем өчен кан бирергә 80 кеше килгән. Хәтта Минзәләдән үк килүчеләр булган. Әле һаман да аркамда гына ята алам. Төрле вакытлар бар. Күңелсез, кәефсез чакларым да күп. Аллага шөкер, терелеп барам. Минем әти-әниемә, табибларыма, коллективыма, дусларыма рәхмәт әйтәсем килә”, – ди ул.
– Республика хастаханәсенең тән пешү бүлеге табиблары Айдар Шакировка һәм Динар Дәүлиевкә алтын медаль бирер идем, – ди Резедә ханым. – Бары аларның тырышлыгы белән Диана терелеп килә, – ди ул.
– Диананың аяк-кулларына тире кирәк. Уң як кулы бигрәк тә зыян күргән. Шуңа күрә әллә ничә операция кичерергә туры килде инде. Хәтта марляларны алыштырганда да наркозсыз булмый”, – ди Резедә ханым.
Янгын вакытында 150 кешене коткарганнар. Каты пешкән кешеләрдән башка тагын бик күпләр зыян күргән. Дианага табиблар: “Сез бәхетле кыз икән”,– дип әйтәләр, ди. Ул да моның шулай буласына бик ышана. Аның эшлисе эшләре, тормышка ашырасы хыяллары бик күп әле.
“Дианага күзләр тигәндер”, – ди туганнары, танышлары. Әмма янгын чыгып бер гаилә һәлак булганны, ике кеше авыр тән җәрәхәтләре алганны моның белән генә аклап булмый. Күрәчәкме бу, саксызлыкмы, әллә Ходайдан бирелгән тәкъдирме? Адәм баласына алдан белү кодрәте бирелмәгән, язмыштан узмыш юк, дип кенә юана алабыз.