поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.10.2013 Мәгариф

Каравыл, талыйлар!

Уку елы башланды исә мәктәпләрдә шау-шу куба: бер ата-анадан китап өчен акча сораганнар, икенчесеннән - эш дәфтәре өчен, өченчеләреннән мәктәптә, әнә, бәдрәф кәгазенә кадәр алырга таләп иткәннәр... Мәктәпләрдәге “кычкыртып” талаулар белән ничек көрәшергә?

Бер сыйныфтан – 195 300 сум!

Галина Ляпкованың кызы Маша Казанның бер лицеенда, икенче класста укый. Галина әйтүенчә, әлеге уку йортындагы акча җыюлардан һәр ата-ана гарык булган. Әмма күбесе тавыш чыгарып, хокук даулауны кирәксенми, аның нәтиҗәле булуына ышанмый икән. Акчасын чыгарып бирү җиңелрәк, дип саныйлар. Ә акча янчыгы биредә шактый юкара...

– Кызым укый торган сыйныфта 31 укучы, – ди Галина Ляпкова. – Һәрберсеннән ай саен 200 сум җыйдырталар, елына 1800 сум килеп чыга. Моннан тыш, беренче сыйныфта уку елы башланганчы ремонт һәм дәреслекләр өчен берәр мең сум сорап алдылар. Уку елы ахырында тагын бер тапкыр дәреслекләргә – 1500, ремонтка 1 мең сум түләдек. Әле балаларга Яңа ел бүләкләренә, укытучыларга чәчәккә дигән акчаларны санамыйм да. Барысын да кушсаң, елга һәр укучыдан 6300 сум җыялар дигән сүз. Шуны укучылар санына тапкырласаң, 195 300 сум килеп чыга. Бер сыйныфтан гына бит бу! Класста бары тик бер генә кеше бу сумманы түләүдән баш тартты: ул баланың әнисе – биш мең сум хезмәт хакына эшләүче җыештыручы. Яңа уку елында мәшәкатьләребез тагын артты, хәзер тәрәзәләргә жалюзига дип 180шәр сум сорыйлар. Плазма телевизор, яңа такта, тумба-шкаф, раковина алыштыру, өстәвенә хәзер платик тәрәзәләр куйдыртырга җыеналар... Һәм барысы да безнең кесәдән!

– Акчаны кем кулына тапшырасыз? Түләүчеләрнең исемлеге бармы? – дип кызыксынабыз.

– Аны актив рәвештә ата-аналар комитеты һәм укытучы бергә җыйдылар. Исәп-хисап счетына түгел, акчаны кулга бирергә кирәк. Барысы да исемлек буенча түли. Акча бирә-бирә туйдым, “Бүтән берни өчен дә түләмәячәкмен”, – дип әйттем быел. Алайса мәктәпкә барганда: “Акча янчыгымны онытмадыммы икән? Акчам җитәрме?” – дип уйлап барам. Моңа нокта куярга вакыт, көрәшергә кирәк. Ата-аналарның күбесе законны белми, шуңа күрә бу авыр йөкне дәшмичә тарталар. Үзебез гаепле.

Әлбәттә, арада бөтенләй акча җыймый торган мәктәпләр дә бар, аларда балаларын укытучы ата-аналар бик канәгать. Социаль челтәрдә үткәргән сораштыруга нигезләнеп, мондый мәктәпләр нибары биш процент чамасы дип әйтеп була.

– Улымны моннан 5-6 ел элек Казанның бер мәктәбендә укыттык. Анда спортзал өчен дә акча җыйдылар, каравалчы белән китапка да, ремонтка да... Бу мәктәптән гайрәтебез чикте, директоры белән дә сүзгә килдек, – ди Эльмира Нуретдинова. – Шуннан соң башка фатирга күчендек, улыбызны 177нче мәктәпкә бирдек. Анысына сөенеп туя алмыйбыз. Бер мәртәбә дә акча сораганнары юк, китаплары да җитәрлек кайта, физкультура вакытында бассейны да бушлай, ашарларына да әйбәт. Без бик канәгать.

“Прокуратура аша акча дауларга туры килде”

Күпләр хәтерлидер, мәктәпләрдәге акча җыюларга каршы көрәшнең иң кызу ноктасы узган ел булды. Дөресрәге, былтыргы уку елы ата-аналарның дәреслекләр сатып алуга каршы баш күтәрүе белән башланып китте. Шулай итеп, дәреслекләр проблемасы урыныннан кузгалды, хәзер чират эш дәфтәрләрендә. Инде аларын сатып алыргамы, юкмы? Ата-аналарга мондый очракта үзләрен ничек тотарга?

 – Иң мөһиме – көрәшергә, дәшмичә утырмаска, үз хокукларыңны белергә! Ата-аналар үз сүзен әйтергә куркып торса, аларга ата-аналар комитеты басым ясый башлый, – дип киңәш бирә “Мәктәптәге акча җыюларга каршы” дип аталган ата-аналар хәрәкәте активисты Екатерина Матвеева. – Без – ике ел элек мәктәпләрне дәреслекләр белән тәэмин итмәве өчен судлашкан кешеләр. Шуннан соң барлык китаплар да “табылды”. Эш дәфтәрләрен прокуратура аша дауларга туры килде. Быел исә, безнең балаларга берни сатып алырга да кушучы юк. Дәреслекләр дә җитә, Патерсонның эш дәфтәрләрен дә беренче көнне үк биреп кайтарганнар. Каравыл өчен дә түләгәнем юк, ремонт өчен дә... Быел Россиянең кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстандагы күзәтчелек идарәсе (Роспотребнадзор) аша кече спортзалда ремонт ясауларына да ирештек әле. “Белем бирү турындагы” закон буенча, мәктәп администрациясенең дә, ата-аналар комитетының да ата-аналардан акча таләп итәргә хокукы юк.

– “Мәктәпләрдәге акча җыюларга каршы” ата-аналар хәрәкәте шактый нәтиҗәле эшли – бусын танымыйча булмый. Алар министрлык сукмагын да таптый, прокуратураны да хатларга күмә, республиканың кайсы мәктәбендә күпме акча җыюларын да белеп тора. Әлеге хәрәкәтнең лидеры Екатерина Матвеева Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче ата-аналарны да “көрәш ысулларына” өйрәтә. “Россиядәге бушлай белем бирүне бу көнгә кадәр гамәлдән чыгарган кеше юк. Закон бар икән, үтәлсен!” – дигән ныклы фикердә тора ул. 

Мәктәптә акча җыйсалар, нишләргә?

«Каршылык күрсәткән ата-анага кабат кагылмаска тырышалар”

Булат Мөхәммәтҗанов, Казан хокук яклау үзәге вәкиле:

– Берничә ел элек класс җитәкчесе укучының көндәлегенә: “Фәлән кадәр акча җыябыз!” – дип язып куя ала иде. Соңгы өч елда ситуация үзгәрде, бүген инде Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы да бу проблемага бармак аша карамый кебек. Бердәнбер сорау һавада эленеп калды, ул – эш дәфтәрләре. Аларны дәреслекләр рәтенә кертергәме, юкмы икәнен төгәл генә прокуратурада да әйтә алмыйлар әлегә. Тик шунысы бәхәссез: әгәр ата-аналар мәктәптәге акча җыюларга каршы икән, аларны мәҗбүр итәргә берәүнең дә хакы юк. Инде матди ярдәмне ата-аналар комитеты җыйса, ул хәйрия фонды буларак рәсми рәвештә теркәлгән булырга тиеш. Әлбәттә, мәктәп директоры исеменә түгел. Бу фондка ярдәм бары тик исәп-хисап счеты аша гына күчәргә тиеш, акчаны кулдан алырга ярамый. Соңыннан хәйрия фонды акчаның кайда һәм ничек тотылуы турында ата-аналар алдында хисап тотарга бурычлы. Әгәр шушы таләпләр үтәлми, акчаны мәҗбүри рәвештә җыялар икән, ата-аналар Казан хокук яклау үзәгенә яки прокуратурага мөрәҗәгать итә ала. Әмма шалтыратучы исем-фамилиясен һәм конкрет акча җыю очрагын әйтергә тиеш. Тәҗрибәмә таянып шуны әйтәм: каршы чыккан ата-анага мәктәптә мөнәсәбәт үзгәрә, аңа кабат кагылмаска тырышалар, сагаялар.

Алсу Мөхәммәтова, ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе:

– Берәүнең дә ата-анадан уку йортын ремонтлау, сыйныф яки мәктәп кирәк-ярагы, дәреслекләр, инвентарь алу өчен акча таләп итәргә хакы юк. Бары тик мәктәпнең уставында каралган өстәмә түләүле хезмәтләр өчен генә акча җыелырга мөмкин. Әмма бу очракта да укытучы акчаны кулга алырга тиеш түгел, ул эш банк аша һәм килешү төзегәннән соң гына эшләнә. Дөрес, ата-аналар мәктәпкә үз теләкләре белән ярдәм итә ала, әмма укытучылар яки ата-аналар комитетыннан басым ясалырга тиеш түгел. Әгәр шушы таләпләр үтәлмәсә, ата-аналар безгә хәбәр итсен. Министрлыкның “кайнар линия”се эш көннәрендә көндезге сәгать 10нан кичке сәгать 5кә кадәр эшли, телефон номеры: (843) 292-80-46. Моннан тыш, министрлык сайты аша да акча җыюга кагылышлы сорауларны бирергә мөмкин. Белем бирү учреждениеләренең ай саен “кара исемлеге” булдырыла, алардагы хокук бозу очраклары турында Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтына эленә.

Авыл укытучысы (исемен язмауны үтенде):

– Шәһәр мәктәпләрендәге кебек зур суммаларны безнең белгән дә юк. Елга бер мәртәбә сыйныфларның идәнен буяу өчен 50-100әр сум җыябыз. Чөнки районның мәгариф бүлеге идарәсеннән мәктәп коридорына буяу бирелә, ә сыйныфларга – юк. Шуңа күрә без ата-аналарга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Дәреслекләргә килгәндә, бер сыйныфка информатика дәреслеге кайтмый, аны мәҗбүри укыту программада каралмаган, тик укытырга да рөхсәт бар. Тагын инглиз теле дәреслекләре җитми, укучылар шуны сатып ала. Ашарга аена 100әр сум җыялар, укытучыларга кыйммәтле бүләкләр алмыйлар. Авыл мәктәбендә уку бик экономияле, зур чыгымнар юк бездә. Шәһәр мәктәбендә ата-аналар сыйныфны да кеше яллап юдыра, шуның өчен акча җыеп түли, ә бездә балалар үзләре юалар.

“20 процент – бакчага”

 Балаларын бакчаларга йөртә торган ата-аналар түбәндә нәрсә турында сүз барганын яхшы аңлар. 2-3 айга бер тапкыр бакчаларда “фотосессия” уза. Фотоларның сыйфаты әллә ни булмаса да, бәясе хәйран аларның. “Гаилә һәм мәктәп” журналы да үзенең фотографын бу төшемле эшкә “урнаштырып” карады.

Балалар бакчасына фотограф булып урнашу ай-һай җиңел түгел: кая гына барсак та, һәрберсе белән шактый вакыт хезмәттәшлек итүче фотограф бар икән инде.

“Безнең фотограф безгә бик булыша. Фото төшерүдән кергән акчаның якынча 20 проценты бакчага күчерелә”, – диделәр берсендә. “Безнең фотограф бар, ул мөдирнең таныш кешесе”, – диделәр икенчесендә. Фотограф нинди бәядән хезмәт күрсәтә дигән сорауга “20х30 форматындагы фото 180 сум тора. Барысы да ата-аналарның теләгеннән тора. Мәсәлән, бүген безгә фотолы магнитлар китерделәр: бер данәсе 150 сум тора”.
 


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Гаилә һәм мәктәп
№ 10 |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»