поиск новостей
Көн мәзәге
  • Nokia телефоны календаренә ышансаң, ахырзаман 2087 елны булачак.

Бүген кемнәр туган
  • 12 Октябрь
  • • Искәндәр Биктаһиров (1951-2023) - җырчы
  • • Равия Абдуллина - галим
  • • Тәлгать Таҗетдин - дин әһеле
  • • Фидан Гафаров (1947-2025) - җырчы
  • • Илдус Илдарханов - журналист
  • • Гарифҗан Мөхәммәтшин - шагыйрь
  • • Дмитрий Второв - журналист
  • • Наил Мәһдиев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
03.02.2009 Җәмгыять

"МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ"ННАН КАЙТКАН РУСЛАН

Бөтен Россия күләмендә бик тә кызыксынучан, белемле кешеләрне һәм тиктормасларны җыя торган “Могҗизалар кыры” (“Поле чудес”) тапшыруының чираттагы героена әйләнгәнгән Руслан Саттаров исемле егет – Татарстанның Яшел Үзән районыннан, аңар бары 27 яшь. Казан дәүләт университетының физика факультетында белем алган ул. Бүгенге көндә менеджер булып эшли, музыкаль аппаратуралар сата. Моның өстенә ул үзе шигырьләр яза, көйләр чыгара. Музыка мәктәбенең фортепиано классында дүртенче ел укый. Гомумән, егетнең кызыксынуларын, шөгыльләрен санап бетерү авыр: "стрит-фото", ягъни урамнарда фотога төшереп йөрү белән мавыга, шәрык фәлсәфәсе - суфичылыкны өйрәнә...

Ә ничек «1 канал»ның "Могҗизалар кыры"на барып эләккән соң Руслан? Белгәнебезчә, анда рәттән бөтен кроссвордчыларны да катнаштырмыйлар. Тапшыруда катнашу өчен кеше ясаганны чишү генә түгел, ә үзең моңарчы күрелмәгән, бик тә үзенчәлекле кроссворд уйлап табарга кирәк. Руслан кроссвордын акустик гитарага эзотерик стильдә төшергән, тема фәлсәфи - яшәү мәгънәсе турында. Суфичылык белән җенләнүе бушка китмәгән... «1 канал»ның популяр телетапшыруы "Поле чудес"ка үзе ясаган кроссвордны 2008 елның җәендә - август аенда җибәргән. 10 декабрьдә исә кулына чакыру телеграммасын алган.

 

"Зеленодольская правда" язуына караганда, тапшыруга баргач, аңа сорауларга җавап бирүдән бигрәк, каушап-югалып калмау күбрәк көч таләп иткән. Ул үзен циркка эләккән кебек хис иткән. Зур павильонда көнгә ике тапшыру төшерәләр икән. Ике көн рәттән, бер тапшыруга 4-5 сәгать каралган. Менә шуңардан 40 минутны эфирга чыгаралар.

 

Руслан беренче турда бүләкләр тапшырырга, сәлам җиткерергә, апасы белән «Ваше благородие...» җырын башкарырга җитешә. "Шоуда актер, шут ролендә катнашасың. Биремнәр гадәти, әмма сиңа әллә никадәр күз төбәлгән, утлар яктыртылган. Тирә-якта аппаратуралар, техник хезмәткәрләр, ә син елмаерга тиеш! Дулкынландым, әмма үземә әйттем: "Тынычлан, Руслан! Үзеңне кулга ал! Син ахырга кадәр ролеңне башкарырга тиеш!"

 

Шулай итеп, Руслан җиңү яулый. Аны әлеге тапшыруны эшләү рәвеше дә гаҗәпкә калдырган. Бүләкләр тулган складлары бар икән. Тапшыру төшергәндә бер хатын-кыз әтисеннән, әнисеннән, бабасыннан дип коньяк тапшыра башлагач аптырап киткән. Бу хатын-кызның бит килгәндә бернәрсәсе дә юк иде! Тапшыруда бит төрле кеше катнаша, һәркайсының сумка тутырып бүләк өләшеп йөрергә мөмкинлеге юк. Менә шундыйларга тапшыру әзерләүчеләр үзләре үк ярдәм кулы суза - склад тулы бүләк бит! Моннан тыш юл чыгымнарын капларга да булышалар икән. Ә Леонид Якубович үзенең ачык йөзле булуы белән истә калган. Инде 15 ел биредә бер дә туймыйча бүләкләр кабул итүче һәм һәркемгә игътибарлы алып баручы: "Башкалар сөйләгәннәрне онытыгыз һәм уйнагыз. Монда бөтенесе дә сезнең килүгә шат!" - дип кәефләрен күтәргән.

 

"Могҗизалар кыры" - минем балачак хыялым иде. Мин аның тормышка ашуын башта төшемдә күрдем, аннары чынлыкта, хәзер инде тагын да җитдирәк хыялларга тотынырга була", - ди Руслан Саттаров. "Дары природы" директоры Р.Габдрахмановка яшелүзәнлеләр исеменнән тапшырылган бик тә матур Казан Кремле төшерелгән картина һәм пешекчеләргә түбәтәй рәвешендә ясалган чәк-чәк өчен рәхмәт", - дип тә өсти ул.

 

---
Интертат.ру
№ --- | 02.02.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы