поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.10.2013 Сәясәт

Шартлау. Үчне мөселманнардан алалармы?

Дүшәмбе көнне Волгоград шәһәрендә автобуста шартлау булды. Алты кеше һәлак булды, 40 кеше яраланды, авыр хәлдәге бер­ничә кеше Мәскәүгә озатылды. Терактта һәлак булучыларның исемнәре барысы да ачыкланган. Дагстаннан Наидә Асиялова автобуста үзен шартлатканмы, бу эш дистанцион рә­вештә башкарылганмы – ачыкланып бетмәгән.

Шартлаткыч төрле тимер-томыр бе­лән тутырылган булган. Наидә Дагстаннан Волгоградка Мәскәү аша автобус белән килгән, дип ачыкладылар. Аның ислам динен кабул ит­кән, никахсыз яшәгән ире Дмитрий Соколовны эзли­ләр. Мәскәү янында туган бу егет бомба әзерләп биргән дигән фаразлар бар, дип хә­бәр ителә.

Асиялова Дагстанның Гунибә авылында туган (Шамил имам шушында сугышкан, рус гаскәрләре аны 1859 елның августында кулга алган). Бу авылда Наидә Асия­лованың әнисе, ике апасы яши. Әнисе – Рәүзәт почтада эшли. “Известия” газетасына ул кызының соңгы вакытта кайда ни белән шөгыль­лән­гә­нен, кем белән яшәгәнен белмим, дип сөй­ләгән.
Шул ук вакытта бу шартлау турында Интернетта күп сораулар таралды. Беренче­дән, теракт вакытында Асия­лованың паспорты табыла. Ул бөтен каналлардан күрсә­тел­де. Үз-үзен шартлатып үтер­гән кешенең паспорты ничек ертылмыйча сакланган? Ин­тернетның актив кулланучылары паспорттагы фото чын түгел, реаль фото­сурәт өстенә ялганны ябыштырганнар, дип дәлил­ләрен китерә. Хиҗаплы фото махсус куелганмы, ди­гән сораулар бирәләр.
Бу терактның кайтавазы итеп, сишәмбе иртәсендә билгесезләр Волгоградның мөселман гыйбадәтханә­се­нең тәрәзәсен ватып, шартлаткыч сыекча тутырылган ике шешә ыргыткан. Янгынны тиз сүндергәннәр, полициягә хә­бәр иткәннәр. 1350 нче мәхәл­лә йортында зыян күрүчеләр булмаган.

“ВТ” Волгоград өлкәсе­нең мөфтие Ильяс хәзрәт Биктимеров белән элемтәгә керде.

“Бик кайгылы хәлләр. Шә­һәрдә, өлкәдә барысы да шушы коточкыч вакыйга турында сөйләшә. Арабызда яшәгән кешеләр бит, алар арасында һәркем булырга мөмкин. Һә­лак булучылар, яраланган ке­шеләребез өчен кайгырабыз, гаиләләренә сабырлык телибез. Араларында татарлар юк. Мөселманнарга карата һәр­вакыт мөнәсәбәт яхшы иде. Шәһәрнең үзендә ике мәчет, өлкәдә 30 мәхәллә эшли. Монда бит сугыш күргән кешеләр яши, төрле милләтләр бар. Ә хәзер автобусны мөселман кешесе шартлатты, дип сөй­лиләр. Гыйбадәтханәгә һө­җүм итүне дә мин шуңа җавап дип кабул иттем. Ләкин кешеләрне үтерүчеләрне ислам белән бәйләргә кирәкми”, – дип әйтте мөфти.

Дәүләт һәлак булганнар­ның гаиләләренә 1 миллион сум күләмендә компенсация түләячәк. Авыр хәлдәгеләргә – 400 мең сум, җиңелчәрәк җәрәхәтләр алучыларга 100әр мең биреләчәк. 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ 173 | 23.10.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»