поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.10.2013 Җәмгыять

Сафаҗайның данлы юбиляры (Атаклы көрәшче Хәйдәр Нуримановка 60 яшь)

Түбән Новгород өлкәсе Пильна районы Сафаҗай авылында яшәүче, заманында күп тапкыр Сабантуйлар батыры булып калган атаклы көрәшче Хәйдәр Әнәс улы НУРИМАНОВ үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Без дә аларда булып кайттык.

Хәйдәр 1953 елда Әнәс абый белән Маһирә апаның ишле гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Әтисе итек басучы булганга күрә, балаларын да кечкенәдән үк шушы кәсепкә өйрәтә. Тик булачак атаклы көрәшче әле алты-җиде яшеннән урамда малай-шалайлар белән көрәшеп көн үткәрүне өстенрәк күрә. Туганнары Әхмәт белән Мансур да һәрчак яныннан калмыйлар.

Беренче тапкыр көрәш мәйданына 17 яшендә чыгып, Красный Остров авылы сабан туенда өченче урынга лаек була Хәйдәр. Ә беренче тапкыр Сабантуй батыры исемен 1976 елда Мочали сабан туенда яулый.

- Краснайдагы беренче җиңүем аеруча зур шатлык хисләре бүләк итте. Бу яшьләр көрәшеннән зурлар көрәшенә кереп киткән чак бит. Уйлап карасаң, аның һәммәсе дә күңелдә кала, берсе дә җиңел генә үтми, һәр ярыш зур әзерлек, тырышлык сорый, - ди Хәйдәр Әнәсович.

Авылның урта мәктәбен тәмамлап, Арзамас техникумында белем ала ул. Еллар үтә, армия, гаилә кору вакыты да җитә. Ике ел хәрби хезмәтен Монголиядә үти. Тормыш иптәше итеп ягымлы Надирәне сайлый, ике ул, бер кыз тәрбиялиләр. Хезмәт биографиясе заготконтора белән бәйле, ул анда директор урынбасары булып эшли. Тик ничек кенә булмасын, көрәш белән мавыгуын ташламый Хайдәр. Кочко-Пожар, Петрякс, Ишавыл, Мочали авылларында берәр, Бозлау һәм Мөтеравылда икешәр тапкыр сабантуй батыры исемен яулый.

- Мидихат абый, Мәлик Имаметдинов, Мөҗиповлар, Уразавылдан Рафек Сөләйманов кебек һәм башка танылган көрәшчеләр белән көрәшергә туры килде, - ди ул.

Кызганычка каршы, Хәйдәр Әнәсовичка үзенең көчен һәм осталыгын тулысынча күрсәтергә насыйп булмый - 1976 елда тренировка вакытында иске келәмнең тузган урынына эләгеп, тезе белән сугыла һәм аңын югалта. Шуннан башлап чирләп китә һәм дәвалану юлларын эзләп төрле кастаханәләр буенча йөрергә, көрәшне ташларга мәҗбүр була.

- 1979 ел. Теземне авырттыргач Мәскәү кастаханәләренең берсендә дәваланган чагым. Шул вакыт янәшәдә урнашкан “Измайловский” паркында сабантуй булганны ишеткәч, тәрәзә аша чыгып качтым да, көрәш карарга паркка йөгердем. Билгеле инде, биредә тез авыртуы да, табибларның көрәшергә рөхсәт итмәве дә онытылды. Һәм мин бернигә карамыйча келәмгә чыктым да, беренче урынга лаек булдым. Бүгенгедәй исемдә - соңгы парда келәмгә Әхмәт Мөҗипов белән чыктык, - дип искә алды ул елларны Хәйдәр Әнәсович.

– Үзем авырап, көрәшне ташларга туры килсә дә, бүген улым Рамил минем эшне дәвам итә, аның уңышларына хатыным Надирә белән сөенеп яшибез, - дип дәвам итте сүзен ата кеше. Аның сүзләренә Надирә кушылды:

- Дөресен әйткәндә, без әнкәй белән күптәннән инде Рамилның көрәшне ташлавын үтенәбез. Әле гаиләле дә булды инде, хатыны Гөлнара белән матур кызчык Эльнарабызны үстерәләр. Күз алдыбызда әтисе келәмдә хәлсезләнеп калды. Ә Хәйдәр, киресенчә, бөтен җаны-тәне белән Рамилның мәйданга чыгуы өчен. Һәр ярышы алдыннан Рамил әтисенә шалтыратып хәер-фатихасын ала. Әти көчемә ышаныч, яшәвемә дәрт өсти, ди, - диде Надирә ханым.

Рамил малай чактан Сабан туенда көрәшче әтисе Хәйдәр батыр өчен җан атып, төптән күтәреп алып, келәмгә аркасы белән салуына кызыгып үсә. Нәкъ шул мизгелләрдә күңелендә әтисе кебек атаклы көрәшче булу теләге уяна да. Моны күреп алып:

“Син көчле, әмма көрәш нечкәлекләрен һәм алымнарын җентекләбрәк үзләштерәсең бар, ихтыяр көчең зур синең”, - дип биегрәк үрләр яуларга дәртләндереп тора аны әтисе һәм улының көрәш белән мавыгуын хуплап, ун яшьлек малаен һәркөн көрәш алымнарына өйрәтә башлый.

Сафаҗай мәктәбендә укыганда, Рамил тренеры, мәктәп директоры Рамил абыйсы Мусинның җитәкчелегендәге төркемдә шөгыльләнә һәм өметле шәкертенә әйләнә. Башта Сафаҗайның олы мәйданнарында бил алышып, яшьтәшләре арасында еш кына беренчелекне яулый, аннары тирә-як район сабан туйларында катнашып, яхшы гына күрсәт-кечләргә ирешә. Рамилның батыр исеме яулаган авыл сабантуйлары дистәләгән, ә иң югары казанышы – ике тапкыр Дөнья чемпионы булуы. Шушы көннәрдә Рамил Кыргызстанда үтәчәк билбаулар белән көрәш буенча чираттагы дөнья чемпионатында катнашачак. Әлбәттә, әти-әнисе, туганнары аның өчен җан атар, бигрәк тә туганы Рифат. Ул мөмкинлек булганда абыйсы көрәшкән һәр турнирда янында булырга тырыша. Абыйсының һәр җиңүе – аның да җиңүе, оттыруы – аның җиңелүе.

Бүгенге көндә Нуримановлар гаиләсе йортында өч буын вәкиле матур тату гомер кичерә. Буынның иң өлкән вәкиле – Маһирә апа, аңа 83 яшь. Тугызынчы дистәдә булуга карамастан, яшәү дәрте бик көчле аның, җиргә дә ышанычлы рәвештә нык баса. Әле 103 яшьлек әнисе дә сау-исән икән. Икенче буын - улы Хәйдәр белән килене Надирә. Өченче буын – аларның төпчек уллары Рифат белән киленнәре Гөлнара. Тиздән бу гаилә тагын да ишәя төшәр – Нуримановлар гаиләсенең дүртенче буын вәкиле – Рифат белән Гөлнараның сабые дөньяга аваз салачак.

- Каенанам белән бергә яшәвебезгә 35 ел инде. Ходайга шөкер, мөнәсәбәтләребез яхшы. Ул безнең киңәшчебез дә, ярдәмчебез дә, авыр чакларда юатучыбыз да. Әле менә үземә дә Аллаһы Тәгалә килен белән яшәргә язды. Олы улыбыз Рамил һәм кызыбыз Кәримә гаиләләре белән Мәскәүдә яшәгәнгә күрә, Рифатлар да башта үз бәхетләрен калада сынап карадылар. Тик безне кайгыртып, ярдәмгә мохтаҗ булмасыннар дип авылга яныбызга кайттылар. Без моңа бик шат. Үзара дус һәм тату яшибез. Шулай сау-исән булып тагын озын-озак еллар бергә яшәргә язсын иде, - ди Надирә ханым.

Хәзерге тормышларыннан Нуримановлар гаиләсе тулаем канәгать. Йортлары искиткеч матур, якты, зур. Берүзең калсаң адашып калуың ихтимал. Бер абзар мал-туар – сыерлар, атлар, каз-үрдәк, тавык-кош асрыйлар, казы тутырып саталар. Бакчаларындагы яшелчә-җимешкә сокланмаган кеше юк. Бер сүз белән әйткәндә, үз тырышлыклары белән көн күрәләр.

Гаилә башлыгы, юбилярга килгәндә, шуны әйтәсе килә – чын егет мәйданда гына түгел, тормышта да көрәшче була шул. Хәйдәр Әнәсович бер дә тик тормый, һәрвакыт берәр эш белән мәшгуль. Таза-сау кешеләр дә эш таба алмыйча җәфа чиккәндә, бу күренеш үзе зур батырлык. Авыруына бирешеп күңел төшенкелегенә бирелми, күңелсезләнеп утырмый, йөзендә һәрвакыт ягымлы елмаю.

- Иң куанычлысы, әлбәттә, туганнарымның, якыннарымның һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торуы һәм шулай ук дусларымның искиткеч күп булуы. Төрле якта, төрле төбәктә, хәтта Чувашия белән Мордовиядә дә дусларым бик күп, үзара аралашып, кунак йөрешеп торабыз, - ди Хәйдәр Әнәсович.

Форсаттан файдаланып, без Хәйдәр абыйны 60 яшьлек матур юбилее белән ихластан тәбрик итәбез.

Теләкләребезнең иң изгеләрен телибез — алдагы елларда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәр кичереп, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларының, оныкларының, кардәш-туганнарының шәфкатьлелеген, мәрхә-мәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәләл җефете белән тыныч гомер итүен теләп калабыз.

 



 


Р.ХАМЗИНА
Туган як
№ 38 |
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»