22.10.2013 Мәгариф
Милли мәгариф кайсы телдә?
Ел саен Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы Эстониядә урта мәктәп тәмамлаучы рус милләтеннән булган абитуриентларга, Россия вузларында бушка уку өчен, 100 урын бирә икән. Әмма быел бары тик 43 кенә гариза булган, руслар тарихи ватаннарына кайтып, туган телләрендә бушка укырга теләмәгәннәр. “Европага булса, пожалуйста“, – дип әйтәләр ди, әмма Мәскәү генә булмасын.
Туган милләтен яратучы рус публицистлары әрнеп, сызланып, шау-шу кубаралар, чөнки Эстониядәге рус гимназияләрендә фәннәрнең 60 проценты эстон телендә укытыла икән. Туган телләрендә белем алу хокукыннан 60 процентка мәхрүм ителгән рус балалары надан калалар, яхшы билгеләр белән аттестатлар аларга эләкми, шуңа күрә Мәскәү вузларының ишеге алар өчен ябыла икән, имеш. Болай үзе Мәскәүдә укырга керү өчен, аларга имтихан да биреп ятасы юк, аттестатлар конкурсы да хәл итә икән мәсьәләне. Бары тик аттестатта “дүртле“ һәм “бишле“ билгеләре генә булсын, бернинди БДИ да кирәкми икән. Эстониядәге 350 меңгә якын русның балалары арасыннан бары тик 43 кенә абитуриент Россиягә кайтырлык аттестат алуга ирешкән, дип әйтмәкчеләр рус публицистлары. Дөрес, сораштырулар шуны да күрсәткән: рус яшьләре тарихи ватаннарына кайтырга атлыгып та тормыйлар икән, анда безгә кырын карыйлар, карьера ясап булмый, дип әйтәләр ди. Русча язмадан бу турыда мәгълүматны оригиналда да бирик әйдә: “И в большинстве случаев слышал: у русских выходцев из Прибалтики в России гораздо меньше возможностей для профессионального и карьерного роста. Прямо или завуалированно, но большинство моих юных собеседников говорили о своих опасениях встретить на исторической родине косые взгляды и недоброжелательные реплики“. Менә монысы, шәт, дөреслекнең үзедер. Тик шулай да мин тулысынча туган телләрендә белем ала алмаган Эстония русларын чын күңелдән кызгандым, эстон сәясәтчеләренең вәхшилегенә каным катты, күздән яшь тамды. Бөтенләй елап ук та җибәргән булыр идем, тик туган Татарстанымдагы үз милләтем балаларының хәле Эстония русларыныкына караганда да уңайсызрак булуы чабудан тотып калды.
Көннәрдән бер көнне миңа район авылларындагы татар мәктәпләренең берсендә белем алучы баланың әти-әнисе мөрәҗәгать итте: 3 нче класс балалары “Математика“ һәм “Әйләнә-тирә дөнья“ фәннәрен русча дәреслекләрдән укыйлар икән. “Бик җәфаланалар, аңлый алмыйлар“, – диделәр. Телефоннан шалтыратып, берничә мәктәптән белештем: фактлар раслана. Урамда очратып, өченче класс укучылары белән сөйләштем: “Укытучы аңлаткач, математикага азрак төшенеп була, “Әйләнә-тирә дөнья“ бик авыр“, – диделәр. Республиканың башка районнары белән элемтәгә кердем. Лаеш белән Сабада проблема юк, татарча дәреслекләре бар икән. Саба районының бер мәктәбендәге 3 нче класс укытучысы: “Татарча дәреслекләр балалар санынча төгәл кайтты, укытучыга юк, укытучыларга русчасын сатып алдык“, – диде.
Дәреслекләрне татарчага тәрҗемә итеп бастыручы “Тарих“ нәшрияты директоры Гобәйдуллина Ләлә Дамир кызы белән сөйләшкәч, вакыйга бөтенләй көтелмәгән борылыш алды. “Әйе, бу коточкыч хәл. Укытучылар, БДИдан куркып, министрлыкка татарча дәреслеккә заказ бирмиләр. Быел без 8 класс өчен Мордковичның “Алгебра“ дәреслеген татарчага тәрҗемә иткән идек. Районнардан 1400 китапка заказ килде, ике меңне чыгардык. Саф татар Әтнә районы 28 (!) китап сорый. Укытучылар: “Татарча дәреслек юк, барыгыз кибеттән русчасын сатып алыгыз, – дип әйтәләр. – 3 нче класс өчен “Математика“ (Чекин) дәреслегенә тәрҗемә итеп эш дәфтәрләре чыгарган идек, быел алучы азайды. Күрәсең, русчага күчтеләр“, – диде Ләлә ханым.
Әтнә районының мәгариф бүлеге җитәкчеләре белән сөйләшкәнче, мин башта гади әтнәлеләр белән аралашырга булдым. Район газетасында кайсыдыр бер әтиме, әниме русча дәреслекләрдән укытуны сорап мәкалә язган да, шул язма барысын да хәл иткән: Олы Әтнә мәктәбе, рәхәтләнеп, барлык фәннәрне дә рус телле дәреслекләрдән укытып ята икән. Мәгариф бүлеге җитәкчелегенең моңа бик исе китмәде, БДИга аркаландылар, БДИ русча булгач, дәреслек тә русча булырга тиеш, янәсе. Мин үз балаларымның татарча укып, БДИны уңышлы бирүләрен искәрткәч кенә дәлилләренең урынсыз икәнен аңладылар шикелле. Башка дәлилләр мондыйрак булды: районда бер мәктәп булса да русча дәреслектән укырга тиештер инде, дәреслек русча булса да, фәнен татарча укыйлар аның, башка авылларда татарча дәреслекләрдән укыйлар һәм башкалар. Дәлилләр гел сорау тудыра торган гына. Ни өчен русча дәреслек яхшы булгач, башка мәктәпләрдә дә шундый дәреслектән укытылмый, ни өчен татарча “Алгебра“ дәреслегенә заказлар ясалмый, ярым татарча, ярым русча укыту яхшымыни дигән сораулар җавапсыз калды. Әтнә районы мәктәпләре белән элемтәгә кергәч, хәлләрнең тагын да аянычрак икәнлеге ачыкланды. Мин мәктәпләрнең адресларын, директорларның исемнәрен әйтмим, чөнки беләм: бу алар өчен авырлык китерергә мөмкин.
Кайбер укытучылар исә бик үтенеп сорадылар: ”Кешегә әйтә күрмәгез”, – диделәр. 8 класста 10 баласы булган мәктәп директоры сөйли: ”8 нче класска татарча 2005 елгы Макарычев дәреслеге бар, тик ул БДИга әзерләү өчен ярамый. Мордкович дигән авторның дәреслеге белән укытабыз. Русча бер генә дәреслек укытучыда бар, бер бала татарча дәреслекне үзе табып сатып алган. Башкалар укытучы аңлаткан белән генә баралар”.
Сигез балалы 8 нче классы булган мәктәп завучы: ”Заказ бирдек, дәреслек юк. Электрон дәреслектән укытабыз. Татарчасы кайтыр дип көтәбез”. Кайтса да 28 дәреслек Әтнә районының барлык балаларына да, ай-һай, җитәр микән?
Әтнәдә эшләр менә шулайрак. Мәгариф һәм фән министрлыгы укучылар дәреслекләр белән бушлай тәэмин ителергә тиеш дип көрәшеп ята тагын. Монда бөтенләй дәреслекнең исе дә килми әле. Министрлыкның Милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Алсу Шәрипова газета хәбәрчесе белән бик сак сөйләште, татар мәктәпләренең татарча дәреслекләрдән укытырга тиешлеген таныды, мәсьәләне контрольгә алырга вәгъдә бирде. Мәгариф һәм фән министрлыгы, контрольдән соң, ”Ватаным Татарстан”га эшләрнең торышы турында мәгълүмат бирер дип ышанабыз, бүлек җитәкчесе белән дә шулай дип килештек.
3 класс өчен татарча математика дәреслеге, газета хәбәрчесе мәгариф бүлегенә шалтыратуга, яшен тизлегендә кайтып җитте мәктәпкә. Әмма русча укытырга күчү республикада моннан берничә ел элек барган сәясәтнең дәвамы ул. Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Гыйльметдинов Альберт Харисович җитәкчелек иткәндә, мине министрга киңәшмәгә чакырдылар. Киңәшмәдә министрның беренче урынбасары да, ул вакыттагы милли бүлек җитәкчесе дә бар иде. Министр шунда балаларның барысын да төгәл фәннәрне русча укытырга күчерергә теләве хакында игълан итте. Без, республиканың берничә татар теле укытучысы, моңа катгый рәвештә каршы төштек.
Сүз төгәл фәннәр турында гына барса да, кайбер районнар министр ниятен шунда ук байрак итеп күтәреп алдылар: татар мәктәпләрен рус этнокомпонентлы базис укыту планы белән укытуга күчерүче районнар булды. Хәтта татар әдәбияты укыту өчен сәгатьне бергә генә калдырдылар. Мин үзем, ул вакытта протест белдереп, проблеманы республика күләмендә күтәреп чыгарга вәгъдә иткәч кенә, берникадәр чигенделәр – әдәбият укытуга бер сәгать дәрес өстәделәр. Ә рус этнокомпонентлы план, ягъни саф татар балаларыннан торган мәктәпне рус мәктәбенә әйләндерү гамәлдә калды.
Бары тик Казанда министр алышынгач кына, мәгариф бүлеге җитәкчеләре үзләренең бу эшләреннән куркып кире кайттылар, кара эшләрен яшерделәр, татар мәктәбе торгызылды. Астыртын рәвештә ярым русча укытуны сакларга теләүчеләр исә эшләүләрен дәвам итәләр. Районнардагы мәгариф бюрократиясенә баланың бары тик үз туган телендә генә уңышлы белем ала алуын исбатлау бик кыен кайчак. Югыйсә бу – аксиома инде. Рус телендә белем алу баланы уңышлы итә дигән бер генә дәлил дә юк. Дәлилнең башкасы бар. Гарвард галимнәре, җитди тикшеренүләрдән соң, мәктәптә баланы 9 белән 13 яшьләр арасында бер генә яхшы укытучы укытса да, ул югары уку йортына уңышлы керәчәк, киләчәктә укытучыдан уңмаган яшьтәшләренә караганда югарырак хезмәт хакы алып эшләячәк, диләр.