поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.10.2013 Җәмгыять

Мәскәү туйларында күргәннәрем

Узган атна ялларында Мәскәүгә туйга бардым. Әлеге җаваплы мәҗлескә бик озак әзерләндем. Өc-башымны кайгырттым: күлмәкләр тектердем, нинди прическа ясыйсымны, ничек бизәнәсемне уйладым. Котлау сүзләре оригиналь булсын дип, күпләр белән киңәшләштем. Ни дисәң дә, Мәскәү хәтле Мәскәүгә барам бит!

“Өйләнешсәк, фамилия алыштырып торасы юк”

Моннан биш еллар элек, социаль челтәрләрдә утыра башлагач, фамилиядәшләремне барларга булдым. Махсус төркем барлыкка китердем һәм интернетта булган 15 Солошинны шунда чакырдым. Шулар арасыннан бер егет миңа ошады. Бик озак фотосурәтләрен караганнан соң: “Сәлам, туганым”, – дип язып, танышырга булдым. Күп тә үтмәде, ул миңа: “Сәлам, апам!” – дип җавап кайтарды. Шәхси биткә урнаштырылган фотосурәтләр буенча бер-беребезне ошаттык һәм актив рәвештә языша башладык. “Кара әле, өйләнешсәк, сиңа фамилия үзгәртеп торасы да булмаячак бит!” – дип язганы хәтердә...

Әтием күптән мәрхүм, шуңа да, аның яклап булган туган-тумачаларымны белмим, беркайчан аралашырга туры килмәде. Краснодар краеннан (анда тудым) Башкортстанга күченеп кайтканыбызга да байтак еллар үтте.

...Виртуаль дустым, Мәскәү егете Виталий белән көн дә язышабыз, телефоннан сөйләшәбез. Беркөнне балачак хакында сүз башладык. “Мин Краснодар краенда тудым, диңгез буенда үстем”, – дип мактандым. Ул шундук: “Тукта әле, хәзер әтигә шалтыратам да, сине җыярмын, – диде. Ике минут та узмады, телефоннан аның кызу-кызу сулап сөйләгәнен ишетәм: “Адресыгыз “Лермонтов урамы, 6” идеме? Әтиең – Алексей? Әниең – Фәнирәме?” Аңа әтисе моңарчы җылы якларда яшәгән туганнары хакында сөйләгән булган икән. Ул миңа туры килгән фактларны әйткәч, шок хәлендә калдым. Без туганнан туганнар булып чыктык. Тиздән мин аңа кунакка бардым. Әлбәттә, кө­тел­мә­гән­дә туганымны табу – минем өчен язмыш сюр­призы булды. Инде биш ел тыгыз аралашабыз. Ул “Домодедово” аэропортында эшли, шуңа да, Мәскәүгә эш сәфәре белән барырга туры килгәндә һәрчак каршы ала, самолетка кадәр озата.

24 яшендә өйләнергә булды Виталий. Аның: “Туема чакырам, киләсеңме?” – дигән тәкъдиме миннән шундук: “Әлбәттә!” – дигән җавап алды.

Туй бүләге – борын?!

Мәскәүгә бер көн алдан килдем. Туганыма вак-төяк эшләрен эшләшеп, төн буена йокламый, туйга әзерләндек. Иртәнге сигездә барлык кунаклар җыелып бетте, киленне алырга киттек. Йорт янында 7-8 стюардесса тора иде. Киленебез дә аэропортта эшли, шуңа да аның ахирәтләре “выкуп”ны тулысынча самолет темасына багышлады. Киленне алдык та, лимузинга төялеп ЗАГСка киттек. Теркәүгә кадәр әле 4 сәгать бар, нигә ашыгырга?! Моның бөтен сере бөкеләрдә икән. Әле соңга да кала яздык. Лимузинны метро янында калдырдык та, 3 тукталыш арасын бергәләп метрода бардык. Күз алдына китерегез: басып торырга да урын булмаган метрода ап-ак күлмәкле кәләш! Шәһәр халкы моңа ияләнгән, артык игътибар да итмәде, кәләшкә урын да бирмәделәр. Тиешле сәгатькә килеп җиттек. ЗАГС бинасы – Николай патшаның йорты икән. Ишек төбендә, имеш, патшаның хезмәтчеләре көтеп тора. Алар безне каршы алды: яшьләрне махсус бүлмәгә алып кереп киттеләр, ә кунаклар өчен патша йорты буенча экскурсия ясадылар. Нәтиҗәдә, бу бинада без 1 сәгать вакыт уздырдык. Уфа ЗАГСларында мондыйны күргән юк иде, анда яшь парлар бер-бер артлы теркәлә, моның өчен 15 минуттан да артык вакыт бирелми.

Ресторан кичке алтыда гына, шуңа тиклем Мәскәүнең берничә матур урынына барып, фотога төшәргә иде исәп. Әмма бөкеләр тагын да күбәйде: бернинди паркка да, Кызыл Майданга да керми, туры ресторанга бардык. Озын сүзнең кыскасы, туй түгел, бөке дә бөке...

Мәскәү гаиләләре бик үзен­чәлекле инде. Туйда яшьләрнең ике яклап та икешәр әти-әнисе. Һәркайсы аерылышкан да, кабаттан гаилә корган. Барысы да үзара дус-тату, бер табын артында утырдылар.

Бию тәнәфесе вакытында туганым белән сөйләшеп тордык. “Дарьяга туйга борын бүләк иттем”, – ди. Әйткәнен аңламый, кат-кат сорадым. “Күрмәдеңмени, танавы ямьсез, операция ясасын дип акча бирдем”, – дигәч, шаккаттым. Менә сиңа мә! Килен-балакайның борыны бер дигән, аңа нәрсәсе ошамагандыр?! Шундый туй бүләкләре дә була икән...

Туй 2,5 миллион сум тирәсе чыгым таләп иткән. Мәскәү кешесе өчен бу сан зур да түгелдер, әмма шәхсән мин ул кадәр кыйммәтле туй уздырмас идем. 2,5 миллионга бөтен авылны Уфага алып барып, ресторанда ял иттереп, ике тәүлек иң шәп кунакханәдә кундырырга була.

Минем өчен иң кызыгы иртән булды. Сәгать тугызда кабат Уфага очасы, туганымның дуслары озатып куйды. Машина тулы туй чәчәкләре, рестораннан соң бар букетларны да чыгарып салганнар. “Әйдә шаяртабыз, син хәзер бер кочак чәчәкне аласың да, аэропортка керәсең. Янәсе, син – балет йолдызы, гастроль турың дәвам итә, бүген Уфада чыгыш ясыйсың”,– ди туганымның дусты. Миңа бу идея бик ошады, ул әйткәнчә эшләдек тә. Виталийның бар дуслары – аэропорт хезмәткәрләре. Бер җирдә дә чират тормадык, тиз генә рейс­ка теркәделәр дә, алар мине бизнес-залга урнаштырды. Бирегә бизнес класс­та очканнар гына керә ала, ә аэропорт администрациясендә эшләгән туй кунаклары, эконом класс белән очсам да, миңа уңайлы булсын өчен тырыштылар.

Бизнес залда бөтен игътибар миңа һәм минем кочакта булган меңләгән гөлчәчәккә. Кеше артык күп түгел иде. Ни күрим: яраткан актерым Хабенский, Земфира үз төркеме белән, Андрей Соколов, музыкант һәм композитор Павел Кашин... Чәчәкләр белән кергәч, алар да мине йолдыз дип уйлады, әмма кем икәнемне сорарга кыенсындылар, ахрысы. Павел Кашин яныма килеп утырды, танышты. Мәскәү йолдызлары Пензага, шәһәр көненә китеп бара икән. Тәкъдимнәре буенча, аларның өстәле артына күченеп утырдым.

Йолдызлар иртә таңнан шәраб эчә, миңа да тәкъдим иттеләр, әмма баш тарттым. Әфлисун согы бар иде, шуны бокалга салып, Хабенский белән чәкештереп эчтем!.. 


Зәйнәп СОЛОШИНА
Акчарлак
№ |
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»