поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.10.2013 Мәгариф

Тынгысыз балага да тынгы кирәк

Бер танышымның биш яшьлек улын мәктәптән куганнар. Ул яшьтә нинди уку инде, дисезме? Анда балалар бакчасындагы кебек хәреф танырга гына өйрәтеп калмыйлар. Инглиз теле керә, язалар, саныйлар, бала пумала тотып рәсем ясый, җырлый, бии, ди. Түләүле булса да,танышым Оксанага бик ошаган ул дәресләр. Тик...

«Мин теләмәгән идем...»

Хәер, моннан соң акчалары янга калачак. Мәктәптә: «Улыгызны бүтән безгә китермәгез. Әлегә аңа уку кирәкми, соңрак килерсез», – дип кырт кискәннәр. Юк, юк, бала сәләтсез булганга түгел. Хәреф танырга, иҗектән сүз ясарга өйрәнә башлаган инде ул. Проблема бүтәндә: тиктор-мас малай бөтен кешегә комачаулый икән, яшьтәшләренә дә, укытучыларга да. Укытучы сөйләгәнне тыныч кына тыңлый белми, бер урында озак уты-рып тора алмый. Бер карыйсың – парта астында, икенче караганда – тәрәзә янында. Кемнеңдер пеналын тартып төшергән – бөтен әсбаплар идәнгә коелган. Дәрес вакытында парталар буйлап йөргәндә бер кызның аягына баскан – колготкасы ертылган, ялгыш инде, әлбәттә. Бала боларның берсен дә явыз нияттән эшләмәгән. «Мин теләмәгән идем, үзеннән-үзе килеп чыкты,» – дип акланган әнисенә. Аликны (исеме үзгәртелде) күптәннән беләбез. Әнисе әйтүенчә, баланы ул бик авыр тапкан. Туганда баланың баш миендә үзгәрешләр булганга – невропатолог «энцефалопатия» ди-агнозы куйган. Бәләкәч бер яшь тулмас борын тәпи йөри башлады. Шулкадәр тиктормас бала: ярты минутка да үзен генә калдырырга ярамый иде. Үрмәләп менеп шкафтагы әйберләрне туздыра, өстәлдәге чәйне түгә. Бигрәк тә китап киштәсе тирәсеннән тыныч кына үтә алмый иде. Китапларның кайсына язып-сызып тутырды, кайсын ертка-лап «ашады», чәчәк вазасын төшереп ватты, ваннадагы юынгыч башына ук төште. Кыскасы, күз уңында тотмасаң, әллә ниләр майтарып ташлавы их-тимал иде. Йокыдан иртүк уяна, көндез йоклатырмын димә, кичкә кадәр йөгерүдә. Әтисе «гиперактив» малайның гамәлләренә тынычрак карый иде. Өйдә утырган әнисе (бу очракта утырган дию дөрес түгел, чапкан дияргә кирәк) ябыгып, шыр сөяккә калды.

«Гиперактивлык» каян килә?

 Медиклар чамадан тыш тын-гысыз ул балаларны «гиперактив», «гипердинамик синдромлы», диләр. Балаларның медицина карточкасында «минималь баш мие дисфункциясе» дигән язуны укырга мөмкин. Әнисенең йөкле вакытта төрле авырулар, көчле стресс кичерүе дә карындагы балага тәэсир итми калмый. Ә «Минималь баш мие дисфункциясе» термины 1960 елларда гына галимнәр тарафыннан өйрәнелә башлаган. Фәнни телдә андыйларны «авыр холыклы бала» дип тә атыйлар. Мондыйлар малайлар арасында күбрәк күзәтелә. Мәктәптә уку авыр бирелә, бала тик тора алмый, үз-үзен тота алмый. Бер сүз белән әйткәндә – тәртипсез. «Гипердинамик» баланың нерв система-сы бик киеренке эшли. Алар башка-лардан әллә каян аерылып торалар. Кисәтү ясый башласаң, ишетмиләр. Без инде моны сүз тыңламый дип кабул итәбез. Дәрескә игътибарлары җитми, шуңа күрә мәктәп програм-масына өлгермиләр. Күптән түгел бала авыргач, дәва-ханәгә бардык. Уңны-сулны карамыйча йөгерүче бөдрә чәчле кызчык игътибарны җәлеп итте. Ул бер сәгать дәвамында бер тапкыр да утырмады. Дөрес, пычрак дип тормады, идәнгә сузылып ятты, ишек ачылгач, табиб кабинетына кереп чыкты. Бер баланы этеп җибәрде, икенчесенең чәчен тартты. «Гиперактив»ларның кул хәрәкәтләре дә икенче, ягъни аяк кына түгел, кул да тик тормый, авыз да ябылмый. Тынычсыз «бөдрә чәч»не әти-әнисе гел ачуланып, әрләп торды. Әйе, күп «кыен ашый» инде болар. Дәваханәдәге кызны кызгандым, бәлки аны ачуланмаска, кочаклап алып, матур сүзләр әйтеп тынычландырырга кирәк булгандыр. Ни әйтсәң дә, бала бит ул. Шул ук вакытта әнисен дә аңлыйм: минут өчендә 180 градус-ка бөтерелгән сабый янында үзеңне һәрчак кулда тотарга тимер нервлар кирәк. Тынгысыз бала мәктәпкә бар-гач, укытучы өчен дә күзгә кергән чүп кебек. Кайбер укытучылар гел кыч-кырып, ачуланып тора. Тик моның беркемгә дә файдасы юк. Тәҗрибәле, акыллы укытучы, никадәр авыр булса да, баланы аңлаячак. Укучы күңеленә юл яруның бүтән ысулларын табачак. Чөнки тынгысыз балага да тынгы кирәк, аны усаллык белән җиңеп булмый. 

Белгечләр киңәше:

Гөлнара Ибраһимова, балалар психологы:

 Быел 1 сентябрьдә, Казандагы 149нчы ли цейның I сыйныф укучыларын карап чыктым. «Гиперактив»лар күзгә чалынмады. Үземә дә кызык булып китте. Моннан берничә ел элек бар иде алар. Хәзер инде өлкәнрәк сыйныфларда укыйлар. Ә уйлап карасаң, «гиперактив» булуында бала гаепле түгел. Сабыйның нерв системасы әнисе карынында чакта ук формалаша. Ата-ана тынгысыз икән, бала ничек тыныч булсын? Әти-әнисенең үз-үзен тотышы, яшәеше бала сәламәтлегендә чагылыш таба. Бер ара шундый чор булып алды: хәмер эчүгә дә, тәмәке тартуга да, йөклелеккә дә җиңелрәк караш иде. Хәзер эчеп йөрү модада түгел, хатын-кыз балага узуга да җаваплырак карый башлады. Ә «гиперактив» балалар бик сизгер: алда-шуны шундук тоялар. Бер төрле сөйләп, икенче төрле эшләп йөрүчеләрне өнәмиләр, алар нечкә күңелле, гел беренче булырга омтылалар. Үз дигәннәренә иреш мәсәләр, бик нык борчылалар. Аларны мәҗбүр итеп җиңәрмен димә. Безнең мәктәп укытучылары андый балалар белән уртак тел тапты. Дәрестә тик утыра алмый башлыйлар икән, төрле эш кушарга кирәк. Әйтик, дәфтәр өләштерергә, берәр йомыш белән ашханәгә чыгарып керергә мөмкин. Андый балаларны мәктәпкә иртәрәк бирергә ярамый. Уен формасын-да алып барылган дәресләр бала аңына тизрәк барып җитәчәк. Әти-әниләр тик-тормас баласына, табиб белән киңәшеп, «Глицин» кебек тынычландыра торган да-рулар да эчертә ала. Өйдә тыныч атмосфера тудырырга, төгәл режим булдырырга кирәк. Баланың нерв сис темасы шуңа күнегәчәк. 

Эльмира Минһаҗева, КДМУ профессоры, медицина фәннәре докторы:

 Энергиясе ташып торган бөтен укучыны да нерв системасы зыян күргән авырулар рәтенә кертергә ярамый. Тату гаиләдә үскән гиперактив балалар мәктәпкә килгәнче башкалар-дан берни белән дә аерылып тормый. Ә мәктәптә тышкы ярсыткычлар җитәрлек, бала игътибарсызга әйләнә, бер урында тик кенә утыра белми, күп сөйли (сөйләмендә кимчелекләр дә була), хаталы яза, укый алмый, исәпләгәндә дә ялгышлар җибәрә. Кайберләренең психик үсеше дә тоткарлана. Сәламәт балаларның да игътибарсыз чакла-ры булгалый: кәефләре үзгәргәндә класс буйлап йөгерергә дә, укытучы сүзләрен колак аша үткәреп җибәрергә дә булдыра-лар. Әмма гиперактив укучылар һәрвакыт тиктормас. Андыйлар олыларның сүзләрен 5-10 минут кына тыңлап тора ала. Аларның баш миенә энергия туплау өчен 7 минут вакыт таләп ителә. Бу гиперактив бала кырыкка төрләнә – класста дәрес баруы аңа мөһим түгел. Үзе генә калганда аны алмаштырып куялармыни – күңелсезләнә, йокымсырап йөри. «Гиперактив» диагнозы куелган балаларның интеллекты түбән дип уйларга ярамый. Ул бик сәләтле дә була ала. Әмма аның бу мөмкинлекләре тулысын-ча ачылып бетмәскә дә мөмкин. Россиядә мондый балаларга, нигездә, пантокальцин кебек дарулар билгелиләр. Бу препарат баланың психик үсешен стимуллашты-ра, аның үз-үзен тотышына һәм сөйләм функцияләренә яхшы тәэсир итә. Шунысын да онытмыйк – гиперактивлык синдромы комплекслы дәвалауны таләп итә – дарулар гына түгел, педагог, психолог һәм якыннарының ярдәме дә кирәк.
 


Фәридә ХӘЕРНАСОВА
Гаилә һәм мәктәп
№ |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»