поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.02.2009 Милләт

МИЛЛӘТ КЕМГӘ КИРӘК?

Милләтебезне саклап калу – изге бурычыбыз, дигән лозунг соңгы арада миндә каршылыклы хисләр уята. Әйтелеше дөрес кебек булса да, изге эшләр белән изгеләр генә шөгыльләнә бит, ә аларның саны аз була. Халкыбыз гасырлар дәвамында тудырган рухи мирасыбызны саклауны галимнәргә, иҗтимагый хәрәкәт вәкилләренә генә йөкләү дөресме? Милли эшне һәркемгә кирәк булган файдалы гамәл дәрәҗәсенә күтәрә алмасак, аның шул аз санлы кешеләр шөгыле генә булып калу куркынычы зур бүген.

Күптән түгел без Удмуртиянең татар милли хәрәкәтенә нигез салган шәхес Мәсгуд ага Гаратуевның 80 яшьлек юбилеен билгеләп үттек. Татар милли хәрәкәтенең иң югары биеклеккә ирешәчәк чорын ул болай тасвирлый иде: без дәүләт түрәләре кабинетларында, балаларыбызны татарча укытырга, туган телебезне, мәдәниятебезне үстерергә мөмкинлек бирегез, дип даулап йөр­мәбез. Киләчәктә алар, халыкларның исәнлеге дәүләткүләм мөһим бурыч, дип бу эшләрне үзләре башлап йөрергә тиеш, ди торган иде. 20 елга якын элек әйтелгән бу сүзләрдән соң күп сулар акты, ләкин әле бүген дә милли хәрәкәт 7 миллионлы татарның аз санлы өлешенә генә кагыла.

 

Быел Удмуртия Республикасының Иҗтимагый палатасы гражданлык җәмгыятенең хәлен тикшерү максатыннан социологик тикшеренүләр уздырды. Бары тик куәтле гражданлык җәмгыяте булган илдә генә алга киткән тормыш шартлары тудырып була дигән сүзләрне һәрберебезнең күп тапкыр ишеткәне бар. Гамәлдә бу нәрсәне аңлата соң? Һәр кешенең дәүләт һәм иҗтимагый эшләрдә актив катнашуы турында сүз бара. Активлык ул хакимият башындагыларның һәр әйткәненә тавышсыз гына баш кагып яшәү түгел, ә үз фикереңне иҗтимагый оешмалар, матбугат чаралары, митинг-демонстрацияләр аша ачык белдереп, үз таләпләреңне куя белүдән гыйбарәт. Милли хәрәкәт өчен бу аеруча актуаль. Социологларның эш нәти­җәләреннән күренгәнчә, республикабыз халкының 67,6 проценты иҗтимагый оешмалар барлыгын һәм аларның файдасын таный икән. Шулай да сорауга җавап бирүче­ләрнең 66,3 проценты иҗтимагый эшләрдә беркайчан да катнашканнары булмавын белдерә. Ул гына да түгел, аларның 45,7 проценты киләчәктә дә бернинди активлык күрсәтергә теләми. Гаҗәп бит! Тик гаҗәпләнергә ашыкмагыз: чөнки хәзер китергән саннар Удмуртия буенча гына булды бит әле. Россия буенча алганда, "минем өчен кемдер килеп эшләр" дип көтеп ятучылар саны авылларда – 68, ә шәһәрләрдә 82 процентка кадәр җитә икән!

 

***

 

Татар милли хәрәкәтенең уңыш формуласы нәрсәдә дисәләр, бу изге эшкә киң катлам милләттәшләребезне тарта алуда диясе килә. Әйтик, кайбер төбәкләрдә иҗтимагый хәрәкәттә йә пенсионерлар, йә дин әһелләре, йә эшкуарлар, йә үзешчән сәнгать вәкилләре генә булу аяныч күренеш түгелмени?! Бу яктан Удмуртия катлаулы юл узды һәм бүгенге көндә бездә 40ка якын милли һәм дини оешма халкыбызның киләчәген кайгырта. Алар арасында Татар яшьләре берлеге, зур тарихы булган Татар иҗтимагый үзәге, Аксакаллар шурасы, мәдәни оешмалар, дини мәхәлләләр, Татар көрәше федерациясе дә бар.

 

2005 елда без Удмуртия татарларының төбәк милли-мәдәни мөхтәриятен төзедек. Мөхтәрият оештыру тагын бер оешма теркәүгә генә кайтып калмады.            Озак еллар тупланган уртак көчебезне бәрәкәтле итеп файдалану, эш юнәлешләрен бергәләп билгеләү өчен 110 мең татар яшәгән төбәкнең милли хәрәкәте вәкилләренең уртак карары булды ул. Соңгы 3 елда гамәлгә ашкан эшләрнең һәрберсе уртага салып сөйләшкәннән соң гына башкарылуы бу адымның дөрес булуын күрсәтә. Уртак сүзебезне җиткерүче мөхтәрият барлыкка килү республика җитәкчелеге белән элемтәләр ныгуга да ныклы этәргеч булды.

 

***

 

Татарлар күпләп яшәгән төбәк­ләрдә тиз арада милли эшне җанландыруның иң ышанычлы ысулы – милли матбугат чараларын аякка бастыру. Ульян, Самара, Удмуртия, Төмән кебек регионнарда милли хәрәкәтнең шактый алга китүен биредә татар матбугат чараларының озак еллар уңышлы эшләп килүе белән дә аңлатырга мөмкин. Йортына һәр атнаны татар газетасы килеп торган гаилә динебезгә дә, сәнгатькә дә тартыла, балаларына милли тәрбия бирүнең мөһимлеген аңлап яши. Чөнки ул милли мохиттә гомер кичерә, аның кадерен белә һәм янәшәдәге милләттәшләре белән үзен бербөтен итеп тоя.

 

Татар милли хәрәкәтенең үсеше, беренче чиратта, татар мәгълүмат кыры булдыруга, Казан һәм төбәкләрдәге татар редакцияләренең нәтиҗәлелегенә бәйле дисәк, арттыру булмас. Илдә татар мәгълүмат кыры булдыру Татарстаныбызның сәяси һәм икътисадый көчен арттыручы фактор булуы да ачык аңлашыла. Әгәр төрле төбәкләргә сибелгән милләттәшләребезне уртак мәгълүмат кыры җепләре белән бәйли алмасак, татар күп ул, көчле ул, 7 миллион ул, дию матур саннар белән уйнауга гына кайтып калырга мөмкин. Үзебез яшәгән Удмуртия Республикасы мисалында да шуны ук дәлилләргә мөмкин: бездә иң элек – 1989 елда – татар радиотапшыруы, 1991 елда телевидение һәм газета оештырылды һәм алар ярдәме белән татар милли хәрәкәте халыкны берләш­тереп, көч җыйды, мәктәпләребездә милли сыйныфлар ачылды, шәһәрләр, район үзәкләрендә милли оешмаларыбыз аякка басты.

 

Татарстан белән чиктәш булган һәм татарның төп өлеше гомер кичергән Идел-Урал төбәгендә, милли республикаларда, Себер һәм Әстерхан якларында милли журналистиканы үстерү буенча киң кырлы эш алып бару – мөһим бурыч. Биредә эшләп килүче татар редакцияләрен көчәйтү, алар моңарчы булмаган субъектларда яңаларын оештыру – булырдай эш. Иҗади көчләрне барлау, техник мөмкинлекләр тудыруны БТКның методик ярдәме белән урындагы милли хәрәкәт һәм хакимият башкара алыр иде. Дөрес, БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, кайчан гына мөрәҗәгать итсәң дә, ничек тә ярдәм итү юлларын табарбыз, дип тора. Моннан тыш, төбәкләргә ТНВ, "Татар-информ" структураларының үтеп керүен дә тизләтергә кирәк. Аларның әлегә нигездә Татарстан чикләрендә эшләве вакытлы күренеш дип уйлыйбыз. Шулай ук үзебезнең мисалда әйтеп үтәсе килә: ТНВ телевидениесенең Удмуртия корпункты барлыкка килгәч, безнең моңа кадәр дә эшләп килгән редакцияләрнең эш сыйфаты һәм әзерләгән сюжетлар саны артты, журналистларыбызга өстәмә түләү мөмкинлеге туды. Хәзер без һәр айда ТНВга Удмуртия, Пермь һәм Киров төбәкләреннән 17 сюжет җибәреп торабыз.

 

"Татмедиа" агентлыгының соңгы еллардагы эшчәнлеге нәтиҗәләрен күрми мөмкин түгел. Алар татар журналистикасында зур алга китеш ясады. Һәр авыл гаиләсенә килеп торучы район газеталарының сыйфаты һәм күләме бермә-бер артты, тиражлары нык үсте. Бу – заманча эш алымнарын уңышлы файдалану мисалы. Россия төбәкләрендәге газеталар да "Татмедиа"ның эшлекле партнерлары була алыр иде. Беренчедән, без "Татар-ин­форм"­ның хәбәрчеләр челтәрен киңәйтә алабыз. Икенчедән, "Татмедиа" әзерләгән журналистик материаллар төбәк газеталарында да урын ала башласа, бу аларның сыйфаты һәм укучылар саны артуга этәргеч булачак.

 

***

 

Яңа ел алдыннан ТНВдан берничә тапшыруда милләтне саклау турында сөйләшү барды. Тапшырулар төрле булса да, нигездә, кешеләре дә, сүзләре дә бер төсле булды аларның. Без, чит төбәкләрдә эшләүче татар оешмалары вәкилләре, үзара җыелганда, еш кына шуны билгелибез: Мәскәүдә Садовое Кольцодан чыкмый гына эшләүче "паркетный җитәкчеләр" кастасы булган кебек, Казанда да кабинет милләтчеләре шактый үсте хәзер. Әлеге тапшыруларда катнашучыларның бер өлеше гел Казан чикләреннән чыкмый гына эш йөртүчеләр бит. Һәрхәлдә, без яшәгән төбәкләрдә аларның эзләре юк. Ә бит бу гади хакыйкать – милләттәшләребезнең бер өлеше генә яшәгән Казаннан торып кына татарның хәлен үзгәртеп булмый бүген. Татар халкы, Татарстан дәүләте тудырган зур куәтнең бер өлешен төбәкләрдәге эшне җайлауга юнәлтү һичшиксез бәрәкәтле гамәл булырга тиеш! Моның Татарстан Республикасы өчен дә әһәмияте зур булуга мин шик­ләнмим – тышкы сәясәтсез дәүләт була алмый, аның дәрәҗәсе, кыйммәте шуңа бәйле түгелмени?! Ягъни, башкаладагы купшылык белән чикләнеп калмыйча, урыннардагы көндәлек эшкә игътибарны арттыру зарур. Моның тормышка ашырылган уңышлы мисалы буларак, соңгы елларда Россиянең иң популяр бәйрәмнәренең берсенә әверелеп баручы татар Сабантуен китерергә мөмкин. Чыннан да, бүген Татарстан Сабантуйларын тагын да купшылатудан мәгънә зур булмас иде, ә менә көчнең бер өлешен бәйрәмебезне бар илгә таратуга сарыф итү гаҗәеп нәтиҗәләргә китерә. Бу тәҗрибәне төбәкләрдәге татар мәгарифе, милли матбугат чаралары, иҗтимагый оешмалар эшен җәелдерүдә активрак кулланырга вакыт җиткәндер.

 

***

 

Татар әдәбиятчыларына, сәхнә, кино осталарына да төбәкләрдәге татар җәмәгатьчелеге тарафыннан еш кабатлана торган бер фикерне җиткерергә бурычлыбыз. Урындагы көндәлек эшебездә безгә милләтебезнең киләчәге барлыкка ныклы ышаныч уятырдай, безнең үзебез генә белгән куәткә ия булган көчле халык икәнлегебезгә басым ясаучы әсәрләр җитми. Хәзерге чорда язылган талантлы әсәрләр арасында татарның рухын ныгытырдай, күмәк эшкә күтәрелергә дәрт уятучы әсәрләр күбрәк булсын иде. Юкса тарихыбызның иң тетрәндергеч мизгелләренә нигезләнгән аяныч әсәрләр белән мавыгу кире нәтиҗәләр дә биреп куя.

 

Яңа ел бәйрәмнәрендә Башкортстандагы бер зур татар авылында яшәүче туганнарыбызга кунакка барабыз. Күптән түгел генә, халык санын алу вакытында, барысын да башкорт итеп язып киткәннәр иде аларның. Инде хәзер, шуннан чыгып, балаларын башкортча укытуга күчерделәр. Быел без килгән көнне ТНВдан "Өч аяклы ат" фильмын кабатлап күрсәтәселәр иде. Фильм матур гына башланып та китте, "чын татар киносымыни", дип сокландылар башта барысы. Үтенгәч, мин бераз эч­тәлеген дә сөйләп үттем. Шуны ишеткәч: "Әй, андый кызганыч әйберләр карамаек әле", – дип, хуҗа телевизорны башка каналга ук күчереп куйды хәтта. Мин дә аларны кирегә үгетләмәдем, чөнки халыкның үзебезне мескен итеп күрүдән туйганлыгын күрсәтәдер бу мисал. Ә андый мисаллар тормышыбызда чиктән ашкан. Уңайлары исә җитми.

 

Бүген татар киносын аякка бастыру, бу жанр сәнгатенең көчен милләт файдасына куллану турында сүз йөртәбез икән, аның идеологик максатларын да киңәшеп билгелисе иде. Казанда "Алтын мөнбәр" фестивале уздырыла башлау – зур алга китеш һәм киләчәккә өметебез ул. Тик быел анда приз яулаган шушы бердәнбер татар фильмының да шәхси эшмәкәр акчасына төшерелде дип сөйләүләрен ишетү безгә сәер тоела. Зур акчаларны бәйрәм оештыруга тотып, кирәкле эшне күрше акчасына башкарган кебек инде бу. Парахутның бөтен пары сыбызгы сызгыртуга китте, диләр түгелме мондый очракта? Тормышыбыздагы менә шундый кире мисалларны бихисап китерергә мөмкин.

 

***

 

Милләтне саклау – изге бурыч, дигәндә, бу сорауга башкача да карарга мөмкин. Кем кемне саклый бит әле, дияргә мөмкин. Чынлыкта, без милләтне түгел, милләт безне саклый түгелме? Халкыбызның тарихы, ата-бабаларыбызның тормыш рәвеше, аларның тәрбия ысуллары безгә һәм балаларыбызга нинди авыр шартларда да уңышлы, булдыклы, иманлы кешеләр булып калырга үрнәк булып тора. Алар үзләрендәге шушы бәяләп бетергесез мирасны безгә тапшыра алганнар икән, без – ата-аналарның бурычы – шушы мирасны түкми-чәчми киләчәк буынга җиткерү. Чөнки үзебезне саклап калуда иң сыналган алым нәкъ шушысы.

 

Ирек ШӘРИПОВ,

Удмуртия татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе.

 

 

ТАТАРЛЫГЫБЫЗНЫ НИЧЕК САКЛАРГА?

 

Язмышыма үпкәләр­лек түгел. Туган төбәгем – Ютазы районында комсомол оешмасын җитәкләү чоры халык белән эшләргә, Башкортстанның Туймазы шәһәр-район органы булган, бу төбәктә яшәүчеләрнең 80 процентка якыны татарлар булса да, рус телендә нәшер ителүче "Ленинский путь" газетасында төрле бүлекләрне җитәкләвем журналист ипиенең тәмен татырга өйрәтте. Тормыш җилләре гаиләм белән Ижауга китергәч тә, яраткан һөнәрем журналистикадан аерылмадым.

 

…Минтимер Шәймиев белән тәүге тапкыр очрашу-танышуым 1992 елның июнь аенда булды. Татарстан Президенты дәрәҗәле делегация озатуында Удмуртия Республикасы белән үзара хезмәттәшлек турындагы Килешүне раслау өчен килгән иде. Килешү ике ут күрше республика җитәкчеләре тарафыннан тантаналы шартларда имзалангач, әлеге җитәкчеләр күп санлы Мәскәү, Казан, Ижау журналистлары өчен озакка сузылган пресс-конференция уздырды. Форсаттан файдаланып, мин Татарстан Президентыннан яңа гына "борын төрткән", үз телебездә айга бер тапкыр район газетасы форматында дөнья күрүче "Яңарыш" газетасы укучыларына үз уй-теләкләрен җиткерүен үтендем. Минтимер Шәймиев вакытының бик кысынкы булуына карамастан, ярты сәгать дәвамында диярлек әңгәмә алып барды, Татарстанның чит төбәкләрендә яшәүче милләт­тәшләргә даими рәвештә ярдәм кулын сузачагын ассызыклады.

 

Шунысын ассызыклап үтү урынлы булыр: Минтимер Шәймиев Удмуртиядә төрле дәүләт эшләре белән булганда һәрчак татар җәмгыятьчелеге, татар журналистлары белән очрашуларны даими рәвештә эш графигына кертә. Соңгы бер килүендә Удмуртия Республикасы җитәкчелегенең тулы составы катнашлыгында узган очрашуыбыз аеруча күңелебез түрендә саклана. Президиум өстәле артында ике яктан да дәрәҗәле җитәкчеләребез урын алгач, Минтимер Шәймиев залга җыелган милләттәшләренә рус һәм татар телләрендә мөрәҗәгать итеп: "Әңгәмә-сөйләшүебезне кайсы телдә алып бару кулай булыр?" – дигән сорауны куймасынмы?! "Ана телебездә" дигән тәкъдимне ишеткәч, югалып калмады ул. Удмуртия Президенты Александр Волков, УР Дәүләт Советы Рәисе Игорь Семенов, УР Хөкүмәте башлыгы Юрий Пткевичның татарларны аеруча хөрмәт итүләре, татар телен яхшы аңлауларын истә тотып: "Әйдәгез, үз телебездә сөйләшик", – диде дә, 20 минут чамасы әңгәмәбезне саф татар телендә алып барды. Соңыннан җитәкчеләребезгә урынлы гына рәхмәтен белдереп, рус телендә аларга әңгәмәбезнең кыскача эчтәлеген бәян итте. Шунысы игътибарга лаек: ике як та – Удмуртия Республикасы җитәкчеләре дә, залда утыручы милләттәшләребез дә – дөрес кабул итте бу адымны.

 

Әгәр без республикабыз җитәкчеләре, депутатлар корпусы, төрле минис­трлыкларда эшләүче түрәләр алдында милләтебез мәнфәгатьләренә кагылышлы сорауларны бөтен тирәнлеге белән куябыз, күп очракта яклау да табабыз икән, без моны илебез күләмендә тормышыбызның барча тармагында өлге булган Татарстаныбыз мисалында раслап, аңа таянып башкарып чыгабыз. Үзебезнең көндәлек тормышыбызга бәйле бер мисалга тукталып китүне урынлы саный ошбу язманың авторы Ижауда татар телендә аваз салучы матбугат һәм мәгълүмат чараларының 15 еллык юбилеена багышланган "Яшьнәп яшәгән дәвер" дигән китап нәшер ителде. Удмуртиядә татар журналистикасы милләтебез өчен матбугат чаралары гына булып калмады, халык ихтыяҗлары өчен башкарыла торган бөтен изге эшләрне оештыручы штаб ролен дә үтәде. Күп күләмдә булмаган тираж белән дөнья күргән ошбу китапта Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең үз имзасын куеп җибәргән "Яңарыш" газетасына карата әйтелгән фикерләрен киң катлам газета укучыларына ирештерүне урынлы саныйм. Ике дистәгә якын гомеремнең шушы газета эшчән­легенә бәйле булуын истә тотканда, Президентыбызның биргән бәясе, яшермим, тирән горурлык хисләре, яшәү дәрте уята. Менә Президентыбыз бәяләмәсеннән бер өзек: "Яңарыш" газетасы чыга башлауга 15 ел тулу – Удмуртия Республикасында яшәүче татарлар өчен генә түгел, бөтен милләтебез өчен истәлекле вакыйга дип саныйм. Унбиш ел элек, милли күтәрелеш вакытында, илдә, республикада олы үзгәрешләр барганда дөньяга аваз салган "Яңарыш", чыннан да, тормышыбызга ыргылып кергән яңарыш чорының хәбәрчесе иде. Әлбәттә, Ижау татарлары һәрвакытта актив булдылар, әмма газета чыгара башлау аерым мәгънәгә ия. Бу күренеш милли үзаң үсүен, сәяси өлгергәнлеккә омтылуны аңлата. Шул катлаулы чорда милли мәгълүмат чарасы булдырып, Татарстанда барган тарихи вакыйгаларга теләктәш­лек күрсәтү бик мөһим гамәл иде. Үз тирәсенә татар һәм башкорт халкын туплап, аларның мәнфәгатьләрен яклауга, телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятне саклауга хезмәт иткән әлеге басма Удмуртиядә татар телендә башка мәгълүмат чаралары оештыруга нигез салды. "Яңарыш"ның Татарстанның, татарның дәрәҗәсен күтәрүе, башка милләтләргә чын мәгънәсендә үрнәк булуы – соңгы елларда без ирешкән тагын бер олы казаныш дип саныйм. Димәк, булдырабыз! Үз сүзебезне әйтә, үз фикеребезне яклый беләбез, башкалар белән уртак тел табып яши беләбез. "Яңарыш" газетасы узган унбиш ел – милләтебез тарихының аерылгысыз бер өлеше ул.

 

Аңлашылгандыр, милләтебезнең киләчәге үзебезгә бәйле икән. Образлы әйткәндә, һәрберебез милләтебезнең олуг көймәсенең ишкәкчеләре икәнбез бит?! Ә аның кайсы "ярга" тизрәк йөзеп чыгачагы бихисап санлы ишкәкчеләренең осталыгыннан, бер темп­та, бер юнәлештә хәрәкәт ясый белүләреннән торуын истән чыгармыйк.

 

Үзем шаһит булган вакыйгаларны бәян итик әле. Узган елның башында Татарстанның көньяк капкасы саналган, үземнең кендек каны тамган Ютазыдан шатлыклы хәбәр алдым. Данлыклы Ютазы урта мәктәбенең 70 еллык юбилеена чакырылган идем. Тантанабыз гөрләп узды, сый-хөрмәте дә зурдан булды. Рәхмәт яусын оештыручыларга. Тик күңелем түрен тырнап торганына да тукталмыйча үтә алмыйм. Кичәне алып баручылар, җитәкчеләр, дәрәҗәле кунаклар, хәтта татар теле һәм әдәбияты укытучылары да үз чыгышларын "Олуг агай" телендә сөйләделәр. Аңлатмалары да бик гади: рус телле кунакларны хөрмәтләү йөзеннән эшләнелә икән бу гамәл. Әнә Ык елгасын кисеп чыккач ук, ике-өч чакрым гына урнашкан авылларда, якында гына урнашкан Октябрьский, Туймазы шәһәрләрендә шундый ук хәл икәнен төшендерделәр, Татарстанда милләттәшләребез 70 процент тәшкил иткән Ютазы районында гына җирле газетаның рус телендә нәшер ителеп, татарчасы дубляж формасында гына эшләнүен яшереп тормадылар. Югыйсә, татар дөньясына бөек милли шәхесләр, шул исәптән, барыбызның да бүгенге горурлыгы булган тел галиме, академик Мирфатыйх Зәкиевне, халык шагыйре, дәрәҗәле дәүләт премия­ләре лауреаты Фәнис Яруллиннарны тәрбияләп үстергән төбәк бит бу!!

 

Әгерҗелеләргә дә әйтер сүзем бар.

 

Татарны дөньяга таныткан, данлыклы Иж-Бубый мәдрәсәсе булган, мәдәниятебезгә, сәнгатебезгә һәм башка бик күп төрле тармакларга нигез салучыларны тәрбияләп үстергән авылларыбызның үз йөзен югалтуга юнәлеш тотулары йөрәкне телгәли. Шәһәрнең үзенә дә хас бу. Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, Ижау үрнәгендә димме, күз явын алып торырдай биналарда үз телебездә язылган исем-атамаларны күрмәссең, ни сәбәп­тәндер, тимер юлы вокзалында, җаныбызга сары май булып яткан татарча белдерүләрне дә туктаттылар. Зур татар авыллары мәктәпләренең күбесендә коридорлар буенча эленеп куелган, зәвыклы итеп эшләнгән белдерүләр, стенд­лар ни сәбәпледер рус телендә генә башкарылган. Хәтта мәктәп ашханәләрендә "Приятного аппетита" дигән белдерүләр элеп куюдан да тарсынып тормаганнар. Үз телебезне мыскыллау-кимсетү, икенче сортлы итеп карау билгесе, Татарстан Конституциясендәге дәүләти ике теллелекне бозу түгелме соң бу? Әллә замана таләбе шундыймы, йә булмаса, Мәскәү якабыздан тотканмы? Менә шундый, беренче карашка кечкенә генә булып күренгән ялгышлыкларыбыз да яшь буын күңелендә тирән эз калдыра, маңкорт­лыкка юл ача. Саный китсәң, исәбенә чыгарлык түгел бит төптән уйланып бетмәгән гамәлләребезнең.

 

Без – бербөтен милләт. Безгә үз кыйблабызга кабат кайту, дуслык-туганлык күперен тагын да ныгыту күпкә отышлырак. Алда безне мәктәпләребездә тәрбия-белем бирүдә милли компонентларны кайтару, март башында Татарстанның Дәүләт Советына сайлаулар, 2010 елда Рәсәй киңлегендә узачак халык санын исәпкә алу кебек җитди сынаулар көтә. Бердәмлегебез сакланганда, уңышлар безне урап узмаячагына зур ышаныч баглыйбыз.

 

Закуан НУРЕТДИН,

Удмуртиянең атказанган журналисты.

 

ИЖАУ – ИҖАТ МӘЙДАНЫ. БЕРГӘ БУЛСАК, БЕРДӘМ БУЛСАК, БАР ДА БУЛЫР.

 

1991 елда "Яңарыш" исеме астында Удмуртиядә чыга башлаган татар газетасы бу төбәктә яшәп иҗат белән шөгыльләнүчеләргә чын бәхет чыганагы булды. Удмуртиядә һәм Әгерҗе районында яшәп иҗат итүче шагыйрьләр, прозаиклар үз әсәрләрен бастырып, каләмнәрен чарладылар. Авторларның саны гына да дүрт дистәгә якынлаша. "Әдәби сәхифә", "Ижау: иҗат мәйданы" битләре, һичшиксез, халыкка ул битләрнең кирәклеге, якынлыгы ягыннан да иң әһәмиятле битләрдән булгандыр. Инде 1997 елда җирле авторларыбызның 350 биттән торган "Язмышлар авазы" дигән беренче шигырьләр китабы басылып чыгу күпләрне зур иҗат мәйданына тартты, яңа әсәрләр язарга этәргеч булды. Газета каршында әдәби түгәрәк оешты, җитәкчесе шагыйрь Ибраһим Биектаулы иде. Соңгы 11 елда "Яңа­рыш"­та каләм чарлаган 23 авторның 44 китабы Казан, Ижау, Чаллы типографияләрендә басылып дөнья күрде.

 

Удмуртия Язучылар берлеге каршында Риза Шәфи исемендәге татар язучылар бүлеге оешу – ике арада төзелгән килешү­ләрнең төп нәтиҗәсе булды. Ижауда һәм Удмуртиянең башка шәһәрләрендә әдәби чаралар, әдипләребезнең юбилейлары, яңа китапларны халыкка тәкъдим итү кичә­ләре даими уздырыла. Казан, Әлмәт, Чаллы Язучылар оешмалары белән эләмтә­ләребез ныгыды. "Ватаным Татарстан", "Мәдәни җомга" газеталарында, "Казан утлары", "Мәйдан" журналларында шигырьләребез, хикәяләребез, публицистик язмаларыбыз еш басылу иҗат итүчеләргә иҗат дәрте өстәде. Воткинск каласында Риза ага Шәфи яшәгән йортка мемориаль такта куелды. Шулай ук Риза Шәфи исемендәге премия булдыру да зур әһәмияткә ия. Бу дәрәҗәле премия һәр елны шагыйрь туган февраль аенда шигърият, проза, публицистика өлкәсендә иң лаеклыларга бирелә.

 

Без боларны Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең Удмуртия төбәгендә иҗат итүче авторларыбызга игътибары артуы, Татарстан Конституциясенең 14 нче маддәсе нигезендә читтә яшәүче милләттәшләребезгә ярдәм итү нәтиҗәләре дип кабул итәбез.

 

Билгеле, бөтен авторларыбызның да сәләтләре бертигез түгел. Барысы ал да гөл генә, диеп әйтү дә дөрес булмас иде. Хәл итәсе проблемалар да бар. Иң мөһиме, Удмуртия Язучылар берлеге каршында оешкан татар язучылары бүлеген оешма буларак тиешле органнарда юридик яктан теркәүне оештырырга кирәк. Бу юнәлештә Татарстан Язучылар берлегеннән эшлекле ярдәм көтәбез. Безне иҗат мәйданына яшьләрнең аз килүе борчуга сала. Сер түгел, 60-70 нче еллар Ижауда "Ижмаш", "Ижсталь" һәм башка бик күп заводларның чәчәк аткан чоры булды. Татарстан, Башкортстан һәм башка төбәкләрдән күп гаиләләр Ижау­га күчеп килде. Шулай ук ул елларда югары уку йортларын тәмамлаган яшьләрне башка төбәкләргә эшкә җибәрү практикасы бар иде. Мәсәлән, мөхтәрәм шагыйрьләребез Ибраһим Биектаулы һәм Гыймран Сафин Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, 1970 елда Ижау "Радиозавод"ына килеп эшкә урнашалар һәм иҗат эшенә актив кушылалар. Хәзер алар Татарстан, Удмуртия Язучылар, Россия Журналистлар берлекләре әгъзалары. Шагыйрә Гөлфия Исхакова да Татарстанның Лениногорск районыннан Удмуртиянең Воткинск каласындагы машиналар төзү заводына эшкә билгеләнә һәм бүген ул иҗат үрләрен яулый. Хәзер исә хәлләр башкачарак – яңа агым тукталды, Ижауга күчеп килүчеләр бик аз. Димәк, язучыларны, журналистларны үзебезнең төбәктәге яшьләр арасыннан табарга һәм үстерергә тиеш булабыз. Шул максаттан без – җирле язучылар, "Яңарыш" редакциясе хезмәткәрләре – Удмуртиянең татар сыйныфлары булган мәктәпләрендә очрашулар үткәрәбез. Шигырьләре, хи­кәяләре, әкиятләре "Яңарыш"та басылган талантлы балалар белән редакциядә "түгәрәк өстәл" артында утырып, иҗат итү серләрен өйрәнәбез.

 

Узган ике айда Әгерҗе районында 16 мәктәптә булып, каләм тибрәтүче балалар белән җылы сөйләшүләр уздырдык, киләчәктә дә – алар язарга, без газетабызда бастырып чыгарырга килештек. Бу очрашулар һәммәбездә Удмуртия төбә­гендә татар әдәбияты киләчәктә дә булыр дигән ышаныч калдырды. Бергә булсак, бердәм булсак, бар да булыр.

 

Ринат БАТТАЛОВ,

Удмуртия Язучылар берлегенең татар язучылары бүлеге җитәкчесе.

 


---
Ватаным Татарстан
№ 16-17 | 30.01.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»