поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.10.2013 Җәмгыять

Хәер сорашып баеп буламы?

Казан урамнары соңгы елларда сукбай һәм хәер сорашучыларның ниндиен генә күрмәде, чат саен кул сузып тору күренешләре белән көрәшү проблемасы да күп тапкыр күтәрелде. Дөрес, Универсиада алдыннан, тылсымлы таяк селтәгәндәй, соранучылар берара юкка чыгып торды. Һәм менә янә башкалада профессиональ хәер сорашучылар төркеме эшчәнлек җәелдерүе турында сүзләр йөри башлады.

“Мин синнән күбрәк акча эшлим!”

Трамвайга кереп, халыктан хәер сорашкан урта яшьләрдәге мөлаем гына хатын-кыз карт кондукторның ризасызлык белдерүенә җавапка шулай дип кычкырды.

Кулына кәгазь кисәге тоткан сары чәчле бу хатынны Казанның җәмәгать транспортында еш очратырга мөмкин. Ул тукталышларда шыгрым тулы автобуска утыра да, авыру баласын дәвалау өчен кешеләрдән акча сорый. Кулындагы кәгазьгә бала фотосурәте ябыштырылган, баланың диагнозы турында озын текст язылган. Шушы кәгазьне күтәреп ул автобус салоны буенча үтә, кайбер кешеләр кесә төбендәге вак акчаларын аның учына сала. Икенче тукталышта төшеп кала...

Бу юлы ул трамвайга керде. Салонда халык бик аз булгангамы, билет сатучы кондуктор карашыннан качар урын юк иде. Ятланган сүзләрен кабатлагач, хатын, гадәттәгечә, кул сузып салонны йөреп чыкты. Әйләнә-тирәдәгеләр хәер бирергә ашыкмауларыннан уңайсызланыпмы, берничә кеше кесәләренә үрелде. Тик шул чак җитмешкә җитеп килгән кондуктор апа түзмәде: “Нәрсә кеше алдап йөрисең? Барысы да акчаны эшләп таба! Син дә эшлә!” - дигән кебегрәк сүзләр яңгырады. Сары чәчле ханым “телле” икән: “Нәрсә, әллә көнләшәсеңме, эшләп баеган хәерче тәре?!” - дип кычкырды ул. Пенсионер кондуктор бу сүзләргә нык гарьләнде: “Синең кебек кешедән сорап йөрмим! Үз көнемне үзем күрәм!..” - диде ул. “Мин синнән күбрәк эшлим!” - дип сукрана-сукрана сары чәчле хатын киләсе тукталышта ишекләр ачылуга урамга ашыкты...

Казан урамнарында хәер сорашучылар мәсьәләсен хәл итүгә Универсиада алдыннан зур игътибар бирелгән иде. Халыкара дәрәҗәдәге спорт ярышлары узган көннәрдә чыннан да җәмәгать урыннарында соранып йөрүчеләр, узып баручыларга һәрьяклап ябышучы чегән балалары югалып торды. Аларны кайда олактырганнардыр, Ходай үзе белә, әмма көз кергәч, шәһәрнең зур сәүдә үзәкләре, метро станцияләре янында, халык һәм машиналар күп йөри торган урам киселешләрендә яңгырдан соң гөмбәләр кебек янә хәер сорашучылар пәйда булды. Алай гына да түгел, аларның үз-үзләрен тотышы, киенү рәвеше, гәүдә аркылы кечкенә букча асуы - барысы Казанда оешкан рәвештә эшләүче профессиональ хәер сорашучылар төркеме барлыкка килгән булса кирәк дигән уйларга этәрә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, журналистлар аларга шундый сораулар белән мөрәҗәгать итә башлаган инде. Әмма хокук сакчыларында андый оешкан төркемнәр турында мәгълүмат юк. Гомумән, алар бу мәсьәләнең чишелен хокук саклаучылар яки ЮХИДИ хезмәткәрләре җаваплылыгына гына аударып калдырырга ярамый дигән фикердә, чөнки бит кешене урамда соранып йөрергә этәргән сәбәпләр төрле булырга мөмкин. Һәм, ачыкланганча, агымдагы елның 18 июнендә республика президенты имзалаган 47нче санлы закон белән Татарстанның Административ хокук бозулар кодексына кертелгән өстәмәләр турында да алар хәбәрдар түгел.

Штраф салдың ни, салмадың ни...


Җәмәгать урыннарында кул сузып утыручыларның күпчелеге хәер сорашуны кәсепкә әйләндергән дигән фикер 2012 елның октябрендә шәһәр Думасының XVII сессиясендә яңгыраган иде. Казанның ул вакыттагы прокуроры Илдус Нәфыйков Татарстанның Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертергә, аерым алганда - хәер сорашучыларны 100-500 сум күләмендә штрафка тартырга яки 5 тәүлеккә кадәр кулга алырга тәкъдим итте.

Татарстан Дәүләт Советында быел март аенда узган чираттагы утырышта шул хактагы закон проекты беренче укылышны узды. Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов үзенең чыгышында, без бу мәсьәләне хәл итүдә күптән артта калдык дип, Россия төбәкләрендә хәер сорашу күренешләре белән көрәшү тәҗрибәсе турында сөйләгән иде. Мәсәлән, Мәскәү шәһәрендә, Чуашстанда, Красноярск краенда административ җаваплылыкка тарту уңай нәтиҗәләр биргән. Ахыр чиктә, 2013 елның маенда депутатлар Татарстанның Административ хокук бозулар кодексына 3.15нче маддәне өстәде. Законлылык һәм хокук тәртибе комитетында аңлатуларынча, әлеге маддә буенча, хәер сорашу, күрәзәлек итү, сексуаль холыктагы хезмәтләр күрсәтү максатында җәмәгать урыннарында гражданнарга бәйләнеп, җәмәгать тәртибен бозган өчен кисәтү яки 100 сумнан 500 сумга кадәр штрафка тартылу яный, әгәр дә бу гамәлләр ел дәвамында тагын кабатланса, штраф күләме 3 меңнән 5 меңгә кадәр җитәчәк.

Кеше үтерүче буласым килми!


Соңгы вакытта көн саен шәһәрнең Восстание разъездында, шулай ук Ямашев проспекты һәм Адоратский, Мусин, Короленко урамнары киселешендә, Декабристлар белән Чистопольский урамнары чатында бала фотосурәте тотып баскан хатын-кызларның һәм аксак ир-атларның да штрафлар турында ишеткәне юк.

“Иртә белән болай да бөтенесе ашыга. Зур урамнар киселешендә бигрәк тә игътибарлы булырга кирәк. Хокук сакчылар, юл-патруль хезмәтләре кайда карый икән, машина юлында хәер сорашучылар хәрәкәткә комачаулый, минем кеше үтерүче буласым килми! - дип зарлана Ямашев проспектында яшәүче 20 елга якын машина йөртү стажы булган Азат Галиев. - Аңлашыла инде, кибет янында әбиләрдән хәер сорашканчы, алар машина хуҗалары янына килә, күбрәккә өмет итә, тик үз гомерләрен дә, безнекен дә куркыныч астына куялар...”

Чыннан да, “Савиново” сәүдә үзәге янындагы светофорда кызыл ут янган арада таякка таянган япь-яшь ир-ат аксый-аксый машиналар арасына кереп китә. Үзе кыйммәтрәк машиналарны күзли. Ара-тирә тәрәзәләр төшеп, машина эченнән аңа кәгазь акча сузалар. Светофорда яшел ут тиз кабына, машиналар кузгалып китә, ярый әле юл уртасында басып калган аксак ир өстенә сызгырып килгән машинаның хуҗасы соңгы мизгелдә тормозга басарга өлгерә...

Декабристлар белән Чистопольский һәм Ибраһимов урамнары чатында кулларына бала фотосурәте тоткан хатын-кызлар да урамнан үтеп баручы казанлыларның күзләренә карап: “Помогите, пожалуйста!” дип кабатлый. Фотосурәттә - гөнаһсыз сабый күзләре. Кәгазьгә баланың диагнозы турындагы язудан тыш, Россия гербы да төшерелгән.

Сер түгел, соңгы вакытта илебездәге хәйриячелек - бала йөзле, ата-аналар үтенече белән җәмәгатьчелек аларның нарасыйларын дәвалауга акча җыеп, ярдәм күрсәткән уңышлы очраклар турында беләбез. Бу соранучылар да шуңа исәп тотмыймы? Чөнки аларның берсенә сүз кушкач, кыенсынып кына җавап бирсә дә, соранучы хатын шактый шиккә батты. “Балагыз нәрсә белән авырый? Социаль хезмәтләргә мөрәҗәгать иткәнегез бармы? Әйдәгез, бала янына барабыз, без ярдәм күрсәтергә телибез”, - дигән сорауларны ишеткәч, бөтенләй куркуга калды. “Мин ирем белән сөйләшермен...” - дип тизрәк әңгәмәне төгәлләргә ашыкты. Ә икенчесе, гомумән, сөйләшергә теләмичә читкә тайпылды. 


Лилия ГАДЕЛШИНА
Интертат.ру
№ | 18.10.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»