• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 05.08-15.08 Кыргый планета. Казан циркы. 18:00
  • 06.08-15.08 Салават. 33 сезон. Камал театры
  • 16.09 Niletto. МВЦ «Казань Экспо», КЗ им. И.Шакирова. 19:00
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 21.09 Дима Билан. Пирамида. 19:00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 05 Август
  • Мәдинә Маликова - язучы
  • Зөфәр Хәйретдинов - җырчы, композитор
  • Наилә Ибраһимова - актриса
  • Салих Баттал (1905-1995) - язучы
  • Фәрваз Миңнуллин (1934-1994) - язучы
  • Рәйхан Халитов - блогер
  • Эльмира Гыйльфанова - җырчы
  • Надир Әлмиев - рәссам
  • Илгизәр Миргалимов (1942-2019) - дирижер
  • Фәрит Шиһапов (1951-2020) - музыкант
  • Гвардейская урамында озак вакытка фатир арендага бирелэ (студент кызларга яисэ гаилэле кешегэ). Фатир беренче этажда урнашкан. Якында гына остановка hэм кибертлэр. 10000 + ком услуги. Телефон 89586247928 (17.00 сон шалтыратырга)
  • Приглашаем на работу водителя кран манипулятора Ниссан, Изуцу. Работа сменная в Альметьевске(оплата за проживание с нас). Зарплата 2300 минимум и +.. Тел.89376209888
  • Исэнмесез. Метро Аметьева, Горьки яки Карбышева, Даурский, Мавлютова урамнары тирэсеннэн 1 булмэле квартира яки бүлмә снимать итәргә эзлибез. Медколледж тирәсендә. Тел. 89600475151
  • Зернодробилка молотковая сатам. Складта бар. Заказга да эшлибез. Төрле иләкле ясап була. 200-700 кг/сэг производительность. Электродвигатель 2,2 кВт/3000 об. Бункеры 40 л. Башка бункер, опорный рама, пульт управления да куя алабыз. Төрле районнарга, төбәкләргә җибәрә алабыз. Яхшы сыйфатлы. Бар деталләрен үзебез ясыйбыз (двигателдан кала). Гарантиясы бар. Татарстан, Яр Чаллы 8 (917) 921 52 90
  • Казан, “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйдә 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 10000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
  • 1.6 яшьлек угез ите август башында суясы .Ботлап.Актаныш районы 89872229472
  • Казан шэхэрендэ субаренда очень 1 булмэле фатир снимать итэм, озак вакытка.тэртип,чисталык,уз вакытында тулэуне ышандырам. Тел. 89179060102. 89274868157
  • Казан, Вахитов районы, Хороводная, 50. 1комн. квартира, 2 лоджия, 51 м2.Риэлторсыз, озак вакытка. 89655886519 ваатсап.
  • Туй, туган көн, юбилей һәм башка уңайдан якын кешегез белән хәтирәләрне теләкләр аша үреп,оригиналь шигырьләр,проза,рәхмәт сүзләре,бәет,җыр текстлары иҗат итәм.Һәр кешегә индивидуаль караш.Кулай бәяләр.Заказлар алдан алына.89083405794 ватсап.
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в Наб. Челнах в 62 ком-се молодой семейной паре или двум девушкам студенткам. 89093132683 вацап
 
 

 
Архив
 

               

18.10.2013 Җәмгыять

Җилдән туганмы алар?

«Борын-борын заманда әби белән бабай яшәгән, ди. Тату, бай яшәп тә боларның балалары булмаган. Менә әби камырдан күмәч пешереп, аңа күз-борын ясаган да мичкә тыккан»... Бу «Колобок» әкиятен белмәгән кеше юктыр. «Кар кызы» әкиятендә дә балалары булмаган әби белән бабай кар тәгәрәтеп бала ясыйлар. Карло әтекәйнең дә утын пүләненнән малай мәтәштергәнен укып беләбез.

Балачагым әкиятләрен искә төшерү тикмәгә түгел. Безнең җырчы кумирларыбыз да узыша-узыша бала ясау белән шөгыльләнә башладылар бит. Алай гына да түгел, бәби туйларын бар дөньяга шаулатып, үзләренә күрә пиар-шоу да ясап куйдылар. «Без булдырабыз!», янәсе. Филя әти берүзенә ике бала үстереп ята, ә балалар – әнисез. Җилдән туган дигән гыйбарә бар бит әле, менә шул үзе түгелме соң бу? «Син алай итсәң, без болай итәбез», – дигәндәй, йолдызлар «анасы» Алла белән Максим да балалар «ясатканнар» бит. Ничек җайлы! Фәлән кадәр түлисең дә, мә сиңа бер кыз бәби! Әһә, гомер үткән, картаябыз икән, тагын бер балага заказ бирик. Мә сиңа бер малай, үстерегез генә!

«Тапкан – ана түгел, үстергән – ана», – ди халык. «Кан барыбер үзенекен итә», – дигәне дә бар әле аның. Ләкин кешелек бүген күбрәк беренче гыйбарәгә таяна, ахрысы. Бала таба алмаучы гаиләләр өчен суррогатлык – балалы булу хыялын тормышка ашырырга ярдәм итүче бердәнбер юл, янәсе. Ләкин мәсьәләнең икенче ягы да бар: кешеләр ни уйлый, дин ничек ди?

Суррогат ана... Сәер сүзтезмә. Кешедә ничә ана була соң ул? Тугыз ай буе йөрәк астында йөрткән сабыен чит кешеләргә сатып җибәрүче хатынга «ана» дигән бөек исемне биреп буламы? Ә бу рәвешле дөньяга килгән бала дөреслекне белсә, кемгә «әни» дип дәшәр? Мәсьәләнең катлаулы булуына карамастан, статистика «базар»да «товар» әйләнешенең көннән-көн зураюын күрсәтә. Балага мохтаҗлар белән бергә, акчага мохтаҗлар да җитәрлек бит.

Интернет челтәрен ачып карасаң, анда суррогатлык хезмәтен тәкъдим итүче белдерүләр чиктән ашкан. Янәшәсендә «товар» бәясе дә «ялтырый»: 300 меңнән алып 1 миллионга кадәр, моннан тыш ай саен түләнеп бара торган пособие дә бар. Анысы һәркайсының «аппетиты»на бәйле. Күренеп торганча, бала очсыз тормый, бу үзенә күрә кем өчендер зур булмаган бизнес. Берне таба, икенчесен, өченчесен... Бала «җитештереп» финанс ягын күтәрә, янәсе. «Баласыз гаиләләргә бәхет китерәбез», – дип аңлатырга тырышучылар да табылыр. Мондый бөек хисләр белән янгач, чит кешеләргә карата шушындый изге теләктә булгач, нигә аны акчага эшләргә? Болай да баласызлык кайгысыннан тилмергән, чарасызлыктан кая бәрелергә белмәгән ананың хисләреннән көлү, кесәсен сыгу гына түгелме соң бу? Хайваннарга акыл дигән нәрсә бирелмәсә дә, алар да мондый ук түбән дәрәҗәгә төшми... Нәрсә бу? Табигатькә каршы барумы? Әллә инде чынлап та җәмгыять өчен кирәкле яңалыкмы?

Мәскәү йолдызларының әлеге адымга пиар өчен баруларын аңладык инде. Шулай булмаса, нигә кайчандыр «яраткан» кызлары белән бөтен дөньяны шаулаткан Киркоров бүген алар турында ләм-мим сүз дәшми? Кайда хәзер аның «мәхәббәт җимешләре»? Кем белә, бәлки, чүплектә ятучы ватык, кирәкмәс уенчык кебек алар да балалар йортында тилмерәдер.

Һәр бала үз ризыгы белән туа дип, 7-8 бала үстергән әби-бабайларга аңлатып кара әле суррогат ана бала табып биргәнлекне. Җаваплары бер булыр: «Әстәгъфирулла, ахырзаман галәмәте». Бәлки, алар хаклы да булырлар, чөнки диндә суррогат ана дигән төшенчә юк. Никахлы ир белән хатын өчен чит хатын-кызның бала табып бирүе башка сыймаслык хәл, хәтта бу суррогат ана ирнең икенче йә өченче хатыны булса да. Диндә ясалма орлыкландыру рөхсәт ителә, ләкин бу никахлы ир белән хатын-кыз катнашында гына башкарылырга тиеш. Өченче якның кушылуы гөнаһ, тыела. Диндә бу зина (никахсыз җенси якынлык) кебек карала. Коръәндә: «Без сезне аналарыгыз карыныннан сабыйлар итеп чыгардык», – диелә («Хаҗ» сүрәсе, 5 нче аять). Бу сүрәдән ана белән баланың аерылгысыз икәне, һәр баланың бер генә анасы булуы аңлашыла.

Ислам тыйган һәрнәрсә хәерле. Күпме генә күз йомарга теләсәк тә, суррогат ана карынында бала барыбер канын, нәселен үзгәртә. Ә дин моңа кискен карашта. Бала турында да онытырга ярамый. Өч кеше катнашында «әвәләнгән» баланың сәламәтлеге, психикасы яхшы булыр дип беркем гарантия бирә алмый. Үзенең ничек дөньяга килгәнен белгәч, ата-анага булган хөрмәте юкка чыкса, тормыштан ваз кичсә, нишләрсең? Бәхетсез балалар болай да дөнья тулы...

Баласыз гаиләләргә күп акчалар түләп өсләренә гөнаһ алганчы, балалар йортыннан ул яисә кызны тәрбиягә алу хәерлерәк тә, саваплырак та булыр иде. Туганнан бирле тәрәзәдән мөлдерәмә күзләре белән әти-әнисен көтеп утыручы сабыйның сине күргәч елмаеп җибәрүен Аллаһ та күрә бит. Кем белә, бәлки, шул ятимгә яңа гаиләле тормыш бүләк иткәнең өчен, Аллаһы Тәгалә сиңа да киләчәктә күп балалы яңа тормыш бүләк итәр...

PS. Гаҗәп, алда язылган әкияттәге «ясалган» балаларның гомерләре күңелсез тәмамлана икән: Колобокны төлке кабып йотса, кардан ясалган сылу кыз учакта эреп юкка чыккан...


Мәрьям АБДУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№10 (856388) / 18.10.2013 23:15:53

Ә бу рәвешле дөньяга килгән бала дөреслекне белсә, кемгә «әни» дип дәшәр?)))))Балага нинди юл белэн доньяга килуе шунын гына хэтле,ул яши хэм ана гомер биргэннэр! Устеручелэр телэсэ эйтэ,телэмэсэ бала белми генэ.
Бала тугач,суррогат ана белэн гаилэнен монэсэбэтлэре озелэ. Узен эйтмешли берсе акчасын алган,икенчесе товарлы булган.

Киркоров бүген алар турында ләм-мим сүз дәшми? Кайда хәзер аның «мәхәббәт җимешләре»? Кем белә, бәлки, чүплектә ятучы ватык, кирәкмәс уенчык кебек алар да балалар йортында тилмерәдер.)))))
Мэрьям балакаем,бэхетен бар Филька татарча белми. Белсэ,суд юлларында йорттерэчэгенэ иманым камил. Бэласеннэн баш-аяк, уйлап яз. Нигэ ул хаман балаларын сойлэп торырга тиеш? Алайса, без анын,"жилдэн туган" балалары турында гына укырга тиеш булабызмы?
чөнки диндә суррогат ана дигән төшенчә юк.)))))
Диндә ясалма орлыкландыру рөхсәт ителә, ))))
То ителэ,то ителми.. Син давай конкрет.
Ясалма орлыкландыргач,нигэ аны башка карынга куеп устереп бирергэ ярамый,эгэр дэ ананын сэламэтлеге житмэсэ?Ясалма орлыкландыру шулай ук табигый юл тугел!
Э бар бит шундый хатыннар, балага узалар тик бер срокка житкэч,авыры тошэ.Кайсылары ботенлэй уза да алмый. Болар икесе ике нэрсэ.
Балалар йортындагы ятимнэр хакында килешэм элбэттэ.

№9 (856384) / 18.10.2013 23:01:54

кешеләр ни уйлый, дин ничек ди?)))))
Эгэр дэ, ул башка кешелэргэ зыян салмаса,
кешенен ни уйлавында ни эше бар кешенен?
Ну таба алмый икэн бала,табып бирсэлэр ни булган сон?
Элегэ аны табып биргэн хатын-кызнын хэле кубрэк кызыксындыра. Эгэр дэ акчасыз,бушлай табып бирсэ,шул хэтле гаеплэу булыр идеме икэн?
Менэ анда эйтергэ урын бар, уз тапкан баланы башкага бирде дип!
Диндэ рохсэт ителэ дигэн узе, э узе хамн гаепли,ни эйтергэ тели анламассын,валлахи!

№8 (856378) / 18.10.2013 22:51:57

Мэрьям бик тэ дорес язган ,килешэм.

№7 (856310) / 18.10.2013 18:02:32

Берничек тә замана алгарышларыннан читтә кала алмыйбыз.
Кайчандыр,радио белән ТИ кешене шок хәлендә калдырган. Куллану-кулланмау һәркемнең үз ихтыярында.
Мәрьямчик ничек зина була торгандыр инде бу.Атадан алынган сперма,Анадан алынган күкәй күзәнәк.Һәм ул аталандырыла пробиркада. Суррогат анага пробиркадан алып урнаштырыла. Монда син күз алдына китергән интим мөнәсәбәтләр бөтенләй юк.
Галкин белән инкубатор ананың бергә ятканын күз алдына китереп язгансың бугай.
Четрекле темаларга алынганда белгечләргә мөрәҗәгать итегез,һәм язасы темагызны аңларга тырышыгыз.
Эмоцияләр күп, ә теманы аңламыйсыз.

№6 (856276) / 18.10.2013 16:41:52

Опечатка ашыгычлык белән Бөртә-чино, Бөртә чинодан алынган дип укыгыз.
Бөртә - бар татарлар килеп чыккан изге ана, чыңгызыйларның ыру башы, чино - татарча бүре, татарның тотемы (шино, ашина).

№5 (856275) / 18.10.2013 16:39:18

Колобок - татар әкияте, кумык татарларда сакланып калган вариантында - камырдан түгел, ат б...нан әвәләнә ул. Исеме дә шуннан алынган. Интернет форумнарда бу турыда бар.
Ә моны барысы да белеп бетерми, шуңа да авторга татарга танышрак булган камыр батырны нигә язмаска?
Гәрчә буратиносы да аның татардан, Толстой аны Һиндстанда татар хакимияте вакытында (Бөек Могол империясе) һиндләргә татарлардан таралган Җөртә-чино персонаҗыннан алынган. Бу турыда тулы бер хезмәт бар.

№4 (856253) / 18.10.2013 15:15:11

Равил Һади, бала таба алмаган хатын сурогат ана ярдэмендэ бала таба икэн бус минемчэ балалы булунын бер юлы.Акчасы булса бу юлны кулланырга ярый.Бу бала бит синен каннан яралган бала була.

№3 (856247) / 18.10.2013 14:04:03

камырдан әвәлән бала күмәч түгел, камыр батыр ул. язмышы начар түгел - ай үсәсен көн үсә, ботен ңошманнарын җиңә, ахырда бай була һәм гузәл кызга өйләнә. Папа карло әвәләгәне дә бәхеткә һәм байлыкка ирешә. кар кызы чыннан да эри, бәхетле мәхәббәткә ирешеп эри. так чту ул балалар бәхетлерәктер дә әле

№2 (856241) / 18.10.2013 13:21:54

Кочленеке замана дигэндэй, акчалыныкы шул замана.Алда ни курэсен кем белгэн эле, буген белэн яшилэр,буген курэлэр рэхэтен доньянын.
Алар баланы алдагы конне уйлап *тапмыйлар* бит.

№1 (856240) / 18.10.2013 13:15:28

Күпкенә аналар йә куркып, йә врачлар куркытып кесарево сечение белән бала табалар.
Шуннан куркып йә фигура бозыла дип кайбер хатыннар акча түләп бала таптырырга әзер.
Ләкин беренчедән бала шул сурогат хаттынның карнында булганда авыруларын җыеп туа, икенчедән бала үз карнында булмагач ата-ананың шиге бар - үзенеке микән юк микән.
Аннары тудырган "анасы" да, "анасы" да үз ара көнчелек белән тырмыш итерләр...

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar