поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.10.2013 Матбугат

“Бердәмлек”нең язмышы укучылар кулында

24 сентябрьдә миңа өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте уздырган татар матбугат чаралары конференциясендә катнашырга туры килде. Анда Халыклар дуслыгы йортындагы милли китапханәдә сакланучы татар китаплары, Самара өлкәсендә чыгып килүче “Бердәмлек”, “Сәлам” газеталары, “Самара татарлары” журналы, “Дуслык” сайты турында сүз барды.

Әйе, хөкүмәт ярдәме җитәрлек булмагач, без, олы буын кешеләре, яратып укый торган “Бердәмлек” газетасына кыенга туры килә. Мин редакциягә еш килеп йөрим һәм елдан-ел аның хезмәткәрләре саны кимүен күреп торам. Яхшы тормыштан түгелдер инде. Менә редакциянең яшь хәбәрчесе Миләүшә Газимова да “Сәлам” газетасына эшкә киткән икән.

Бу газетаны мәчет һәм өлкә милли-мәдәни автономиясе чыгара. Быел аңа ярдәм өлкә хөкүмәтеннән дә, татар байларыннан да килгән, дип сөйлиләр. Ә аңарга язылучыларның саны 200гә дә җитми бит әле. Шулай да “Сәлам”не зур тираж белән бастырып, татар мәктәбендә, мәчетләрдә, кибетләрдә бушка тараталар.

“Бердәмлек” газетасы 23 ел буе уңышлы гына эшләп килә. Аның Россия, Татарстан, Самара өлкәсе татарлары арасында абруе зур. Биредә язылган материаллар төплелеге, тел байлыгы, проблеманы күрә белүе белән аерылып тора. Шуңа күрә аңа язылучылар саны да кимеми, ел фасылына карап 3400 - 3600 әбүнәчесе бар. Хәер, яхшы гына уйлап карасаң, бу безнең өлкәдә яшәүче 126124 татарның 2,7 процентын гына тәшкил итә бит. Коточкыч хәл! Татар милләтенең руслашып баруын менә шуннан күрәбез инде.

Бу хәлдән чыгу өчен милләттәшләребезгә “Бердәмлек”кә даими язылып торырга киңәш итәр идем. Чөнки саф татар телендә чыгучы шушы газетабыз да булмаса, өлкәдә руслашу процессы тагын да тизләшергә мөмкин. Балаларыбызга, оныкларыбызга телебезне саклап калу, туган телдә укый-яза белү кирәклеге турында сөйләп, моның өчен “Бердәмлек”кә язылып тору кирәклеген аңлатсак, колак-ларына бер кермәсә - бер керер иде, бәлки.

Киләсе ярты елда да “Бердәмлек”нең тиражын төшермик, туганнар. Язылучылар санын күбәйтеп, газетаның халыкка кирәклеген исбатлыйк.
 


Гомәр СӘГЫЙРОВ
Бердәмлек
№ 42 | 12.10.2013
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»