поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.10.2013 Җәмгыять

Кибеттәге сөтнең каймагы кайда һәм анда пальма мае бармы?

Сөт-май комбинатында эшләүчеләр сөтне бөтенләй диярлек күрмиләр, дисәм, ни әйтерсез икән? Сөт ташу машиналарыннан бушатып, анализ алганнан соң, ул, торбалар аша китеп, төрле юллар, эшкәртүләр үтеп, аерым цехлардан әзер ризык булып кына чыга. Моны без Чаллы шәһәрендә «Гади сөт» («Просто молоко») агрохолдинг компаниясенә караган сөт-май комбинатына барып күреп кайттык.

Сөт, каймак, эремчек һәм башка бик күп төрле сөт ризыклары җитештерү серләренә холдингның генераль директоры урынбасары Андрей Андреев төшендерде. Иң элек ачыклык кертеп китик: ничек итеп безгә бик таныш булган «Вамин» «Гади сөт»кә әйләнеп китте соң? «Гади сөттән, зарарлы, зыянлы кушылмаларсыз гына, гади кешенең кесәсен һәм сәламәтлеген кайгыртып эшлибез. Җитештерү, эшкәртү рецептларыбыз да бик гади, ә ризыгыбыз сыйфатлы», – диләр холдингта. Кыскасы, без моннан соң гади сөт эчеп, гади каймак ашаячакбыз. Яңа компания эшне иң элек алты айга хәтле тоткарланган хезмәт хакы бирүдән башлаган. Турыдан-туры производствода эшләүчеләрнеке ул ун процентка хәтле арттырылган. Исегезгә төшерәбез: холдингның илледән артык производствосы, биш эре сөт-май комбинаты, 20дән артык агрофирмасы бар. Икенче адым җитештерелгән ризыкларның сыйфатын кайгырту булган. Бер сөт кенә дә моңарчы 69 төрдә чыгарылган булса, бүген ул сан 17не тәшкил итә. «Һәр заводтан бер үк исемле, бер төсле савыттагы, бер сыйфаттагы ризык чыгарга тиеш», – ди Андрей Андреев. Сөт эшкәртү процессында кулланыла торган оеткыч-әчеткечләрнең дә иң югары сыйфатлысы кулланыла башлаган.

Заводта йөргәндә үземне борчыган бик күп сорауларга җавап таптым. Мәсәлән, ни өчен кибет киштәсендәге сөтнең куелыгы югары булса да, аның өстенә каймагы утырмый? Бактың исә, эшкәртү вакытында май шарчыклары бик кечкенә кисәкчекләргә таркатылалар, шуңа бәйле рәвештә, сөтнең майлы элпәсе дә югала. «Бозылмый торган сөтнең сере нидә?» – дигән соравыма да җавап табылды. Эшнең асылы иң беренче чиратта сөт саклана торган тартмачыкта икән. Беренче карашка гади катыргы кебек кенә күренгән бу савытлар җиде каттан торалар, бик кыска итеп кенә аңлатсак, ул нәни суыткыч ролен үти. Шуңа күрә сөт, өстәлдә торса да, бозылмый. Искә төшерсәгез, без моның мисалын совет заманында ук та күргән идек – өчпочмаклы сөт савытлары күз алдыгызга килдеме? Әлбәттә инде, эшкәртүнең дә үз нечкәлекләре бар. Мәсәлән, мондый сөтнең температурасы 3-4 секундка гына 140 градус югарылыкка күтәрелеп ала, су, һава калдырылмый.

Билгеле, пальма мае турында да сорамый калмадык. Татарстандагы зур гына бер агрохолдингның җитәкчесе интернет басмаларда, халыкны пальма мае белән «агулыйлар», дип яза. Бер уйласаң, пальма агачы кайда үсә дә без кайда?! Шулай да шикләндерә. «Бернинди үсемлек мае да кушмыйбыз», – дип ышандырдылар Чаллыда. Без дә шикләнерлек күренешкә тап булмадык. Бер кило май ясау өчен – егерме, бер кило сырга ун литр сөт кирәк икән. Бүгенге көнгә холдингка кергән агрофирмаларда савым кимемәгән, сөтебез җитә, диделәр. Гади сөт дигәнең гади сөт кенә түгел шул, ул күпме авыл кешесенең яшәеш-тормышына бәйле. Шуңа күрә, чын күңелдән, хәерле, уңышлы эш булсын, диясе килә. 


Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»