поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.02.2009 Шоу-бизнес

САТАШКАН САНДУГАЧ ЯКИ ТОТ КАПЧЫГЫҢНЫ, МӘЧТҮРӘ!

...«Пирамида» сәхнәсендә зур кәнсирт-тамаша башланырга биш минутлап чамасы вакыт калган. Сәхнә артында ир-ат җырчылар, музыкантлар вә баянчылар гына җыелган, дисәм... юк, ялгышам... бер гүзәл зат – Илсөя Бәдретдинова да бар икән. Җырчыларның үз-үзләреннән кала һичкемне күрергә вакытлары юк: берәве оялчан гына булып бүлтәйгән корсагын тырыша-тырыша кире эчкә батырмакчы булып азаплана, кемдер галстугын, кемдер кәчтүмен, кемдер кабат-кабат чәчен төзәтә, тагын берәве, учындагы кәгазь кисәгенә текәлеп, иреннәрен кыймылдата... Кыскасы, һәркем үз эше белән мәшгуль.

«Татар моңы» фестивалендә катнашып, Гран-при яулаган җырчы буларак, мин дә алар арасында үз дәрәҗәмне белеп, тыйнак кына йөренгәләп торам. Менә, ниһаять, хатын-кызларга багышланган кәнсирт башлануын белдереп, Мендельсон маршы яңгырады. Залда утырган прафиссыр Салават Зәкиеч дустанә баш кагып алгач, минем эчкә җылы йөгерде. Дөрес, унөченче рәтне бер үзе биләп, кемгә очып куныйм микән, дигән кыяфәттә утырган журналист-җәнҗалист Искәндәр Сираҗины күргәч, аның иртәгә үк «Акчарлак» гәзитендә басылып чыгачак алагаем зур мәкаләсен күз алдыма китереп, күңел шомланып куйды куюын...

 

Җырлыйсы җырым «Гөлҗамал»ны кабат исемә төшереп алдым:

 

Шәмдәлләрдә генә утлар яна, Гөлҗамал,

Җиткән кызлар киндер җеп эрлиләр.

Энҗе дә мәрҗән кызларның кул бавы,

Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы...

 

Шушы җыр белән тамашачыны һушсыз итәм, дип сәхнәгә таба омтылдым, әмма да ләкин Булат Җиһаншин дигән җегет миннән өлгеррәк булып чыкты. Халыкны ул екты:

 

Алсу йөзеңне күрсәмче,

Битләреңне бер үпсәмче,

Ал яулыгыңны бер күтәр инде –

Алсу йөзеңне күрсәт.

Күзләреңне бер күрсәмче,

Карашларыңны бер сизсәмче,

Яулыгыңны бер күтәрергә

Бир миңа син рөхсәт.

Хәбибә – шундый чибәр,

Хәбибә – шундый матур.

Хәбибә – шундый текә...

У-у-у.... у-у-у....ууу...

 

Җегет очына-очына улаган вакытта, мин текә Хәбибәне яулыксыз-нисез итеп күз алдына китерергә тырыштым. Китереп булмады. «Әгәр текә Хәбибә чибәр, матур кыз булса, яулыгын күтәрергә рөхсәт бирер иде. Кешене уларлык чиккә җиткерә үзе, вәләкин рөхсәтен бирми. Димәк, ул – адәм карамаслык шадра йөзле, ямьсез, котсыз кыз!» Мин шулай уйлап, елмаеп куйдым. Текә Хәбибә җеп эрләүче Гөлҗамал янәшәсендә мескен булып калды. Шулай да мин «Гөлҗамал» белән тагын бер мәртәбә рисковайт итмәскә булдым. Запаста торган «Хафизәләм, иркәм»не хутка җибәрергә уйладым:

 

Ак куян дип аткан идем,

Булды тауның катлавы.

Аргы яктан берәү килә, –

Хафизәләм иркәм атлавы.

Хафизәләм иркәм, ай аппагым,

Бигрәк матур калфагың...

 

Бу җырны тыңлаган халык, алкышларга күмеп, мине сәхнәдән чыгармаска тиеш иде. Тик янә омтылып кына калдым шул. Кемдер тагы җәһәтрәк кыланды. Кемдер дигәнем, Көччегым булып («кошчыгым» дигән сүзне шулай матур әйтеп җырлавына ишарәләвем инде үземчә)... әй лә... пачти Роберт Миңнуллинның сүзләренә генә язылган җырлар сузучы Илнар Талбишек Сәйфиев дигән җегетнең бертуган энекәше Ленар... э-э-э... Көччегым Сәйфиев булып чыкты:

 

Үзе сылу, үзе чибәр,

Чәчләре толым-толым...

Тынычлыгымны югалттым –

Яратам күрше кызын.

Ла-а-андыш, Ла-а-андыш...

Очарга торган аккош.

Ла-а-андыш, Ла-а-андыш...

Очарга торган аккош...

 

Мин очарга торган Ландыш белән толымлы аккошны күз алдыма китереп алган арада, тагын кемдер җырлаган булып интегә иде инде:

 

Энҗе-мәрҗән сүзләр тезәм

Сиңа язган хатыма.

Аңла син, аңла, бәгърем,

Йөрәгемне, Фатыйма.

 

Кашларың синең охшаган

Фәрештә канатына.

Шул фәрештәләр затына

Охшагансың, Фатыйма...

 

Дүртенче омтылышым да барып чыкмады. Халыкны «Гөлмәрфуга» белән таң калдырырга иде исәбем:

 

...Тамыр җәйгән гөлләр кебек, гөлләр кебек,

Китмәдең йөрәгемнән, Мәрфуга...

Ай ли, Гөлмәрфуга, бар суга!

Гөлмәрфуга, барсаң суга,

Сөйләшербез барсын да...

 

Мин Гөлмәрфуга белән әвәрә килгән арада, Алмаз Хәмзин, паригын киеп, микрофон таягын кочаклап, бөгелә-сыгыла бии-бии, җыр суза иде инде:

 

Мин бит сине, мин бит сине һаман яратам,

Тавышыңны былбылларга мин бит охшатам.

Мин дә җырлыйм, мин дә сайрыйм сиңа кушылып,

Күңелеңә кереп кунып, сайрар кош булып.

Зәй... Зәй... Зәй... Зәйтүнәм, асыл кошым,

Зифа талым, җаным, җанашым...

 

Ярату дигәннән... Алмаз Хәмзин җырлавын яратам мин. Алмазның «Тым... Тым... Тым... Тымытыгым...» һәм «Шәр... Шәр... Шәр... Шәрәфи,..» дип тотлыгып җырлавына сокланып, бервакыт Илдар абый Юзеев мондый дүртьюллык пародия язган иде:

 

Җыр-җыр-җыр язып

Ят-ят-ятамын:

Тәк-тәк-Тәкәнеш,

Мат-мат-Матагым...

 

Хәм-хәм-Хәмзингә нисбәтле әлеге пар-пар-пародияне искә төш-төш-төшереп мат-мат-маташканда, «Мәдинәкәй» җырын гел истән чыгарып җибәрә яз-яз-язганмын:

 

Җәйли дә генә печән чапмадым,

Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәч,

Бөрлегәннәр өзеп капмадым.

Бик күп йөрдем, җаным, бөдрә чәч,

Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәч,

Синнән матурны мин тапмадым...

 

Хәерчегә җил каршы дигәндәй, бу юлы да чиратыма керделәр. Кемнәр диген? «Казан егетләре»! Килеп тә чыктылар сәхнәгә, әллә фанерадан, әллә катыргыдан ясалган сыңар каен тирәли селкенә-селкенә җырларга да тотындылар:

 

Каен белән бас янәшә,

Сиңа бик тә килешә.

Болында бар чәчәк сиңа

Елмаюын өләшә.

Авылыбызның гүзәле, дип,

Бөтен халык сөйләшә, Миләүшә!..

...Мең ел гомер теләп сиңа

Кәккүкләр дә эндәшә.

Бер егеткә күз сирпесәң,

Җитмеш егет көнләшә, Миләүшә!..

 

Сәхнә уртасына мәтәлчек атып чыккан Айдар Галимовны күргәч, «Ал Зәйнәбем»нең харап булганын аңладым:

 

Бакчадагы гөлләремнең

Тамырлары бер генә шул, Зәйнәбем.

Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем,

Рәхәт үтсен җәйләрең...

 

Айдарның сәхнәдәге җитезлегенә күз иярми: балет артистлары сыман әле бер якка, әле икенче якка йөгереп барып талпыну хәрәкәте ясый, шул арада башын кисәк артка ташлап ала, ул да булмый, уртага килеп, ботын-чатын хоккей капкасы киңлегендә аерып куярга да өлгерә, өстәвенә микрофонына тотынып җырлый да:

 

...Синең өчен генә гөлләр дә

Яфрак ярып, чәчәк атадыр.

Болында сайраган кошлар да

Синең өчен генә җырлыйдыр.

Аккан сулардан, ак бураннардан

Сине эзлим мин, сине сагынам,

Ишетәсеңме мине, Илүзәм...

 

Инде бу юлы алданмаска булып, «Асылъяр»ны сыларга булдым халыкка:

 

Әйдә барыйк сахраларга, сахраларга.

Гөлләр араларына, Асылъяр.

Матур яр, гүзәлем,

Өзелә лә үзәгем...

 

Тот капчыгыңны, Мәчтүрә! Синең кыймылдаганыңны көтеп торучылар бар ди монда... Мин сәхнәнең бу ягыннан бер адым атлаган арада, Габделфәт Сафин икенче яктан акчарлак җитезлеге белән очып чыккан иде инде:

 

Таныш дисәм, таныш түгел төсле,

Кем булдың син минем юлымда?

Уйламаган җирдән, көтмәгәндә,

Чәчәк биреп киттең кулыма.

Азалия, Азалия,

Иң матуры чәчәкләр арасында.

Әйтер сыман Азалия:

«Мине эзлә, яратсаң, табарсың ла...»

 

Мин һаман җырлый алмыйча торам. Ә халык көтә. Сәхнә уртасына атылып чыкканымны тилмереп, зар-интизар булып көтә, күңелемнән ургылырга торган «Җәмилә»не, «Рәйхан»ны, «Саҗидә»не, «Сания апа»ны, «Фирдәвескәй»не көтә:

 

Кашың кара, буең зифа,

Керфегең бөгеләдер;

Синең өчен җанкисәгем,

Фирдәвескәй, кара күзкәй,

Үзәгем өзеләдер...

 

Юк шул, идрит-тити! Халык бу юлы Илсөя Бәдретдинованы көткән булып чыкты. Илсөя чалбар ролен үтәгән итеген-каешын, кыскасы, бөтен кара күн киемен елкылдатып, җырлый башлады:

 

Ят шәһәрнең кичке урамнары,

Урамнарда – тузан бураннары.

Шул урамда басып тора моңсу

Сөембикә нәселеннән матур Алсу...

Кемне көтә, ниләр өмет итә?

Юлдан матур машиналар үтә.

Онытылган бүген ана-ата,

Чибәр Алсу матур тәнен сата...

 

Миңа сәхнә артында эссе була башлады. Сәхнәдә «Эссе» төркеме егетләрен күргәч, мин җырлавыма тәмам өметемне өздем. Авызымнан чыгалмыйча, ике ирен арасында кысылып калган «Зөләйха» җырын, өйгә кайткач, хатыныма булса да җырлармын, дип үз-үземне юатудан башка чара калмады...

 

«Эссе» егетләре исә, кулындагы блокнотына нидер сызгалаган җәнҗәлист Сираҗины күрсәләр дә, бер дә исләре китмичә, киресенчә, отыры дәртләнеп, җырлауларын белделәр:

 

...Нәрсә, нәрсә эшлим инде хәзер?

Мин бит сиңа һич тә кирәк түгел!

Алсуга кирәк,

Ләйсәнгә кирәк,

Гөлнарга кирәк,

Сиңа кирәк түгел...

Ләйләгә кирәк,

Гөлшатка кирәк,

Һәркемгә кирәк,

Сиңа кирәк түгел...

 

...Шушы урында мин, шабыр тиргә батып, уянып киттем. Шунысы кызык: «Эссе» төркеме радиодан әлеге җырын дәвам итеп, җырлап маташа иде.

 


Ләбиб ЛЕРОН
Сәхнә
№ 1 | гыйнвар 2009
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»