поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.10.2013 Җәмгыять

Вөҗдан газабы

Әкрен генә сары, матур көзләргә кереп барабыз. Озакламый үзенең ап-ак юрганын ябынып, кар-буранлы, салкын кыш та килеп җитәр. Тик шул кыш айлары башланып киткәндә, минем күңелемдә авыр хатирәле бер вакыйга яңара. Менә шул вакыйга уңаеннан мәкалә язарга булдым да инде.

Ул елда кыш бик салкын килде. Беркөнне күрше районда яшәүче танышым Нәзифә, мине үзләренә чакырып, кызына тун сайлашуымны үтенде. Мин тиз генә җыенып, шунда киттем. Нәзифә, алдан сөйләшенгәнчә, кызы белән мине чит җирләрдән китерелгән җылы киемнәр, пальтолар сатыла торган бина янында көтеп тора иде инде. Күрешеп, исәнлек- саулык сорашкач, без дә шушы бина эченә кереп, халык төркеменә кушылдык. Пальтоларның, туннарның ниндие генә юк иде биредә! Акчаң булса, җаның теләгәнен сайлап кына ал! Нәзифәнең яшь, матур кызы Айгөл туннарның әле берсен, әле икенчесен киеп, көзге каршысында бөтерелде. Нәкъ шул чагында өлкән яшьтәге бер апа килеп, үзенә пальто сайлауда ярдәм итүебезне соралды.Ул да сатучы өстәле янындагы элгечләргә элеп куелган паль-толарның әле берсен, әле икенчесен киеп карый башлады. Сайлый торгач, ниһаять, үзенә яратып теккәндәй, килешле генә пальтоны тапты ул.

Безгә таныш булмаган бу апа чиксез дулкынланган иде. Шатлыктан аның сөйкемле йөзеннән нур сирпелде. Ярый әле сатып алынган товар өчен түләүдә чират торучылар юк. Ул сумкасыннан акча янчыгын алып, өстәлгә куйды да, тиешле акчаны санап бирер өчен, күзлеген алырга дип янәдән сумкасына иелде. Ә үзе бертуктамый: "Күзлексез яхшы күрмим шул", - дип сөйләнә иде. Ә без аның үзе теләгән киемне очратуына шатланып, яңадан Айгөлгә кием сайлый башладык. Озак та үтмәгәндер, сатучы өстәле янында купкан тавышка кабат борылып карарга мәҗбүр булдык.

- Әле генә менә шунда, өстәл өстенә куйган идем бит акча янчыгымны! - дип өзгәләнде апа. - Сумкамнан күзлегемне эзләгәндә шул арада юкка чыкты!

Мин бирегә килеп, апаның акчасын өстәлгә куйганлыгын күрүем турында әйттем. Ә сатучы:

- Күрәсез бит, биредә беркем дә юк! Әллә мин урлады дип әйтер идегезме?! - дип чәрелдәде. Бичара апа кабат сумкасыннан акча янчыгын эзләп карады. Бергәләп өстәл астын, идәнгә төшеп китмәгәнме дип, бөтен тирә-юньне берәмтекләп карадык. Ә акча табылмады. Әле генә шатлыктан нур балкыган апаның йөзе кинәт саргаеп китте. Ул язгы гөлдәй сулып, шиңеп калды. Аның куллары калтырады, иреннәре дерелдәде.

- Гомерем буе хыялланган пальтоны сатып алу өчен, пенсиямнән бүлеп, сигез ай ашау-эчүемне кысып, җыйган акчам иде бит! – дип өзгәләнеп, елап ук җибәрде ул. Бәхетсез хатын инде ни хәл итим дигәндәй, үзе яратып, сатып алырга теләгән киемне кулына алып, куллары белән сыйпап карады да авыр сулап сатучы алдындагы өстәл өстенә куеп, елый-елый, башын аска иеп, әкрен генә кибеттән чыгып китте. Менә шушы авыр күренешнең шаһиты буларак, бездә дә Айгөлгә тун сатып алу дәрте пыскып сүнде. Без дә ишеккә таба юнәлдек. Урамга чыккач, Нәзифә:

- Уф, үләм! Ничекләр генә җир Анабыз шундый бәдбәхетләрне күтәреп тора икән?! Шушы апаны кызганудан аңа кызыма тун алырга дип җыйган акчамны бирергә теләгән идем дә, ирем юклыгы, студент баламның җылы киемсез калачагы турында уйлап кына бирми калырга булдым, - диде, күзләрендә ялтыраган яшь бөртекләрен сөртеп.

Дөрестән дә, бу хәлгә берничә ел үтеп китсә дә, мин аны берничек тә оныта алмыйм. Вакыт узган саен ул хәтер төпкелендә кабат яңара. Аптырагач, мин үз-үземә шундый сорау бирәм: шушы өч көнлек дөньяда кунак булып яшәгән сатучы хатын-кызда әхлак, вөҗдан газабы дигән нәрсә бармы икән соң?! Аның да бит картлык көнемдә таянычым булыр дип, төн йокыларын йокламый багып, үстергән балалары бардыр. Аларга хәрәм акчага алган ризык ашатып үстерү бәхет алып килер, дип уйлый микәнни ул?! Шундый уй исемә төшә дә, аны тудырып-үстергән әти-әнисе дә кызганыч булып китә.

Ә бит сату-алу өлкәсенә килгәндә, менә шушы хатын кебек башка сатучылар да безгә бозылган, саклау вакыты чыккан продукция, үтмәгән товар сатып ничә тапкыр алдалыйлар икән? Минемчә, беркемдә дә санамаган артык акча юк. Бигрәк тә үз көче белән, авыр эштә хезмәт кылган гади авыл кешесендә. Андый очракларга туры килгән чакларда бик рәнҗетә шул. Ә әхлак дигән төшенчә - вөҗдан газабына килгәндә, ул кешедә тормыш иткәндә теләсә нинди яшьтә уянырга мөмкин. Олыгаеп, якабыздан әҗәл тоткач, картлык гомерендә бирелә торган сынауларга түзә алмыйча, исәнлек какшагач, мәчетләргә килеп, намазлыкка басып, Аллаһ Раббыбыз каршында үкенеп баш иеп, гафу сорагач, бөек Аллаһыбыз без бичараларны кичерерме икән соң?! Кайчакта менә шундый уйлар телгәли йөрәкне.
 


Нурания ХӘСӘНОВА
Бердәмлек
№ 42 | 12.10.2013
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»