поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.10.2013 Милләт

Фатыйх Сибагатуллин: "Безгә утырып бер сөй­ләшү, аңлашу, аралашу җитми" (ИНТЕРВЬЮ)

Көндәлек матбугат белән даими танышып бару аның канына сеңгән. Нәрсә яздылар икән дип кызыксынудан гына түгел, ни өчен язганнар, максаты нидә? Һәр язмадан Фатыйх Сәүбәнович менә шуларга җавап эзли. Соңгы араларда “Россия халыклары телләре” Законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты хакында матбугатта бер-бер артлы язмалар басылгач та, фикерен белдерүне кирәк дип тапты. Әңгәмәбез менә шуннан башланды да.

– Хәлләр шулай ук тет­рәндерерлек һәм төзәтел­мәс­лекмени соң?

– Һәр милләт гомер-го­мер­гә үз язмышы өчен кө­рәшкән. Хәзер дә ул шулай. Сүз дә юк, көрәшергә кирәк. Әмма шушы юнәлештә эш иткәндә мин вакыт-вакыт аптырашта да калам. Безгә утырып бер сөй­ләшү, аңлашу, аралашу җитми. Мәскәү кыса дип лаф орудан гына мәгънә юк. Үзара аңлашу булмаса, Мәскәү кысачак та кысачак анысы. Милләтләр эш­ләре буенча комитет рәисе Хаҗи­морат Сәфәралиевне, заманында Думада мәгариф комитеты рәисе булган Григорий Балыхинны, депутат Владимир Шемякинны сүгүдән генә дә эш чыкмаячак. Мин алар­ның өче­сен дә яхшы беләм, мәсьәләне уртага салып сөй­ләшкәндә җай­­га килмәстәй, үз туксаннарын гына туглап торучы ке­шеләр түгел алар. Хаҗиморат Сәфәралиев, әйтик, үтә милли җанлы шәхес, гыйлем иясе – физика-математика фәннәре докторы, РАН академигы. Бер­ничә көн элек Казанга кайтып матбугат белән танышкач, мин аның белән телефон аша элем­тәгә кердем һәм закон проектына карата үземнең борчылуларымны белдердем. Ул да мәсьәләнең җитди икәнлеген аңлап, октябрь аенда каралачак закон про­ектының ноябрь­гә күчерелү ихтималы барлыгын һәм, аңарчы Татарстанга килеп, мәсьәләгә ачыклык кер­тү мөмкинлеген дә белдерде. Шулай итеп, бары тик Татарстан ягыннан гына омтылыш кирәк. Ни гаҗәп, моңарчы аның белән элемтәгә керүче дә булмаган. Сәфәралиев комитетында 8 депутат, әмма шулар арасында Татарстаннан ник бер кеше булсын?! Югыйсә без, татарлар, Рос­сиядә сан ягыннан руслардан кала икенче милләт, дип күкрәк кагабыз, ә Россия Дәү­ләт Думасының милләтләр комитетында бер депутатыбыз да юк. Бу да уйланырга мәҗбүр итә торган факт. Алай гына да түгел, Думадагы 32 комитет җитәкчеләренең ник берсе Татарстаннан булсын?! Югыйсә, Думада иң күп – 15 депутат Татарстаннан. Бер регионнан да шулкадәр депутат юк. Элегрәк, рәис урынбасары Олег Морозов – безнеке, дип горурлана идек. Хәзер ул да китте һәм аның урынына Татарстан вәкилен тәкъ­дим итәр­гә бик мөмкин иде. Квота – безнеке. Моны мин Татарстан Дәү­ләт Советының кайгыртмавыннан гына кү­рәм. Шушы урынга депутат Илдар Гыйльметдинов тәкъ­дим ителгән булса, мөгаен, телләрне кысалар дип сүз башлауның ихтыяҗы да калмас иде. Ул В.Путин фәрманы белән оешкан милли-мәдәни автономияне җитәкли, кайбе­рәү­ләргә, бәлки, яңалык та булыр: андый оешмаларның җи­тәкчеләрен Россия Президенты кварталга бер мәртәбә үзе­нә җыя.

Телләргә, бу очракта татар теленә әллә ни ис кит­мәгән мөнәсәбәт үзебезнең Татарстаннан ук башлана. Монда инде кемгәдер сылтау итеп торасы да юк. Әйтик, сессиядә депутатлардан кем­нәр чалт иттереп татарча чыгыш ясый. Мәр­хүм Туфан абый бар иде, ул да бик вакытсыз безнең арадан китте. Разил Вәлиевтән, Роберт Миң­нуллиннан кала тагын кем­­не атый алабыз? Ни өчен сессияне татар һәм рус тел­ләрендә алып бармыйлар? Чуашлар бит чуаш телендә алып бара.

Хәзер салым мәсьәләсен көйләү дә бик җитди булып көн тәртибенә килеп баса. Бүген Татарстанда җыелган салым­ның 28 проценты гына республикага кала. Бу бик аз. 45 процент турында сүз алып барырга вакыт җиткәндер дип уйлыйм. Һәм моның өчен бик күп мәртәбә Мәскәү юлын таптарга кирәк булачак. Элек донор төбәкләр 17 иде, хәзер 10 га калды. Салым мәсьәлә­сен уңай хәл итү турыдан-туры милли сәясәткә дә килеп тоташты. Инде әйткәнемчә, көрәшсез булмаячак, әмма көрәш дигәннә­ренең куркыныч бер нәрсә түгел, уйланылган, акыллы, һәр ике якны да канәгатьләндерә торган булуы шарт. Шуңа иманым камил: безне аңлаучылар һәм аңларга әзер торучылар бар. Без – табигый байлыкларга бай һәм эшчән халкы булган республика. Мин яшь вакытларда, нефть утыз елга җи­тәчәк, дип сөйлиләр иде. Аннан соң инде утызы да, кырыгы да узды, шөкер, нефть ятмалары сөендереп тора. Га­лимнәр исәпләвенчә, нефть яңадан йөз елга җитәчәк. Хә­зер битум неф­те дә чыгарыла башлады. Нефтьле урыннар әледән-әле табылып тора. Ди­мәк, төшен­келеккә бирелү өчен сәбәп юк. Республикада утыздан артык банк бар. Алар безнең республика халкы акчасы исә­бенә эш йөртә. Бездәге банкка башка регионнардан килеп акча салмыйлар бит инде. Ник шул банкларны канун нигезендә инвестор итмәскә?

– Фатыйх Сәүбәнович, Сез­нең соңгы елларда мил­ләт тарихына, милләт язмышына бәйле һәм галим­нәр, гади укучылар тарафыннан бик яратып кабул ителгән китапларыгызда да халыкка мәгълү­мат бирү белән бер­гә, аның өметле киләчәге хакында җитди фикер җитке­релә. “Татары и евреи” ди­гән китабыгызда аңлашыл­ганча, яһүдләр һәрвакыт бер-берсенә яр­дәм итәргә тора, татарда исә мондый әйбер юк кебек...

– Моның сәбәбе, миңа калса, аналарга, гомумән, ха­тын-кызларга бәйле. Яһүд­ләрдә барысы да анадан тора. Акыллы, белемле генә татар хатын-кызларын күзәткәнем бар: әйтик, үзбәккә кияүгә чыксалар, балалары бөтенләй үзбәк­кә әйләнә, белоруска чыксалар – ул-кызлары бер кәлимә татарча белми. Татар хатын-кызлары ирләрен чик­тән тыш ярата, аларга чиктән тыш туг­рылыклы.

– Ягъни татар хатын-кызлары яһүдиләрдән үр­нәк алырга, ирләрен азрак яратырга тиеш дигән сүзме бу?

– Хазар каганатында яһүд­ләр үзләренең иң чибәр, иң акыллы кызларын аксөяк­ләргә кияүгә биргән. Кияү затлы, акыллы гына булсын. Шундый никахлар нәтиҗә­сендә яһүд­ләр барлыкка килгән дә. Ха­лыкның көче иң элек хатын-кыздан тора шул. Татар ха­тын-кызларының тәртибен үзгәртү буенча берәр программа кабул итәргә кирәктер алайса. Теләсә нинди милләт вәкилләренә кияү­гә чыксалар да, балалары татар булып калсын өчен диюем. Татар кызлары өчен махсус мәктәпләр, махсус журналлар, кинофильм­нар, социаль челтәрләр ки­рәк. Гому­мән, яңа татар хатын-кызы культы кирәк. Аннан килеп, татар милли педагогикасы булдырылырга тиеш.

Мин үземә дә, халкыма да бернинди бурыч куймыйм, әмма яңа идеология барлыкка килер дип уйлыйм. Күреп торасыздыр, гомосексуалистлар хә­­зер үз хокукларын дау­лап­мы даулый, гей-парадлар үт­кәрә. Бу хәрәкәтне тыю мөмкин тү­гел, иртәме-соңмы барыбер үз дигәннәренә ире­шәчәк алар. Йөзләрчә мең кешене төрмәгә ябып булмый бит. Инде хәзер шуннан файдаланып, халык массаларын күтәрергә маташалар. Удальцов, Навальный, Илья Пономарев – урамда кәмит уены оештырып йөрү­челәр генә. Алар­ның үз йөзе юк. Черки чапалак белән шапылдатканчы очып йөри бит. Болар да шулай. Тик халыкка яңа идеология кирәк. Моңа да озак калмагандыр дип уйлыйм.

Бүген – Корбан гаете көне. Мөмкинлектән файдаланып, барлык мөселман кардәшлә­ремне изге бәйрәм белән тәбрик итәм. 


Габделбәр РИЗВАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 168 | 15.10.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»