• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 05.08-15.08 Кыргый планета. Казан циркы. 18:00
  • 06.08-15.08 Салават. 33 сезон. Камал театры
  • 16.09 Niletto. МВЦ «Казань Экспо», КЗ им. И.Шакирова. 19:00
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 21.09 Дима Билан. Пирамида. 19:00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 05 Август
  • Мәдинә Маликова - язучы
  • Зөфәр Хәйретдинов - җырчы, композитор
  • Наилә Ибраһимова - актриса
  • Салих Баттал (1905-1995) - язучы
  • Фәрваз Миңнуллин (1934-1994) - язучы
  • Рәйхан Халитов - блогер
  • Эльмира Гыйльфанова - җырчы
  • Надир Әлмиев - рәссам
  • Илгизәр Миргалимов (1942-2019) - дирижер
  • Фәрит Шиһапов (1951-2020) - музыкант
  • Гвардейская урамында озак вакытка фатир арендага бирелэ (студент кызларга яисэ гаилэле кешегэ). Фатир беренче этажда урнашкан. Якында гына остановка hэм кибертлэр. 10000 + ком услуги. Телефон 89586247928 (17.00 сон шалтыратырга)
  • Приглашаем на работу водителя кран манипулятора Ниссан, Изуцу. Работа сменная в Альметьевске(оплата за проживание с нас). Зарплата 2300 минимум и +.. Тел.89376209888
  • Исэнмесез. Метро Аметьева, Горьки яки Карбышева, Даурский, Мавлютова урамнары тирэсеннэн 1 булмэле квартира яки бүлмә снимать итәргә эзлибез. Медколледж тирәсендә. Тел. 89600475151
  • Зернодробилка молотковая сатам. Складта бар. Заказга да эшлибез. Төрле иләкле ясап була. 200-700 кг/сэг производительность. Электродвигатель 2,2 кВт/3000 об. Бункеры 40 л. Башка бункер, опорный рама, пульт управления да куя алабыз. Төрле районнарга, төбәкләргә җибәрә алабыз. Яхшы сыйфатлы. Бар деталләрен үзебез ясыйбыз (двигателдан кала). Гарантиясы бар. Татарстан, Яр Чаллы 8 (917) 921 52 90
  • Казан, “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйдә 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 10000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
  • 1.6 яшьлек угез ите август башында суясы .Ботлап.Актаныш районы 89872229472
  • Казан шэхэрендэ субаренда очень 1 булмэле фатир снимать итэм, озак вакытка.тэртип,чисталык,уз вакытында тулэуне ышандырам. Тел. 89179060102. 89274868157
  • Казан, Вахитов районы, Хороводная, 50. 1комн. квартира, 2 лоджия, 51 м2.Риэлторсыз, озак вакытка. 89655886519 ваатсап.
  • Туй, туган көн, юбилей һәм башка уңайдан якын кешегез белән хәтирәләрне теләкләр аша үреп,оригиналь шигырьләр,проза,рәхмәт сүзләре,бәет,җыр текстлары иҗат итәм.Һәр кешегә индивидуаль караш.Кулай бәяләр.Заказлар алдан алына.89083405794 ватсап.
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в Наб. Челнах в 62 ком-се молодой семейной паре или двум девушкам студенткам. 89093132683 вацап
 
 

 
Архив
 

               

15.10.2013 Җәмгыять

Яшьләр Бишбалта зиратында өмә үткәрде

Татар яшьләре ташландык хәлдә булган Бишбалта зиратын киләчәктә төзекләндереләчәк Адмиралтейская бистәсенең бер тарихи өлешенә әйләнүен тели.

Хәтер көне уңаеннан 13 октябрьдә Дөнья татар яшьләре форумының Казан бүлеге активистлары Бишбалта бистәсе зиратында өмә уздырды. Яшьләр зиратны чистартканда “Чүп ташламагыз, тарихи ядкәр” дигән язулы таяклар да җиргә кадады.

Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбриз Яруллин сүзләренчә, өмәгә студентлар, җәмәгать эшлекләре, укучылар – барлыгы 15 активист килгән. Эш тәмамлангач монда җирләнгәннәр рухына дога да кылганнар. Тарихчы, галим Азат Ахунов зиратка юл күрсәткән һәм бу каберлекнең тарихын сөйләгән.

Тарихчылар әйтүенчә, Бишбалта зираты Казан ханлыгы чорыннан ук калган борынгы каберлек. 1321 елда монда беренче кабер казыла. Узган гасырның 60-нчы елларында Куйбышев исемендәге сусаклагычны төзегән вакытта аның бер өлешен су баса.

Бүген Казанның Зур һәм Брюсова урамнары чатында булган Идел буендагы бу урын кыргый комлык янында һәм ташландык хәлдә. Кабер ташлары ауган, кәеф-сафа корганнар үзләреннән соң чүпләрен ташлап калдырган.

“Кем белә, бәлки, бик борынгы ташларның күбесе җир астында калгандыр. Без өмә вакытында өстә ятканнарын чистарттык. Шушы араларда шәһәр хакимиятенә монда чүп өчен әрҗәләр куюны сорап хат юлларга җыенабыз”, ди Яруллин.

Татарстан җитәкчелеге Бишбалта ("Адмиралтейская") бистәсен тарихи урын итеп торгызырга җыена. Проектын архитектор Александр Дембич әзерли. Әлегә бу проектка зират урынын саклап калу, анда истәлек билгесе кую кермәгән. "Әлегә кайбер вак эшләр эшләнмәгән. Гомум концепция кысасында билгеле бер вакыттан соң анда сквер һәм мемориаль комплекс ясарга була", дип белдергән иде Дембич "Вечерняя Казань"га.

Яруллин сүзләренчә, Татарстан президентының тарихи һәйкәлләрне саклап калу киңәшчесе Олеся Балтусова кабер ташларын җыеп алып, реставрацияләп музейга кую тәкъдиме белән чыккан. Татар яшьләре бу урыннарда төзекләндерү башланганчы археологик казу эшләр үткәрү кирәклеген әйтә. Алар Бишбалта зиратын төзекләндереләчәк комплексның бер өлеше булуын тели.

"Монда тарихи зират булганлыгын белдергән таш кую, бәлки, исән калган кабер ташларын әйләндереп алырга кирәктер", ди Яруллин. Активистлар Бишбалта зираты проблемы турында Казан шәһәре хакимиятенә генә түгел, Татарстан җитәкчелегенә һәм хөкүмәткә дә язарга җыена.

Бу зиратның хәле татар җәмәгатьчелеген инде күптәннән борчый. Зират урынында мәчет төзү тәкъдимнәре дә булды. Элегрәк ислам уку йортлары шәкертләре дә өмәгә чыккан иде. 


Наил АЛАН
Азатлык
№ | 14.10.2013
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№11 (856140) / 17.10.2013 14:10:08

Э бэлки, э бэлки!!! Нинди ахмак сузлэр! Ул бистэ - Бишбалта ("Адмиралтейская") бистәсе тарихи урын итеп торгызырга уйлангач, ничек итеп шул татарнын ханлык чоры зиратын элеге проектка кертмэскэ кирэк иде сон эле!!! Неужели татар юк ул татарстан хокумэтендэ, эллэ шул Балтусова мона каршы? могэен юктыр, хэер, Балтусовага татар каберлеге кирэк мени инде, ул бит бары кабер ташларын музейга жыеп алырга дип тора икэн!! Безнен республикада татар рухлы, батыр йорэкле житэкчелэр юк шул!!! Разве не пора была уж давным давно эту территорию огородить от мусора и сделать исторической достопримечательностью!!!???? кто им мешал на уровне города Казани или Рт это сделать???? Ведь наверное 12 октября никто не просил съездить в Свияжск за орденом, ведь поехали...., а вэто же время единственное место ханской Казани валяется под мусором. Стыд и срам что мусульманское кладбище в "европейской" казани остается превращенным в развратное место!!!Это из серии свиноферм на чеченских кладбищах!!! Жаль, что татарский дух убивается татарами же!Шах-али торжествует, дайти нашим рукой водителям его премию, они побрякушек любят!

№10 (856079) / 16.10.2013 20:54:42

Бер генә дә акыллы кеше калмаган монда.

№9 (855998) / 15.10.2013 22:51:37

вот экият сатып утыралар бит э?
Кайсыгыз курде,сойрэп барганнарын?

№8 (855996) / 15.10.2013 22:45:06

гел шулай.я яз я коз бер могез килеп чыга.

№7 (855994) / 15.10.2013 22:35:20

Бэлки аны үтереп еллгага ташламакчы булганнардыр. Хэлэ ничек икән

№6 (855992) / 15.10.2013 22:31:01

Аны Казанка буенла атканнар дип ишеттем. Өенә сөйрәп барганда скорая киле җиткән имеш.Күршеләре берни суйләми - партизаннар шикелле.

№5 (855991) / 15.10.2013 22:29:34

Көнчелек,артистлар арасында беренче урында.КЕмнең сәләте юк,тыгылып йөрмәсеннәр иде.Зөлфәт зур сәләт иәсе.Аның дошманнары күптер.

№4 (855988) / 15.10.2013 22:22:03

менә синең ишеләр гайбәт сатып утыра.
Ә Зөлфәтнең язмышы барыбызны да кызыксындырырга тиеш.

№3 (855974) / 15.10.2013 16:51:59

Гайбәт урыны ясамагыз! Тема буенча гына фикер алышыгыз!

№2 (855972) / 15.10.2013 16:26:42

юк белмибез,э нэрсэ булган?

№1 (855970) / 15.10.2013 16:00:32

белмисезме, Зөлфәт ХӘкимгә ни убулганны - атканнармы аңа, кыйгааннаргынамы - канга баткан, йөзенә карарлык түгел иде.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar