14.10.2013 Җәмгыять
Фән чиновникларга бәйле булмаска тиеш
РФ Дәүләт Думасында бик тиз генә, икенче һәм өченче укылышта Россия Фәннәр академиясе (РФА) эшчәнлеген үзгәртеп кору турында закон кабул ителде. Шул уңайдан без Татарстан Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаровка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Дөрес аңлаган булсак, хәзер РФА милке белән дә РФ Хөкүмәте каршында оештырылган агентлык җитәкчелек итәчәк, фәнни программаларны кабул иткәндә һәм РФА институтлары җитәкчеләрен куйганда да ахыргы сүзне әлеге агентлык әйтәчәк.
– РФАнең 300 еллык тарихында бу – иң фаҗигале вакыйгаларның берсе. Шуңа күрә гади лаборанттан башлап Нобель премиясе лауреаты, академик Алфёровка кадәр барча галимнәр моңа каршы. Билгеле, үзгәрешләр кирәк, әмма ул үзгәртүләрне академиклар үзләре ясарга тиеш һәм моңа алар әзер иде. РФАнең яңа президентын – Фортовны сайлап, моңа керешкәннәр дә иде инде. Әгәр без РФА институтларында фәнни программалар эшләүне һәм кабул итүне чиновникларга тапшырсак, моннан бернинди яхшы эш тә чыкмаячак. Казан дәүләт университетының чәчәк аткан вакыты – бөек математик Лобачевскийның ректор булып торган чагы. Ничек инде математиканы яхшы белгән кеше КДУның хуҗалык эшчәнлеген алып бара алмасын?! Лобачевский вакытында шәп биналар төзелгән, яңа лабораторияләр булдырылган. Галимнәр өстеннән чиновник кую – академияне мәсхәрәләү, таптау дигән сүз. Меңнәрчә Россия профессорлары – Америкада, Германиядә, Азиядә, Африкада да профессор. Әмма бер генә Россия министрының да чит илләргә барып министр була алганы юк әле. Алар анда такси йөртә. Илнең байлыгы – галимнәр, шагыйрьләр, артистлар, рәссамнар, журналистлар. Илне чиновниклар аша түгел, шулар аша беләләр.
– РФАдәге үзгәрешләр безнең академиягә дә кагыламы?
– РФ Президенты кул куйган яңа закон буенча (№305828-6), РФ Фәннәр академиясенең төбәк бүлекләре юридик зат буларак саклана һәм үз институтлары булган аерым оешмалар булып кала. Шулай итеп, ТФАдә үзгәрешләр булмаячак.
– Институтлар белән идарә итү ТФА кулында каламы соң?
– Безнең структура икенчерәк. Беренчедән, безнең милкебез юк. Булганының барысы да җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагында. Без утырган бу бина да – шул министрлык кулында. Безнең министрлык белән бернинди ыгы-зыгы чыкканы юк. Икенчедән, 83 нче федераль закон буенча безнең институтлар болай да академия карамагында. Әмма аларның үз мөмкинлекләре, мөстәкыйльлекләре калдырылды. Кәгазьдә алар академия эчендә, тик академия президенты институт директорларына ул мөмкинлекләрне кире бирә. Шулай итеп, безнең структура яңа Россия законына да туры килә. Без алдан барабыз. Шуңа күрә безгә бернинди агентлык та кирәкми. Без үзебез – агентлык та.
Ә инде РФАнең эшчәнлеге болайрак оештырыла. Яңа федераль закон буенча башкарма хакимиятнең федераль органы – агентлыкның югары коллегиаль органы – әйдәп баручы галимнәрнең гыйльми координацион советы (сенат) булдырыла. Сенат 20–40 әйдәп баручы галимнән оештырылачак. Аларның дүрттән бере РФ Президенты тарафыннан билгеләнә, чиреге РФАнең гомуми җыелышы тарафыннан сайлап куела, чиреге – охшаш белгечлекләре булган институтлар, ягъни РФА институтлары вәкилләре, чиреген РФА карамагында эшләмәүче, әмма РФАнең гомуми җыелышы тарафыннан сайлап куелучы гыйльми-педагогик җәмәгатьчелек, инновацион компанияләр вәкилләре тәшкил итәчәк. Ә бездә сенат вазыйфасын ТФА президиумы үти. ТФА президиумының 51 процентын инде күптән, биш-алты ел элек үк академия әгъзалары үз араларыннан сайлап куя. Ә 49 проценты, ТР Президенты фәрманы белән, хакимият, бизнес, вуз һәм эре гыйльми-тикшеренү институтлары җитәкчеләрен кертеп формалаштырыла. Күреп торасыз: безнең структура яңа законга туры килә.
– Докторлык советларын үзегездә саклап калу мәсьәләсе хәл ителеп беттеме?
– Белүебезчә, декабрь аенда Россиядәге бөтен докторлык советлары ябыла. Чөнки ВАКта (югары аттестацияләү комиссиясе) үзгәртү бара. Аннан соң аларны барыбер ачасы бар. Әмма кечкенә институтларга докторлык советы ачу кыен булачак. Шуңа күрә алар академия каршында ачылачак та инде. Аспирантураны да саклап калабыз. Бернәрсә үзгәрми. Әйтик, элек Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында аспирантуралар эшләп килсә, хәзер алар ТФА каршында ачылачак. Үзгәреш фәкать шуннан гыйбарәт. Кыскасы, аспирантура да, советлар да бетми, фәкать адресын гына үзгәртә, ТФА канаты астына керә. Шуны шатланып әйтә алам: 2014 елның 1 гыйнварыннан аспирантларыбызның стипендияләре алты мәртәбә күтәрелә. Безнекеләр моңарчы 1 мең сум гына стипендия ала иде (алар 70 ләп кеше). Барча институтларда да аспирантлар кала. Аспирантураны ныгыту, киңәйтү өчен безнең бөтен документлар әзер. Юридик киртәне әйләнеп узу була инде бу.
– Фәнни хезмәткәрләрнең хезмәт хакын күтәрү мәсьәләсе ни хәлдә?
– Хезмәткәрләребезнең хезмәт хакын 1 июльдән 1,5 мәртәбә, ягъни 50 процентка күтәрдек. Инде 100 процентка күтәрү мәсьәләсен үз мөмкинчелекләребездән чыгып әкренләп хәл итәрбез.
– Сез алдагы әңгәмәдә, Универсиада узгач, студентлар шәһәрчегендәге берәр бинаның бер катын аспирантлар торагы итеп алырга исәп, Президентка хат яздык, дигән идегез. Килеп чыктымы?
– Әйе, хат язган идем. Президентка кердем. Әмма ул, студентлар шәһәрчегеннән урын алып булмый, мөмкинлек юк; башка юллар эзләгез, табып, миңа тәкъдим итегез, булышырмын, дип әйтте. Бәлкем, РФА институтлары белән бергәләшеп, берәр тулай торакны төзекләндереп, мәсьәләне хәл итәрбез. Әле юлларын эзлибез.
– Сез берничә көн элек Румыниядә булып кайткансыз икән. Анда нинди җилләр алып барды?
– Румыния Фәннәр академиясе президенты Ионелем Хайдук мине очрашу кичәсенә чакырды. Ул аны Румыниядәге Добружа татарлары җәмгыяте рәисе, профессор Тасин Җәмилнең 70 еллыгына туры китергән икән. Шулай итеп безгә берьюлы ике чарада катнашу насыйп булды. Румыния Фәннәр академиясендә үзебезнең академия, фәнни эшләр турында сөйләдем, И.Хайдук берничә ел элек Казанга Ислам илләре академиясе конференциясенә килгән иде. Шунда чакырып киткән иде. Менә Т.Җәмилнең юбилеена туры китереп бардым. Анда Тасфин әфәндегә академиябезнең көмеш медален тапшырдым.
Добружа татарлары – нигездә Кырым сугышы вакытында ватаннарыннан качып киткән кешеләр. Ничә йөз ел узуга карамастан, телләрен, диннәрен саклап калганнар. Безнең газеталарда Чаушесканы сүксәләр дә, алар аңа рәхмәт укый. Чөнки аның вакытында милли мәктәпләр ачканнар. Бүген да татарча, төрекчә укыйлар, китаплар, газеталар нәшер итәләр. Кырымда татар дәүләтчелеге әле яралгы хәлендә генә. Шуңа күрә Тасин Җәмил һәр очрашуда, безгә күбрәк Казан татарлары белән аралашырга кирәк, бергә булганда гына дөнья безне беләчәк, дип сөйләде. Кырым татарлары дөньяда алты миллион, без – сигез миллион. Димәк, без 14 миллионлы халык. Дөнья безне белергә тиеш.
Әлеге сәфәр вакытында озакламый Румыниянең Россиядәге илчесе булып эшли башлаячак Василий Сирко белән танышу да матур хатирә булып истә калды. Ул дүрт көн буе безнең белән булды. Василий Тасин Җәмилдә докторлык диссертациясе яклаган, Бөек ефәк юлы һәм Урта Азия халыклары буенча бик зур белгеч икән. Мәктәптә укыганда Чыңгыз хан тарихы буенча бер китап укыган. Шуннан соң төрки халыклар, монголлар тарихы белән кызыксынып киткән. Мәктәпне бетергәч, Монголиядә университетта укыган. Гомер буе шуларны өйрәнә. Урысча, монголча бик шәп белә. Төрки халыклар тарихын яхшы белгәнгә, Добружа татарлары белән якыннан аралашып тора икән. Ике атнадан безгә, Россиягә Румыния илчесе булып киләчәк ул. Беренче визитымны ТФАгә ясаячакмын, дип әйтте. Илче килгәч, шәт, аны безнең Президент та кабул итәр. Румыния белән фәнни, сәнәгать багланышлары урнаштырырбыз, шәт. Андагы кырык мең Добружа татарлары өчен дә бу бик мөһим.