поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.10.2013 Мәгариф

Хәвефле уеннар

Замана баласы туганда ук компьютерда эшли белә, дип уйларсың. Бер караганда, бу яхшы да кебек: яңа технологияләргә җайлашу үзләренә җиңелрәк булачак. Ләкин табиб, психолог кисәтүләре дә сагайта – бүгенге балалар, аеруча үсмерләр, «компьютер бәйлелеге», дигән яңа чирдән интегә икән.

Авыруга сабышырга 2 ай җитә

Компьютер бәйлелеге турында беренче тапкыр 80нче еллар башында ук Америка галимнәре сүз кузгата. Ә безнең илдә андый «авырулар»ны соңгы 10 ел эчендә генә «дәвалый» башлаганнар.

– Соңгы елларда компьютерсыз яши алмаганнар саны арта бара, – ди ТР Наркология диспансеры баш табибы урынбасары, психиатр-нарколог Фәнүс Моратов. – Андыйларның күбесе – малайлар. Саннарга әйлән¬дерсәң, компьютерга куркыныч дә¬рәҗәдә бәйле бер кызга 10 малай туры килә. Ир-атларга хас булган «аучы» инстинкты сәбәпче монда. Бәйлелек бик тиз формалаша, моңа нибары 2 ай вакыт җитә. Әгәр вакытында чик куймыйсың икән, балагыз үсеп җитү белән уен автоматлары һәм башка комарлы уеннарга кереп батачак. Андыйлар (дөресрәге, якыннары, туганнары) безнең хастаханәгә дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Алар табигате белән азартлы кешеләр, отышлы уеннарга соңгы акчаларын да чыгарып бирергә әзер. Компьютер уеннары шәхеснең үсешен туктата, баладан каты бәгырьле эгоист ясый.

Компьютерга бәйлелекнең ике төрен аерып күрсәтәләр. Аның бер¬се – интернетка (сетеголизм), ә икенчесе – компьютер уеннарына (киберраддикция) бәйлелек. Беренчеләре өчен тәүлегенә 13-14 сәгать интернетта утыру берни түгел. Андыйларны бертуктаусыз электрон почтасын тикшереп торуларыннан да танырга була. «В контакте», «Фейсбук» социаль челтәрләрен генә ачып карагыз сез. Кайберәүләр нәрсә ашарга җыенганын да фотога төшереп челтәргә куя башлады. Хәер, монысы бөтенләй икенче тема. Алдагы саннарда сетеголизм турында иркенләбрәксөйләшербез әле. Бүгенге сүзебез икенче төркем хакында. Алар, нигездә, 10-18 яшьлек үсмерләр. Күпмедер вакыттан соң һәркайсын бер төрле авырулар бимазалый башлый: күзләргә зыян килә, иммунитет какшый, баш авырта, үсмер тиз талчыга, йокысызлыктан интегә. Бер урында озак утыру умыртка баганасына да зыян сала. Компьютер балаларын тагын бер яңа авыру белән дә «танырга» мөмкин: ул – туннель синдромы, ягъни, клавиатура һәм «тычкан» белән туктаусыз идарә итү сәбәпле, кул чугы зарарлану.

– Әти-әниләр үзләре үк ярдәм итә ала, – ди ТР атказанган табибы Фәнүс Моратов. – Компьютер каршына утырырга рөхсәт бирмәгәч, балагыз авыруга сабыштымы? Катырак булыгыз. Юк дигәч, юк инде. Гомумән, балагызга 11 яшь тулмыйча, аңа компьютер алуның кирәге дә юк.

Түбәндәге очракларда ата-ана баласы өчен борчыла башласа да була:

• Компьютердан аергач, ачуы килсә;
• Уеннан кайчан аерылырга ки¬рәген чамаламаса;
• Компьютер җайланмалары, яңа программалар өчен күпләп акча түгә башласа;
• Компьютер каршына утыргач, уку, ял, ашау турында онытса;
• Бөтен кеше белән компьютер турында гына сөйләшсә.

Компьютер артында «гаилә кора»

Росстат сораштыруларыннан күренгәнчә, бездә ата-аналарның 75% балаларының компьютерда уйнавы өчен борчыла. Әмма Россия халкының нибары 29% гына компьютерны азмы-күпме чамалый.

Психологлар исә, ата-аналар балаларының нәрсә уйнаганын белергә, ә белмәсәләр – өйрәнергә тиеш, дигән фикерне яклый. Интернетта Британиянең Күңел ачу программаларын җитештерү ассоциациясе тәкъдиме белән ачылган Askaboutgames.com сайтыннан күп кенә ата-аналар үз сорауларына җавап таба ала.

Аркада – бер үк төрле биремнәре катлаулана барган уен. «Lines», «Pacman» – әнә шундыйлардан.

Квест – ниндидер бер сюжетка корылган маҗаралы уеннар. Уенчыга табышмаклар чишәргә, төрле киртәләрне үтәргә туры килә. «Syberia», «Индиана Джонс» – шушы жанрга карый.

Симулятор – мондый уеннарда кайберәүләр компьтерда үз йортын төзи, эшкә урнаша, гаилә кора («The Sims»), бакча булдыра, утырта, яшелчәләрен җыя («Ферма») һ.б.

Текст җыюдан башлана

Балаларның компьютерга чиктән тыш бәйле булуы мәктәп укытучыларын да борчый, билгеле. Ләкин дәресләрдә компьютерның файдасы барлыгын да танымый булмый. «Дәресләрдә компьютер бик кирәк, аеруча чит тел өйрәнгәндә электрон әсбапларга без бик теләп мөрәҗәгать итәбез, – ди Апас районы Борнаш урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гүзәл Вәлиәхмәтова. – Кирәкмәгән компьютер уеннары белән мәктәптә түгел, өйдә мавыга бит алар». Тулысынча компьютер белән бәйле булган информатика дәресләре өчен яңа дәүләт стандартлары буенча балалар белергә тиешле күнекмәләр исемлеге дә булдырылган. «Аларны һәр ата-ана белеп торырга тиеш», – дип саный Арча районы Шушмабаш мәктәбенең информатика укытучысы Элнар Нуриҗанов.

«Гаилә һәм мәктәп” киңәшләре:

Компьютер бәйлегеннән котылуның 5 ысулы

1. Өйдә балалар бүлмәсенә компьютер куймагыз.
2. Кичен өй эшләрен әзерләп бетергәнче, компьютер уеннарын уйнауны тыярга кирәк.
3. «Компьютерны сүндер!» – дип әйтәсе урында: «Бу уенны син туктамаслык итеп уйлап чыгарганнар. Әйдә, үзләрен алдыйк әле!» – дип әйтегез.
4. Бала уйнаганда аның белән күбрәк аралашырга тырышыгыз. Ташыган хисләрен сезнең белән бүлешсә, хәерлерәк.
5. Уенны тәмамлый алмый интексә, «Әйдә, дусларыңа шалтыратыйк, бәлки алар ярдәм итәр» кебек сүзләр белән баланы компьютердан аерырга тырышыгыз.



Аркада


Симулятор


Квест 


Гөлүсә ЗАКИРОВА
Гаилә һәм мәктәп
№ |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»