14.10.2013 Мәгариф
Ата-ана контроле кирәкме? (Сораштыру)
Бу көннәрдә “Ростелеком” компаниясе Интернетта ата-ана контролен артыруны күздә тоткан килешү имзалады. Моңа кадәр, “МТС”, “ВымпелКом”, “Мегафон” компанияләре дә шундый эчтәлектәге килешү төзегән иде. Хәзерге вакытта әлеге элемтә операторлары барысы бергә 100 миллион абонентка хезмәт күрсәтә.
“Дөнья пәрәвезе”ндә балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе моннан берничә ай элек үк күтәрелгән иде. Хәзер инде әлеге закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән. Ул якын арада каралырга тиеш. Шул ук вакытта Россиянең алда санап үтелгән иң эре дүрт элемтә операторы, берничә интернет-провайдер һәм программа җитештерүчеләр арасында килешү төзелгән инде. Әлеге яңа закон проекты үз көченә керә калса, ата-ана махсус программа ярдәмендә баласының Интернетта күпме утыруын, кайсы сайтларга керүен контрольдә тота алачак. Әйтик, контроль системасы урнаштырылган компьютер ата-ана билгеләгән вакытта гына кабына, уеннарны да билгеле бер вакыт эчендә генә уйнап була, ә балалар өчен тыелган сайтларга керү бөтенләй мөмкин булмаячак. Ә сез Интернетта ата-ана контроле булырга тиеш дип саныйсызмы?
Алсу Сабирова, ике бала анасы:
– Күпчелек танышларым балаларының төнгә кадәр Интернетта утыруыннан зарлана. Моңа, иң беренче чиратта, ата-ана гаепле, дип саныйм. Безнең гаиләдә әти-әни сүзенә колак салу, тыңлау дигән төшенчә бик көчле куелган. Әгәр балага “компьютерны сүндер” дип әйтәм икән, “биш минут кына утырам”, “тагын азрак утырыйм инде” ише җаваплар булырга тиеш түгел. Балаларны махсус программа ярдәмендә контрольдә тотуны бөтенләй кирәк санамыйм. Ул балачактан ук мөстәкыйль, төпле фикерли торган кеше булып үссен дисәң, мондый чикләүнең бернинди кирәге юк. Баланың сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Үзендә булмаса, бала Интернетка күршенең йә булмаса классташының компьтерыннан да керә ала. Шуңа күрә иң элек аның белән утырып сөйләшергә, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнлеген аңлатырга кирәк. Шәхсән үзем, балаларыма компьютер алдында озак утыруның нинди нәтиҗәләргә китерүен кәкрәйгән умыртка баганасы рәсемнәре ярдәмендә аңлатам. Кызларымны контрольдә тотканым юк. Мин аларга ышанам.
Алсу Хәбибуллина, журналист:
– Миңа калса, бик кирәкле гамәл. Хәзер барлык ата-аналар да балаларның контрольсез рәвештә Интернетта утыруын, ниндидер зарарлы уеннар белән мавыгуын ачынып сөйли. Ата-ана контроле булса, балалар үзләре дә бераз киртәгә керергә өйрәнерләр иде, дип өметләнәм. Әмма әлеге канунның гамәлгә кертелүенә бераз шикләнәм. Миңа калса, Конституция хокуклары белән шөгыльләнүчеләр һәм балалар хокукларын яклаучылар аны яклап чыкмас кебек.
Алсу Садриева, укытучы:
– Интернетка керсәң, чәчләрең үрә торырлык. Шуңа күрә анда “ата-ана контроле” дигән төшенчә, һичшиксез, булырга тиеш. Сайтларга керүне генә түгел, Интернетта утыру вакытын да чикләргә кирәк. Бер кереп китсә, баланы “пәрәвез”дән тиз генә чыгарырмын димә. Укуы да, саф һавада йөрүләр дә онытыла. Мондый чикләүче программаларны телевизорларга куйсалар да, шат булыр идем. Беркөнне телевизор кабызуга куркыныч фильмдагы күренешне күреп алган кызым, куркуыннан, кич буе елап чыкты. Мөмкин булса, бу программаларны Интернетка да, телевизорга да куяр идем.
Ләйсән Галимова, мәктәп укучысы:
– Ата-ана контролен кирәк дип тапмыйм. Шәхсән мине шул рәвешле контрольдә тотуларына бер дә риза булмас идем. Бу ата-ананың үз баласына ышанычы юклыгын күрсәтә. Әти-әнием исә компьютер алдында күпме утыруымны да, нинди сайтларга керүемне дә тикшереп тормый. Алар өчен иң мөһиме – имтиханнарымны уңышлы гына тапшырып чыгуым.