12.10.2013 Авыл
Скутерлы Рамилә
Алдынгы булу бер дә җиңел түгел. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан уздырылган республикакүләм тантанада Актаныш районының Пучы авылыннан килгән Рамилә Харисова елның иң яхшы сыер савучысы булып танылды. Бәйрәм – бәйрәм инде ул, ә менә эшендә беренче булган авыл хатынының тормышы ничек икән?
Сыер саву буенча беренче булудан ни файда, диючеләр дә табылыр. Бүген Татарстан хуҗалыкларында сөтнең табыш китерүче төп чыганак икәнен искә алсак, сыер савучыларны зурларга кирәклеге аңлашыла кебек. СССР заманында алдынгылар, аеруча сыер савучылар турында газета-журналларга язган булсалар, бүген тарих кабатланырга тора дисәм дә ялгыш булмастыр. Тик хәзер инде элеккегечә язу килешми генә түгел, ышандырмый да, чөнки тормыш үзгәрде. Итнең бәясе төште, авыллар, күп очракта, шул сөт белән генә яши. Димәк, сыер савучылар, коммунизм заманыннан шактый ераклашсалар да, янә почетка өмет итә ала.
Рамилә Харисова үзенә шундый мактаулы исем бирерләр дип бер дә башына китермәгән. Хәер, хезмәтне сәхнә түренә чыгып басу нияте белән башкару безнең халыкка, гомумән, хас түгел. Авыл кешесенә хезмәт дан-шөһрәт казану өчен түгел, ә тормыш алып бару өчен кирәк. “Беренчелекне алырмын дип уйладыгызмы соң?”–дип сорадым Харисовадан. “Юк инде, элек ничек эшләсәм, хәзер дә шул ук, бернинди аерма юк. Исем артыннан чапсаң, сыйфаты булмый бит аның. Беренчелекне алуымны да хуҗалык җитәкчесе әле генә әйтте”, – дигән җавап ишеттем ел сыер савучысыннан.
Актаныш районында элеккеге колхоз системасы әле бүген дә гамәлдә. Пучы авылындагы “Нур Баян” совхозына Рамилә Харисова 1980 елда эшкә килә. Ул вакытта хуҗалыкта төрле вазыйфаларда хезмәт куя, соңгы 10 елда исә сыер савучы булып эшли. Бүгенгә кадәр совхозда 7нче җитәкче алышынган, ә менә Харисова күченеп йөрмәгән, гомерен шушы хуҗалыкка багышлаган. Авылда болай да иртә торалар, Рамилә ханым исә сәгать 4тә инде фермада була икән. Шулай булмыйни, аның бит 54 сыер савасы бар! Тәүлегенә 800 литр сөт тапшыра, кайбер көннәрдә 1 меңгә кадәр җитә, ди. Ярый әле элеккеге кебек кул белән саумыйлар. Ә бит шулкадәр малны карарга да кирәк. Шәхси хуҗалыгыңда бер-ике баш терлекне карау да җиңел эш түгел, ә монда исә аларның саны дистәләгән. Рамилә Харисова әйтүенчә, хуҗалык үзе дә гел алдынгылар рәтендә барганга, сөт кими дип кайгырасы юк. Азыкны кышка күп әзерлиләр. Аның кебек 50дән артык сыер савучылар совхозда тагын бар икән.
Хәер, аның урынына хуҗалыкта тырыш хезмәткәрләр бар, эшен дәвам итәрләр, шәт. 2007 елда ук иң яхшы сыер савучы булып танылган Рамилә Харисова быел тагын беренчелекне алуын мин килеп җитәргә ярты сәгать кала гына белгән. Хуҗалык җитәкчесе телефоннан шалтыраткач, фермага 5 минутта килеп җиткән. Ә бит йортына кадәр 3 чакрым юл барасы. Бактың исә, ул эшенә балалары бүләк иткән скутерда йөри икән. “Сыер савып аргач, транспортка утырып ял итеп кайту яхшы инде ул. 54 сыер сауганнан соң берничә чакрым җәяү өйгә дә кайтырга кирәк бит. Анда да йоклап ятмыйм, ашап алам да үземнең хуҗалыкка чыгып китәм”, – ди Харисова үзе. Шулай да кышын җәяү йөрергә туры килә аңа, чөнки скутер белән кар өстеннән бару авырлаша. Хуҗалыгында сыерлары, үгезе, бозавы бар. Көндез фермада эшләп, яңадан йортына кайтып, тагын мал карый.
Бүген кеше тырышып эшләсен өчен, аңа Мактау грамоталары да, кубоклар да бирергә кирәкми, хезмәт хакы гына җитәрлек булсын. Бу яктан исә Рамилә Харисовага борчыласы юк. Аена 25әр мең сум акча да алгалый икән. Совхоз искелек калдыгы дип саналса да, алар замана белән бергә атлый. Әнә хезмәт хакын банк карточкасына күчерәләр, ди. Болай булганда, кайтышлый кибет аша да узып булмый, экономия дигән нәрсә авыл халкына да хас күренешкә әверелеп бара. Акчасын алам дисәң дә, банкоматка район үзәгенә барырга кирәк. Хезмәт хакы һәрдаим шундый булмавы аңлашыла инде, әмма Харисова үзенең өч улын башлы-күзле иткән. Бүген ул оныкларын сөеп туя алмый. Алар гына әлегә яшь, әбиләренең башкаларга үрнәк булырдай кеше икәнлеген чамалап бетермиләр.