поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.10.2013 Мәдәният

Ник киттең син..., ник кайттың?

Татарстанның Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективының Самара өлкәсендәге гастрольләре турында без “Бердәмлек”тә язган идек инде. Әлмәтлеләр баштан өлкәбезнең берничә зур татар авылларында чыгыш ясадылар.

Аннан халыкара милли театрлар фестивале кысаларында Самараның Горький исемендәге Академия драма театры сәхнәсендә зур уңыш белән тамашачыга Брехт әсәре буенча куелган “Туй” спектаклен күрсәттеләр. Аның самаралыларга тәэсир ясавы хакында без “Бердәмлек”нең үткән санында сөйләгән идек инде. Ә менә бүген без укучыларыбызны әлмәтлеләрнең өр-яңа премьерасы (әле ул үз шәһәрләре халкына бер тапкыр да күрсәтелмәгән) – яшь, танылып килүче татар драматургы Илгиз Зәйниев әсәре буенча сәхнәгә куелган “Сагынуларга ни чара” дип аталган спектакле белән таныштырырга булдык. Үзләренең бу яңа иҗат җимешләрен Әлмәт артистлары Самара тамашачысына өлкә үзәгенең Литвинов исемендәге Мәдәният сарае сәхнәсендә тәкъдим иттеләр. Дөрес, тамашага халык бик аз – йөз егерме-йөз иллеләп кеше генә килгән иде. Моңа әллә дача сезонының тәмамланмавы яисә эш көне булуы комачаулагандырмы, әллә башка сәбәбе табылгандырмы, белмим. Югыйсә, әнә Галиәсгар Камал театры килгәндә, самаралылар зур залларны тутыралар ич. Кәрим Тинчурин, Оренбургның Мирхәйдәр Фәйзи театрлары спектакльләренә дә безнең халык шактый күп йөри. Бәлки, әлмәтлеләрнең комедия түгел, ә мелодрама алып килүләре тамашачыны куркыткандыр. Безнекеләр күбрәк көлкеле тамашаларны ярата төшәләр шул. Бу җитди әхлаки темага багышланган “Әрем исе” спектаклен Галиәсгар Камал театры артистлары да күптән түгел сәхнәгә куйдылар бит. Нәкъ шушы сентябрь көннәрендә алар аны Башкортостан тамашачысына тәкъдим иттеләр. Камаллыларның бу спектакле башкортостанлылар тарафыннан бик җылы каршыланган дип сөйлиләр. Димәк, әсәрнең нинди жанрда – мелодрамамы, комедияме булуы артык мөһим түгел, аның кем тарафыннан һәм ничек итеп уйналуы мөһимрәк, күрәсең. Әгәр шушы спектакльне безгә камаллылар алып килгән булса, бәлки, зал да тулы булыр иде. Әлмәтлеләрне Самара тамашачысы әле белеп бетермидер, мөгаен, чөнки бу аларның биредә беренче чыгыш ясаулары гына иде шул.

Артистларның уенына килгәндә, ничектер сүлпән генә, беренче карашка бертөрлерәк күңелсез сөйләшүләр белән башланып киткән тамаша тора-бара тамашачының игътибарын үзенә ныграк, көчлерәк җәлеп итә башлады. Ташландык хәлгә калып баручы татар авылына моннан 35 еллар элек беркемгә берни аңлатмыйча, үзеннән бала көтүче сөйгән ярын, әнисен, дусларын ташлап киткән Сәфәр (Татарстанның халык артисты Рәфыйк Таһиров) көтмәгәндә кайтып төшә. Шушы вакыт эчендә биредә күп үзгәрешләр булган. Эзсез югалган улын көтә-көтә Сәфәрнең әнисе якты дөнья белән хушлашып, бакыйлыкка күчкән. Кайчандыр бергәләшеп гармунда уйнап, җырлап, биеп, артист булырга хыялланып йөргән дусты Марат та (Татарстанның халык артисты Равил Минханов) эчүчелеккә сабышып, ничектер нык картаеп киткән. Ул Сәфәр туачак баласы белән ташлап киткән Сарага (артистка Фәһимә Бикморатова) өйләнеп, бергә гомер кичергәннәр. Әтисез дөньяга килгән Сәфәрнең кызы үзе дә инде әни булган. Хәзер әнә Сара белән Сәфәрнең оныгы Нурзилә дә (артистка Резеда Сафина) буйга җиткән һәм ул да ана булырга җыена. Тик бу гаиләдәге хатын-кызларның ачы язмышы яңадан кабатланыр кебек. Унҗиде яше дә тулмаган яшь кызга матур вәгъдәләр биреп, аны татлы мәхәббәт утына ташлаган, укытучы Равилнең (артист Нәфис Габдрахманов) әти булачагын ишетүгә мәхәббәте суына башлый. Әлегә аңа гаилә дә, бала да кирәк түгел, уйнап ләззәт алу өчен матур курчак кына кирәк.

Тик хәзерге әхлак кагыйдәләре югала барган заманда да чын мәхәббәт утында янып, сөя белүчеләр бар икән.

Авылның “моңлы сандугачы”, кайчандыр Сәфәр кебек үк җырчы булырга хыялланган Сәйәр (артист Раушан Мөхәммәтҗанов) генә Нурзиләне бөтен җаны-тәне белән яратып, аның булачак баласын үзенеке итәргә әзер. Нурзилә генә аның кайнар мәхәббәтен аңламый һәм кабул итәргә теләми. Аңа әле һаман чын мәхәббәт бардыр кебек тоела. Равилнең кабахәтлеген, икейөзлелеген күреп торса да, ул барыбер аңа тартыла. Мәхәббәтнең күзе юк, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер шул.

Тамаша барышында Равил белән Нурзиләнең үзара аңлашып, шәһәргә китеп барулары ачыклана. Тик аларның гаилә тормышы дәвамлы булырмы, әлегә билгесез.

Әйе, хәзерге бөтен нәрсә дә рөхсәт ителгән заманда авылда да әхлакый һәм дини кагыйдәләр сакланмый шул инде. Шуңа да яшьләребез күп очракта чын мәхәббәтне тән ләззәтенә алыштыралар һәм соңыннан Сара һәм аның оныгы кебек зур кичерешләргә дучар ителәләр. Бу спектакльдә аңлаган кешегә уйланырлык әйберләр байтак.

Әнә, күп еллар дәвамында җавапсыз мәхәббәт утында янучы Рузияне (Татарстанның халык артисткасы Сәкинә Минханова) дә аңларга була. Гомере буе авылда рәхәт күрмичә бил бөккән, чын ир мәхәббәтен, иркәләвен күрмәгән урта яшьләрдәге бу хатынга татлы хыяллар белән сөйгән ярын көтеп яшәүдән башка тагын ни кала?

Сара белән бер-берсен яратмыйча тормышларын бергә бәйләгән Марат та үзенең хатыныннан күпкә олырак булуына, Сараның аны яратмавына өзгәләнә. Аның бөтен шатлыгы - шул аракы шешәсе дә, яшьлегенең ядкәре булып калган гармун гына. Вакытында бергәләп биеп, җырлап йөргән Сара исерек ире Маратның үзен дә, бушка узган яшьлеген искә төшереп торучы гармунын да күрә алмый. “Кулыма балта алам да тапыйм гармуныңны”, - дип куркыта ул Маратны исергән чакларында.

Сара әле һаман Сәфәрне оныта алмаса да, ул аны кичерергә, кабул итәргә әзер түгел. Аны һәм башкаларны “ник киттең син..., ник кайттың?” дигән сорау бимазалый. Күренгәнчә, җавапны Сәфәр үзе дә белми. Берничә дистә еллар буе туган ягыннан аерылып, яшәгәннән соң кайтуын ул моңлы сагыну җырлары, яшьлек хатирәсе булып күңеленә сеңгән әрем исе белән аңлатырга тырыша, тик аны хыялый мәхәббәт утында янучы Рузиядән башка беркем дә аңламый да, кабул итәргә дә теләми.

Кинәт кенә ире Марат үлеп китеп, берүзе калган Сара Сәфәргә: “Кит!” - диюдән башка сүз тапмый.

Әлмәт артистлары шундый шәп итеп уйный ки, булган хәлләрнең барсына да үзеңнән-үзең ышана башлыйсың. Әйтерсең лә, сәхнәдә авыл тормышы бара, һәм тамашачы хәтта әрем исен дә сизә башлый кебек.

Спектакль барышындагы кайбер кытыршылыклар да (вакыты-вакыты белән тавышның начар ишетелүе, музыканың кинәт көчәебрәк китүе) комачаулый алмады.

Тәҗрибәле, талантлы камаллылар Башкортостанның танылган режиссеры Айрат Абушахманов җитәкчелегендә “Әрем исе”н сәхнәгә ничек куйганнардыр да ничек уйныйлардыр, белмим. Бу турыда матбугатта әлегә бернинди фикер дә әйтелгәне юк кебек. Ә менә әлмәтлеләрнең Башкортостан режиссеры Байрас Ибраһимов җитәкчелегендә куйган “Сагынуларга ни чара” спектакле турында: “Яхшы итеп, җиренә җиткерелеп эшләнгән хезмәт”, - дип, бер шикләнүсез әйтеп була.

Спектакль тәмамлангач та, бүген авылда яшәүче кешеләрнең әрем исе аңкып торган ачы язмышы турында бер мәл уйланып торасың әле. Ә инде аннан соң сәер Сәйәр кебек җирне, моңны, биредәге кешеләрне яратучылар, чын мәхәббәт хакына үзләрен аямаучылар да булуына шатланасың. Бәлки, шәһәргә киткән Нурзилә дә авылга кире әйләнеп кайтыр әле. Сәфәрнеке кебек тамырларыбыз гына туган җирдән аерылмасын иде. Беркемгә дә “ник киттең..., ник кайттың син?” дигән сорауларга җавап эзләргә кирәкмәсен иде.



Сәфәр (Рәфыйк ТАҺИРОВ) һәм Марат (Рамил МИНХАНОВ).


Югарыдагы фотода: Сәйәр (Раушан МӨХӘММӘТҖАНОВ) һәм Нурзилә (Резеда САФИНА).
 


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»