поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.10.2013 Спорт

Олимпиада уты сатуга чыккан

Сочи Олимпиадасы уты тирәсендә аңлашылмаган хәлләр бара. Көтмәгәндә генә сүнеп китә торган ут башкаларда да була иде, әмма утны аукционга куеп сатуны россиялеләр генә, дөресрәге, татарлар гына булдыра, бугай.

29 сентябрьдә Грециянең Олимпия шәһәрчегендә 2014 елгы кышкы Олимпия уеннары утын кабыздылар. Ни гаҗәп, утны шушы шәһәрдә кабызу традициясен 1936 елдагы Берлин Олимпиадасы алдыннан фашистлар Германиясе башлап җибәргән. Гитлерның шәхси күрсәтмәсе буенча Берлинга утны Грециядән алып кайталар.

Россия вәкилләре арасында Олимпия уты эстафетасында катнашкан беренче кеше булып хоккейчы Александр Овечкин танылды. Тантанага әзерлек вакытында оештыручылар факелны кабыза алмый азапланган. Баксаң, аңа газ тутырмаган булганнар икән. Олимпия утының Россиядәге этабы башлангач та, ут янә сүнде. Мәскәү Кремле территориясендә икенче этапта йөгергән су астында йөзү буенча 17 тапкыр дөнья чемпионы Шаварш Карапетян кулындагы факел да кинәт сүнеп китә. Ярый әле юл кырыенда сак хезмәткәре булган, нәкъ менә ул кесәсеннән уткабызгыч чыгарып, факелга яңа “сулыш өргән”.

Танылган спортчыбыз, өч тапкыр Олимпия чемпионы Ирина Роднина Уеннар утының сүнүендә фаҗига күрми. “Тискәре якларын эзләргә кирәк, мондый хәлләр еш кабатлана. Мәскәү Олимпиадасын ачу тантанасын репетицияләгән вакытта да ут сүнгән иде, әмма Олимпия уеннарын бик яхшы уздырдык”, - ди ул.

Казанга Яңа ел алдыннан

Олимпия уеннарының төп символларыннан берсе булган утны дүрт ай дәвамында илнең барлык төбәкләрендә дә күрәчәкләр. Гомумән алганда, Россиядәге этап Олимпия уты тарихында иң зурысы булачак. 123 көн эчендә ут 63 мең чакрым ара узар дип көтелә. Утны Байкал күле төбенә дә алып төшәчәкләр, Эльбрус түбәсенә дә алып менәчәкләр, Төньяк котыпка да алып барачаклар, хәтта галәмгә дә очыртырга җыеналар.

Россия Президенты Владимир Путин катнашында узган каршы алу тантанасыннан соң Мәскәүдән утны Санкт-Петербургка алып китәләр. 23 көн эчендә ул Үзәк һәм Төньяк Көнбатыш федераль округ шәһәрләре буенча сәяхәт итәчәк. Аннары ул бер ай дәвамында Төньяк һәм Ерак Көнчыгышта булачак. Эстафетаның киләсе этабында аны илнең 58 шәһәрендә күрсәтмәкче булалар. Сочига утны 7 февральдә алып киләчәкләр.

Олимпия уты, алдан хәбәр ителгәнчә, Казанга 30-31 декабрь көннәрендә килеп җитәр дип көтелә. Бездән ул Ижауга китәчәк, диләр. Әлегә Татарстан этабында эстафетада кемнәр катнашасы төгәл аталмаса да, үзәк матбугатлар утны йөртүчеләр арасында Татарстанның элеккеге спорт министры, Россия Олимпия комитетының генераль секретаре Марат Бариев булыр дигән хәбәрләр бар.

Татар егете Олимпия утын сата

Ә ул арада Олимпиада утын, дөресрәге, ут “салынган” факелларны... сатуга куя башладылар. Иң беренче булып мондый адымга Владимирда яшәүче берәү батырчылык иткән. Иң гаҗәбе, беренчедән, аңа нибары 15 яшь, ягъни ул мәктәптә укый. Икенчедән, Олимпиада символын сатып акча эшләү юлын татар егете уйлап тапкан. Алай гына да түгел, Тимур Рәхимҗановның Татарстанга да мөнәсәбәте бар. Аның әти-әниләре Алексеевски районыннан икән. Егетнең социаль челтәрләрдәге күпчелек фотолары да Казанның тарихи урыннары белән бәйле.

Ничек акча эшләргә җыена соң ул? Баксаң, Тимур үз факелын интернет-аукционга куйган. Гәрчә, Владимир шәһәрендәге эстафета әле 16 октябрьдә генә узачак. Һәм факелның әле аның күргәне дә юк. Эстафетада үз этабын йөгереп узгач, ошбу факелларны сатып алырга мөмкин икән. Бәясе – 12 мең 800 сум. “Сочи 2014”не оештыру комитеты исә 15 мең факелны эшләү өчен 207 млн. сум сарыф иткән.

Тимур Тимерҗанов аукционда факелның башлангыч бәясен 500 доллар итеп куйган. Аңлатмада исә факел өчен 30 мең доллар эшләргә өметләнүен дә өстәгән. Шулай итеп, унынчы сыйныфта укучы татар егете хәзер виртуаль челтәрдә танылган кешеләрнең берсенә әверелгән. Шунысын да әйтергә кирәк, 15 яшьлек егет Олимпия уты эстафетасында катнашу хокукына махсус конкурста җиңү яулап ирешкән.

Хәер, мондый рухтагы хәбәрләр инде яңалык буларак кабул ителми. Казанда узган Универсиаданы искә алу да җитә. Универсиада тәмамлану түгел, бәлки әле башланмаган да иде, ә волонтерларның үз экипировкаларын сату турындагы игъланнар шул ук интернетта барлыкка килгән иде инде.. 


Радик САБИРОВ
Интертат.ру
№ | 09.10.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»