|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.10.2013 Ир белән хатын
Киркоров 64 яшьлек Алла Пугачеваның балалары кемгә охшаганын әйтте64 яшьлек Алла Пугачева белән 37 яшьлек Максим Галкинның сентябрь уртасында ук ике баласы туганы турында халык әле яңа гына белде. Суррогат ана балаларны инде 18 сентябрьдә үк тапса, хәбәрне туганнарына да узган ял көнне генә әйткәннәр. Игезәк туган балаларга Лиза һәм Гарри дип исем кушканнар. Балаларны күргәч, Алла Пугачеваның элеккеге ире Филипп Киркоров Heat.ru порталына болай дигән:
- Кызы бөтенләй Алланың үзенә ошаган. Ә ир бала Галкинны хәтерләтә. Алла күпкә яшәреп киткән, күзләре янып тора.
Узып бара торган атнаның иң күп сөйләнә торган яңалыгы булган Пугачеваның яшь ире белән гаиләсе тулылану хәбәре халыкта зур кызыксыну уятты. Суррогат ана Казан кызы дигән хәбәр дә интернетта таралып өлгерде.
Тулырак мәгълүмат:
--- |
Иң күп укылган
|