поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.01.2009 Спорт

ФИРДӘВЕС КӘБИРОВ: “ДАКАР”ДА ҖЫРЛАРГА ВАКЫТ ЮК

Аларның финишка килеп җитә алуы ук батырлык. “КамАЗ-Мастер” егетләрен котлаганда бу сүзләр еш яңгырый. Чаллы спортчылары исә беркайчан да финишка исән-сау килеп җитү белән генә чикләнми, алар һәрвакыт беренчеләр исәбендә. Аларның һәр ел башында республика халкына бу уңышлары белән зур бүләк ясавы да гадәткә керде. “Дакар” ярышларының быелгысында җиңү яулаган Фирдәвес Кәбиров белән әңгәмәбез “КамАЗ”ларның чыдамлыгы, аның белән идарә итүчеләрнең осталыгы турында.

– “Дакар” ярышларында финишка килеп җитү үзе үк җиңү булып санала.

 

– Дөрес әйтәсез, чөнки авырлыклар һәм куркыныч мизгелләр адым саен сагалап тора. “Дакар” башка ярышлардан шуның белән аерыла да инде. Чөнки оештыручылар маршрутны мөмкин кадәр катлаулы итәргә тырыша. Бу юлы исә, Африкадан аермалы буларак, тау юллары күп булды. Монысы йөк машиналары өчен аерча катлаулы булды. Урыны-урыны белән тәгәрмәчләр тар юлларга көч-хәл белән сыйды. Тузан турында да әйтми булмый. Тигез җирдә барганда, бигрәк тә беренче һәм соңгы көннәрдә, аеруча куркыныч булды. Чөнки тузан алда баручы экипажны куып тоту һәм узып китү үзе бер сынау.  

 

– Димәк, раллидә физик яктан да яхшы әзерлек кирәк...

 

– Артык нык арыдык дип әйтмәс идем. Чөнки ярышның нәкъ уртасында, барлык экипажлар да иң нык арыган вакытта, көчле яңгыр яву сәбәпле, бер этапны уздырмаска булдылар. Шул рәвешле бераз ял итү мөмкинлеге туды. Аннан соң тагын 2 этапның озынлыгын кыскарттылар. Беренчесендә яңгыр комачау итте, икенчесендә исә болытлар бик түбән төшкән иде. Шуңа күрә иминлек тәэмин итүче вертолетлар да һавага күтәрелә алмады.

 

– Күп еллар дәвамында “Дакар” ярышлары Африкада уздырылганга спортчылар юлдагы авырлыклар белән күпмедер дәрәҗәдә таныш иде инде. Раллинең Көньяк Америкага күчүе кемгәдер өстенлек бирдеме?

 

– Маршрут һәм трасса безгә генә түгел, барлык катнашучылар өчен дә яңа иде. Шуңа күрә барыбызның мөмкинлекләре тигез булды. Ә инде “КамАЗ”ларга уңыш китергән өстенлек, минемчә, команданың узган “Дакар”ларда туплаган тәҗрибәсенә бәйле. Әлбәттә, тотрыклылык һәм безнең бу ярышларга карата җитди мөнәсәбәтебезне дә әйтми мөмкин түгел. Хәтта көндәшләребез дә безнең машиналарның өстенлеген, коллективның тәҗрибәсенә хәйран калуын яшерми. Әйтергә кирәк, мондый хәлләр сирәк була.

 

– Сез кризис хөкем сөрүче дөньяны әйләнеп кайттыгыз. Финанс авырлыклар сезнең командага йогынты ясадымы?

 

– Дөресен генә әйткәндә, әзерлек мәшәкатьләренең төп өлешен инде сентябрьгә кадәр үк тәмамладык. Шуңа күрә катнашу өчен генә түлисе калган иде. “КамАЗ” бу чыгымны үз өстенә алды.

 

– Димәк, җиңәсе генә калган?!

 

– Әлбәттә шулай. Без һәрвакыт җиңү турында гына уйлыйбыз. Бу уңышны үзем дә күптәннән көттем һәм аңа әзер идем.

 

– Әмма спорт сөючеләр өчен кайсы “КамАЗ” финиш сызыгын беренче булып үтәсе ахырга кадәр сер булып калды. Җиңүче ниндидер тактика буенча билгеләндеме, әллә Чагин белән сезнең арадагы көрәш соңгы чакрымга кадәр дәвам иттеме?

 

– Дөресен генә әйткәндә, мондый тактик адымнар ясалмады. Аларның кирәге дә юк иде. Чөнки баштан ук көндәшләребезне узып, алга чыктык. Ярышлар тәмамланырга берничә этап калып барганда ук беренче һәм икенче урыннар безнең кулда иде. Чагин мы. Әллә мин ме – кемнең финишка беренче булып киләсенә игътибар итмәдек. Төп максат  команданың өстенлеген кулдан ычкындырмау булды.  

 

– Сез “Дакар” ярышларында бер тапкыр – 2005 елда финишка беренче булып килгән идегез инде. Бу юлы да уңышка ирешәсегезне кайчан аңладыгыз?

 

– Финишка килеп, биш минут узгач. Бары тик шул вакытта гына Владимир Чагинның вакыты минекеннән күбрәк буласын аңладым.

 

– Команда җитәкчелеге бер-берегез белән узышып, артык мавыкмаска киңәш иткәндер бит инде. Һәрхәлдә, шәхсән мин шуңа борчылдым.

 

– Дөрес әйтәсез, артык мавыгып китү куркынычы бар иде. Шуңа күрә ахырга кадәр игътибарны югалтмаска тырыштык. Тик ничек кенә булмасын, ярыш финишка кадәр дәвам итте. Менә хәзер, узыш мизгелләрен кабинада язылган видеоны алып, үземнең йөземне күрәсем килә әле. Артык катлаулы булмаса да, соңгы 220 чакрымны ничек уздык икән?

 

– Ике ел элек булган авариядән соң Чагинның җиңү теләге көчлерәк тә булгандыр әле?

 

– Бу бит бик озын ярыш. Бүген җиңелдең дә, иртәгә җиңдең түгел. “Дакар” елга бер тапкыр гына уздырыла, шуңа күрә аңа бик озак әзерләнәбез. Чагинның да, башкаларның да җиңү теләге бик көчле.

 

– Ничек уйлыйсыз, ярышны дүртенче урында тәмамлаган Мәрдиевнең күңелендә бераз булса да үпкә хисе тумады микән?  Чөнки Илгизәр булдыра алса да, аңа сезне узарга ярамый. Теләсә кайсы вакытта техник ярдәм күрсәтергә кирәк булуы бар бит.

 

– Ул үзенең осталыгын, ике ел элек икенче урынны алып раслады инде. Ә икенче яктан караганда, быелгы ярышта Илгизәр безгә ярдәм итү аркасында әлләни артык вакыт югалтмады. Мин тәгәрмәч алыштырганда, дүрт-биш минут чамасы ярдәм иткәндер. Ә аның машинасындагы авырлыкка килгәндә, Илгизәрнең йөге 500 килога артыграк.

 

– Сүз уңаеннан, быел “Дакар”да Илгизәрнең улы да чыгыш ясады. Ә сезне кем алмаштырачак?

 

– Минекеләргә ул хакта уйларга иртәрәк әле. Башта физик спорт белән шөгыльләнсеннәр. Үзем дә шуның белән башладым. Ә техник спорт өчен белем кирәк. өметләнәбез.

 

– Ә беренче булып сезне кем котлады?

 

– Беркем дә котламады. Чөнки ярыш вакытында телефоным сүнгән иде. Ә финишка килеп җиткәч, хатыныма шалтыратып җиңүем турында хәбәр иттем. Ярыштан соң бер кызык вакыйга да булды бит әле. Беренче булып килдем-килүен, ә Интернетта урнаштырылган мәгълүматларда 1 сәгать чамасы минем исемем гомумән юк иде. Иярчен аша корылган элемтә системасы сафтан чыккан булган икән. Шуңа күрә халык Чагинның хатынына шалтыратып, аны котларга тотынган. Дөрес, соңрак гафу үтенделәр үзе...

 

– “Дакар” сезнең өчен нәрсә ул?

 

– Әлбәттә, беренче чиратта эш ул. Яшь чакларда башлаган шөгылем “КамАЗ”га килгәч, төп һөнәремә әверелде. Бер дә җиңел эш түгел. Әмма һөнәрем үз иткән шөгылем, алган белемем белән туры килгәнгә, зарланып булмый.

 

– Сез ярышка декабрь аенда чыгып китәсез. Ничә Яңа елны чит илдә каршыладыгыз инде?

 

– Ничә тапкыр өйдә бәйрәм итүемне санасак, кулайрак булыр. “Дакар” ярышларында 89нчы елдан бирле катнашабыз. Шул вакыт эчендә өч тапкыр гына бәйрәмне өйдә уздырдык. Әлбәттә, читтә дә билгеләп үтәбез. Кайда гына булсак та, барлык совет, Россия кешеләре кебек үк Мәскәү сәгате белән бәйрәм итәбез. Бу юлы аны Аргентина сәгәте белән кичке җидедә уздырдык. Буэнос-Айреста Россия илчесе кабул иткән иде. Аннары күңел ачу кичәсенә киттек, танго карадык. Тик безнең өчен бәйрәм озак булмады – чөнки ике көннән ярыш башланырга тиеш иде. Ә Чаллыга әйләнеп кайткач бәйрәм турында уйларга да вакыт юк әле.

 

– Фирдәвес, кемгә ничектер, ә менә мин ерак елга чыккач руль артында барганда хисләнеп җырлый башлыйм. Анд таулары итәгендә җыр сузасы килмәдеме? 

 

– Сузарсың анда! Алай хисләнеп йөрергә вакыт юк безнең. “Дакар”ның нинди шартларда узуын анда катнашмаган кеше берничек тә күз алдына китерми. Ә тыныч вакытта, әлбәттә, мин дә җырлаштыргалыйм.

 

– Узыш машиналарының тизлеге турында гаҗәпләнеп сөйлиләр...

 

– Сәгатенә 150 чакрымнан тизрәк хәрәкәт итәргә ярамый. Ә менә җиңел автомобильләр һәм мотоциклларга андый чикләү кертелмәгән.

 

– Фирдәвес, сер булмаса әйтегез әле, соңгы тапкыр кайчан гади “КамАЗ” руле артына утырдыгыз? Узыш машинасыннан соң ничегрәк?

 

 – Бүген, завод төрле машиналар чыгара. Гади “КамАЗ”лар безнең департаментта да бар. Әлбәттә, уңайлыгы ягыннан безне канәгатьләндерми торган модельләр дә җитәрлек. Ул гадәти машина бит, башкача әйтсәк, двигатель урнаштырылган арба инде ул.  Шул ук вакытта чит ил машиналарыннан бер ягы белән калышмый торганнары да бар. Әлбәттә, без йөри торганнар белән чагыштырганда аермасы зур.

 

– Ә менә чит ил командаларының ярыш машиналары күпләп җитештерелә торган шул ук модель автомобильләрдән нык аерыламы?

 

– Беләсезме, алардагы аерма тагын да зуррак. Чөнки күпчелек җиһазлары серияләп чыга торган машиналарда бөтенләй юк. Бездәге җиһазлар исә аерым-аерым булса да, серияле машиналарда кулланыла әле. Тапшырулар тартмасы, бездәге кебек үк двигатель, Чаллыда янгын булгач 2,5 мең машинага урнаштырылган иде. Халыкара амологирование (машинага үзгәреш кертү өчен бирелгән махсус рөхсәт) таләпләренә бары тик “КамАЗ” һәм “Татра” гына җавап бирә. Калганнар – “Ман” да, “Даф” та бу шартларга туры килми. Бу да аерманы күрсәтә бит.

 

– Ярыш машиналарын сатып алырга теләүчеләр юкмы соң?

 

– Булгалады андыйлар. Мәскәүдән берәү алды, Украинага саттык. Ике ел элек соңгысын, ярышларга тулысынча әзер машинаны 200 мең еврога саткан идек. Бу машиналар буенча бернинди дә серебез юк. Ә киләсе ярышларга тагын да камилләшкән машинада катнашачакбыз.  

 

– Сер юк икән, димәк, сез машина аркасында гына түгел, ә осталык ярдәмендә җиңәсез?

 

– Шулай дип өметләнәм. Бераз бардыр инде...

 


Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 15 | 28.01.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»