поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.10.2013 Тарих

Казан – ханлык башкаласы (ФОТО)

Инде күптән яшәп, ниндидер сәбәпләр аркасында юкка чыккан борынгы дәүләтләр һәм цивилизацияләр тарихы серләр һәм легенда-риваятьләр белән чорналган була. Алар рәтенә, һичшиксез, иксез-чиксез Евразия далаларында дәүләт тоткан төрки халыкларның, Идел Болгары һәм Алтын Урда кебек элгәреләренең меңьеллык традицияләрен туплаган Казан ханлыгы да керә.

Нинди булган ул Казан ханлыгының башкаласы? Безнең көннәргә кадәр шул ерак тарихның шаһиты булырдай истәлекләр сакланып калганмы? Унсигезенче йөзләрдән башлап галимнәребез шул сорауларга җавап эзлиләр, Казанның борынгы төсен-кыяфәтен объектив рәвештә, ничек булган шулай күз алдына китереп карарга тырышалар. Аларның озак еллар буе бөртекләп җыйган тарихи чыганаклары, мәгълүматлары яктылыгында ханлык чоры Казанының тышкы кыяфәтен бераз чамаларга мөмкинлек туа, ә фантазиягә бай язучыларыбыз, рәссамнарыбыз исә аны хәтта сүзләр, төсләр белән матур итеп сурәтләп-тасвирлап та бирәләр. Һәм ышандыралар да, чөнки... ышанасы килә.

Ханлык чоры Казанына археологлар күзлеге аша карап алыйк.

Әле X-XI гасырлар чигендә үк хәзерге Кремль калкулыгының төньяк өлешендә, Казансуның сулъяк ярында барлыкка килгән урта гасырлар Казаны көчле саклану ныгытмалары белән уратып алынган кирмән-шәһәр рәвешендә үсүен дәвам итә. Калага нигез салыр алдыннан ук инде, аның булачак урынын сайлаганда, борынгы болгар бабаларыбыз ашыкмыйча, төптән уйлап, тирән акыл белән эш йөрткәннәр. Шәһәрне табигать үзе саклый кебек: төньяктан һәм көнчыгыштан, текә ярлы биек калкулык итәгеннән, дулкынланып Казансу ага, көнбатыш ягында – сай сулы, төбе калын ләм белән капланган, кайбер урыннарда сазлыклы, урыны-урыны белән үтеп чыга алмаслык, ярсып килгән дошман чирүен, үзләре дә сизмәстән, кинәт кенә тоткарлый алырлык Болак елгасы. Әйе, хәрби-стратегик яктан караганда, элгәреге кирмән-крепостьның урыны тел-теш тидерерлек түгел. Әле бит ул әллә кайчан инде Бөек сәүдә юлы буларак танылган, халыклар белән халыкларны берләштерүче, илләр белән илләрне тоташтыручы Иделгә дә бик якын.

* * *
XV йөзләр уртасында Казанның административ-сәяси дәрәҗәсе күтәрелү, табигый ки, аның үсешенә нык йогынты ясый. Шәһәр биләмәләре, элеккеге кирмән чикләреннән чыгып, тагын да киңәя, Таҗик чокыры тирәсендә, Ташаяк урамында базарлар, тире һәм күн эшкәртү, чүлмәк ясау, металлургия һәм зәркәнчелек белән бәйле һөнәрчелек бистәләре, Көрәеш, Бишбалта кебек шәһәр яны посёлоклары барлыкка килә, халык саны күзгә күренеп арта. XVI йөз урталарында, безнең исәпләүләр буенча, шәһәр инде 60-70 гектар мәйданда урнашкан булган һәм биредә 15-20 мең чамасы кеше яшәгән. Заманы өчен зур гына шәһәр булган ул.

Ханлык чорында Казанның эчке планировкасында, бигрәк тә саклану корылмаларының урнашу тәртибендә, сизелерлек үзгәрешләр барлыкка килә, шул ук вакытта монголларга кадәрге һәм аннан соңгы Алтын Урда чорларында калыплашкан структура да юкка чыкмый: югары хакимият һәм мөселман дине башлыкларының административ биналары элеккечә шәһәрнең иң көчле ныгытылган төньяк өлешен – ун гектар чамасы мәйданны биләп торган кирмән алып торган, көньяк тарафында исә, кирмән ныгытмаларына терәлеп диярлек урнашкан бистәләрдә, хакимият белән турыдан-туры бәйләнмәгән бай катлау кешеләренең утарлары, гади шәһәр халкының йортлары тезелеп киткән.

Казанның әле ныгытылмаган бистәләре (посады) беренче мәртәбә 1469 елга караган язма чыганакларда, воевода И.Д.Рун җитәкчелегендәге урыс гаскәрләренең шәһәрне басып алу вакыйгасы уңаеннан телгә алына [1]. 1500 елда, шул ук документ язуларына караганда, Габделлатыйф хан бистәләрне ныгытырга әмер бирә («повеле около града нарядити острог») [2]. Шул ук хан заманында суднолар йөреше уңайлы булсын өчен, Болак елгасы да чистартыла. 1530 елгы Казан сугышы турында сүз барганда, язма чыганаклар Сафагәрәй ханның бистә ныгытмаларын тагын да көчлерәк итәргә тырышуы хакында хәбәр итәләр («около посаду по Арскому полю, от Булака и до Казани реки, округ его рвы копайте по-за острогу») [3].

Документлардан мәгълүм булганча, 1552 елгы штурм вакытында иң көчле сугышлар Кремль калкулыгының көньяк-көнчыгыш өлешенә якынрак җирдә урнашкан Арча кырында җәелеп китә. Иван IVнең Шаһгали җитәкчелегендәге Олы полкы, алдан ук уйланылган яу планы нигезендә, шул тирәдәге мөселман зираты янына куела [4]. 1565-1568 елларда төзелгән Писцовая кенәгәдә күрсәтелгәнчә, әлеге зират хәзерге Казан (Идел буе) федераль университетының төп бинасы ишегалдында булган [5]. Шәһәр бистәсе (посад) ныгытмаларын торгызганда, табигый чик булып хәзерге Астрономия урамы буйлап сузылган чокыр хезмәт иткән. Бу ныгытмаларның калдыклары җирдән өелгән вал һәм тирән чокыр рәвешендә 1982 елда Казан университетының күпкатлы хәзерге Физика институты бинасын төзегәндә ачылды [6].

Көнбатыштан, Болак ягыннан үткән посад диварларының урнашу тәртибе турындагы мәсьәлә һаман да бәхәсле булып кала. Ныгытмаларның әлеге өлешен XVIII йөздә үк Ю. фон Каниц һәм П.Рычков тарафыннан тәкъдим ителгән реконструкциягә карап бераз күзалларга мөмкин [7]. Никон елъязмасы, Иван IVнең сугышчан полкларын Казанга штурм алдыннан ничек урнаштырылулары турында сөйләгәндә, уң як Болак буйлап тезелеп киткән күпсанлы рус гаскәрләрен телгә ала [8]. Шул мәгълүматлардан чыгып, посад диварларының көнбатыш өлеше хәзерге Бауман урамыннан аз гына югарырак, Астрономия һәм Профсоюз урамнары кисешкән урыннан башлап, тау итәгенә параллель рәвештә, Ташаяк урамына кадәр сузылган булгандыр дип уйларга нигез бар.

Посад диварларының көнчыгыш өлеше исә шул ук Астрономия һәм Профсоюз урамнары кисешкән урыннан Ленин бакчасына, шуннан Ирек мәйданын үтеп, башта Тельман, аннан соң Нагорная урамнары буйлап Кремльнең Дмитрий капкасына килеп тоташкан дип фаразлана.

Кайбер яңа археологик күзәтүләргә нигезләнеп, А.Х.Халиков һәм Л.С.Шавохин язма чыганакларда телгә алынган фактларны үзләренчә аңлата [9]. Аларга кадәрге тарихчылар фикеренчә, Иван IV үзенең гаскәрләрен Арча кыры белән «Иске шәһәрлек» («Старое городище») арасындагы стеналар буйлап урнаштырган. Ә «Иске шәһәр», имеш, ханлык чорында Фёдор калкулыгын (Фёдоровский бугор – хәзерге «Казан» Милли-мәдәни үзәге бинасын төзегәндә җимертелгән) биләп торган. Ә бит дөреслеге шик тудырмый торган кайбер чыганакларда «Иске шәһәр» дип Богородица монастыре территориясе аталган [10]. Шәһәрне камаган вакытта рус гаскәрләренең Черек күл (Поганое озеро) тирәсендә торганлыгын күрсәтеп үтү дә мөһим [11]. Шулай итеп, Черек күл посад диварлары эчендә булып чыга. Ә менә 1970-1990 елларда тупланган археология материаллары Фёдор калкулыгының XVII гасырларда гына үзләштерелә башлаганлыгын күрсәттеләр, шул ук вакытта Богородица монас­тыре территориясендә болгар-татар чорына караган культура катламы ачылды [12]. Пассаж бинасы янында (Дзержинский урамы ягыннан) борынгы ныгытма калдыклары табылуын да әйтеп үтү кирәктер [13]. Шулай итеп, шәһәр посадының көнчыгыш сызыгы чынлыкта Дзержинский урамының Лобачевский урамы белән кисешкән урыныннан башлап Кремльгә кадәр булган арада тәгаенләнә.

Саклану ныгытмалары турында сөйләгәндә, шәһәргә (посад территориясенә) һәм кирмәнгә (Кремльгә) алып керә торган капкаларның урнашу тәртибенә дә бераз тукталып китәргә кирәк дип уйлыбыз. Аларның төгәл санын атау кыен. «Царственная книга»да ун капканың исеме күрсәтелгән: Арча, Аталык, Алабуга («Елбугины» – Елга буе), Збойливые, Кабак (Кабацкие), Кырым, Нургали (Нур-Али, Муралеевы), Нугай, Төмән, Хан (Царевы) капкалары [14]. Билгесез авторның «Казан тарихы»нда да ун капка санала, әмма аларның исемнәре башкачарак бирелгән: өч Арча капкасы, Алабуга, Збойливые, Кәбәк (Кебекевы), Нургали, Түбән һәм Югары Нугай, Хан һәм Су (Водяные) капкалары [15]. Хаҗи Шәрәфи үзенең 1549 елгы сугыш вакыйгалары турында язылган әсәрендә ка­занлыларның алты капканы саклау өчен көрәшкәннәрен әйтеп уза [16]. Аларның берсен ул Хан капкасы дип атый. Андрей Курбский язмаларыннан күренгәнчә, Алабуга капкасы Казансу аша салынган күпер янында булган [17]. 1565-1568 елларга караган Писцовая кенәгә буенча без 1552 елдан соң руслар тарафыннан элеккеге татар капкалары урынында торгызылган биш капканың кай тирәдәрәк урнашканлыгын чамалый алабыз.

Кремльнең бүгенге көнгә кадәр элеккеге рәвешен саклап калганлыгын игътибарга алып һәм әле генә санап үтелгән чыганакларга таянып, без Казан капкаларының урынын түбәндәгечә күрсәтәбез: хәзерге Тайницкий (Никольский) капкасы хан заманында – Нургали (Нур-Али), Воскресение капкасы – Алабуга (дөресрәге – Елга буе, ягъни Водяные), Преображение (Сереевские) капкасы Төмән исемнәре белән аталган. Бүгенге Дмитрий (Дмитриевские) яисә посадның Пятницкий капкасы янында (Батурин, Зур Кызыл һәм Нагорная урамнары кисешкән җирдә) Збойливые дип аталган капка торган дип фаразларга мөмкин. Безнең фикеребезчә, Хан (Царевы) капкасы Кремль калкулыгының көньяк өлешендә, хәзерге Кремль һәм Лобачевский урамнары кисешкән чатта урнашкан булырга тиеш.

Калган капкаларның урынын, җитәрлек чыганаклар булмау сәбәпле, ачыклау кыенрак. Хан капкасыннан көнчыгыш тарафта чыганаклар еш кына Арча капкасын күрсәтәләр. Аның хәзерге Дзержинский һәм Лобачевский урамнары чатында урнашкан булуы мөмкин. Арча һәм Збойливые капкалары арасында, Дзержинский урамының көнбатыш ягында, 1552 елгы штурм вакыйгаларын сурәтләгән язмаларда Кабак һәм Кырым капкалары телгә алына [18].

Посадның көнбатыш өлешендә, Хан һәм Төмән капкалары арасында язма чыганаклар Аталык, Нугай капкаларын бил­геләп үтәләр [19]. Аталык капкасы Төмән капкасыннан тү­бәндәрәк, Болак елгасы үзәненә якынрак җирдә торгандыр дип уйларга нигез бар. Сүз уңаеннан, русларның нәкъ шул тирәдә кирмән диварларын шартлату максатында дары кую өчен казылган җир асты юлы булганлыгын да искә төшереп үтәсе килә. Нугай капкасы исә Профсоюз (Малая Проломная) яисә Бауман (Большая Проломная) урамнарының Астрономия урамы белән кисешкән урында, Нугай юлы өстендә булган дип фаразлана.

Посад диварлары, безнең кулда булган чыганакларга карап фикер йөртсәк, тараслар, ягъни эчләренә балчык, ком-таш тутырылган агач буралар тезмәсеннән торган булырга тиеш. «Согражден в седмь стен, в велицех и толстых древесех: в стенах же ссыпан внутри хрящ и песок и мелкое каменье, толстина же градная от рек, от Казани и от Булака, трех спжен, и те бо места ратным непреступны...», дип яза «Казан тарихы»ның авторы әлеге ныгытмалар турында [20]. Диварларның буеннан буена киңлеге 8-10, тирәнлеге 3-4, кайбер урыннарда 10-15 метрга җитә торган чокырлар казылган булган: «...и яко крепкими стенами и водами вкруг обведет бе град, и токмо со единая града с поля Арского приступ мал, но туда стена градная была в тостоту в 7 сажен и перекопана около ея стремина (яма) велия, глубока» [21]. А.Х.Халиков Лобачевский урамындагы 3 нче номерлы йортның ишегалдында, Черек күлгә якын гына җирдә казыганда, биеклеге 8 метрга җитә торган вал һәм аның алдында тирән чокыр эзләре таба. Нәкъ менә шул ныгытмаларны «Казан елъязмачысы» да искә алып үтә: «А от той реки (Булака. – А.С.) около места ров копан зело глубокий аж до озерка, реченого протокою» [22].

* * *

Ханлык чорында Казан кирмәненең эчке планировкасы кайбер үзгәрешләр кичерә. Дөрес, элегрәк барлыкка килгән урамнар шул килеш кала, аларда яңа йортлар гына калкып чыга. Үзәк урам таш плитәләр, калганнары агач такталар (кыртышлар) белән түшәлгән була. Монголларга кадәр үк табигый саклану чарасы буларак файдаланылган чокырларны, шул исәптән Таҗик чокырының да бер өлешен күмеп куялар. Кирмәннең иң борынгы, төньяк өлешендә яңа таш биналар төзелә. 1552 елда Казанны камау вакыйгаларын сурәтләгән язмаларда Хан сарае тирәсендәге урыннарда күпсанлы таш биналар телгә алына.

Кирмәннең мәйданын киңәйтәләр, аның көньяк чиге хан заманында почмак манара сыйфатында торгызылган Төмән башнясына кадәр барып җитә (борынгы ныгытма калдыклары 1947, 2003 елларда ачылды).

Ф.Ш.Хуҗин җитәкчелегендәге Казан Кремле археологик экспедициясе тарафыннан 2001-2003 елларда үткәрелгән казу эшләре вакытында кирмәннең төньяк диварлары тикшерелде. XVI гасырның икенче яртысында төзелгән һәм инде бүгенге көннәргә кадәр сакланмаган түгәрәк башня нигезе астында археологлар, һич көтмәгәндә, тагын да борынгырак, ханлык чорында салынган квадрат (8,7 х 9,6 м) башня хәрабәләренә юлыктылар. Ул таштан салынган, 1552 елгы штурм вакытында нык җимертелгән, диварларының сакланып калган биеклеге 3-4 метр чамасы [23]. Күрәсең, бу башня Казан-Мәскәү арасындагы хәрби-сәяси мөнәсәбәтләр кискенләшеп барган чорда, 1540 елларда төзелгәндер. Башняның ике ягыннан шул ук елларда салына башлаган таш диварлар китә, әмма аларны бөтен кирмәнне уратып алырлык итеп торгызып бетерергә өлгерми калганнар.

Борынгы Казан тарихы белән шөгыльләнүче кайбер галимнәр Казанның хан резиденциясеннән кала аерым кирмәне, ягъни Кремле булмаган, ул тулаем бер өлештән генә торган дип язып чыкканнар иде [24]. Имештер, 1552 елның 2 октябрь вакыйгалары бәян ителгән язмаларда Кол Шәриф сәетнең шәкертләре белән русларга каршы каһарманнарча көрәшеннән башка кирмәнне штурмлау турында бер сүз дә юк. Без бу фикергә кушылмыйбыз, чөнки археология материаллары да, язма чыганаклар да киресен сөйли. Андрей Курбский үзе үк шәһәрнең өч өлештән торганлыгын искәртеп үтә, аның ике өлеше (кирмән һәм аның эчендәге хан сарае) – тау башында, өченчесе (посад, бистәләр) – тигез җирдә, үзәнлектә, ди [25]. Ә «Казан тарихы» авторы шәһәрнең тау башындагы өлешен «Вышгород» дип атый [26]. 1469, 1500, 1530 елларда Казанны алырга килгән рус гаскәрләре шәһәрнең посадына үтеп керәләр, казанлылар исә «градка», димәк, кирмәнгә (кремльгә) кереп бикләнәләр [27].

Ханлык чорында төзелгән һәм татар телендә язылган документларның берсе бик кызыклы. Ул – XV йөзнең икенче яртысына караган Ибраһим хан ярлыгы. Бу документта ярлыкның язылу һәм бирелү урыны төп-төгәл күрсәтелгән – «арк», фарсычадан тәрҗемәсе «цитадель, крепость» була [28].

* * *

Казан кирмәне Андрей Курбский язмаларында шәһәрнең бик көчле ныгытылган, чит илләрдән килгән кешеләрне дә тирә-якка ямь биреп торган гүзәл таш биналары, манаралары күккә ашкан мәчетләре белән шаккатыра алырлык иң матур өлеше буларак күз алдына килеп баса: «Бо бе зело крепок, между палат и мечетей каменных, оплотом великим обточен». Рус патшасы Иван IV тә кирмән диварларына исе китеп карап тора: «удивися необычной красоте стен крепости града» [29].

Хан сарае кирмәннең төньягын биләп торган өлешендә урнашкан булган, бүген инде рус чорында төзелгән биналар астында калып, эзсез юкка чыккан. Аңа Таҗик чокыры буйлап сузылган көньяк дивар уртасындагы капка аша кереп-чыгып йөрергә мөмкин булган. Ишегалдында хан сарае, сарай мәчете, кунак йорты, казна саклау йорты, дәүләт архивы һәм китапханә, ат абзарлары, азык-төлек келәтләре, хезмәтчеләр яши торган гади генә йортлар булган.

2001 елда археологлар Татарстан Президентының резиденциясе урнашкан ишегалдында, ханлык чоры катламнарын ачып, нигезләре яхшы гына сакланган, 18х24 метр үлчәмдәге зур гына дүрт бүлмәле (бүлмәләр идән астында – подвалда урнашкан) таш бина калдыкларын тикшерделәр [30]. Диварларының калынлыгы 1 метрдан артыграк иде. Ике катлы булгандыр, күрәсең, – нигезе бик нык. Табылдыклар алай күп түгел (рус чорында башка максатларда файдаланганнардыр), әмма ничек кенә булмасын, безнең алда ерак бабаларыбыздан калган гүзәл архитектура корылмаларының берсе иде. Безнең фикеребезчә, бу бинаны 1565-1568 елгы Писцовая кенәгәдә теркәлгән «Большая палата в Царёвом дворе» белән тәңгәлләштерергә мөмкин.

2001 елда Казан археология экспедициясе Сөембикә манарасына якын гына җирдә, аның төньяк һәм төньяк-көнчыгыш ягында, таштан салынган тагын бер бина хәрабәләренә тап булды. Аның озынлыгы – 30, киңлеге 16 метр чамасы иде (бинаның бер почмагы Сөембикә манарасы астына кереп китә, димәк, әлеге манара соңгырак чорга карый). Озын ягы белән без тикшергән объект нәкъ Мәккәгә, кыйблага каратып салынган. Хан мәчете булганмы? Һәрхәлдә, безнең моңа шигебез юк («у царского старого двора в мечети», дип теркәлгән ул Писцовая кенәгәдә [31]). Шунысы игътибарга лаек: татар халкының тарихи аңында Сөембикә манарасы әле һаман да Хан мәчете буларак кабул ителә, олырак буын кешеләре, бирегә килеп, ерак бабаларыбыз рухына дога кылып китәләр. Һич тә очраклы хәл түгел бу.

Шул мәчеттән ерак түгел, бераз көнбатыш тарафка китеп, ханнар төрбәсе урнашкан булган. Кирмән территориясендә казып тикшерелгән архитектура корылмалары арасында Кол Шәриф мәчете хәрабәләре дә бар. Бу мәчетнең нигезе 1995-1999 елларда Ф.Ш.Хуҗин һәм Р.Ф.Шәрифуллин казылмаларында, Благовещение соборы янында урнашкан бакчада табылды (Писцовая кенәгәдә: «против Благовещения в мечети» [32]). Чынлыкта исә биредә бер-берсенә тоташтырып диярлек салынган берничә бина булган. Бу зур комплекска таш мәчет, мәдрәсә, торак йорт һәм хуҗалык корылмалары кергән [33].

Шәһәр мәйданының күбрәк өлешен биләп торган һөнәрчелек-сәүдә бистәләрендә – посадта – тормыш кайнап торган. Бистәләр шактый тыгыз, тәртипсез рәвештә төзелгән. Гади генә йортлардан торган бормалы-тыкрыклы урамнарның киңлеге 4-5 метрдан артмаган («проехать на конех бо невозможно, теснота во граде великая во хоремах» [34]). Чокыр-чакырлы булмаган уңайлы урыннарда хәллерәк, мөлкәтлерәк кешеләр үзләренә икекатлы кирпеч яки агач йортлар да салдырган. Аларны күргән чордашлары, «түрәләрнең йортлары гаҗәпләндерерлек дәрәҗәдә матур», дип язып калдырганнар.

Урта гасырлар Казанын шәһәр тирәсендә урнашкан эреле-ваклы бистәләрдән башка күз алдына китерүе кыен. Әйтик, Болак аръягында Көрәеш бистәсе үсеп чыккан. Аның уртасында Отуч мәчете ерактан ук нур чәчеп торган. Аннан арырак, Иделгә таба, Патша болыны башланып киткән («прекрасный луг Царёв, зеленея травой и цветами красуясь, простирался»), биредә җәен зур бәйрәмнәр оештырылган, ат чабышлары уздырылган. Бәйрәмнәрдә күңел ачулар еш кына Арча кырында да оештырылган.

Казансу тамагындагы балта осталары, елга кораблары төзүчеләр яшәгән бистәне Бишбалта дип йөрткәннәр. Бу исемне халык әле хәзер дә онытмый. Биредә, Идел култыгында, сәүдә һәм хәрби кораблар килеп туктый торган уңайлы урын булган.

...Гөлдәй чәчәк атып утырган татар Казаны 1552 елның фаҗигале вакыйгалары нәтиҗәсендә юкка чыга. Авыр язмышка дучар ителеп, көл-күмер арасыннан чит кавемнәр тырышлыгы белән янәдән торгызылган элеккеге башкаланың тарихында яңа чор башлана.

Чыганыклар

1. Древняя Казань глазами современников и историков / сост. Ф.Ш.Хузин, А.Г.Ситдиков. – Казань, 1996. – С.20.
2. Шунда ук. – Б.23.
3. Шунда ук. – Б.25, 76-78.
4. Шунда ук. – Б.37, 44.
5. Калинин Н.Ф. История Казани с древнейших времён до XVI в. Рукопись док.дисс. // Татарстан Фәннәр академия­се Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар бүлеге архивы. – Ф. 8, оп. 1, ед. хр. 202; Писцовые книги города Казани 1565-1568 гг. и 1646 г. // Материалы по истории народов СССР. Вып. 2. Материалы по истории Татарской АССР. (Тр. Ист.-археограф. ин-та). – М., 1932. – С.45.
6. Халиков А.Х. История археологичес­кого изучения г. Казани // Средневековые археологические памятники Татарии. – Казань, 1983. – С.111 и сл. (Бу урында киңрәк күләмле археологик казу эшләре үткәреп, фараз рәвешендә генә әйтелгән әлеге фикерне кабат бер мәртәбә тикшерү сорала).
7. Каниц Ю. Крат­кое изъяснение плана древнего города Казани и описание осады и покорения оного // Сборник древностей Казанской епархии П.Любарского. Православный собеседник. – Казань, 1868. – С.117, 127-128; Рычков П. Опыт Казанской истории древних и средних времён. – СПб., 1767; Хузин Ф.Ш. Древняя Казань в документах и материалах // Эхо веков – Гасырлар авазы. – 1995. – С.34-35.
8. Древняя Казань глазами современников... – С.38.
9. История Казани. Книга 1. – Казань, 1983; Шавохин Л.С. Средневековая Казань дорусского времени в историко-археологическом отношении. Дисс... канд. ист. наук. – Казань, 1988.
10. Писцовые книги города Казани 1565-1568 гг. и 1646 г...
11. Древняя Казань глазами современников... – С.29.
12. Халиков А.Х. Отчёт об археологических наблюдениях в Казани в 1985 г. // Татарстан Фәннәр академия­се Ш.Мәрҗани ис. Тарих институтның Археологик тикшеренүләр үзәге архивы; Ситдиков А.Г. А.Х.Халиков – исследователь средневековой Казани // Проб­лемы древней и средневековой археологии Волго-Камья. – Казань, 1999. – С.35 и сл.
13. История Казани... – С.32.
14. Полное соб­рание русских летописей. Т.XIII. Патриаршая или Никоновская летопись. – М., 1965. – С.200-221.
15. Казанская история // Памятники литературы Древней Руси. Середина XVI века. – М., 1985. – С.310-539.
16. Шерефи Х. Зафер-наме-и вилайет-и Казан // Эхо веков – Гасырлар авазы. – 1995. – С.83-92.
17. Курбский А. История о великом князе московском // Памятники литературы Древней Руси. Вторая половина XVI века. – М., 1986. – С.229-280.
18. Древняя Казань глазами современников... – С.40.
19. Шунда ук. – Б.38, 40, 42.
20. Древняя Казань глазами современников... – С.100.
21. Шунда ук.
22. Шунда ук. – Б.122.
23. Валеев Р.Р. Исследования Северной башни и прилегающей к ней стены Казанского кремля (по раскопкам 2003 г.) // Сб. Материалов итоговых конференций молодых учёных Института истории им. Ш.Марджани Академии наук РТ за 2003-2004 годы. – Казань, 2004. – С.42 и сл.
24. Заринский П. Очерки древней Казани, преимущественно XVI века. – Казань, 1877. – С.178; Худяков М.Г. Очерки по истории Казанского ханства. – Казань, 1990; Шавохин Л.С. Средневековая Казань дорусского времени... – С.123.
25. Древняя Казань глазами современников... – С.124-129.
26. Шунда ук. – Б.100.
27. Шунда ук. – Б.20, 23, 25.
28. Усманов М.А. Жалованные акты Джучиева Улуса XIV-XVI вв. – Казань, 1979.
29. Древняя Казань глазами современников... – С.99, 131.
30. Хузин Ф.Ш., Набиуллин Н.Г. Казанский кремль // ДИНА. – 2001. – № 8; Набиуллин Н.Г. Новые данные по археологии средневековой Казани // Татарская археология. – 2002-2003. –
№ 1-2 (10-11).
31. Писцовые книги города Казани... – С.2.
32. Шунда ук. – Б.3.
33. Хузин Ф.Ш., Ситдиков А.Г. О локализации в Казанской крепос­ти исторической мечети Кул Шарифа // Эхо веков – Гасырлар авазы. – 2005. – №2. – С.10-23.
34. Древняя Казань глазами современников... – С.46.
 



XIII казылма. Корылма



Казан ханнары мавзолееның көньяк өлеше казылмалары



ХХХV казылма. Ак таш манара калдыклары. XVI гасырның I яртысы



XIII казылма. Корылма

Айрат Ситдыйков, тарих фәннәре кандидаты, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Археологик тикшеренүләр үзәге җитәкчесе 


Айрат СИТДЫЙКОВ
Безнең мирас
№ 8-9 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»