поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.10.2013 Мәгариф

Беренче дәрес (Сораштыру)

Укучы беренче тапкыр мәктәпкә баруын онытмаган кебек, укытучының да беренче дәресе беркайчан истән чыкмыйдыр ул. Бернинди тәҗрибәсез килеш укучылар каршына килеп баскан педагоглар нинди хисләр кичерә? Аларның тәүге дәресләре ничек үткән?

Әнвәр Хуҗиәхмәтов, КФУ­ның педагогика кафедрасы мөдире:
– Хезмәт стажым Спас районының Яңа Рәҗәп мәк­тәбендә тарих укытучысы буларак башланып китте. Беренче дәресем 8 сыйныфта узды. Туган як тарихына багышланган иде ул. Болгар җи­ренең тарихы бик бай. Яшь укытучы булуымны күреп, балалар башта бераз шаярып алганнар иде, аннан тып-тын булдылар. Дәрестән соң аларны автобус белән Шәмсуар шәһәрчегенә алып киттек. Анда хәрабәләр турында сөй­ләдем. Мин шәкертләремә беренче дәресне ирекле рә­вештә укытырга кушам. Беренче дәреснең традицион булуы баланың гайрәтен чи­герергә мөмкин.

Гөлназ Мирхәлилова, ТНВ каналы журналисты:

– 1997 ел иде ул. Институтны тәмам­ла­гач, Казандагы 86 нчы мәк­тәп­кә эшкә килдем. Мине иң шук дип саналган 8В сыйныфы җитәкчесе итеп билгелә­де­ләр. Рус телле балаларга татар теле укытырга. Укучылар мин кергәнче, акбурны яшереп куйганнар. Ул вакытта аңа кытлык иде. Сумкадан мич агарта торган акшар ки­сәген чыгаргач, укучыларның күзе шар булды. Акшар кисәге дәресне өзәргә юл куймады.

Энҗе Гаязова, 175 нче мәк­тәп­нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

– Арча педагогия көллия­тен тәмам­лагач, башкалабыздагы 120 нче мәктәп­кә эшкә урнаштым. Ул вакытта миңа 19 яшь кенә иде. Дә­рескә завучыбыз Талия Гәрә­ева кереп, теләклә­рен теләде. Шул вакытта мин күзләрен мөлдерә­теп карап утырган гөнаһсыз сабыйларга карап елап җи­бәрдем. Укыта алырмынмы икән дип каушап калдым. Талия Гыйлә­җевна исә 16 яшьтә үк укытучылык эше­нә кереш­кән булган икән. Киңәшләре белән мине рухландырып җи­бәрде. Ул вакытта балалар мәктәпкә хә­зерге кебек әзер­лекле кер­ми­ләр иде. Аннан югары белем үзләштердем. Шул ук укучыларымда әдә­биятка мә­хәббәт тәрбия­ләдем.

Ләйсән Зиннәтулли­на, инглиз теле укытучысы:
– Шә­һәр­дә беренче дәре­сем 127 нче мәктәптә узды. Елмаеп, көлеп кергәч, авыр булмады, “чп”­ларсыз үтте. Авылда исә Кече Болгаер мәк­тәбендә үт­кәр­дем. Авыл балалары игътибарлырак дияр идем. Мин үземнең ул вакытта нинди кием кигәнемне онытканмын инде. Укучыларым, Сез алсу кофта, көлсу юбка кигән идегез дип, беренче дәресемне искә төшер­деләр.

Риман Гыйлемханов, журналист:

– Укытучы буларак хез­мәт юлымны Азнакай районы Зур Сукаеш мәктәбендә башладым. Күңелдә кырык төрле уй. Педагог тәҗрибәм юк. Баштарак оялуымны җиңә алмадым. Балалар, нинди укытучы икән бу дип, күзләрен тә­гәрәтеп карап торалар. Укучылар миңа зур өметләр баглыйлар, алар­ның ышанычын аклый алырмынмы икән ди­гән уй күңелне бимазалап торды. Анда бер ел татар теле һәм әдәбияты укыттым. Балаларга үз тиңем итеп карарга тырыштым. Шуның файдасы барлыгын әле дә сизәм. Укучыларым онытмыйлар: кунакка чакыралар, кайберләре белән сөйләшеп туя алмыйбыз. Бер генә ел укытсам да, гомеремнең иң якты истәлеге булып саклана ул чаклар. Укытучы һөнәренең бик авыр икәнлеген аңладым һәм минем өчен гомерлек һөнәр тү­гел икән дигән нәтиҗәгә килдем.

Ким Шакиров, галим:

– Ас­пирантураны тәмам­лагач, Башкортстанның Бөре шәһә­рендәге педагогика университетында математика фә­нен укытырга керештем. Бик яшь идем. Студентлар ничектер шикләнеп карый кебек тоелды. Беренче булып анда программалы укыту алымнарын кертеп җибәр­дем. Обкомнан комиссия кил­гәч, мине мактадылар.

Рафис Шәймәрданов, Сургут дәүләт педагогика университеты галиме:

– Мин Зәй районының Кадер мәк­тәбен­дә 4 нче сыйныфларда тарих укыттым. Үзем – математика, физика фәннәре укытучысы. Директор тәкъдим иткәч, риза булдым, башка җиргә ки­тәсе килмәде. Мәктәптә тарихны яхшы укыган идем. Беренче айларда төннәрен йок­ламыйча өйрәндем. Сыйныфта 39 бала. Аларга барысы да кызык, укытучы абыйлары да. Шул арада үзара төрткә­лешеп тә алалар. Соңыннан тынычландылар.  


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 160 | 02.10.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»