03.10.2013 Җәмгыять
Фамилия үзе сөйли! (Исемнәр һәм җисемнәр)
Мин еш кына урысларның фамилияләренә сокланам. Дөресрәге, ул фамилияләрне биргән боярларга, дворяннарга, алпавытларга, попларга... Фамилияләре аларның нәсел тарихын да, ерак бабаларының шөгыльләрен, эчке сыйфатларын, тормыш рәвешләрен дә ача чөнки! Буыннар бер-бер артлы алышына тора, ә күзәнәкләр, геннар, гадәтләр саклана, нәселдән-нәселгә күчә.
Минем күрше сыйныфта, урыс классында, Волков дигән малай укыды. Йөзенә карауга бүре сурәте күргәндәй була идең. Ә усал карашын һәм тешләрен күргәч, шушы мизгелдә үк өстеңә сикерер дә, муеныңны чәйни башлар кебек иде. Минзәләдән Түбән Камага күчкәч, танышлардан беренче булып диярлек, шушы Волков очрады. Ул чакта инде без малай-шалайлар түгел, икебезгә дә 33әр яшь. Исәнләшкәч-күрешкәч, үзем тукталган кунакханәгә чакырдым. Якташ-классташ белән иркенләп сөйләшеп, үсмер чакларны искә алып утыру күңеллерәк булыр дип, үзем эчмәсәм дә, юл уңае бер “акбаш” та алдым. Һәм нәрсә булып бетте дисезме? Башта сүзсез-нисез генә бер-бер артлы ике стаканны каплап куйды да бу, анары башын иеп, куркыныч карашын астан миңа таба төбәп, өч сәгать буе тешләрен шакор-шокыр шыкырдатып утырды. Керүеннән алып чыгып китүенә кадәр авызыннан ләм-мим бер сүз дә чыкмады. Димәк, моның кайсыдыр буындагы бабасы да шундый булган, фамилиясен дә шул сыйфатына карап биргәннәр.
Ә-ә, Собакин дигән берәү бар иде бит әле тагын. Әллә техник, әллә зоотехник булып эшли иде. Шушы адәм 17-18 яшьлек кызы белән яшәп яткан бер хатынга йортка керде. Тугыз айдан хатыны да, шул хатынның кызы да бала тапты... Собакинның этлеге бөтен Минзәләне шаккатырды. Хәер, хәтерем ялгышмаса, үги кызыныкы игез дигәннәр иде бугай әле! Собакин шушы хакта кызыксынган ирләргә бары тик:
– Ну и што удивительного?! – дип кенә җавап биргән.
Яшь чагымда бик нык гаҗәпләнә идем Собакинның этлегенә. Хәзер инде гаҗәпләнмим. Чөнки этләрнең өегешеп күмәк туй ясап йөргәннәрен үзегез дә еш күрәсездер: аларда ир дә, хатын да юк, дәртләре көчле чакта, теләсә-кайсысы белән эләгешеп, “сөешеп” гүләйт итәләр. Гадәти гамәлләре шундый...
Соң арада Ярославль каласының мэры Урлашов Евгений Робертовичны суд юлында йөртәләр. Имеш, бу адәм миллионнар үзләштергән, бер эшмәкәрдән 45.000.000 сум ришвәт алмакчы булган. Өеннән дә ярты миллион доллар чамасы акча тапкан тикшерүчеләр. Ярый, суд эшенә дә, аның көчле сәясәтче булуы хикмәтләренә дә тыкшынмыйча, фамилиясе турында гына фикер йөртик. Сезнеңчә, фамилиясенә караганда, аның ерак бабасы нинди милләттән булган? Менә аны, Роберт малаен, урыс милләтеннән дип беләләр. Ай-һай, урыслар үз балаларына Роберт дигән исемне үтерәбез дисәләр дә кушмыйлар. Ә безнең татарларга Альберт та, Роберт та, Адольф та, Ркаил да, Вилорик та, Мэлс, Әтрәгәләм-Чүп-Саламнар да ярый.
Чү! Дусларым, якын күргән каләмдәшләрем үпкәли күрмәсен тагын! Исеме “Революционный комитет армии Ильича Ленина” дип аңлатылучы Ркаилны мин улым яшендәге каләм ияләре арасында иң шәп шагыйрь дип саныйм,үзен дә, иҗатын да хөрмәт итәм, башка каләмдәшләрем кебек үк ягымлы итеп Ыркаил дәшәм һәм сезләрнең дә мөнәсәбәте минеке кебектер дип өметләнәм. Ә Адольф бала чагымнан ук дус якташым. Ул Гитлер белән Сталин дус чакта, сугышка бер ел кала туган. Танылган адвокат. Вилорик (Владимир Ильич Ленин организовал рабочих и крестьян) Татарстан баянчылары арасында иң талантлыларның берсе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, аның белән моннан 50 ел элек үк дуслашкан идек.
Мин боларын Урлашов Роберт улы Евгенийнең милләте татар булырга тиешлеген исбатлау өчен генә яздым. Аның ерак бабасы, мөгаен, урлашу юлында танылгандыр һәм керәшен атакае (побы) бу фамилияне шул сәбәпле биргәндер. Кабатлап әйтәм: урысларда күп фамилияләр шул чактагы бабаларының кушаматларын, килеш-килбәтләрен, гамәлләрен истә тотып кушылган! “Ну, погоди!” мультфильмындагы куян кебек Зайцевларны да, ачулары кузгалган чакта азау тешләрен күрсәтүче Хряковларны да, озын муенлы, ысылдап сөйләшүче Гусевларны да, тиктомалга әтәчләнеп китүче Петуховларны да күп күрдем мин үз гомеремдә.
Наполеон гаскәренә каршы сугышларда кавалерист булып йөргән, бик күп адәм балаларының башларын чабып өзгән Надежда Дурова турында укыганыгыз бармы? Менә шул хатын әле Надюшка дип кенә йөртелгән сабый чагында әнкәсе аны карета тәрәзәсеннән төнге юлга атып бәргән, имеш. Ник дигәндә, баласының бертуктаусыз акыруына, дөньяны ертырлык әче тавыш белән өзлексез елавына түзмәгән. Хезмәтчеләрен дә әледән-әле: “Бу дивананы (дураны) күземә күрсәтмәгез!” – дип кисәтә торган булган.
Һәм ахыр чиктә баласын юлга томырган һәм вәссәлам! Баланы бер гусар табып алган һәм тәрбияләп үстергән. Тәпи йөри башлагач ук, кулына кылыч, пистолет тоттыра икән дә, кылыч болгап, патронсыз пистолетны теләсә кемгә төбәп шаяручы кызыйны горурланып күзәтә икән.
Александр исеменә “төренеп”, ир сурәтендә сугышып, Дурова батыр булып дан алган теге вакытта. Хәтта аңа император Александр Беренче атлар, сыерлар 3-5 сум торган чакта меңнәрчә сум акча биргән. Менә, әйтегез әле, башка хатын-кызлар кебек балалар тудырып, шуларны йомшак куллары белән назлап үстерәсе, ана буласы урында кан коеп, кеше үтерүдән ләззәт табып гомер иткән Надежда дөрес яшәгәнме дөньяда, әллә юләрләрчәме? Хәзер Русиядә чәчбикәләр ирләрдән 13 миллионга артык икән. Күпме хатын-кыз киүягә чыга алмый тилмереп йөри дигән сүз бит инде бу. Дурова, Чапай Анкалары кебекләр аркасында күп хатын-кызларның ирсез яшәве турында уйланганыгыз бармы сезнең?
Моннан утыз-утыз биш еллар элек Равил атлы бер егетнең матбугат битләрендә бик тә акыллы, йөрәккә май булып ята торган язмаларын укып куана идем. Гәҗитләрдә дә, журналларда да еш чыга иде Равилнең әсәрләре. Һәм һәр чыкканы “маладис, егет!” дип хуплауга лаек иде. Ләкин, иҗаты җитди, тирән фикерле булса да ... әсәренең астындагы фамилиясен күргән саен шайтан кытыклаган кебек көлә идем – Кукушкин! Әһә, мәйтәм, моның кайсыдыр бабасы элекке заманда “йомыркасын” төрле ояларда калдырып китүче күке кебек булгандыр һәм фамилисе дә шул сәбәпле бирелгәндер! Үзен күргәнем дә, белгәнем дә юк бит әле ул чакта. Минзәләдә яки Түбән Камада яшәп яткан чорымда шул хәтле күп язучыларның кемлеген каян белеп бетермәк кирәк!..
Ходай насыйп иткәч, Казанга күчкәч, Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшләргә туры килде. Бераздан күршедәге бүлмәдә кем пәйда булды дисез? – Равил Кукушкин! Сөйләшеп киттек ипле, мәгънәле, тыйнак Равил белән. Анда да, кинәт көлеп җибәрдем дә, фамилиясенең ни сәбәптән Кукушкин булуы хакында сорадым. Сөйләде! Баксаң, моның ерак бабасы нечкә вә катлаулы техниканы белгән, шул исәптән ул замандагы бик бай кешеләрдә генә – затлы дворяннарда, биниһая эре хуҗалыклы алпавытларда гына була торган күкеле сәгатьләрне дә бик зур осталык белән төзәтеп яшәгән икән! Осталыгына сокланмаган кеше булмаган. Шул чакта, фамилияләр өләшенгән елларда, Буа ягындагы авылларны үз кулында тоткан алпавыт әйткән моңа:
– Ты, мужик, творишь чудеса! – дигән. Аннары тияр хакын биргәндә болай дип өстәгән. – Синең улларың, оныкларың, тирә-яктагы барлык кешеләр талантлы зат икәнеңне, оста һөнәр иясе булганыңны бер чакта да онытмасыннар, горурланып искә алсыннар өчен Кукушкин дигән фамилия бүләк итәм сиңа.
Шулай! Нәсел гасырлар үтеп тә үзенең сыйфатларын югалтмый ул! Әгәр дә кулыгызга китап тышындамы, гәҗит-журнал битендәме Равил Рахмани (хәзерге тәхүллесе, ягъни псевдонимы шундый) дигән исем күрсәгез, кырык эшегезне кырык якка ташлап булса да укымый калмагыз – акыл җыярга тырышыгыз. Шунысын да әйтим, язучы гына түгел Равил Рахмани, ә Фәннәр академиясендә эшләүче әдәбият галиме дә!
... Кызганычка каршы, урыслардан аермалы буларак, аз бездә кемнәрнең кем булуын ачып бирүче фамилияләр! Менә бездә 14 язучының фамилиясе – Вәли, 16сыныкы – Гали... Нәрсә инде бу, җә? Безнең муллалар татарларыбызга бер үк фамилияләр өләшеп, аларның шәхесләренең бәясен ваклап бетергән...
Фамилиясен данлы итеп үзгәртүгә арадан нибары Мансур Барҗылының гына (Мансур Вәлиев) акылы җитте. Марсель Галиев берзаман исемен Марсил дип үзгәртмәкче булып киңәшкән иде, каләм тоткан кулына сугып туктаттым. Марсил булса, мәгънәсе ягыннан су еланы булып яшәячәк иде бичара... Ә менә минем фамилиягә бәйләнмәсеннәр. Сәетбаттал – патшалар патшасы дигән сүз. Икенчерәк мәгънәсе – шаһлар шаһы! Әле алай да киребеткән, үз сүзен бирмәс язучы булып кына калдым... Бигайбә!