03.10.2013 Җәмгыять
Тәмәке тартканын күрдем...
Мәктәптән кайткан улымнан тәмәке исе килгәндә дә, аның тартуына ышанмадым. Үзе дә, тартмыйм, дип антлар эчте. Ә бер көнне каршыма бер төркем үсмер очрады. Кулларында – тәмәке. Араларында минем балам да барлыгын күреп, йөрәгем өзелгәндәй булды. Миңа нишләргә? Аның зыянын ничек аңлатырга? Аны ачулануын ачуландым, ләкин бу яман гадәттән ул барыбер баш тартмас дип куркам.
Инна ИДРИСОВА, югары категорияле психолог
Мондый хәлләр тормышта еш очрап тора шул. Әгәр балагызның тәмәке тартуын белеп тә бернинди дә чара күрмәсәгез, димәк, хәтәр гамәл кыласыз. Әмма аңа каты җәза бирү – тагын да яманрагы. Мондый җәзадан соң бала тәмәкегә ныграк тартылырга гына түгел, усалланып каршылык та күрсәтергә мөмкин. Нишләргә соң?
Бу проблемага җитди карарга кирәк. Исегездә тотыгыз:
1. Иң элек тынычланыгыз, чөн¬ки рәнҗү, ачулану бер проблеманы да хәл итми. Мондый чакта тавыш чыгару һәм җәза бирүдән файда юк: бу хәл яшүсмернең үч¬ләшүенә һәм арагыздагы ышанычлы мөнәсәбәтләрнең югалуына китерергә мөмкин.
2. Баланың ни өчен тәмәке тартуын анализлап карагыз. Тәмәке тарту аңа нәрсә бирә?
– Бу бары тик «эксперимент» ясау һәм мавыгу гына булырга мөмкин һәм аның үзеннән-үзе, каеш кулланмыйча да, узып китүе бар.
– Яшүсмернең тәмәке тартуы ата-аналар диктатына каршылык күрсәтү дә була ала.
– Бала инде үскән. Аның бәйсез буласы, кайбер мәсьәләләрне мөстәкыйль рәвештә хәл итәсе килә.
– Сез балага нинди чикләүләр куясыз? Шул турыда уйланыгыз.
– Баланың, бурычларын исенә төшерү белән бергә, хокукларын да арттырыгыз.
3. Җитди сөйләшүне «тәмәке тарту – сәламәтлеккә зарарлы», «син әле кечкенә» һ.б. сүзләрдән башламагыз. Мондый ысул белән сөйләшсәгез, нәтиҗәсе булмаячак. Бала белән әңгәмәне шулай итеп корыгыз ки, ул үзен олы кешегә санап сөйләшүегезне аңласын. Мораль укымагыз, әрләмәгез, кычкырмагыз! Бала мөстәкыйль рәвештә үзе хәл итсен. Иң мөһиме: бу гамәленең ахыры ничек бетәргә мөмкинлеген кисәтеп куегыз. Ни гаҗәп, сайлау хокукы бирелгәндә үсмерләр, гадәттә, дөрес карарга килә.
4. Гаиләдә тынычлык булмау да сәбәп була ала. Шуңа өйдәге тормышыгызга игътибар итегез. Бала үзен гаиләнең кирәксез, читкә этәрелгән бер әгъзасы итеп хис итүе дә бар. Бу гамәлен ул сезнең игътибарыгызны үзенә җәлеп итәр өчен кылырга мөмкин. Нәни балаларның игътибар җитмәгәндә, үзләрен ничек тотуын исегезгә төшерегез әле: алар тәртипсезләнә башлыйлар бит.
5. Баланың, үзенә сиздермичә генә, кемнәр белән аралашуын җентекләп барлап чыгыгыз. Әлбәттә, аны гел тезгендә тотып булмый, әмма энергиясен тиешле юнәлешкә борып җибәрә аласыз. Нәкъ менә безнең «эшебез күп»леге игътибарыбыз җитмәүгә сәбәп була да инде. Балагыз вакытын кайда һәм кем белән үткәрүен һәрчак белеп торыгыз. Әмма балагызның дусты буларак кына, һич тә күзәтеп-тикшереп торучы итеп түгел.
6. Балагызның тәмәке тартуы яшьтәшләре белән аралашу өчен бер ысул гынамы? Үз тормыш тәҗрибәгезне эшкә җигеп, аралашуның башка ысулларын да өйрәтегез. Әгәр тәҗрибәгез җитмәсә, махсус психологик тренингларга мөрәҗәгать итә аласыз.
7.Балага үзенең шәхси сыйфатларын, сәләтен, яхшы якларын ачарга ярдәм итегез. Бу аңа яшьтәшләре арасында абруйга, хөрмәткә һәм популярлыкка ирешергә булышыр.
8. Аның нәрсә белән шөгыльләнергә теләве белән кызыксыныгыз, мавыгуларына игътибар итегез. Балага, тәмәке тартудан читләштерү нияте белән, шушы шөгыль, мавыгуларында үзен табарга ярдәм итә аласыз.
9. Үз фикерен булдырырга һәм аны белдерергә дә өйрәтегез. Бала чит тәэсирләргә бирешмичә, үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, кирәк урында үз сүзен әйтә дә алсын. Бала «ала каргалар арасында күгәрчен» булырга телиме? Аңа үзен ничек тели, шулай күрсәтергә рөхсәт итегез. Бу – аның хокукы. Чынлыкта болар барысы да вакытлы күренеш кенә бит. Әгәр бала тәмәке тартып, үзендәге киеренкелекне юкка чыгара икән, аны релаксациянең иминрәк һәм рәхәтрәк алымнарын табарга өйрәтегез. Алар бик күп.
Төп бурыч – баланың үз бәясен күтәрү. Яшүсмернең шундый ягын табыгыз: үзендәге үзгәрешне үзе дә тоярдай булсын.
Кызларның игътибарын җәлеп итәр өчен тартамы? Аңа абруй казануның башка ысулларын күрсәтегез. Конкрет сезнең балагызга туры килә торган дәлилләр эзләгез. Яшүсмерне намуслылыкка, акылга килергә чакыруда, аңа бу гамәлнең куркыныч авырулар китереп чыгарырга мөмкинлеге турында сөйләүдән мәгънә юк.
Балада үзе башкарган гамәлләр өчен җаваплылык хисен формалаштырыгыз.
Тәрбия эшендә иң мөһиме – ата-ананың һәм яшүсмернең ачыктан-ачык сөйләшүе. Әгәр бала кечкенәдән әти-әнисе янына килеп бөтен күңелен ачып салырга өйрәнә икән, ул һәрвакыт, тормышында берәр җитди адым ясаганчы, иң беренче, ата-анасы белән киңәшәчәк. Әгәр ул әти-әнисе өчен аның нинди фикердә булуы мөһим икәнен белсә, үзе ясаячак нәтиҗә, карарларга бик җитди караячак.
Бала белән мөнәсәбәтләрдә үзара ышаныч булдырырга һәм сакларга кирәк. Аны кимсетмәскә, түбәнсетмәскә, аңа җәза бирмәскә, ә дусты булырга, яхшы һәм ышанычлы дусты.
Ул сезнең белән барлык проблемалары хакында да бернинди тартынусыз сөйләшә алсын. Шул чакта гына сез балагызны контрольдә тота, аның бөтен борчу, шатлыкларын белеп торачаксыз.
Редакциядән: Хөрмәтле укучыларыбыз, авыр хәлдә калгач, үземне ничек тотарга, дигән со¬рау белән безнең белгечләргә мөрәҗәгать итә аласыз.
Хатларыгызны Казан шәһәре, Чистай урамы, 5 нче йорт, а/т 135 адресы буенча яки gaila-mektep@mail.ru электрон почтага юлласагыз була.
Исемнәрегез редакция өчен генә булачак, аноним сораулар да җавапсыз калмаячак.
Фото: dailygossip.org