поиск новостей
  • 29.07 "Сүнгән йолдызлар" Тинчурин театры,18:30
  • 31.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18:30
  • 01.08 "Эх, алмагачлары",Тинчурин театры,18:30
  • 02.08 "Күрәсем килгән иде...",Тинчурин театры,18:30
  • 04.08 "Флешка,рэп һәм мәхәббәт", Тинчурин театры, 17:00
  • 06.08 "Төш", Тинчурин театры, 18:30
  • 07.08 "Ай,былбылым!", Тинчурин театры,18:30
  • 08.08 "Беренче мәхәббәт", Тинчурин театры, 18:30
  • 15.08 "Кияу урлау" Тинчурин театры, 18:30
  • 18.08 "Мәхәббәт баскычы" Тинчурин театры,17:00
  • 20.08 "Назлы кияу" Тинчурин театры,18:30
  • 21.08 "Полиөионер" Тинчурин театры,18:30
  • 22.08 "Алай түгел, болай ул", Тинчурин театры
  • 23.08 "Гомер буе сине көттем" Тинчурин театры, 18:30
  • 25.08 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 27.08 "Хыялый" Тинчурин театры,18:30
  • 28.08 "Кияу урлау"Тинчурин театры,18:30
  • 28.08 Кариев театрында-ПРЕМЬЕРА! "Тау битендә Сабантуй". Башлана:18:30
  • 29.08 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры,18:30
  • 29.08 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 22 Июль
  • Хәмид Мөштәри (1900-1981) - галим
  • Тәлгать Галиуллин - галим
  • Стеналарны штукатурить, шпаклевать итүче (Обои ябыштыру өчен әзерлек эшләре) кирәк иде.Казан шәһәре. 89033133608
  • Казанда озак вакытка снимать итү өчен студия кирәк иде от хозяина.89503219329
  • Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Продаю суповой сервис новый.Тел 89178553159
  • Диван ике кресло сатыла. Коричневый төстә Уртача хәлдә. Бәясе 4.000. Казан шәһәре. 89033133608
  • Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Продаётся 1 комнатная квартира в жк светлый 44.6 кв метров
  • 19.06.2024. Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре.
  • Услуги автокрана 89179171171
Архив
 
02.10.2013 Милләт

Телдән яздыру ничек була?

Моннан берничә ел элек ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиевкә: “Россиядә берәр вакыт милли сәясәт булырмы?” – дигәч, көтелмәгәнрәк җавап алган идем. “Бар бит инде ул, ничә еллар буе милләтләрне кысрыклау буенча эзлекле сәясәт алып барыла”, – дигән иде Разил әфәнде.

26 сентябрьдә узган сессия утырышында янә шул сөйләшү искә төште. Разил әфәнде “Россия халыклары телләре” Законына үзгә­реш­ләр кертү турындагы закон проекты хакында чыгыш ясаган иде. Мин аны “көлсәң – көл, еласаң – ела, билләһи” дигән уй белән тыңлап утырдым, һәм Дәүсовет утырышыннан соң Разил әфәнде белән әлеге закон проекты хакында сөйләшеп алдык. Әң­гәмә башында ук ул: “Россиядә милли сәясәтнең кая таба баруын яхшы беләбез һәм, ни кызганыч, кабул ителгән законнар, карарлар күпмил­ләтле Россия халкы файдасына түгел”, – диде. Сүзен дә­лилләп, соңгы елларда кабул ителгән кайбер законнарны искә төшерде. Мәсәлән, 2002 елда Россия Думасы латин язуына кире кайту турындагы законыбызны юкка чыгарды. Аннан соң 309 нчы Законны кабул итеп, мәгариф системасыннан милли-төбәк компонентын алып ташларга мәҗ­бүр итте. Инде килеп, Россия фән һәм мәгариф министрлыгы әмере белән Бердәм дәүләт имтиханын бары тик рус те­лендә генә тапшыруны керт­теләр. Һәм менә Думада күп кенә халыкларның “телен ки­сүче” яңа закон проекты тик­шерелә. Үз фикерләрен әйт­сеннәр өчен аны Россия тө­бәкләре парламентларына да җибәргәннәр, янәсе, халык та үз сүзен әйтсен.

– Мине иң гаҗәплән­дер­гәне шул: әлеге закон проекты Россиянең Төп Законына каршы килә. Бит Конституция “...без – күпмилләтле Россия халкы...” дигән сүзләр белән башланып китә. Ил җитәкче­леге адым саен “без хокукый дәүләт төзи­без...”, “Россиянең күпмил­ләтле халкы – аның байлыгы...” дип тәкрарлап килә. Байлык булгач, нигә соң әле без аны әрәм-шәрәм итәбез, юкка чыгарабыз? – ди Р.Вәлиев.

– Бу илдә бер төрле уйлау, икенче төрле сөйләү, өченче төрле эшләү – гадәти күренеш инде. Бернигә дә гаҗәпләнәсе юк кебек. Тик менә закон проектындагы “Россия милләте” дигән сүз барыбер шаккатыра. Ни-нәрсә соң бу?

– Бу – Россиядә рус мил­ләтеннән башка милләтләр юк, дигән сүз һәм “Россия милләте” дигән термин моннан элегрәк эшләнгән “Рос­сиянең милли сәясәт стра­тегиясе”ндә дә бар иде инде. Без аңа каршы килдек, фи­кер­ләребезне Россия җитәк­челегенә юлладык, әмма колак салмадылар.

– Илдә бер генә милләт булгач, бер генә тел кулланылачак дигән сүз бит инде ул.

– Милләт, кеше хокукларын чикли торган маддәләр шактый әле бу закон проектында. Мәсәлән, без бүген мәхкәмә­ләрдә ана телебездә сөйли, хакимият оешмаларына ана теле­бездә гаризалар, мө­рәҗәгатьләр яза алабыз. Конституция моңа гарантия бирә. Ә закон проектында исә бу нәрсәләр “мөмкин” дип кенә язылган. Бу инде ана телендә язсаң ярый, язмасаң ярый дигән сүз. Ә безнең “булса ярый, булмаса ярый” дигән мил­ләткә әйләнәсе килми.

Закон проектында дәүләт һәм муниципаль оешмаларга рус телендә мөрәҗәгать итү турында аерым маддә бар. Шунысын да әйтим: Россия Конституциясендә “Рус теле – дәүләт теле” дип язылган бит инде, һәм моңа берәү дә каршы килми. Алай гына да түгел, дәүләт органнарына телдән дә, язмача да рус телендә мөрәҗәгать итү бездә күптән практикага кергән инде. Әмма проектта “гражданнар дәүләт, муниципаль хакимият органнарына ана тел­ләрендә мөрәҗәгать итә ала” дип язылса, әйбәт булыр иде. Бу инде – “мөмкин” генә түгел, ә милли телләрнең саклануына, үсешенә гарантия бирелә дигән сүз.

– Разил әфәнде, Сез, рус телен куллану практикага кергән, дидегез. Ә ни өчен үзебез үк ана телебезгә битараф соң?

– Шәхсән үзем Дәүләт Советында һәрвакыт татарча чыгыш ясыйм, гариза, мөрә­җә­гатьләрне дә татарча язам. Баштарак мөнбәргә басып татарча сөйли башлагач, кай­берәүләр миңа исәр кешегә караган кебегрәк карыйлар иде. Тора-бара ияләштеләр. Алай гына да түгел, русча чыгыш ясасам: “Нәрсә булды сиңа?” – дип гаҗәпләнәләр. Шуны әй­тергә телим: бөтен җитәкче­ләребез дә үзләренең эшлә­рендә татар телен куллансалар, татарча сөйләшсәләр, бу мә­га­риф турындагы законны гамәлгә кую өчен иң кулай әмәл булыр иде.

– Әйе, тел саклауда үзебезнең җаваплылык турында кайчак онытып җибә­рәбез шул.

– Шуның өстенә федераль хакимият даими басым ясап тора. Бөтенләй акылга сыймаслык нинди генә алымнар кулланмый ул. Менә без сөйләп утырган закон проектында да “шып” итеп урыныңа утырта торган мәгънәсезлекләр бар. Сезгә – матбугатка, мәгълүмат чараларына кагылганын гына алыйк. Матбугат чарасы тер­кәлгәндә, мәсәлән, “фәлән тел­дә чыга” дип язылса, аны башка телдә нәшер итә алмыйсың инде. Бүген бездә ике телдә чыга торган басмалар бар. Мәсәлән, “Идел”, “Татарстан” журналлары, район газеталары. Яңа закон проектында ике телдә чыга торган басмалар сүзгә-сүз, өтергә-өтер тәңгәл килергә тиеш диелгән. Закон проекты эшләүчеләр тагын да ары китеп, ике телдә барган телевидение һәм радио тапшыруларында сүзләр генә түгел, хәтта аларның яңгырашы, интона­циясе дә тәңгәл булырга тиеш, диләр. Минем бу мәгънә­сез­леккә башым җитми, “мәгъ­нәсезлек” дисәм дә, аның асылы бер телнең дәрәҗәсен күтәрүгә, икенчесен төшерүгә кайтып кала.

– “Россия халыклары телләре турында”гы Законга шундый үзгәрешләрне кем тәкъдим итте?

– Россия Думасының өч депутаты. Беренчесе – милләтләр буенча комитет рәисе Хаҗи­морат Сәфәргалиев, икенчесе – заманында Думада мәгариф комитеты рәисе булган Григорий Балыхин, өченчесе – депутат Владимир Шемякин.

– Думада бездән сайланган 14 депутат бар. Милләт­ләр язмышына кагылган закон проектлары тикшерел­гәндә алар үзләрен ничек тоталар?

– Телгә кагылышлы закон проекты безгә килгәч тә аны тиешле хакимият органнарына, җәмәгать оешмаларына, Думадагы үзебезнең депутатларга да җибәрдек, проектка карата үз фикерләрен әйтүне үтендек. Хакимияттән дә, җәмәгать оешмаларыннан да тискәре бәяләр килде, әмма Думадагы депутат­ларыбыз­ның берсеннән дә бер хәбәр дә юк әле. Дөрес, Илдар Гыйльметдинов белән даими элемтәдә торабыз һәм ул безгә Дума хәлләрен җит­ке­реп тора. Аннан соң тагын бер нәрсә турында әйтим әле. Иң катлаулы, бәхәсле закон проектларын Думадан безгә, га­дәттә, җәй айларында, барлык төбәк парламентлары ялда вакытта җибәрәләр. Бу махсус эшләнми микән дигән шигем дә бар. закон проектын тик­шерү өчен нибары бер ай вакыт бирелә бит. Ярый әле, тел­ләр язмышына кагылган соң­гысын, тиз генә комитет җыеп, сентябрьдәге сессия утырышына өлгертә алдык.

– Сезнең чыгышны һәм комитет тәкъдимен барлык депутатлар да хупладымы?

– Бер-икесе битараф булды бугай, ә нигездә закон проектына Дәүләт Советы тискәре бәя бирде. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да: “Без Россия Конституциясенә каршы килә торган закон проектларын хупларга тиеш түгел”, – диде.

– Разил әфәнде, кайчакта миңа милләтләр язмышына кагылышлы мәсь­әләләр Татарстан парламентын гына кызыксындыра кебек тоела.

– Россиядә 83 субъект, 21 милли республика бар. Безне асылда Башкортстан һәм Саха-Якутия парламентлары хуп­лый. Калганнары ни өчендер битараф. Милли мәгариф – бик четерекле өлкә, баш белән генә түгел, күңелең белән эче­нә кереп эшләмәсәң, әл­лә ни майтарып булмый. Шөкер, без “булса ярый, булмаса ярый” дип кул кушырып утырмыйбыз. Күптән түгел Татар­станның мәгариф турындагы законын кабул иттек. Ана телендә белем алу 11 сыйныфка хәтле тормышка ашырыла, дип язып куйдык. Ул бөтен илдә 9 нчы сыйныфка хәтле генә гаран­тияләнә. Без ни өчен тел мәсь­әләсенә чат ябыштык? Чөнки телсез милли әдәбият та, мәдәният тә, матбугат та, сән­гать тә, димәк, халык та саклана һәм яши алмый.

– Белүемчә, закон проектында ана теле язмышына кагылышлы тагын бер сәер нәрсә бар.

– Әйе, рус теленә, дәүләт теле булу өстенә “ана теле” статусы бирү турында да сүз бара. Бу – сез әйткәнчә, бик сәер маддә. Мәктәпләрдә рус теле дәүләт теле буларак бер тапкыр укытылса, өстәмә рә­вештә туган тел буларак та укытылачак, дигәнне аңлата. Нинди фәннәр хисабына? Әл­бәттә инде, математика, физика, химия кебек фәннәр хисабына түгел. Милли телдә белем бирү тагын да кимеячәк дигән сүз бу. 


Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 160 | 02.10.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»