поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.10.2013 Тарих

Мәскәү татар театрында хаос һәм прорыв («Бу – тарих» рубрикасы)

Татар театры хәзер сезонын ачты инде. Аның алдында эшче массаны театр продукциясе белән обслуживать итү мәсьәләсе бөтен күләме белән басып тора.

Социализм төзелешендә катнашучы татар пролетариатын киң рәвештә спектакльләр белән тәэмин итү мәсьәләсе күп кенә организационный мәсьәләләргә һәм план белән эш эшләүгә бәйләнгән.

Мәсәлән, алыйк театр уйнау өчен бина, бюджет, труппаның составы, репертуар һәм тамашачы мәсьәләләре.

Менә шушы 5-6 төрле мөһим эшләр театр сезоннары ябылу белән үк (яз көннәрендә) кайгырта башларга тиешле эшләр.

Вә хәленки бу эшләр Мәскәү татар театрында әле шушы көннәргә чаклы төпле рәвештә хәл кылына алганы юк. Бу беренчедән, театр дирекциясенең вакытында тиешле чараларны күрмәвеннән, шулай ук общественный организацияләребезнең театр-сәнгать мәсьәләсе белән аз кызыксынуыннан килә.

Бүгенге көннең төзү симфониясен эченә содержание иттереп алырга тиешле булган вакытта безнең театр үзенә кәнцәләрия ачып, стуллар сатып алып контора ачу белән маташа. Тетрдагы күз алдында торган прорывны булдырмау, һәм бетерү чаралары күрергә кирәклек турында артистлар составы бу мәсьәләне общий җыелышка куеп прорывның сәбәпләрен тикшерә башлагач, директор булган кеше:

– Бернинди дә прорыв юк, эш өчен я сам отвечаю! – дип кисүләр театр эшендә билгеле бозык атмосфера тудырырга яхшы сәбәп була ала.

Стационармы, яисә күчмә театрмы


Бүгенге көн социализм төзелеше өчен булган промфинплан, ударничество, эшләп чыгару процессларына бәйләнгән, әсәрләрнең театр репертуарында бөтенләй үк булмавын бер читкә куеп театрның урын һәм аның обслуживать итү объекты булган татар эшче массасын алсак, без шиксез, Мәскәү татар театрының күк белән җир арасында асылып торганын күрәбез: чөнки стационар, ягъни бер урында гына торып эшләү, Мәскәү татар театры өчен сәяси һәм икътисади яктан файдасыз.

Чөнки бердән, Мәскәүдә урнашыр өчен театр бинасы булмау гына түгел, бәлки Мәскәү татар театрының үзәк театр, икенче төрле итеп әйткәндә, бөтен РСФСР татар эшчеләре, бигрәк тә Донбас, Урал горняклары, әртилләре арасында эшләү күздә тотылуны алыйк һәм шушы максат белән Совнарком, Наркомпрос аркылы юл салып, кирәкле кадәр субсидиядация бирелеп килә.

Ләкин ниндидер, һичбер оправданияләр белән кичермәслек сәбәпләр аркасында театрның дирекцияләре арбаны кырга өстерәгән чак, чуртан – суга, торна – күккә өстерәгән шикелле, Мәскәү театрын стационарлыкка өстерәп килделәр.

Бу кимчелек шушы 4-5 ел эчендә алышынып үткән дирекцияләр өстенә төшә.

Бу елга бу мәсьәлә шулай хаос рәвешендә бара.

Мәсәлән, театр һәм аның эшчеләре (хәтта исеме белән эшче) без күчмә театр, шуңа күрә безнең бөтен нәрсәбез, барлык оборудованиебез күчмәлеккә карап ясалырга тиеш дип килделәр. Шулай ук дирекция дә хөкүмәттән акча сораган вакытта: «Без күчмә театр, без күчеп йөрибез», – дип барды.

Ләкин чын хәлгә кайтып карасак, без нәрсә күрәбез: мәсәлән, театрның правлениясе: «Әле яңа гына ясалган «Гудок» спектакле, сез аның содержаниясендәге артта калучылыкны күрү белән бергә, аның оформлениесендә стационарлык күрерсез».

Сәхнәгә ясалган оформлениеләрдән двигатель һәм башка декорацияләренең күчмәлеккә булган капма-каршылыклары, безнең башыбызга бу вредительлек чаткылары түгел микән кебек уйлар китерә. Чөнки күчмәлеккә установкалар ясап та, эшләп чыгарган продукциянең күчмәлеккә ярамавы кебек моментларны без татар театрында күрә киләбез.

Бу рәвештә эш эшләүне крестьян массасын һәм дәүләтне алдау дип карарга мөмкин.

Состав


Бу елгы составта без әле яңа гына техникум парталарыннан килгән яшьүсмер артистларны күрәбез, моны шатлыклы күренеш дип каршы алырга кирәк. Ләкин хатын-кыз артистка составы аксый төшә. Без Камскаядан башка танылган көчләр күрмибез. Яшьләр арасыннан да көтәрлек артисткалар юк диярлек. Бу, әлбәттә, артисткалар кадрасы турындагы өзеклек. Без, гомумән, кадрлар турында бик аз кайгыртабыз, бездә партияның промфинпланы, кадрлар турындагы мөрәҗәгате искә дә алынмый. Бар булган кадрларны башка шәһәрләргә китәргә мәҗбүр итәбез. Барларыннан файдалана белмибез.

Репертуар


Мәскәү театры «Таһир – Зөһрә»дән алып «Гудок»ка килеп чыкты. Пролетариат культурасына театр репертуар линиясе белән уңыш чыгара алмады. Театр татар эшчеләре өчен азык булырдай материал хәзерли алмады.

«Козгыннар оясы», «Организатор»дан башка пролетариат хәрәкәтен күрсәтүче әсәр күренмәде.

Менә бу өзеклек татар башына бик күп бәләләр китерде. Солтангалиевчелек җидегәнчелек пичәтләре, гомумән, татар театры тарихында ярылып яталар.

Репертуарлар булдыру өчен театр тарафыннан да общественный организацияләр тарафыннан да бернинди дә чаралар күренмәде.

Организацион эшләр


Бу яктан да театрның бик күп җитешсезлекләре бар. Мәсәлән, театрның эчке тормышын, производствасын алга җибәрүдә зур роль уйнаучы художество советының шушы көнгә хәтле оештырылмавы, шулай ук театрның эшче организацияләре белән бәйләнеш тотмавы, шушы көнгә хәтле Совнарком карарларының (театр эшләрен реконструировать итүдә) һәм Наркомпрос Бубнов приказларының гамәлгә ашырылмаулары, театр эшенең баштан-аяк үзгәртелеп, производствога йөз белән торып эзләү моментларына – Мәскәү «Эшче» театры дирекциясенең ике тиенлек тә игътибар итмәве кебек кимчелекләрне күрәбез.

Шул ук спектакльләр белән эшче районнарны обслуживать итү эчендәге системасызлык, башбаштаклыкны да кушсак, театр дирекциясе нәрсә генә эшли соң, дигән сөальгә килерсез бәлки.

Чынлап та, дирекция нишли генә соң.

Кәнцәләриядә телефон янында гына утырып, спектакльләрне сатып булмый шул әле, без әле моңа килеп җитмәгән.

Метод мәсьәләсе


Бездә сәхнәгә пьеса хәзерләү, роль хәзерләү, халык алдына чыгып иҗат итү эшләре методсызлык белән аксыйлар. Метод дигән нәрсә татар театры эчендә әлегә ят нәрсә. Пьесалар тамашага куелганчыга хәтле метод күзлеге белән, лаборатория аркылы эшләнеп чыкмыйлар, бәлки автор ничек биргән, язган булса шуның артыннан барып режиссер, художник иҗатлары бөтенләй күздән төшеп калалар.

Чөнки режиссёрның ролен бездә әле чын мәгънәсе белән аңламыйлар. Артистлар һәм общественный организацияләр тарафыннан режиссерга тиешле һәм кирәкле булган условия бирелми.

Монда метод һәм условия моментларының, театр эшләре яхшыруына тәэсир итүен истә тотарга кирәк.

Театр сәнгатенең нигезе булган образ итеп стиль өстендә эзләвебез дә аксый. Спектакльләр төрле стильләр белән булып хәзерләнәләр. Театрның яшь көчләрен метод, стиль эшләүдә күнектерүдә, спектакльләрне техника теле белән әйткәндә, рациональләштерергә кирәк, бик вакыт!

Тәнкыйть мәсьәләсе


Рецензияләр бездә марксизм күзлегеннән кичерелеп язылмыйлар. Минемчә, татар спектакльләренең качествосын аларның социализм төзү задачаларына җавап бирерлек булуларын тикшергән вакытта без иң элек диалектик материализм методын кулланырга тиешбез. Бездә рецензия язучылар артистларның шәхси дуслары була. Йә исә күп вакытта директор кушуы буенча язалар. Директор тота да бер журналистканы күреп: «Әй син, иптәш, менә бүгенге спектакльгә рецензия яз әле, фәлән-фәләнне мактап, фәләнне мактамасаң да ярар», кебек предложениялар ясап куя. Алыгыз Казан театрының спектакльләрен, аларның күбесе Кутуй төчкерүе белән бәһаландылар. Менә шул методсыз, юлсыз рецензияләр аркасында шапырындырып күтәрелгән спектакльләр белән Академия театры Олимпиадага килеп «хур» булып китте. Шулай ук Мәскәү театрына да моны игътибарга алырга кирәк. Казан театрына Кутуй рецензияләре шул хәтле тәэсир иткән ки, хәтта «Утлы боҗра» дигән әсәрнең авторын да үзгәртеп, аңар Уральский әсәре дип язганнар. Вә хәләнки, ул тәрҗемә әсәр генә булып чыкты.

Менә бу хәлләрдән котылу өчен рецензияләрне коллектив рәвештә язарга кирәк.

«Ударниклар». 1930, №7


Редакциядән: автор стилистикасы сакланган. 


Рәйсә ШӘРӘФИЕВА әзерләде
Сәхнә
№ 9 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»