30.09.2013 Авыл
Өч елга сузылган тарткалашу
“Безнең районда “крепостное право” вакытындагы шикелле кыргый законнар хөкем сөрә. Җир пайларын рәсмиләштерергә ярдәм итәсе урында, еллар буена бер бусагадан икенчесенә йөртәләр. Күбебез инде суд юлларын да таптарга мәҗбүр ителде. Сәрдекбаш җирле үзидарәсенең пай җирләрен бездән алу турындагы дәгъвасы Кукмара районы судында 2011 елның көз айларында каралды. Атна саен авылның биш кешесе үз хокукларын яклап, судка барды.
Шул вакыттан бирле шактый гомер узса да, безнең пай җирләребезнең чикләрен билгеләү һәм кадастр паспортын әзерләп бирмәс өчен “Вектор” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең кадастр инженеры Шәүкәт Сәлахетдинов төрле сәбәпләр табып, эшне тартып-сузып килә. Янына барган саен бер төрле сәбәп табып, кире борып җибәрә. Арада җитмеш яшеннән узган хезмәт ветераннары, матди керемнәре булмаганнар да бар. Авыл кешесенең атна саен район үзәгенә барып көн уздырырга мөмкинлеге дә юк.
Авылыбызда эшлим дигән кешегә бер эш урыны калмады. Кайчандыр миллионер хуҗалык фермасы бүген җимерелеп ята. Авылда хәзер кем ничек булдыра ала – шулай тамак туйдыра. Кем әби-бабасының пенсиясенә көн күрә, кем читкә чыгып эш эзли. Әгәр пай җирләребезне алсак, терлек-туар асрап, көн күрер идек тә бит. Авылда эш булмагач, терлек асрарга мөмкинлек бирелмәгәч, ничек итеп тормышны алып барырга, балалар үстерергә?
Югыйсә алты басуның дүртесендә чүп үлән үсеп ята. Быел да ике басуда гына ашлык чәчелде. Малга ни ашатырбыз дип аптыраган бер вакытта, чәчелгән уңышның юлга якын җирендә (авылыбыздан чыккан югары дәрәҗәдәге кунаклар күрмәсен диптер) ике тапкыр кистергеч белән боздырып ташладылар. Беренчесе – Сабан туе алдыннан, икенчесе – Уразада ифтар ашы үткәрергә җыенгач.
2005 елдан башлап йөзләрчә кеше үзләренең законлы пай җирләрен теркәтә алмый интегә. Шул ук вакытта үз җирләрен рәсмиләштерүдән өмет өзеп, пайларыннан баш тартучыларның 300 гектардан артык җиреннән авылдашыбыз, бүген муниципаль район башлыгы Рауил Рәхмәтуллинның якын туганнары файдалана.
Сездән Кукмара районына килеп, җирләрен теркәтә алмаучылар һәм шулай ук җирләребезне бирмәүчеләр белән очрашып, сөйләшеп, тикшереп, җирләребезне алуда ярдәм итүегезне сорыйбыз”, – дип яза бер төркем авылдашлары исеменнән редакциягә хат юллаган Яңа Сәрдек авылында яшәүче Раил Шакиров.
Ыгы-зыгының сәбәбе нәрсәдә?
Җирле үзидарә башкарма комитеты секретаре Энҗе Фәйзуллина әйтүенчә, Сәрдекбаш җирлегенә алты авыл керә, аларда 360 шәхси хуҗалык бар. Хат авторы яшәгән Яңа Сәрдек авылында 71 хуҗалыкта 252 кеше исәпләнә. Элегрәк елларда “Уңыш” дип аталып йөрүче бу хуҗалык “Вамин”ның бер бүлекчәсе саналган. Халык пай җирләрен шушы инвесторга файдалануга биргән. Инвестор баштарак бик ышандырса да, ике яклы килешү үтәлмәгән. Пай ияләренә озак еллар буена җирдән файдаланган өчен берни бирелмәгән. Бу җирдән ел саен уңыш алынса да, халык инде пай хакының ни икәнен дә оныткан. Дөрес, пай җирләреннән файдалану хокукы “Вамин”нан “Просто молоко”га күчкәч, быел пай ияләренә бер төргәк салам һәм бер капчык арыш яки арпа бирелгән бирелүен. Әмма бу кадәресен дә авылда күпләр кешеләрне мыскыл итү дип саный.
Җирлектә үз эшләрен булдырып яшәүчеләр дә байтак. 16 фермер хуҗалыгы, берничә авылда гаилә фермалары яхшы гына эшләп килә, шәхси кибет ачучылар да бар, диләр.
Җирлек башлыгы Илгиз Нәбиев бу эштә чагыштырмача яңа кеше. Шулай да пай җире рәсмиләштерүнең “иң кызган” чагына туры килгән. 2005 елга кадәр пай җирләрен рәсмиләштерү чагыштырмача җиңелрәк булган, дип саный. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республикада хуҗасыз җирләрне бетерү турындагы таләбе нигезендә җирле үзидарә 2011 елда пай җирен рәсмиләштермәгәннәрнең исемлеген төзегән. Андыйлар җирлектә 199 кеше барлыгы ачыкланган. ”Арада күптән мәрхүм булганнары да шактый иде. Төрле сәбәпләр белән пай җиреннән бөтенләй баш тартучылар да булды, ди Илгиз Мөзәкир улы.
Нәтиҗәдә пай җирен үзләре файдаланырга теләүчеләр исемлегендә нибары 39 кеше калган. 160 кеше җир паеннан бөтенләй баш тарткан.
– Ике яклы килешү нигезендә әлеге җир (барлыгы 304 гектар) Әхмәтовларга бирелде, – ди җирлек башлыгы.
Соңыннан аңлашылганча, Сәрдекбаш авыл җирлегендә гаилә фермасы булдырып, сөт җыеп көн күрүче Равия Әхмәтова, чыннан да, Кукмара муниципаль районы башлыгының бертуган сеңлесе. Аларның гаилә фермасында бүген 90 башка якын мөгезле эре терлек бар. Шәхси хуҗалыклардан сөт тә җыялар. Бу эштә Равия Әхмәтовага ире Раниф, уллары Рәдиф тә булыша, диләр. Башкалар еллар буе бер пай җирен рәсмиләштерә алмаганда, Әхмәтовларның җире елдан-ел арта баруына гаҗәпләнә хат авторлары.
Сәрдекбаш авылы җирлегендә пай кишәрлекләрен рәсмиләштерү буенча килеп чыккан ыгы-зыгы, 300дән артык кешенең пай җиреннән үзләре теләп баш тартуының төп сәбәбен шуннан күрәләр.
Безнең башка тай типмәгән
2011 елның көзендә узган судтан алып бүгенге көнгә кадәр пай җирен рәсмиләштерә алмаганнар арасында Сәрдекбаш авылында яшәүче хезмәт ветераны Мәрзия апа Зиятдинова белән очрашып сөйләшү дә бу мәсьәләгә күпмедер ачыклык кертте. Гомере буе шушы хуҗалыкта терлекче булып эшләгән ул. Пай җирен рәсмиләштерүе үзе өчен түгел, ә оныкларына киләчәктә ярдәме тимәсме диюе. Гәрчә “Вамин”га 49 елга арендага дип бирелгән 4 пайлары өчен килешү буенча тиешлесен озак еллар алганнары булмаса да. Бишенче пай җире – мәрхүм иренеке. Шуны ничек кенә булса да үзебезгә аласы иде, дип хыялланалар.
Мәрзия апаны да аңларга була. Ишегалды тулы мал-туарга азык әзерлисе дә бар бит. Көн саен ике сыерның сөтен сатудан гаилә бюджеты шактый тулылана икән. Тормыш барыбер уңай якка үзгәрә. Элегрәк сөт җыючы Әхмәтовлар бер литрга 7 сумнан түләсәләр, авылда сөтне тагын берәү җыя башлагач, бәя артканнан-арта, дип сөенә. Пай җире өчен быел бераз салам белән 70 килограмм ашлык биргәннәр.
– Арендага бирүнең азмы-күпме файдасы булгач, ни өчен авылның йөзләгән кешесе пай җиреннән бөтенләй баш тарткан соң?
– Авылда күпләп терлек асраган кеше үзе теләп пай җиреннән баш тартмый инде. Пай җирең булганда, авылда яшәүнең киләчәге бар. Җиреңне кемгәдер бирү туган авылың белән араны бөтенләйгә өзү кебек килеп чыга. Минем дә әнә өч оныгым үсеп килә. Тик пай җирен үзеңнеке итү дә сират күперен чыгуга тиң. Үзебезгә тиешле кишәрлекне бүлеп алу артыннан йөри башлагач та көлделәр генә. Межалау һәм кадастр планын эшләтү өчен кадастр инженеры Шәүкәт Сәлахетдинов янына ким дигәндә егерме тапкыр бардым. Киләсе атнада килерсез, әзер булыр, дип ышандырып җибәрә дә, әллә нинди сәбәп табып эшләми. 2011 елдан бирле шулай йөртә инде. Аптырагач, Кукмарага йөрүче автобуска айлык билет алып куярга мәҗбүр булдым, ди 71 яшьлек Мәрзия апа.
Яңа Сәрдек авылында яшәүче Рәисә апа Бәдретдинованың да борчылуы йөзенә чыккан. Улы Илшат, башка чара калмагач, читкә чыгып эш эзләргә мәҗбүр. Берсеннән-берсе кечкенә өч баланы тәрбияләп үстерер өчен дә күп кирәк шул. Менә дигән итеп эшләп торган терлекчелек комплексы бүген хәрабә хәленә калып бара. Фермада терлек-туар бетерелгәч, авылда башка эш калмаган. Хәзер Бәдретдиновлар гаиләсенең бар өмете пай җирен алып, шәхси хуҗалыкларында терлек-туар асрау. 77 яшьлек Рәисә апа инде ничәнче ел рәттән шушы максат белән төрледән-төрле бусагалар таптый. Бу эш 2011 елда судка кадәр барып җиткән. Бәдретдиновлар үзләренең пай җиреннән баш тартсын өчен ниләр эшләнгәнен санап китсәң, тулы бер газета бите кирәк булыр иде. Рәисә апа кадастр инженеры Шәүкәт Сәлахетдиновка ничәмә-ничә генә барса да, җавап бер: көтегез, озакламый булачак. Кадастр планы белән межалау документын эшләр өчен өч елга якын вакыт җитми микәнни, дип гаҗәпләнә Рәисә апа.
Ә ул арада кемнәрдер аларның җир кишәрлегеннән файдалана да башлаган. Рәисә апа әйтүенчә, элегрәк елларда алар чәчкән җир кишәрлеге хәзер Әхмәтовларныкы санала.
Дөрес, пай җире өчен быел аларга да бер төргәк салам һәм 70 килограмм ашлык бирелгән-бирелүен. Тик бу кадәресе күпләп терлек асрарга түгел, тавыкларга кыш чыгарга да җитми шул.
Киләсе атнада килерсез
Хат авторы Раил Шакиров та үзенең пай җирен рәсмиләштерү өчен тырыша. Башкалардан аермалы буларак, ул үз алдына куелган ясалма каршылыкларны закон нигезендә ерып чыкмакчы. Авылның йөзләрчә кешесе кебек, “барыбер файдасы юк” дип, кулындагы “Җир кишәрлегенә милекчелек хокукы турындагы таныклык”ны кемгәдер биреп җибәрергә ашыкмый. Йөри торгач, пай җирен үз исеменә дәүләт тарафыннан теркәү таныклыгына да ия була. Тик көрәш моның белән генә тәмамланмаган икән шул әле. “Кукмара районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Марсель Төхвәтуллин миңа: “Вакытыңны әрәм итеп йөрмә дә. Барыбер пай җирен ала алмаячаксың”, – дигәч, тагын аптырадым. Югыйсә бөтен документларым да бар бит инде”, – дип искә ала Раил Шакиров. Юк икән шул әле. Басудан җир бирү турында хуҗалыкның гомуми җыелышын җыеп, карар чыгару, матбугатта белдерү бирү, аннары инде шул җирнең чикләрен билгеләү, кишәрлекнең кадастр паспортын эшләтү тиеш икән. Районның мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе белми әйтмәгән. Бу эшләрне ерып чыгу өчен шактый вакыт сарыф итәргә туры килә. Ә инде кадастр планына барып җиткәч, тукталып ук кала.
– Кадастр инженеры шактый вакыт тартып-сузып йөрткәч, кире чигенмәячәгемне аңлады булса кирәк, көзгә җирләрегезне аласыз, дип ышандырды. Көз җиткәч, бер атнадан була, диде. Ә бер атнадан: “Мин пай җирләре белән эшләмим,” – дип кире борды. “Ә кем эшли?” “Анысын да белмим”, – ди. Берсе – берсенә, икенчесе өченчесенә җибәрә. Хәлне аңлатып район прокуроры М.Нәҗипов исеменә гариза яздым.
Кукмара районы прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе М.Нәҗиповның җавабы да кызыклы. Анда күрсәтелгәнчә, “Межа планнары Татарстан Республикасының кадастр палатасына юллый торган электрон портал эшләмәгәнгә күрә тоткарланган. Шулай итеп, “Вектор” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры, кадастр инженеры Шәүкәт Сәлахетдиновның хәрәкәтләрендә канун бозу факты табылмады”, – дип яза ул.
Прокурорның мондый җавабыннан соң, межалау һәм кадастр документларын әзерләүне ничек сузсаң да була шул инде. Баштарак, “электрон почта эшләми, аннары пай җирләренең чикләрен билгеләү буенча законда үзгәрешләр аркасында” һәм башка сәбәпләр табып, кадастр инженеры Шәүкәт Сәлахетдинов 2011 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Сәрдекбаш авыл җирлегендә яшәгән һәм пай җирен рәсмиләштерергә теләгән бер генә кешегә дә тиешле документлар эшләмәде, ди Раил Шакиров. Мондый башбаштаклыкны район җитәкчеләре белмәгәнме соң әллә? Әлбәттә, белгәннәр. Район җитәкчеләре дә, хокук саклау органнары да бу хәлләрдән хәбәрдар. Сәрдекбаш җирлегендә яшәүчеләр кая гына мөрәҗәгать итсәләр дә, ни өчендер бер үк эчтәлектәге җаваплар алына. “Шәүкәт Сәлахетдиновның гамәлләрендә бернинди закон бозу фактлары юк һәм вәссәлам! Татарстан Республикасы Прокуратурасы аша алынган мөрәҗәгатькә Кукмара районы прокуроры вазыйфаларын башкаручы юстиция киңәшчесе Р.Сәмигуллин җавабыннан күренгәнчә, прокуратура өчен “гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча дәүләтнеке булмаган оешма җитәкчеләре һәм юридик затларга кагылышлы норматив-хокукый көйләүләр мөмкин түгел”. Шуңа бәйле рәвештә, “Вектор” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры, кадастр инженеры Шәүкәт Сәлахетдиновка карата прокуратура чара күрә алмый”. Югыйсә закон каршында һәркем тигез.
Кызык килеп чыга. Пай ияләре һәм кадастр инженеры арасында юридик көчкә ия булган килешү төзелгән. Акчасы түләнгән. Эше генә төрле сәбәпләр белән эшләнми. Ә моның өчен җаваплы булган зат тиешле документларны әзерләүне ничек тели, шулай сузып йөртә. Һәм аңа карата ниндидер чара күрергә бернинди мөмкинлек булмасын, имеш.
Раил Шакиров әйтүенчә, бу эшләр барысы да җир кишәрлеген вакытында бирмичә, өч елдан соң суд аша кешеләрдән тартып алу өчен эшләнә. Бер кишәрлек җиреңнән дә колак каккач, авылда яшәүнең мәгънәсе калмый, дип саный Раил Шакиров. Җирсез калу – гаиләңнең, балаларыңның киләчәген билгесезлек кочагына ташлау була бит инде, ди. Шуңа да озак еллар дәвамында юк сәбәпне бар итеп, үзен төрлечә җәберләүләргә, хәтта җинаять җаваплылыгына тартырга маташуларга каршы аяусыз көрәш алып бара.
Пай җирен тартып алмакчы булган судтан соң, ягъни 2011 елның ноябрь аеннан башлап бүгенге көнгә кадәр Кукмара районының эреле-ваклы түрәләре бусагасын таптарга мәҗбүр ул.
Дөрес, бу вакыт эчендә Казанга йөреп, кадастр органнары аша берничә кеше үз пайларын рәсмиләштерә алган алуын. Әмма бу кадәресе бик кыйммәткә чыга икән шул. Пай җирен рәсмиләштерү кайберәүләргә 35 мең сумга төшкән. Соңгы сыерыңны сатып, закон нигезендә үзеңә тиешле җир кишәрлеген алсаң гына инде. Авылда һәр пай иясенең атлаган саен Казанга барып йөрергә вакыты да юк.
Шунысы кызык: мәсьәләгә ачыклык кертү максатында Кукмара районының кайсы гына оешмасына мөрәҗәгать итмә, пай җирләрен рәсмиләштерү буенча бездә бернинди каршылык юк, диләр. Киресенчә, бу район гаилә фермалары төзү, шәхси эшмәкәрлекне җәелдерү, фермер хуҗалыкларына ярдәм итү буенча республикада зур уңышларга ирешүен әйтәләр. Анысы да бардыр. Тик, бер мичкә балны бер кашык дегет боза алган кебек, пай җирләрен рәсмиләштерү буенча Сәрдекбаш авылы җирлегендәге кебек сәер хәлләр дә бар икән шул.