поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.09.2013 Җәмгыять

Явызлардан ничек сакланырга

Һәр гаилә, һәр җәмгыять беренче чиратта балалар иминлеген кайгыртырга тиеш. Кызганыч, үзәк матбугат балаларга карата көч куллану, аларны урлау, үтерү кебек вәхшилек очраклары турында да хәбәрләр биреп тора. Татарстанда да андый хәлләр булгалады. Димәк, балаларга үзләрен сакларга, явыз ниятле бәндәләрне танырга өйрәтергә кирәк.

Татарстан полиция хезмәте биргән мәгълүмат буенча: республикада 2013 елның 7 ае эчендә балигъ булмаган балаларны көчләүнең 71 очрагы теркәлгән

Чаллыдагы 8 яшьлек Василиса Галицина мәктәп юлында югалгач, аның табылуын бөтен Татарстан көтте, телевизор, интернеттан күзәтте, ләкин могҗиза булмады. Ул үле килеш табылды. Кыз бала урланган, көчләнгән, аннары үтерелгән... Бу очрак һәркемне тетрәндерде. Кечкенә кызга кулын күтәргән җинаятьчене аклау сүзләрен табу мөмкин түгел, аңа карата бары тик нәфрәт, җирәнү хисе генә туа. Кызганыч, мәрхүмә Василиса очрагы бердәнбер түгел.

Бу хәлләрдән соң, һәрбер гаилә балаларының имин­леге турында җитди уйлана башлады. Мәктәп, балалар бакчаларында ата-аналар арасында аңлату эшләре үткәрелде: балаларыгыз ятлар белән аралашмаска, кешеләргә бик ышанмаска тиеш, дип кисәттеләр. Ләкин ни рәвешле баланы артык куркытмыйча һәм ке­шеләргә булган ышанычны югалтмаслык та итеп тәрбияләргә? Явыз ниятле бәндәләрне ничек та­нырга? Педофиллар капкынына ничек эләкмәскә? «Гаилә һәм мәктәп» журналы бу нисбәттән педагог, дин әһеле, аналар белән фикерләште.

Илнар Зиннәтуллин, «Гаилә» мәчете имамы:
– Педофилия – зур гөнаһ. Аллаһ белән ру­хи элемтәне югалткач, кешенең яшәеше инстинктларга буйсына. Ул чир генә түгел, азгынлык та. Педо­филлар барлыкка килүнең төп сәбәпләренең берсе – хатын-кызларыбызның җәмгыятьтә үз урынын югалтуында, гүзәл зат булудан туктавында. Дәүләт безгә шундый шартлар куйган: әни кеше эшләргә мәҗбүр. Баланы күкрәк сөтеннән 2 яшьтә генә аеру фарыз булса да, аны тизрәк балалар бакчасына илтеп куярга тырышалар. Ә бит бу чорда баланың психикасы тотрыксыз, аны мөмкин кадәр өйдә тәрбиялисе дә бит... Бала коллективта кешеләргә тизрәк ияләшә, социальләшү тизрәк бара дигән фикер яши. Гаиләдә балалар күп булса, бу проблема тумый.

Наилә Бәширова, психолог:
– Бала кризис чорларын узганда тирә-якны өйрәнә, үзен күзәтә, тикшерә. Шул чорда аңа: «Карама, оятсыз!» – дип әйтмәгез, акцент тудырмагыз. Ярамаганны тагын карыйсы, татыйсы килә. 13-14 яшьләрдә үсмернең гормональ үзгәрешләре башлана, алар белән идарә итү авырлаша, гел каршы дәшәләр. Моңа куанырга кирәк, фикерен әйтә, яшерми, дигән сүз. Бу – талашу түгел, бала хисләрен эчендә калдырмасын! Ә менә тыңлаучан, каршы дәшми, әйткәнне карусыз үти икән, моңа сагаерга кирәк. Артык тәртипле булу да дөрес түгел. Педофиллар капкынына еш кына үзен ялгыз хис иткән балалар эләгә. Чөнки аның әти-әнисе коры тәрбия биреп, баланы читләштергән. Гадәттә, хатын-кызлар белән мөнәсәбәтләр кора алмаган ир-атлар үзен яклый алмаган кешеләрне корбан итеп сайлый.

Гүзәл Закирова, Казандагы 72нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
– Тәрбияле балага: «Булыш әле!», – дип мөрәҗәгать итсәләр, ул «ә» дигәнче ярдәмгә килә. Исәнләшә. «Сумканы подъездга кер­теш!» – дисәләр, баш тартмый. «Тегендә авыру песи бар, бергә карыйк әле шуны», – дигәнгә дә ышана.

АКШта бер эксперимент уздырганнар. Төрмәдә утыручы педофилларга, кайсын корбан итеп сайлар идегез, дип, бер төр­кем балаларны күрсәткәннәр.

Алар бары­сы да тыныч, йомыкыйрак ба­лаларга төр­теп күрсәткәннәр. Җитез балаларны сайламаганнар бит! Мин үзем балаларымны да, укучыларымны да чит, таныш булмаган кешеләр белән исәнләш­мәскә өйрәтәм.

Ата-аналар балаларына аеруча игъти­барлы булырга тиеш, дип саныйм. Аларның күбесе бүген акча эшләү белән мәшгуль. Ә бала читтә кала, ул аралашуга тилмерә.

Алсу Сабирова, ике бала анасы:
– Педофиллар турында 9 яшьлек кызы­ма ничектер аңлатырга кирәк иде. Тормышта төрле куркыныч хәлләр була, Чаллыда нәкъ синең кебек кыз мәктәптән кайтып барганда урланган, үтерелгән, дидем. Ни рәвешле баланы ымсындырып, алдап чакыртып китерергә мөмкин булганның төрле очракларын күз алдыма китердем һәм сөйләп күрсәттем. Мисал өчен, бер ир-ат, кил әле, аягым авырта, дип чакырырга мөмкин. Янына бармаска өйрәттем. Уйла, син олы кешене күтәрә дә, өстери дә алмыйсың, мәктәпкә кире кер, өлкән кеше ярдәмгә мохтаҗ булганын әйт, дидем.

Алсу Исмәгыйлева, ике бала анасы:
– Ата-ана җаваплы карасын, дигән сүзне күп ишетәбез, ләкин дәүләт ягыннан да ниндидер ярдәм булсын иде. Ата-ана – эштә утыра, баласының мәктәптән кайту вакыты җиткәч, аларның йөрәге йөзгә ярыла: кайда ул, подъездга кердеме, кайтып җиттеме... Мескен аналар балаларның хәлен телефоннан гына белә. Баланы каршы алам, дип, иртәрәк китеп булмый – хуҗалар кырын карый, эш­тән колак кагарга да мөмкин. Мәктәп җитәкчеләре балаларны өйдән килеп алу, аннары өйләренә кайтаруны оештырса иде ул!

Балалар һәм яшүсмерләр җинаятьче корбаны булмасын өчен нишләргә? Иң элек аларны ишегалдында, урамда һәм транспортта таныш булмаган кешеләр белән үзләрен ничек тотарга кирәклеген өйрәтергә кирәк. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге һәм авыр хәлдә калган хатын-кызлар өчен «Фатыйма» ярдәм үзәге әзерләгән белешмәлектә тәфсилләп язылган.

Урамда
– Таныш булмаган кешеләргә телефон номерыңны, адресыңны әйтмә;
– караңгыга калганчы уйнап йөрмә;
– үз йортың тирәсеннән ялгызың гына читкә китмә;
– таныш булмаган һәм исерек кеше­ләр төркемен урап уз;
– кешесез аулак урыннарга (подвал­лар, түбәләр, ташландык йортлар) кермә;
– дусларың белән аралашканда фатирыгыздагы кыйммәтле әйберләр белән мактанма;
– кесә телефоныңны күренеп торган урында йөртмә;
– сорасалар, кесә телефоныңны чит кешеләргә бирмә;
– таныш булмаган кешеләр музыка тыңларга, кинога төшәргә, видеофильмнар карарга чакырса, ризалашма;
– кыйммәтле әйберләр белән (плеер, алтын бизәнү әйберләре) урамга чык­маска тырыш, кешеләр йөргән якты урамнардан гына үт;
– урамда чит кешеләр кулыннан бернәрсә дә алма;
– куркыныч туса, сине тотып алырга тырышсалар, бөтен көчең белән җинаятьченең кулыннан ычкынып китәргә тырыш, кычкыр;
– кул астында нәрсә бар (озын ачкыч, тарак, чәч лагы), шулар белән үзеңне ­сакларга тырыш;
– ничек тә булса башкаларның игътибарын җәлеп итәргә тырыш, кешеләрне ярдәмгә чакырырга оялма.

Транспортта
– Автобуста шоферга якынрак урынга утыр;
– автобустан төшкәч, өлкәнрәкләр, хәрбиләр, гаиләле кешеләр янәшәсеннән барырга тырыш;
– туктарга җыенган машинаны күрсәң, бу урыннан тизрәк китү җаен кара;
– тротуардан машина хәрәкәтенә каршы бар – шулай иткәндә машина артыңнан килә алмый;
– әгәр яныңа машина туктаса, шоферы бәйләнә башласа, машина хәрәкәтенә каршы якка таба йөгер;
– беркайчан да ят машинага утырма;
– әгәр артыңнан кемдер күзәтә дип тойсаң, кешеләр йөри торган якты урынга чап. Подъездда качарга тырышма;
– әгәр дә артыңнан күзәтеп баралар икән, кешеләрне ярдәмгә чакыр. «Каравыл, янабыз!» дип кычкыр. Банкка, кибеткә, кафега таба чап – анда сакчылар торырга мөмкин. Хәтта тәрәзәне яки витринаны да вата аласың. Тормышыңа куркыныч янаганда вак-төяккә игътибар итәргә ярамый.

Подъездда
– Подъездга таныш булмаган кешеләр белән бергә кермә;
– баскыч мәйданчыгында ут булмаса, каршы алсыннар өчен домофонга яки телефонга шалтырат;
– янәшәдә чит кешеләр булганда, ишекне ачкыч белән ачарга тырышма;
– таныш булмаган кешеләргә аркаң белән торып, почта тартмасын ачма, фатирга күтәрел.

Лифтта
– Беркайчан да таныш булмаган кешеләр белән лифтка кермә;
– лифт кабинасы килеп җиткәндә анда таныш булмаган кешеләр булса, өеңдә яки урамда нәрсәдер онытылып калган дигән сәбәп табып, алар белән бергә лифтка кермә;
– әгәр дә син лифтта чит кеше белән калып, ул сиңа бәйләнә башласа, аңа куркыту сүзләре әйтмә, уңайлырак урынга барырга тәкъдим итеп, вакытны суз. Ә ул тынычлангач, тәвәккәл эш ит – диспетчер төймәсенә басарга тырыш, ярдәм сора. Барып чыкмаса, ярдәмгә чакыр – кычкыр, лифт диварларына сук.

Кунакта, кичәдә, өйдә
– Өйдән чыкканда, кая барасыңны һәм сәгать ничәдә кайтасыңны якыннарыңа әйтеп кит;
– аз таныш кешеләргә кунакка барма, үзләрен дә чакырма;
– кунакка баргач, төн уртасына кадәр утырма, әгәр онытылып китеп, соңга калсаң, каршы алсыннар өчен өеңә шалтырат;
– кунактан чыгып киткәндә үзеңне тукталышка кадәр озатып куюларын сора;
– дусларың белән үз өеңдә очрашу оештырганда, өйдә үзеңнән башка тагын берәр кеше булган вакытны сайла.

Әти-әниләр өчен:

Бала боларны белеп торырга тиеш:
– аның тәне бары тик үзенеке генә һәм баланың үзенә кагылырга теләгән теләсә кемгә «юк» дияргә хакы бар;
– хәтта кечкенә балалар да тәндәге әгъ­заларының исемнәрен белергә тиеш, шул исәптән җенси органнарны да;
– җенси органнар – ул тәннең интим өлеше, табибтан кала беркем дә баланың ризалыгыннан башка анда кагыла алмый; бала үзе дә башка кешеләрнең җенси органнарына кагылырга тиеш түгел;
– үзенә физик авырту китерергә һәм аңа ошамаган нәрсәләрне эшләтергә мөмкин булган кешеләр барлыгын бала белеп торсын;
– кайбер олы кешеләрнең, серне сакла, дип баланы куркытырга мөмкин булуларын аңлатыгыз. Андый серләрне олыларга сөйләргә кирәк;
– әгәр кемнеңдер кагылуы балага ошамаса, яки аны берәрсе ялангач килеш фотога төшерергә теләсә, җенси органнар төшерелгән порнографик сурәтләр күрсәтсә, хәтта бу хакта әйтү яхшы булмаса да, кичекмәстән әти-әнигә сөйләргә кирәк;

Баланы ничек сөйләштерергә? 
– Балалар үз кичерешләре яки дуслары турында сөйләгәндә игътибар белән тыңлагыз;
– баланың борчулары, куркулары турында сораштырыгыз, әгәр дә ул күңел түрендәге хисләре белән уртаклашса, мактагыз үзен – бу бәлане булдырмый калуның мөһим шартларының берсе;
– гаиләдә бала олы кешеләр белән теләсә нинди борчуларын уртаклаша алырлык мөнәсәбәтләр урнаштырырга кирәк;
– бала үзе теләмәгән очракта олы кешене кочакларга, үбәргә теләмәвен куәтләргә кирәк. Бала үзе теләмәгән очракта хәтта иң якын туганнары, яхшы танышлары тарафыннан да назлауларны кабул итми;
– бала үзенә карата начар мөгамәлә белән балалар бакчасы, мәктәп, ял йорты яки җәйге лагерьда да очрашырга мөмкин. Бу олылар тарафыннан да, үзеннән зуррак балалар тарафыннан да булырга мөмкин;

«Бу хакта» ни өчен сөйләмиләр? Чөнки:
– көчләүче – балалар яхшы белгән һәм ышанган кеше;
– корбаннарның күбесе үзләренә ышанмаслар, дип уйлый;
– көчләүче куркытып яки алдалап балага сер сакларга куша.
– күп балалар моны үз гаепләредер дип белә, һәм үзләрен үк гаепләрләр дип курка;
– мәхәббәт, гаилә җылысы җитмәгән шартларда үскән балаларга үзләренә карата булган бәйлелек һәм игътибар җәлеп итәргә мөмкин;
– борчуларын әти-әниләре белән уртаклашырга ояла.

Россия Балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Татарстандагы бүлеге:
8 (843) 518 29 45

Татарстан буенча Тикшерү комитеты: 
8 (843) 221 75 15

Ышаныч телефоны (тәүлек буе эшли, шалтырату бушлай): 277-00-00

Казан шәһәренең балалар һәм үсмерләр өчен ышаныч телефоны: 571-3-571

Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ышаныч телефоны: 052, 
291-20-02
 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА, Кадрия ХӘСӘНОВА
Гаилә һәм мәктәп
№ |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»